Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 апрель , 09:50

Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (2)

Килен булып берничə көн яшəгəч, əни безне алгы бүлмəгə җыйды. Мин бу өйгə өченче килен булып төшкəнмен икəн.

Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (2)
Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Бəхет көткəндə
Мəрхəмəтле кояш нурлары белəн бəхəслəшə-
бəхəслəшə, карлы-буранлы суык кыш күптəн көтелгəн
җылы язга бил бирми булдыра алмады, табигать канун-
нары үзенекен итте.
Шушындый кояшлы, сихри көннəрнең берсендə гөрлəп
диярлек туй мəҗлесе үтеп китте. Гөрлəп диярлек, чөнки
минем яктан, булачак яшь килен ягыннан, туган-тумача
туйда булмады. Афəтле ачлык елларында əти-əнинең
эзлəре Себер якларында югалгач, мине ерак туганыбыз
Касыйм бабай белəн Кадрия əби үз канатлары астына
сыендырган иде. Əле дə алар капка төбендə яшьлəрен
сөртə-сөртə изге телəклəр телəп, мине яңа тормышка
озатып калдылар: “Əй, Ходаем! Балаларның язгы ни-
кахы, язгы кар кебек кыска гомерле булмаса гына ярар
иде!”
Кечкенə авылыбыз яр буйлап сузылган. Без күлнең
икенче ягында, авылның аз йортлы, ярлы очында яши-
без. Аңлашыла булса кирəк, бу хəерче як белəн туганла-
шырга телəүчелəр бик аз. Шуңа да күлнең бу ягында туй
тантаналары гаять сирəк.
Ачлыктан соң һаман аякка баса алмаган бер вакытта
ике җигүле атка төялгəн яшьлəр мине, ятимəне, күрше
авылның бер гаярь егетенə, кодалап-килешеп тормыйча
гына, Касыйм бабай ризалыгы белəн, авылны буйдан-
буйга гармун тавышына күмеп, зур бəйрəмнəрдə генə
яңгырый торган көр тавыш, могҗизалы бер моң белəн
урамны шаулатып җырлап, урталарына утыртып алып
киттелəр... Күплəр сокланырлык бəхет түгелмени?
Галимҗан күрше авылның шактый зыялы гаилəсеннəн
аларны хəтта ханнар нəселеннəн дип тə сөйлилəр.
Туганыбыз чакыруы буенча, мин алар авылында утыр-
мада булганым бар. Дус кызым Сания сөйлəвенчə, егет-
не əлегə берəү дə үзенə карата алмаган. Əллə гармун-
чы бик оялчан, əллə бик горур, сайланучан. Дөресен
беркем дə əйтə алмый. Галимҗанның күзе миңа төшкəн,
имеш. Янəсе, мин тирə-яктагы өч-дүрт авылның иң сылу,
уңган кызы. Галимҗан уйнаган көйгə биючелəрнең дə иң
остасы мин икəн. Сылулык-чибəрлек турындагы бəялəр
никадəр дөрестер, ə менə биюгə килгəндə, ул гармун
уйнап җибəрсə, тəнемнең һəр күзəнəге сихри дулкынла-
нып, биюгə төшеп китə идем. Биюгə, гадəттə, Галимҗан
үзе чакыра. Мəҗлестəге кызлар сəкегə тезелешеп уты-
ралар да, очып китə алмаган яралы кош хəрəкəтлəрен
хəтерлəткəн биюемне күзəтəлəр, алардан арттарак ба-
сып торган егетлəр тел шартлатып, мактау сүзлəре ыч-
кындыра башласалар, Галимҗан аларга ниндидер усал,
сəер-җанвари бер караш ташлый да, егетлəр тиз генə
кызлар артына посып, югалып калалар. Бу карашның
көнчеллек, мин-минлек чиреннəн булуын, үкенечкə, бик
соң аңладым.
Менə туйлы, бəхетле яз көннəре, яшьлекнең соңгы
мөстəкыйль минутлары, ирекле мизгеллəр – барсы-
барсы да билгесез яңа тормыш белəн алышынды.
Күңелемдə мəңге сулмас тирəн эз калдырган узган го-
мер, сау бул! Алда нилəр булыр? Миңа, ялгызак, ятимə
кызга, тəкъдирдə ни язылгандыр?
Бəлки, миңа да бəхетле кеше булырга насыйптыр?
Əлегə кадəр кемгə булса да хезмəтче кирəксə, Касыйм
бабай белəн озын-озак сөйлəшеп тормыйча, мине башка
гаилəгə алып китəлəр иде. Хəер, əби-бабайга тел тиде-
реп булмый, аларның үзлəренең дə ач күзле, зур корсак-
лы, кəкре аяклы балалары үсеп килə. Ачлык елларында
соңгы сыерны суеп ашагач, инде зураеп килүче бала-
ларны туендыру тагын да катлауланды. Мин үсə төшкəч,
кул арасына кереп, бераз ярдəмлəшə башласам да, тор-
мышны җиңелəйтерлек хезмəт күрсəтə алмаганмындыр.
Шуңа да, мине хезмəтчелеккə чакыручы булса, бабай ку-
анып дигəндəй озата иде. Йə, ярар, үткəн эшкə салават!
Алдагысын, əби əйткəнчə, бер Алла белə...
Безнең авыл Чулман елгасыннан 20-25 чакрым ерак-
лыкта, Себер юлында урнашкан. Авыл очындагы зур
күл буена яшьлəр уенына чыккач, күңелдə əллə нинди
əрнү катыш өметле уйлар, йөрəкне борчыган моң уяна
иде. Хəтта чырык-чырык көлешкəн кызларның да, əллə
бүгенгене рəхəт санап, əллə килəчəк бəхетне сиземлəп,
күзлəреннəн бөртек-бөртек яшь тама. Əй ул гөнаһсыз,
сəбəпсез изге яшь тамчылары! Кайгылы, канлы рəхимсез
яшьлəрдəн Аллам сакласын. Һəр кеше михнəтен дə,
рəхəтен дə татыр өчен яралтылган, дилəр. Минем рəхəт,
бəхетле-куанычлы тормышым кияүгə чыгып, гаилə ко-
рудан башланадыр, мөгаен. Инша Алла! Башкача була
да алмый, башкача булуы мөмкин түгел. Ниһаять, ял-
гызлыктан, ятимлектəн котылган кыз балага да бəхет
елмаерга тиештер. Югыйсə, никадəр гаделсезлек, кеше-
лексезлек булыр иде. Ходай рəхимле һəм рахманлы ич.
Дөрес, бəхет-шатлыкның нəрсə икəнен татыганым юк.
Бəлки, шатлыклы мизгеллəр булгандыр? Лəкин алар бик
санаулы, хəтергə дə сеңеп калмаганнар. Əти-əни каргы-
шын да алмаганмындыр, Ходай алдында да гөнаһым юк
кебек. Димəк, бəхет мине читлəтеп үтмəс, Алла телəсə,
дип, өметлəнеп яшəргə нигез бар. Чыннан да, ятимə
кызның тирə-якка даны таралган Илдəүлəт гаилəсенə ки-
лен булып төшүе, һичшиксез, сирəк насыйп була торган
бəхеттер. Мин шуңа ышанам, башкача булуын башыма
да китерə алмыйм.
Менə шулай, көтмəгəндə-уйламаганда, өч мəчетле,
Роман дигəн күрше авылга килен булып төштем.
Галимҗан мине əти-əнисе, ике җиңгəсе, башка якын ту-
ганнары белəн таныштырды. Əнисе, бүгеннəн минем дə
əни була инде, кечерəк кенə буйлы, бик мөлаем, күңелгə
үтеп керердəй ягымлы карашлы карчык иде. Əтисе исə,
ягъни кайнатам, шактый кырыс йөзле, талəпчəн, усал
карашлы адəмгə охшаган. Гомерем буе хуҗалар ачу-
ыннан куркып, кайсыдыр ягымны охшатмыйча, суыкка-
ачлыкка куып чыгармасыннар дип яшəгəнлектəн, кеше
күңеленə шактый тирəн үтеп керергə өйрəнгəн идем
инде. Галимҗанның якыннары исə мине үз балалары ке-
бек кабул иттелəр сыман тоелды. “Зөлфия, кызым!” – дип
эндəшүчелəр дə булды.
Лəкин үз тиңнəрең түгел шул, алар тормышына
иялəшү, аларча яшəргə күнегү бик җиңелдəн булмады.
Ничəмə-ничə йортта хезмəтче булу чорында төрле хо-
лыклы кешелəрнең гаилə тəртиплəрен күрергə насыйп
булды. Хəтта яратышып яшəүчелəр гаилəсенə дə юлык-
тым. Тик, кызганыч, андый гаилəлəр бик сирəк. Халык
бик ярлы, авыр яши; тормыш гаять кырыс. Ə байлар исə
бетерелгəн, алар юк. Яшəү безнең кебеклəр кулында.
Шулай итеп, борынгы морзалар нəселе дə яңа заман
талəплəренə үзлəре ярашырга мəҗбүрлəрдер, мөгаен.
Мине бик куанып каршыламасалар да, улларының хаты-
ны итеп таныдылар бугай. Мин тырыш килен булырмын
дип үз куəтемə ышанам, һəрхəлдə, олы кешелəр белəн
аралашу тəҗрибəм шактый. Инде мин уйлаганча гына
була күрсен иде. Галимҗан кебек егетне үстергəн зыялы
гаилə мине бəхетсез итмəс, кыерсытмас һəм кимсетмəс
дип ышанасы килə.
Янымда яраткан ирем булганда килəчəк тормышым
кайгы-хəсрəтсез, кояшлы узар дип өмет итəм. Һəм,
ниһаять, мин ялланган хезмəтче түгел ич, ə яраткан
киленнəре, кызлары исемен яуларга əзермен.
Сусызлыктан сусаган кеше су турында гына уйлый
алган кебек, мин бəхет турында еш уйланам. Югыйсə,
үземне бəхетсезлəрдəн санамыйм. Дүрт саным сау-
сəламəт, күплəрнең төшенə дə кермəгəн егет миңа га-
шыйк. Балачакта ук иптəш кызларым: “Зөлфия, син
гаҗəп чибəр, уңган кыз, һичшиксез, яраткан егетеңə
кияүгə чыгып, сокландыргыч гаилə корып, бəхетле бала-
лар үстерерсез”, – дип юрыйлар иде.
Дөресен əйткəндə, бəхетле гаилəнең, бəхетнең нинди
булырга тиешлеген белмим. Шулай да, кызларның ихлас
бəхет юрауларының чынга ашуын күрəсем килə.
“Бəхет ул, күктəге кош кебек, аны тотсаң да тоткынлык-
та, читлектə яши алмый. Аны кулга иялəштерү өчен күп
көч салырга, көрəшергə кирəк”, – дия иде Кадрия əби.
Мин бер кешедəн дə “син бəхетсез” дигəн сүз
ишетмəдем. Илдəге ачлыктан соңгы елларда читтəн,
ерактан берничə яшьтəш кыз авылга кайтты. Əти-
əнилəре, туганнары үлеп беткəннəр, кайткан үсмерлəрне
көтеп торучы юк. Кайберəүлəре, ачтан үлмəс өчен,
авылдан-авылга, йорттан-йортка хəер сорап йөрү көненə
калды. Китүчелəрнең күбесенең өй-каралтыларын утын-
га сүтеп ташып бетергəннəр. Шуңа да ятимəлəрнең
баш куярга да урыны юк. Ачлыктан зəп-зəңгəр, үтə
күренмəле яшьтəшлəр: ”Зөлфия! Син бəхетле, урының
җылыда, яткан җирең корыда. Ə бит без чит җирлəрдə
йөргəндə нинди генə хəллəргə юлыкмадык, нужаның əче
рəхимсезлеген күрдек”, – дип сыкраналар иде. Чыннан
да, бəхетне бəхетсезлек белəн янəш караганда гына
аңлап була, ахрысы. Аралашкан кешелəр барысы да
миңа: “Син бəхетле”, – дигəнгə, мин, чыннан да, үземне
бəхетле санарга күнеккəн. Бу авыр елларда кая карасаң
да бəхетсезлəр, үксезлəр. Мин аларны бик кызганам,
аларга ярдəм итəргə тырышам. Тик мин нəрсə генə эшли
алам соң?
Килен булып берничə көн яшəгəч, əни безне алгы
бүлмəгə җыйды. Мин бу өйгə өченче килен булып
төшкəнмен икəн. Өйдə яшьлəре җиткəн ике кыз да бар.
Аңлашылганча, гаилə шактый зур, өстəвенə, ике киленнəн
җиде-сигез бала да булуын искə алсак, өй чыпчык оясы
кебек шау-шулы. Дөрес, балалар тавышы ишетелми ди-
ярлек, олыларның талканы коры.
Əни кушкан вакытка җыелгач, ул мине килендəшлəр
һəм башка өйдəшлəр белəн таныштырды. Бу йорт-
та үтəргə тиешле бурычларымны, гаилə тəртиплəрен
аңлатты.
Мин килгəч, олы килендəшлəрнең эш төре һəм күлəме
үзгəргəн икəн. Олы килендəш Рəшидəгə безгə күз-колак
булу йөклəтелде, уртанчы килен Мөнирəгə, берсеннəн-
берсе кечкенə балалары булганга, арткы өйне җыештыру
һəм кунаклар килгəндə аш-су хəзерлəшү тəгаенлəнде.
Кызларга – өйнең гомум чисталыгы, бүлмəлəрдəге
пəрдə-чаршаулар кебек җиһазны тəртиптə тоту кирəклеге
искəртелде. Миңа исə мал абзары, сыер-сарыкларны,
кош-кортларны тəрбиялəү, алар астындагы саламнарны
тəртиптə тоту, ишек алдын кардан тазарту кебек, малай-
ларга һəм ир-атка гына кушыла торган эшлəр йөклəтелде.
Кызлар, минем кебек үк, үтəргə кушылган эшне җиңел ка-
бул иттелəр. “Аңладык, чыгарга мөмкинме, əни”, – дип,
күңелле чыркылдашып, каядыр юк булдылар. Без дə үз
бүлмəлəребезгə таралдык...

(Дәвамы бар.)

Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.

Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (2)
Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: