(Дәвамы.)
Тормыш – сынау ул
Көзнең шыксыз, карлы-яңгырлы көннəре. Күңелемне
ниндидер шик, шөбһə борчый, əллə кайнатамның хəле
авырая барганга, əллə башка сəбəптəн. Мине көтелмəгəн
караңгы бəхетсезлек сагалаган сыман. Көзе дə ямьсез,
өйдə дə күңелсез, шомлы. Авыру атай да тора алмый,
əни дə соңгы көннəрдə бик биреште, аяк өсте йокымсы-
рап йөри, карты янында үткəргəн йокысыз төннəр, бигрəк
тə, авыруга ярдəм итə алмаганга көялəнүдəн, болай да
күгəрчен гəүдəле генə əниебез чебеш кебек кенə калды.
Галимҗан күрше авылда, бездəн 4-5 чакрымдагы
МТСка җəяүлəп эшкə йөри. Кышкы суыкларда, көзге
пычракта өйгə кайта да алмый. Иртəгə якшəмбе көн бул-
ганга, ул эштəн кайткан вакыткарак мунча уздырып, аш-
су əзерлəгəч, бераз ял итеп алырга уйладым. Баладан
котылыр вакытым да җитеп килə, көн буе аяк өстендə
булганга тиз арыйм бугай. Башым мендəргə тию белəн,
үзем дə сизмəстəн, гөнаһсыз сабыйдай оеп, дөньямны
онытып рəхəт йокыга чумганмын.
Ишеккə типкəн тавышка, мин, кинəт башыма суккан
кебек, уянып, ачарга йөгердем. Бераз басып тыңлап
та тордым, берни дə ишетелми кебек. Кинəт тозлы-
борычлы итеп Галимҗанның сүгенүен ишеттем, ашыгып,
ишек биген ачып, өйалды баскычына аяк басуым булды,
Галимҗанның көрəк кадəрле йодрыгы башыма килеп кун-
ды. Баскычтан очып төштем. Гомердə булмаганны, ирем
исереккə охшаган. Усал, авыр сүзлəр əйтə-əйтə мине
типкəлəп ташлады да, ава-түнə өйгə кереп китте.
Эчем авыртканга түзə алмыйча, һуштан язганмын.
Шуннан соңгы хəллəрне мин кайнанам сөйлəве буенча
гына күз алдыма китерəм.
Түрдəге бүлмəдə əни карчык та улы кайтып кергəнен
ишетə, тик гадəттəгечə, йөгерə-йөгерə иренə аш-су
əзерлəп йөрүче килен генə күренми.
– Əстəгъфирулла! Əстəгъфирулла! Бу ни хəл, – дип,
əни, җилкəсенə җылы казакиен элеп, арткы бүлмəгə
чыга. Галимҗан пычрак итеклəрен дə салмыйча, сəкегə
аркылы ятып, хырлап йокыга киткəн... Килен күренми. Өй
алдына чыга торган ишек ачык. “Килен нигə керми икəн?”
– дип, карчык өйалдына күз салса, бүлмə тəрəзəсеннəн
төшкəн унлы лампа яктысында җирдə яткан гəүдəне
күрə. Игътибар белəнрəк караса – килене. Ул, торырга
маташып булса кирəк, дүрт аякланып болдыр баскычына
үрмəлəп азаплана, лəкин тавыш-тыны да, ыңгырашуы
да ишетелми, тик күзлəреннəн əллə яшь, əллə көзге сал-
кын су тамчылары тама. Ярдəм өмет итеп булса кирəк,
башын күтəрə төшеп нидер əйтергə тели, лəкин тавы-
шы чыкмый, ниндидер əрнүле авазлар гына ишетелə.
Карчыкның башы əйлəнеп, ул да болдыр баскычын-
нан килене янына тəгəрəп китə. Аңына килгəч, карчык:
“Кызым, Зөлфия, ни булды?” – дип сорарга телəпме,
ярдəм итəргə уйлапмы, кулларын бераз алгарак сузып,
аның ягына үрмəли. Канга баткан киленне күреп, тагын
хəлсезлəнеп, өстенə иелеп төшə. Килен белəн кайнана,
канлы суда, кочаклашкан кебек, тəгəрəп яталар...
Безне кайчан һəм кем бу хəлдə күреп өйдəгелəргə
хəбəр иткəндер, белмим. Күземне ачканда, салам
түшəлгəн арбада ята идем. Дилбегə
тоткан кешедəн:
– Мин нишлəп монда ятам? Нигə арбада, кая алып барасыз? – дип со-
рарга куəтем җитте. Олауда утыручы Хəсəнша абзый:
– Кызым, борчылма, сине больниска илтəбез, – дигəч, аптырап кал-
дым. Нинди больнис ул, ул больнис дигəне безнең авылдан 15-20 ча-
крым дилəр ич. Хəлем бик авыр, бу даңгыр-доңгыр арбада ярты көн ни-
чек түзəрмен? Бала табар вакытым да җиткəн булырга тиеш. Эчем үтереп
кисə, бөтен тəнем арба астында калган кебек изелгəн-ватылган. Хəтта
арба тəгəрмəчлəре дə əрнүле тавыш белəн сызланалар, күңелгə шом са-
лып ыңгырашалар.
Юл газапларын искə төшереп тормыйм, ничек булса, шулай узды,
түздем! Һушсыз яткан мизгеллəр дə булды, ахрысы. Караңгы төшеп
килгəндə:
– Кызым, син исəнме? Килеп җиттек, – дигəч, куанырга да, куан-
маска да белмəдем.
Хəсəнша агай больница ишеген шакыгач, ак киемле олы гына марҗа
чыгып, икəүлəп мине күтəреп күз камашырлык ак зур бүлмəгə алып
кереп, салкын урынга китереп салдылар.
Хəсəнша агай саубуллашып, телəклəр тели-тели чыгып киткəч,
канга чыланган киемнəремне салдырдылар. Белəклəремə энəлəр
кадап, сыекчалар җибəрделəр.
Əрнүлəрем кимегəн кебек булды, бик арыганмын, йокыга оедым, ахры...
Уянып, авыртуга түзə алмыйча, бик каты ыңгырашып, урынымнан
торырга талпынсам да, əллə бəйлəп салганнар, əллə ниндидер куəтле
куллар кысып тоткан, авыр йөк белəн бастырылган яралы кош кебек
бəргəлəнеп яттым.
“Бернəрсə дə мəңгелек түгел”, – дияр иде Касыйм бабай. Минем дə
əрнү тулы мизгеллəрем үтте сыман.
Баланы тапканмын, ахрысы, тик ниндидер сыекча тукта-
мый ага-тама тора.
Бер ак киемле кыз кергəч:
– Балам кая? Күрсəтегез, зинһар! – дим. Ул бер сүз дə
дəшмичə, баш селкеп чыгып китте.
Бүлмəнең икенче очында тəрəзə янында ятучы олы
гына апа:
– Кызым, ул врач, татарча аңламый, русча сөйлəш, –
ди.
– Белмим, шул, апа, – дим.
– Кызым, синең балаңны операция ясап, кисəклəп ал-
ганнар, синең гомереңне саклап калганнар. Син үткəн
төндə каяндыр егылып төшкəнсең, балаң аркылы килгəн,
больницага китермəсəлəр, баланы таба алмыйча, ике-
гез дə үлгəн булыр идегез. Бəхетле икəнсең, кызым,
мəрхəмəтле туганнарыгыз җигүле ат яллап, монда ки-
тереп, үлемнəн коткарып калдылар, – дип, апа бик озак
итеп минем үткəн көннəр тарихын сөйлəде.
Бəхет шунда, үлмичə калудамы икəн? Балаңны ирең
таптап үтергəннəн соң, кисəклəп, тапап алсыннар да,
ана үзенең үлми калуы белəн бəхетле, имеш? Монда,
нигəдер, бəхет һəм бəхетсезлекнең очы очка һич кенə
ялганмый кебек. Минем якты дөньяда яшисем килми, ə
миңа “син бик бəхетле икəн”, дилəр.
Ничек булды соң əле? Нигə бу хəлгə төштем? Язмышым
мəрхəмəтсезме, иремме? Югыйсə, ничə еллар тыныч
кына яшəдек, өйлəнешүебез көтелмəгəнчəрəк булса да,
ике малай үстерəбез. Дөрес, никахыбыз язга туры килде,
“язгы никах язгы кар кебек кыска гомерле була”, – дигəн
сүз бар халыкта.
Бүген иртəн үк көн кояшлы, гаять ягымлы тоела. Ирем
йомшак йөрешле арбага ат җигеп мине өйгə алып кай-
тырга килгəн. Галимҗанның йөзе борчулы, бүлмəдəге
авырулар белəн берьюлы исəнлəште дə, миңа карап:
“Баланы саклый алмагансың икəн”, – дип, утсыз янган
йөрəккə ялкын өстəде.
Шулай да, ниһаять, мин өйгə кайтам. Галимҗан əллə
кемнəн җылы бишмəт табып, аска салырга мендəрлəр дə
алып килгəн...
Илдəүлəт агай исəн икəн əле, “Зөлфиянең кыз алып
кайтканын күрмичə теге дөньяга ашыкмыйм, Газраил
əлегə килеп йөрмəсен”, – дип гайрəтлəнеп ята, ди. Авыл
хəзрəте Əхмəтҗан: “Илдəүлəт, гөнаһ сөйлисең, Алла
фəрманын үтəп йөрүче фəрештə белəн бəхəслəшəсең
ич”, – дип ачулангач та, ул югалып калмый: “Газраил
каты күңелле, шəфкатьсез булса да, башсыз фəрештə
түгелдер. Алла кушканны өч-дүрт көнгə чигереп, минем
белəн соңрак очрашса да, Алла булып Алла аңлар иде”,
– дип, хəзрəткə җавап биргəн икəн.
Галимҗан, шушы хəбəрлəрне сөйли-сөйли, мине боль-
нистан арба янына алып чыгып, астыма мендəрлəр са-
лып, күтəреп утыртты. Рəхəт, йомшак, уңай. Тик безне
озата чыккан ак киемле хатын белəн урыс телендə ни-
дер сөйлəштелəр дə, ул хатын мине бераз күтəрə төште,
ирем минем аска салынган мендəрлəрне алды да аяк
очыма куйды. Мендəрлəр урынына гомерлек көтүче
күрше Хəйдəрнең җəй башыннан көз уртасына кадəр
өстеннəн төшми торган бишмəтенə охшаган нəрсəне
астыма салды. Үзем дə аңладым, йомшак мендəргə уты-
рып кайтырга хакым юк. Чөнки сидек куыгым ярасыннан
туктамый сыекча агып-тамып тора. Ə мендəрлəр исə
Галимҗанның əнисенеке, без, аерым хуҗалык белəн
яшəмəгəч, үзебез мендəрлəр булдыра алмаган идек.
Быел менə килендəшлəр дə, күрше-күлəн дə, “булышкан
өчен” дип, өр-яңа, йомшак каз йоннары бүлəк иттелəр,
лəкин яңа мендəр өлгертə алмый калдым, мендəр эчле-
гем дə, тышлыкларым да юк иде.
Авылдан чыгып киткəнче Галимҗан дəшми генə атны
куалады. Юл тəбəнəк кенə тау буеннан сузылган.
– Бу тау борын-борыннан “Изге тау” дип атала, – дип
сүзен башлады ирем. – Əйткəн əманəтлəрен үтəү өчен
корбан чалырга, изгелəргə дога кылырга, изге чишмə суы
белəн дəваланырга килүчелəр бихисап булган монда. Йөз
ел элек урыс кнəзе Василий Мелецков галимнəр чакыр-
та да шифалы чишмəне тикшертə. Соңрак, дəваланырга
килүчелəр өчен махсус йорт салдыра, Изге тау битенə
җəйге дача төзетə. Йорт янына яңа биналар өстəлə.
Шулай итеп, изге урында, урыс авылында больница бар-
лыкка килə. Авылның исеме дə Изгар – ”Изгегора” – ике
телдəн алынып ясалган, дилəр.
Галимҗанның сөйлəгəне минем өчен гаять кызыклы
иде. Менə мине язмыш, көтмəгəндə, əүлиялəр, изгелəр
тавына салынган дəваханəгə алып килгəн икəн. Галимҗан
сөйлəмəсə, мин бу тарихны белмəс идем, əлбəттə. Ул
бик бирелеп, сөйлəп кайта-кайта шактый юл үтелгəн
иде. Лəкин ирем кинəт, сөйлəүдəн туктап, минем яннан
күчебрəк утырды. Башта мин дилбегə тотар өчен уңайрак
урынга күчкəндер дип уйласам, бераздан аңладым: ми-
нем яндагы эчпошыргыч тəмсез истəн читкəрəк китеп
утыруы икəн. Иремнең бу хəрəкəте күңелемə тисə дə,
сер бирмəскə, белгертмəскə, сабыр булырга тырыш-
тым. Югыйсə, миңа авыру булып ябышкан бу сасы иснең
төп сəбəпчесе ул үзе түгелме соң? Врачлар исə булды-
ра алган кадəрен эшлəгəннəр. Лəкин, бəхетсезлегемə,
лампа яктысында гына ясалган операция вакытында
тəҗрибəсез докторның пычагы ычкынып киткəн булса
кирəк, мине больницадан инвалид итеп чыгардылар.
Юлның сөйлəшмичə кайткан өлеше бик озын тоелды.
Ниһаять, авылга кайтып җиттек. Мин, юлда бик арысам
да, балаларым янына ашыктым.
Өйдə тəрəзəлəр ярым-ябык, караңгы иде.
– Əтиегез җантəслим кылды, кызым. Озак булдыгыз.
Сезне бик күрəсе килеп көтсə дə, хəле җитмəде, – дип,
əни акрын гына, еламсыраган тавыш белəн өйдəге
хəллəрне сөйлəде.
Йола кушканнарны үтəп, əтине җирлəдек. Аны озатыр-
га халык күп килде. Дөресрəге, гаярь Илдəүлəт белəн
хушлашырга бөтен авыл халкы килгəн иде.
– Əй, дөнья! Гел вакыт җитми, Илдəүлəт атай исəн чак-
та килеп бəхиллəшеп тə китə алмадым, – дигəн үкенечле
сүзлəр дə ишетелде.
– Гайрəтле, кырыс иде, лəкин гаҗəп гадел, ярдəмчел
булды, урыны оҗмахта булсын, – дип, сөйлəүчелəр дə
күп булды.
Əтинең җидесе үткəч, əни безгə əти бүлмəсенə күчəргə
кушты. Бүлмə зур, уртада əти үзе ясаган матур өстəл.
Түрдə киң, озын сəке. Аяк очында түшəк-мендəрлəр
өелгəн сандык. Сəкенең бер почмагына, идəнгə əни нин-
дидер бала чүпрəклəре, сырмага охшаган əйберлəр ки-
тереп салды да:
– Кызым, синең урының шушында булыр, – дип, идəндə
урын күрсəтте. – Сезгə бу бүлмə уңай булыр, монда
төнлек тə бар, ачып куйсагыз, саф һава кереп торыр. Ə
балалар исə арткы бүлмəдə, башка туганнары белəн йок-
ларлар, – диде.
Нишлим соң? Оясында чакта ук канаты сынган кош
кебек, ни кушсалар, шуңа риза идем. Əнигə рəхмəтлəр
əйтеп, идəнгə, сəке почмагына утырып карадым, болай
йомшак кына тоелды.
Кичен Галимҗан киң сəкегə менеп ятты, бик тиз хырлап
йокыга китте. Мин идəндə башымны сəке почмагына куеп,
əллə нинди борчулы уйларга чумдым. Йокы килмəде.
Комганга җылы су салып, əллə ничə кабат тəһарəт алып
керсəм дə, алмаштырырга башка киемем булмаганга,
теге сасы истəн котыла алмадым.
Галимҗан тынгысыз йоклады. Əйлəнеп-əйлəнеп ятты,
уянгалаган кебек тə тоелды.
– Зөлфия! Идəндə утырма, минем янга менеп ят! –
дигəн сүзлəрне көтсəм дə, чакыру ишетергə насыйп бул-
мады.
Шулай да, больницадан яраланып кайтсам да, бала-
ларым үсə торган өйдə, иремнең аяк очында, үземнеке
булмаса да, түрдə диярлек, иске булса да юрганга
төренеп утырам ич əле. Əй Ходаем! Илдəн аерым бəла-
казалардан сакла! Əлегə авырсам да, гаилəм бербөтен.
Əлхəмдүлиллəһи шөкер! Балаларым исəн-сау, бик ма-
тур, тəрбияле, тыңлаучан үсəлəр. Ана кешегə шуннан да
зур бəхет була да алмыйдыр!?
Тик үзем генə күп айлар буе юеш чүпрəклəр өстендə,
идəндə утыра-утыра суык тидердем бугай. Буылам, тын
җитми. Бу авыруның исеме дə бар икəн, астма дилəр,
дəвалау кыен булган бер чир икəн.
Миңа, əлбəттə, иң беренче чиратта, агып-тамып тора
торган авырудан котылырга кирəк. Операция ясатырга
Казанга – башкалага барырга киңəш итəлəр. Тик иремнең
бу турыда ишетəсе дə килми. “Бездə андый акчалар юк.
Җəйлəр җиткəч, хəллəнерсең”, – ди.
Җəй артыннан көз һəм кышлар үтə торды, хəлем ях-
шырмады.
(Дәвамы бар.)
Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.