Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 апрель , 09:42

Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (1)

Егет – озын буйлы, киң күкрəкле, җитез хəрəкəтле сабантуй батыры, җитмəсə, өздереп гармун уйнаучы да. Ул Зөлфиягə бик-бик ошый иде. Аны күрсə, кыз дулкынлана, йөрəге ярсып тибə башлый, күңел тынычлыгын югалта...

Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (1)
Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (1)

Язгы аһəң
Яз! Бу фасыл, аерым кеше өчен генə түгел, барлык тереклеккə дə йогынты
ясый, үзгəреш алып килə. Яз белəн кыш тартышканда рəхимле кояш җылы
нурларын галəмгə аеруча юмарт сибə. Җəяүле февраль бураннары җиңелеп,
тамчы булып җиргə сеңгəндə барлык җан иялəре үзлəрен ничектер сəер то-
ялар. Яшəү куəте бермə-бер арта, тынгысызлык көчəя. Кыш буе калын кар
юрганына төренеп яткан күл буенда даһи табигатьнең могҗизалы куəте ае-
руча көчле сизелə. Беренче кабат лəйсəн яңгыр тамчылары сафландырган
тал ботакларына кунган кошларның мең төрле моң төсмерлəренə манчыл-
ган мəхəббəт җырларына кем битараф кала алсын? Яз җиткəнлеген кеше
күңеле, җаны-тəне белəн тоя. Яз яңарышында хəтта сүнеп бара торган сөю
хислəре кабат тернəклəнеп, яшəү терəгенə əйлəнə. Хəтта тормышның җай
гына, сүлпəн агышына күнеккəн, йокымсыраган бəндəлəрне дə əрнү һəм са-
гыш, өмет һəм инаныч, югалту һəм табышлар белəн тыгыз үрелгəн гыйшык
хислəре ваемсызлыктан котылырга, табигать даһилыгы алдында баш ияргə
этəрə. Яз көннəрендə генə була торган авазлар, ислəр, төслəр аһəңе кеше
рухын баета, яшəү дəрте өсти. Ə кешелəрнең күңелен сафландыру исə рухый
камиллеккə, бəхеткə ирешү серлəрен ача. Чөнки саф мəхəббəт ул – галəмне
һəм җəмгыятьне хəрəкəткə этəрүче көч, рухны һəм тəнне, кешене һəм таби-
гатьне, мизгелне һəм мəңгелекне, дөньявилыкны һəм илаһиятне гармоник
берлəштерүче куəт тə, чын бəхет чыганагы да. Нəкъ язгы үзгəрешлəр кешене
табигатьнең илаһи кодрəте белəн илһамландыра, яшəүгə, матурлыкка гашыйк
итə.
Менə шушындый могҗизага тулы сихри яз көннəренең берсе кичкə авыш-
канда Зөлфиянең бөтен дөньясы чуалды, йөрəгендə əллəни сиздермичə
генə пыскып яткан чаткы көтмəгəндə ялкын булып дөрлəде. Күрше авылның
атаклы гармунчы егете Галимҗанга гашыйк булуын аңлады ул. Югыйсə, кыз
егетне күптəн белə. Галимҗаннар авылында кышкы кичлəрдə, аулак өйдəге
яшьлəр мəҗлесендə ул аны еш очрата иде. Егет – озын буйлы, киң күкрəкле,
җитез хəрəкəтле сабантуй батыры, җитмəсə, өздереп гармун уйнаучы да. Ул
Зөлфиягə бик-бик ошый иде. Аны күрсə, кыз дулкынлана, йөрəге ярсып тибə
башлый, күңел тынычлыгын югалта. Дөрес, ул Галимҗанның кызу канлы, каты
куллы, кырыс кеше булуын да чамалый. Лəкин акыл белəн түгел, ə җаны-тəне
белəн егеткə тартыла. Их, бу йөрəкне акылга буйсындырырга иде дə бит, бик
күп бəла-казалардан, яшьлек тилелегеннəн саклап калыр иде. Лəкин ул яшь-
лек яшьлек булмас иде шул.
Гадəттə, иптəшлəре белəн Галимҗан килеп кергəн мəҗлес яшьлəр арасында
сугыш белəн тəмамлана. Җиңелгəн егетлəр каннарын сөртə-сөртə мəҗлесне
ташлап китəргə мəҗбүр була, ə Галимҗан төркеме, берни булмаган кебек,
күңел ачуны дəвам итə. Шау-шу, бəхəсне бернинди җитди сəбəпсез гадəттə
ул үзе, йə аның иярчен егетлəре башлый. Җиңелгəн егетлəрнең балалык һəм
үсмер чорлары коточкыч ачлык елларына туры килгəнлектəн, чагыштырма-
ча тук гаилəдə үскəн Галимҗанга һəм аның иярченнəренə каршы торырлык
көчлəре юк иде шул. Галимҗан төркеменең көчсезрəклəрне кыерсытуларын
Зөлфия рəхимсезлек һəм гаделсезлек дип саный. Гаделлек исə ул изге гамəл
белəн тыгыз үрелеп яши. Бабайлар əйткəнчə, гаделлек – гомер буе догалар
укуга караганда да күпкə изгерəк гамəл. Ятимə кызның ышануынча, бөтен
бəхетсезлекнең нигезендə гаделсезлек һəм рəхимсезлек ята.
Галимҗан катнашкан шау-шулы мəҗлеслəрдəн Зөлфия тагын бер гыйбрəтле
нəтиҗə ясаган иде. Əгəр мəҗлестə Галимҗанның үзе кебек үк көчле, таза
сабантуй батырлары булса, егет ничектер сүнеп кала, күңеленə шик-шөбһə
керүе сизелə. Хəтта гармунының да гайрəтле яңгырашы кими кебек. Иярчен
дусларының куəтлəре чамалы булуын сиздермəскə, аларның дəрəҗəлəрен
сакларга омтыла сыман. Ничек кенə булмасын, мондый мəҗлеслəрдə күңел
ачу бозылмый; Галимҗан һəм аның иярченнəре үзлəрен шактый тыйнак тота-
лар. Ничəмə еллар көчлелəр тарафыннан кимсетелгəн, кыерсытылган ятимə
кызга Галимҗанның көчсезлəрне җəберлəргə яратуы, шуннан тəм табуы –
мин-минлеге, ə куəтлелəрдəн шүрлəве ошамый, егеткə карата кире мөнəсəбəт
уята, əлбəттə. Еш кына алар төркемендəге егетлəрдəн сасы аракы исе килеп
торуы кызны аеруча борчый.
Галимҗан һəм Зөлфия бер-берсен күптəн белсəлəр дə, үзара, яшьлəрчə
гəплəшкəннəре юк иде əле. Менə бүген Зөлфия таллык ышыгында əле ки-
беп тə җитмəгəн күлмəген киеп, чəчлəрен сыйпаштырып күлдəн чыкканда
ярда Галимҗан очрады. Əллə кызны ул махсус көтə иде.
Əле генə салкын судан чыккангамы кыз җиңелчə генə
калтырана. Бəлки, егет очрап, кинəт сүз кушкангадыр,
йөзен нурландырып алсу төс иңде. Юеш тəненə ябыш-
кан иске күлмəге аның гəүдəсенең сылулыгын, һəрбер
серле сырларын ассызыклап күрсəтə. Кыз, бу халəттəн
уңайсызланып, яшьлəр җыелган якка ашыкты. Егет исə
Зөлфияне тоткарларлык сəбəп, мавыктыргыч сүзлəр таба
алмыйча газапланды. Гармунның да, теллəре күп булса
да, сөйли алмый, ичмаса. Егет, күңел ярсуын моң итеп,
гармунын тартып җибəрде. Күл буен яңгыраткан, хискə
манчылган гармун тавышына кыз битараф кала алмады.
Тукталды. Кызга мөрəҗəгать итү өчен егеткə җай туды.
Чыннан да, егетнең Зөлфиягə əйтəсе сүзлəре шактый.
Əкияти Шириннəн дə матур кызга егет күптəн гашыйк.
Көнчыгыш кызларына хас гүзəллегенə дала сылулыгы
өстəлгəн, коңгырт күзле, гаҗəеп елдам хəрəкəтле, шаян
карашлы, һəрвакыт елмаюлы, мөлаем йөзле, хəсрəтле
мизгеллəрендə дə кəефе юклыкны сиздермəс, барлык
эштə уңганның уңганы. Бу кызны ул күптəннəн яры итəргə
хыяллана. Үзсүзле егетнең ятимə кызга гашыйк булуын
туганнары хупламасалар да, кызның бераз сəерлеген
искəртсəлəр дə, каршы төшеп бəхəслəшмəслəр.
Дөрес, егет үзе дə Зөлфияне бөтенлəй үк аңлап
җиткерми. Кыз күзлəрендə бик тирəндə сихри моң бар-
лыгын тоя Галимҗан. Шушы хикмəтле караш Зөлфия
дөньясын кешелəр аңламаслык итə дə, мөгаен, ə
аңламаган, серле күренеш кеше күңелендə шикле со-
раулар тудыра. Əмма шунысы бəхəссез, аның белəн
аралашкан кешелəрнең күңелендə дала кызының гүзəл
рəсеме табигать сəнгатенең могҗизалы күренеше бу-
лып, мəңге онытылмас тəэссорат булып сеңеп кала.
Аны күргəн ир-егетлəр күңел тынычлыгын югалта. Үсмер
кызларның Зөлфия гүзəллегеннəн йокылары кача. Тез
астыннан узган чем-кара чəч толымнарын гына күр!
Көнлəшмəслек, сокланмаслык та түгел ич.
Гүзəллек, чибəрлек ягыннан, бəлки, аның белəн яры-
шырлык башка хатын-кызлар да табылыр, əмма дала
баласына хас булган ирек һəм иркенлекне сөю хисе, буй-
сынмаучан холкы еш кына кызны кыен хəллəргə куя, аны
авылдашлары да авыр аңлый, яшьтəшлəре сəбəпсез
читлəшə. Мəсəлəн, аның су яратуын күплəр аңламый.
Чыннан да, ул суда үзен балык кебек иркен тоя, үрдəк
кебек чума-йөзə, күңеленə рəхəт таба. Беренче караш-
ка, бик табигый хəл. Чөнки кечкенəдəн читлəр кулын-
да ятимə хезмəтче булып гомер иткəн кешегə кая инде
ул ирек, иркенлек? Ул читлектəге кош, дөресрəге, кол
хəлендə яши. “Анда басма, монда бас! Анда барма,
монда кил!" – кебек фəрманнар аны, гомумəн, иректəн
мəхрүм итə алган. Ə менə күлдə ул үзен шушы суның
ирекле бер тамчысы итеп тоя. Күлдə фəрман бирүчелəр,
иреген чиклəүчелəр юк, күлдə балыклар гына гаять сак-
лык белəн аңа җиңелчə генə кагылып, сыйпаланалар.
Зөлфия күлдə үзен, чыннан да, табигатьнең ирекле бер
баласы сыман тоя. Ихлас ял минутлары да хезмəтче
кызның шушы күл буе иркенлегендə, табигать кочагында
үтə. Авылдашлары баланың бу сыйфатын дөрес күреп
алганнар, шуңа да аны “Күл кызы” дип атаулары очраклы
түгел иде.
Галимҗан гадəти сəламлəшүлəрдəн соң, “Күл кызы”
белəн очрашуның очраклы түгеллегенə дə ишарə ясады.
Юеш күлмəктəн Зөлфия үзен шəрə басып торган кебегрəк
тойды, оятыннан Галимҗанның сүзлəрен дə бик аңлап
җиткермəде. Инде соңгы елларда бер-берсенə тартылу
хикмəтен сизсəлəр дə, беренче булып берсенең дə серле
мəхəббəт йомгагын сүтеп, сүз башлаганы юк иде əле.
Галимҗан, сабан туе мəйданына хəлиткеч көрəшкə чы-
гучы кеше кебек, бөтен куəтен эшкə җигеп, кыяр-кыймас
кына сүз башлады:
– Зөлфия! Күл гүзəле, əгəр тыңласаң, минем сиңа
җитди үтенечем бар...
Егет сүзеннəн тукталып калды. Гомердə булмаганны,
бүген тамак кычытып, ютəл борчый. Ул ютəлгə охшаган
тавыш чыгарды да, сүзен дəвам итте:
– Əйтмəсəм дə сизəсеңдер, мөгаен! Мин сине
күптəннəн ихлас яратам. Əйдə өйлəнешеп, килəчəк
көннəрне бергə үткəрик, гаилə корып, бала-чага үстерик.
Мин сине, һичшиксез, бəхетле итəчəкмен. Вəгъдə... Əгəр
ризалык бирсəң, тиз арада туйлар да үткəрербез. Минем
əти-əнилəр каршы түгел, көтəлəр. Касыйм бабай белəн
Кадрия əби дə ризалашырлар дип уйлыйбыз, – дип,
сүзен тəмамлап, тирəн итеп сулап куйды.
Бу көтелмəгəн тəкъдимнəн башы əйлəнгəн кыз бөтенлəй
телсез калган кебек булды. “Риза” дигəн кебегрəк пышыл-
дады да, яшьлəр җыелган якка, ялгыз үскəн ак каен яны-
на йөгерде. Дөресрəге, аяклары мамык кебек йомшарып
калган, йөгергəн кебек тоелса да, бик үк табигый булма-
ган исерек бер халəттə яшьлəр ягына ашыкты.
Галимҗан кызның хəлен аңлады, ахры, сөйлəшкəн
җирдə басып калды. “Ярый, Зөлфия! Əзерлəн! Тиздəн
туй”, – дигəч, кыз бөтенлəй аптырады шул.
Шулай көтелмəгəн, уйламаган бер вакытта Зөлфиянең
тормышы кискен борылыш ясарга əзерлəнде. Яшерен-
батырын түгел, кыз чиксез куанды, үзен җир йөзендəге иң
бəхетле кеше итеп тойды.
Калкулыкта, яшьлəр уенының кызган мəлендə кызга
игътибар итүче булмады. Зөлфия тəлгəш-тəлгəш ботак-
ларын җиргə кадəр салындырып, кəүсəсенең аклыгын ят
күзлəрдəн саклаган ялгыз каенның матурлыгына бераз
сокланып карап торды-торды да, күңеленə генə сыеша
алмаган куанычлы халəте, бəхетле мизгеллəрендəге хис-
кичерешлəре белəн бүлешергə телəп, якын дусты, кыен
минутларда сердəше булган күлгə таба ашыга-ашыга ат-
лады.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында


Камил Салих улы Дəүлəтшин
1935нче елның 31нче маенда
Татарстанның Чистай районы Иске
Роман авылында туган. 1950нче
елда район үзəгендə (Каргалы авылы)
мəктəп тəмамлый. 1951-53нче ел-
ларда һөнəр мəктəбендə укый. Аннан
Чистай суднолар ремонтлау заво-
дында эшли. Урта мəктəп имтихан-
нарын экстерн рəвештə тапшырып,
КДУның тарих-филология факульте-
тына укырга керə. Университетны
кызыл дипломга тəмамлый. Галимҗан
Ибраһимов исемендəге Тел, əдəбият,
тарих институтында аспирантура
үтеп, 1966нчы елда шул ук инсти-
тутта кече фəнни хезмəткəр булып
эшли башлый, XVII гасыр шагыйре
Мəүла Колый иҗаты буенча диссер-
тация яклый. 1972нче елда Уфага,
БДУның татар филологиясе кафе-
драсына эшкə чакыру ала. Бүгенге
көндə ул – кафедра профессоры,
йөзлəгəн фəнни һəм əдəби-тəнкыйть
мəкалəлəре, уку əсбаплары авторы,
БРның “Мəгариф отличнигы”.
Камил Салих улы Стəрлетамак,
Бөре дəүлəт педагогия институт-
ларында татар филологиясе кафе-
дралары оештырылу чорында (1995-
2005) анда да йөреп эшлəде, СДПИ
татар-чуваш филологиясе кафе-
драсы профессоры булды. Һəрвакыт
җəмəгатьчелек эшлəренең уртасын-
да кайнады.
“Татар əдəбияты тарихы” (Казан,
1984) күптомлылыгының I томы һəм
урыс телендəге “История татарской
литературы средневековья VIII-XVIII
веков” (Казань, 2005) академик басма-
ларында автордаш.
Əдəби иҗат белəн дə шөгыльлəнə.
Аның шигырьлəренə иҗат ителгəн
байтак җырлар киң танылу яула-
ды. Башкортстан шагыйрьлəре
иҗатына багышланган тəнкыйть
мəкалəлəре өчен, берничə тапкыр
"Тулпар" журналының еллык лауреа-
ты исеменə лаек булды. 

2013 елда вафат булды. Уфада җирләнде.

Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (1)
Камил ДӘҮЛӘТШИН. Китек бәхет. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: