(Дәвамы.)
Тарих һəм язмыш
Ят тирəлеккə, яңа кешелəргə иялəшү мəшəкатьлəре
белəн берничə ел үтеп тə китте. Җəй эсселəре сүрелеп,
зур өметлəр баглап көткəн көзгə дə кердек...
Галимҗан белəн начар яшəмибез. Дөрес, ул ачылып
китеп балаларны да, мине дə бик иркəлəми, һəрвакыт
кырыс, җитди, җитмəсə, өйгə дə шиклəндергəн имеш-
мимешлəр ишеттерəлəр. Ул өйдə булмаганда аеруча
күңелсез, шомлы уйлар теңкəгə тия. Əмма Галимҗанның
безгə хыянəт итə алуына ышанасы килми. Көндəшлəрнең
авызына йозак салып булмый, əлбəттə. Мине икенче,
җитдирəк мəсьəлə борчый.
Без ирем Галимҗан белəн бу көзгə зур өметлəр баглап,
өченче бала көтəбез. Галимҗан “кыз бала булса ярар
иде”, ди, миңа исə баланың кем булуы түгел, ə дүрт саны
сау-сəламəт, игелекле кеше булып үсүе кыйммəт. Иремне
дə аңлыйм, əлбəттə, ике малаебыз үсеп килə инде. Кыз
булса, миңа да ярдəмче булыр иде.
Тормышта гел шулай үлем белəн яшəү, матур кояшлы
җəйлəр шыксыз, караңгы көз белəн нəүбəтлəшеп килəме
икəн? Безнең өйне дə моңсулык пəрдəсе каплаган –
Галимҗанның əтисе үлем түшəгендə ята.
Ноябрь урталарында көннəр аеруча шыксыз, суык то-
елды. Гадəттə, бөтен авыл бəйрəм иткəн каз өмəлəре
дə кичектерелде. Ике килендəш тə балага йөкле булгач,
көзге борчу-мəшəкатьлəр күбрəк миңа төште. Əти авыр
хəлдə булса да, “кызларымның башлы-күзле булула-
рын күреп китəсем килə”, дигəч, бер-бер артлы ике туй
үткəрелде. Ниһаять, бераз ял итəрдəй тыныч көннəр ур-
нашкан иде, каз өмəлəре башланды.
Соңгы көннəрдə Илдəүлəт атай белəн бəхиллəшергə,
хəлен белешергə килүчелəр күп булды. Күрше авыл
мулласы Габдрəхим ишан улы – безнең авыл хəзрəте
Əхмəтҗан – авыру янында озын кичлəрне үткəрде. Ул
булганда атай да үзен тынычрак хис итə иде.
Еш кына алар кызу-кызу фикер алышалар, хəтта
бəхəслəшəлəр дə кебек тоела. Илдəүлəт атайның һəм
Əхмəтҗан хəзрəтнең аталары да якын таныш булганнар.
Алар – Чистай шəһəре зинданы газапларын бергə таты-
ган кешелəр.
Илдəүлəт атай авырганда тирə-як авыл кешелəренең
аны ихлас ихтирам итүлəре аеруча ачык сизелеп торды.
Ул курку белмəс, зирəк акыллы, гаярь кеше буларак та-
нылган. Үзе – балта остасы да, тимерче, чана-арбалар
ясаучы, тəгəрмəч бөгүче, тире эшкəртүче, тун тегү оста-
сы, йорт хайваннарын дəвалаучы да. Кыскасы, авыл
тормышында кирəк булган тагын əллə нинди һөнəрлəре
белəн якташларына игелекле-ярдəмчел кеше.
Аны күплəр ихтирам итсəлəр дə, еш очрашырга,
якыннан аралашырга ашыкмыйлар, очрашканда да сак
кына, уйлап кына гозерлəрен белдерəлəр. Чөнки гаярь
Илдəүлəтнең ачуын кузгатсаң, чəчəклəп-чəчəклəп үзе
үргəн нугай камчысын уйнатырга да күп сорамый, ди.
Шул ук вакытта аның бер йомшак ягы да бар. Ул үлеп
атлар ярата. Авылда колхоз оештырылганда тартып
алынган башкорт аты – аның иң яраткан җан иясе бул-
ган. Илдəүлəт еш кына таң белəн ат абзарында кашка
атын тəмле ризыклар белəн сыйлый, муеныннан коча
да, ялларын сыйпый-сыйпый нидер сөйли икəн. Моны
ишеткəн, күргəн авылдашлары аның бу сəерлеген дə их-
тирам белəн телгə алалар. Еллар дəвамында əти турын-
да, аның кырыс холкы, батырлыгы хакында сөйлəклəр
күп ишеттем. Ə бер озын кичтə ишеткəннəр бигрəк тə
хəтердə нык сакланган. Ул кичне əти безгə аштан соң та-
ралышмаска кушты. Күңелдə ниндидер шөбһə булса да,
мин дə аш бүлмəсенə ашыкмадым. Ничə еллар килен бу-
лып яшəү мине əти əйткəнне төгəл үтəргə өйрəтте.
Əти Галимҗанга киштəдəн Коръəн алып бирергə куш-
ты. Изге китапны сак кына кулына алгач, Коръəн эченнəн
шактый саргайган берничə бит кəгазьне өстəлгə алып
салды да:
– Балалар, игътибар итегез! Мин олыгайдым, бу
кəгазьлəргə төшенергə сезгə җиңел булмас. Алар – борын-
гыдан, ата-бабадан килə торган нəсел шəҗəрəсе. Мин ул
язмаларны сезгə аңлаешлырак булсын өчен, үзем ише-
теп белгəннəр белəн тулыландырып, шəрехлəячəкмен,
– диде дə, тыныч кына тавыш белəн, сүзен дəвам итте:
– Безнең ыру-нəселнең тамырлары, авылга нигез салучы
ата-бабаларның язмышы Бөек Нугай ханлыгы тарихы-
на тоташа. Бу дəүлəт Идел белəн Урал арасында иркен
җирлəргə ия булган. Алтын Урданың Мең кабилəсенə
бəйлəнеш бар дип сөйли иде бабайлар. Ханлык шак-
тый куəт тупласа да, озын гомерле булмый. Чөнки төрле
кабилəлəрне берлəштергəн дəүлəттə оешканлык, тыныч-
лык урнаша алмый. Төрле басып алучылар илгə гел генə
һөҗүм итеп тора. Өстəвенə, морзаларның һəм халыкның
бер өлеше Кырым дəүлəте белəн берлəшүне яклый,
икенчелəре Урта Азия ягын каера, ə күплəр Мəскəү
кнəзлеге яклы була. Казан һəм Хаҗи-Тархан ханлыкла-
рын яулап алуда Явыз Иванга булышкан Исмəгыйль
би хакимлек өчен көрəштə туганы Йосыф бине үтерə.
Ханлыктагы кан коешулардан туеп, нугайлар Мəскəү
кенəзлегенə хезмəткə күплəп китəлəр.
– Христиан диненə дə күчүчелəр була, – дип сүзгə ку-
шылды Əхмəтҗан хəзрəт. – Мəскəү кнəзлегенə аеруча
тугрылыклы хезмəт иткəн билəр дворян-морза исеменə
лаек булалар. Сезнең бабаларыгыз да, Илдəүлəт туган,
нəкъ шушы чорда морза булып киткəн булса кирəк. Минем
əти, Габдрəхим ишан, син белгəнчə, гомер буе кулъяз-
малар җыйды, тарихны өйрəнде. Аның бер дəфтəрендə
сезнең авыл турында да хəбəр бар.
– Син авыл исеме турындагы истəлекне əйтəсеңме,
хəзрəт? – дип, Илдəүлəт атай сүзгə кушылды. – Əйе, əйе,
минем дə ишеткəн бар ул хакта. Урыслар батырлыкла-
ры өчен, нугайларга Идел буендагы Роман шəһəрендə
яшəргə рөхсəт иткəн, имеш. Тик нугайлар җирле халык
белəн тынышып яши алмыйлар. Җир өчен кан коешлар
китə. Явыз Иван аларны шуннан соң Чулман елгасының
сул ягына, урман-сусыз далага күчерə. Риваятьтəге хəбəр
чыннан да, дөреслеккə туры килə. Менə алдыгызда ят-
кан язмаларда – шəҗəрəлəрдə дə бу күченү хəллəре
теркəлгəн.
– Əйе, күченү фаҗигалəрен əти дə язып үткəн, – дип
сүзгə кушылды Əхмəтҗан хəзрəт. – Əти төрле телдəге
кулъязмаларны да, урыс тарихнамəлəрен дə файдалан-
ган.
– Безнең ерак бабаларыбыз, – дип сүзгə кушылды
Илдəүлəт атай, берничə генə йортлы җəйлəүгə килеп ку-
шылалар. Җитəкчелəре Ишморза би була. Зур гына авыл
оеша. Авылны исə үзлəре элек яшəгəн шəһəр исеменнəн
“Роман” дип атыйлар.
Вакытлыча гына җəйлəүгə килгəн җирле халык баш-
ка якка күчеп китə. Мал асрар өчен шартлар булмый,
күчеп килгəн халык та сусызлыктан җəфа чигə. Шулай
Ишморза би тирə-як белəн танышып йөргəндə, җирле
мишəрлəр “килəклек” дип атаган, кайчандыр җилəклек
булган сазлыктагы чишмəгə юлыга.
Нугайлар чишмəне авыл янындагы үзəнлеккə юнəлтə.
Соңрак үзəнлектə буа буалар. Əлеге күл əнə шул заман-
нарда ук барлыкка китерелə. Шуңа да бу суны “Нугай
буасы” дип атыйлар. Ə элекке җилəклек булган тугайның
язмышы гына үкенечле. Колхозлашу елларында халык-
тан тартып алынган хайваннар күплəп үлə башлагач, бу
тугай барыбер иген игəргə ярамый дип, җилəклекне үлəт
чокырына əйлəндерəлəр. Халык аны хəзер “үлəт базы”
дип йөртə.
Буа хəзер зур күл кебек. Тирə-ягында таллар үсеп чык-
кан, язын-көзен кошлар туктап ял итəлəр, кайсы елны
кыр үрдəклəре бала чыгаралар. Балыгы да бар.
Илдəүлəт атайның дулкынлана-дулкынлана тарих
сөйлəгəнен барыбыз да ихлас тыңладык. Əхмəтҗан
хəзрəт тə атайның сөйлəгəнен раслаган кебек, башын
селкеп-селкеп куйгалады.
Əйе, гаҗəплəнеп баш селекмəслек түгел, Илдəүлəт
атаебыз Урыс дəүлəтенең иң бай нугай кнəзе, атак-
лы Йосыповлар тамырыннан икəн. Сөембикə дə алар
нəселеннəн.
Бу юлы атай гадəттəгедəн озаграк тукталып тор-
ды, ял итте бугай. Тынлыкны Əхмəтҗан хəзрəт бозды.
Галимҗанның кече туганына карап сөйлəп китте:
– Əмирхан! Син – кадими мəдрəсəдə дə, яңа мəктəптə
дə белем алган егет! Монысын да белергə тиешсең:
Роман тирəсендəге кайбер авылларда чукындырылган
татарлар да яши. “Романны һəм күрше авылларны көчлəп
христианлаштырудан Илдəүлəтнең Бикморза би исем-
ле бабасы саклап калган”, – дип сөйли иде минем əти.
Ул болай була. Көчлəп чукындыру хəллəре башлангач,
Бикморза би өйрəтүе белəн, авыл кешелəре сөлек кебек
ике ат сатып алып, аларны йомшак йөрешле кыйммəтле
трантаска җигəлəр. Чукындырып йөрүче чиркəү миссио-
нерларын ике авыл арасындагы сабан туйлары үткəрелə
торган тугайда бүлəклəр төялгəн, җигелгəн пар ат белəн
каршы алалар.
Попларга атлар һəм бүлəклəр ошаган бугай. Роман
авылы исеменең болай да урысча яңгырашын искə алып,
алар башка авылларга юл тоталар.
Газиз кардəшлəрем, менə шулай Илдəүлəтнең ерак ба-
басы Роман авылы халкын чукындырудан саклап кала.
Тыңлаучылар да, сөйлəүчелəр дə бу озын хикəядəн
ялыктылар, ахры. Əни дə, “Илдəүлəт бик арыды, бүгенгə
җитəр”, дигəн кебегрəк ишарə ясагач, сөйлəшə-сөйлəшə,
үз бүлмəлəребезгə таралыштык.
Миңа да бу кичə бик гыйбрəтле булды. Əнə нинди зыя-
лы гаилəгə килен булып килгəнмен. Бу бəхет бик сирəк
кешегə генə насыйп ич... Киленнəре генə булмыйча, кыз-
лары булсам, чынлап бəхетле булыр идем, əлегə ярты,
китек бəхет. Ə шулай да бəхет, бəхетсезлек түгел!
(Дәвамы бар.)
Салават Гыйләҗетдинов рәсеме.