Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 апрель , 17:05

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Камыш тәме. Хикәя

– Сезнең муеныгыз сынган. Шунлыктан аяк-кулларыгыз йөрми, паралич алган. Арка умырткагыз да бик каты бәрелгән. Сөйләшә алмыйсызмы? Яңагыгыз чыккан шул, аны урынына утырттылар. Аруланыр әле. Миңа сез аякка басарсыз кебек тоела. – Шәфкать туташы аның әле кулларын, әле аякларын тотып карады.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Камыш тәме. Хикәя
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Камыш тәме. Хикәя

– Нурия! Ну-ри-яяяя!

Ахирәтенең тавышына казларга җим төйгән Нурия елмаеп куйды. Тукмагын, авып китмәсен өчен тирәнгәрәк бодайга батырды да, тәрәзәгә йөгерде. Ак күлмәкле күрше кызы Рида иде бу. Дусты аңа, чык дигәнне ишарәләп, кул болгады. Нурия исә, ризалык белдереп баш какты да, кире мич артына йөгерде: пешкән бодайларны казаннан таска бушатты да, ашыгып-ашыгып төяргә кереште. Тәмле исләре танауны кытыклаган, гәрәбә кебек сары, бүрткән бодай бөртекләре ничек кенә үзенә җәлеп итсә дә, аларга үрелмәде, авызына алып капмады. Югыйсә, бик ярата Нурия казларга дип пешергән бодайны ашарга. Идән уртасына, казаннан яңа соскан бодайлы тасны алып, аякларын сузып утыра да, рәхәтләнеп сыйлана.

– Бәәәй, безнең казлар өйгә кергән икән ләбаса җимнәрен ашарга! Кая, куып чыгарыйм әле үзләрен! – дип шаярта аны нәнәсе.

Тик бүген бодайны тәмләп карарга вакыты юк Нурияның, ахирәте Рида көтеп тора бит. Агач тукмакны биетә-биетә эшен тәмамлады да, казанда калдырган бер уч бодайны учлап, урамга чыгып йөгерде кыз.

– Чишмәгә барабызмы? – дип сорады аннан Рида.

– Киттек!

Ике ахирәт чишмә кашка йөгерде. Бик ярата Нурия биредә булырга. Авылның иң ямьле урыны ул аларның чишмә кашлары!

Тау астында челтерәп агып яткан чишмәгә ике яклап төшеп була. Сул яктан төшсәң, юл озынрак, әмма сөзәк түгел. Юл читендә корыган чыршы агачы утыра. Анда Нурияның әтисе элеп куйган такта кисәге бар. "Монда чүп түкмәгез! Чишмә башы" дип язылган анда. Нурия әтисенең ешылган такта кисәген өйгә алып кереп, зәңгәр буяу белән язып утырганын хәтерли әле. Чишмә янындагы чокырга чүп түгүләренә бик эче поша иде аның, шунлыктан чокырны күмдереп, якындагы агачка шушындый эчтәлекле кулдан язган язу элеп куйды ул. Нурияның нәнәсе суны гел шушы юлдан ташый. Ә менә апалары икенче яктан – уң яктан төшә чишмәгә. Анда  да баскыч юк. Кайчак, яңгыр явып китсә, такыраеп беткән таудан су тулы чиләк аскан көянтәң белән менә алмыйча, салулап та торасың. Бары тик аста, чишмә янында гына өч баскыч бар. Ул баскычларның читенә  мүк чыгып үскән, юа-юа инде такталар шомарып беткән. Нурия да, башка кызлар да чишмәнең баскычын гел юып тора. Аларны бу турыда сораган кеше дә, кушучы да юк, апаларыннан, әнкәләреннән күреп, шулай гадәтләнгәннәр.

Ә менә шул баскычтан югарырак, дөньядагы иң тәмле бер сый үсә – камыш! Әмма аны болай тиз генә табам димә, камышның татлы тамыры җир куенында яшеренгән. Тотсаң кулларны кисәргә торган бу усал үләннең шундый сые бардыр дип беркем уйламас!

Әткәсе күрсәткән иде Нурияга камыш тамырын. Бервакыт урманда күтәргән умарталарын алырга баргач, кайтырга соңга калдылар да, Нурияның бик каты карыны ачты.

– Менә, кызым, урман сые белән сыйлыйм үзеңне. Исеңдә тот: урманда беркайчан да ач булмыйсың. Безне ачлык елында урман гына алып калды, – дип сөйләнә-сөйләнә Рифкать абый бер камышны тамыры белән тартып алып, әрчеп, Нурияга тоттырды. – Камыш тамыры, җир өлешендәге ак сабагы бик тәмле, ширбәтле хәтта. Тик аның белән бик сак булырга кирәк, кулларыңны кисүе бар.

Карале, ничек тәмле икән бит камыш! Елга буенда күпме камыш үсә, аның ашарга яраклы икәнен белгәне дә юк иде Нурияның! Кыскасы, Рифкать абыйга ул чакта тагы берничә тапкыр камышны чокып кызына бирергә туры килде әле. Нурия бу ят азыкны бик яратты. Үзе дә чишмә кашта үскәннәрен йолкып алып, ашый торган булып китте. Гел түгел: ниндидер тәмле берәр әйбер ашыйсы килеп, "авыз эзләнгәндә" генә  чокып ала иде ул аларны. Бермәлне күрше кызы, ахирәте Рида да аңа ияреп чишмә буена төште, мал да ашамаган камышны Нурияның яратып ашавы башта аңа бик сәер тоелса да, тәмләп карагач, кетердәп торган бу ак татлы сабакларны үзе дә яратты. Шулай итеп, чишмә каш сые белән бергәләп сыйлана иде алар.

Менә әле дә алар икәүләшеп чишмә буена йөгерделәр.  

Җир каты булгач, камыш тамыры белән чыкмады, тарткан саен аның сабаклары шартлап өзелә торды.

– Җирне йомшартырга кирәк, яңгырдан соң тамыры бик җиңел чыга бит! – дип әйтә салды Рида.

– Нурия шундук чишмәгә таба йөгерде, тик анда бернинди дә савыт күренмәде. Кызый нәни учларына су алып, камыш куагына таба атлады. Әмма учындагы суның хәтсез өлеше бармаклар арасыннан агып юкка чыкты, камыш төбенә эләккән берничә тамчы чылатырга да җитмәде. Нурия тагы-тагы йөгерде, чишмә белән камыш арасын әллә ничә урады. Рида да аңа иярде.  Шулай хәтсез генә булашкач, алар тагы да камышны тартып карады. Бу юлы йомшаграк җир эләктеме, икесе дә  камышны тартып чыгардылар. Яшел өлеше тәмамланып, камыш сабының ак өлеше башланган урынны сындырып алып, Нурия Рида янына чирәмгә чүгәләде. Их, нинди тәмле, нинди ширбәтле бу камыш!

Ул арада Рида сары чәчләрен җилдә тузгыта-тузгыта торып йөгерде дә, елганың тар җиреннән икенче якка сикереп чыкты. Рида басып торган якка карый алмады Нурия: кояш шул якта иде, күзләрне камаштыра. Ә ап-ак күлмәкле Рида, бер калку түмгәккә менеп баскан да, кулын болгый-болгый кычкыра:

– Нурия! Ну-ри-яяя!

 

* * *

...Нурия күзләрен ачты. Яктыртып күзен ачарга ирек бирмәгәне кояш түгел, дәваханәнең нәкъ аңа таба юнәлтелгән уты икән. Ак күлмәкле Рида дигәне ак халатлы докторга әйләнде. Ул аның кулларына кагыла-кагыла эндәшә:

– Нурия! Нурия, күзләрегезне ачыгыз! Нурия, ишетәсезме?

Нурия тәүдә берни дә аңламый торды. Рида да, чишмә кашы да юкка чыкты. Бары тик авызда берни белән дә бутамас,  балачактан таныш татлы камыш тәме генә калган иде.

Нурия күзенә төшкән якты уттан качарга теләп, башын икенче якка бормакчы булды. Тик... аның тәне таш кебек каткан иде, "борылырга" дигән уйга тәне битараф калды. "Нәрсә булды?" Баш миен ярып үткән бу сорау һавада эленеп калды.

– Мин кайда? Нәрсә булды? Аңлатыгыз, зинһар! – дип сорыйсы килде Нурияның. Тик өне чыкмады.

Бая гына аны аңына китерергә тырышкан шәфкать туташы, караваттан ерагая бара, кемгәдер эндәште:

– Юк, һушына килми, һаман шул килеш.

– Ярар, иптәшенә әйтергә кирәк, реанимация ишек төбен сакламасын. Инвалидлар коляскасына заказ бирсен, коляска бик озак килә, чират күп.

– Коляска? Ә нигә минем иремә коляска? – дип уйлады Нурия. – Иремә? Юк ла, сүз монда минем турыда бара кебек. Рифат миңа коляска юлларга тиеш димәк?

– Бичара хатын. Яшь үзе. Чибәр! – дип аның өстенә иелде ак халатлы доктор. – Жәл. Организмы нык, әле алда күпме гомере бар. Коляскада, кеше кулына калып, тилмереп утырачак инде. Үлеп кенә куймаган! Нурия?! Ишетәсезме мине, Нурия?

Нурия ап-ачык ишетте бу сүзләрне. Тик бер сүз дә әйтә алмады. Аның бер җире дә үзенә буйсынмый, авызыннан өне чыкмый иде.

–  Фәритовна, карагыз әле, ул бит күзләрен ачкан! Карашы да аңлы кебек! Нурия, Нурияяя? Ишетәсезме безне? – Йөзләре яктырып киткән шәфкать туташы аның баш өстенә иелде.

– Сезнең муеныгыз сынган. Шунлыктан аяк-кулларыгыз йөрми, паралич алган. Арка умырткагыз да бик каты бәрелгән. Сөйләшә алмыйсызмы? Яңагыгыз чыккан шул, аны урынына утырттылар. Аруланыр әле. Миңа сез аякка басарсыз кебек тоела. – Шәфкать туташы аның әле кулларын, әле аякларын тотып карады. – Сез берәр нәрсә сизәсезме соң, Нурия? 

Авыруга тутырып карап торды да, аннары, ныклы нәтиҗә чыгаргандай, үз-үзенә әйтеп куйды:

– Сезгә терелергә положено, аңлашылдымы? Никакой үләргә! Яшьсең, чибәрсең! Тырыш, давай! Иң якын кешеңне уйла да, аның өчен терелергә тырыш. Я булмаса, эшлисе берәр мөһим эшеңне уйла, шуның өчен тырыш! Только бирешмә, понятно сиңа?!

Зина Нурияның япмасын рәтләп япты да башка авырулар янына ашыкты.

– Нинди эшем бармы? Мин бит дусларыма: "Авыл турында, сезнең турыда китап язармын!" – дигән идем. Ничек инде әйткән сүзне үтәмисең? – дип уйлады Нурия. Шуның өчен булса да  бирешергә ярамый. Аннары... аннары берәр яңгырлы көнне авылга кайтасы булыр, чишмә кашына. Яңгырдан соң камыш әйбәт йолкына ул, сабагы озын булып чыга. Менә шуны тәмләп бер ашарга иде!

Авызда ымсындырып торган камыш тәме! Берни белән дә бутамаслык үзе татлы, үзе сусыл камыш тәме! Туган җирнең бөтен көче, бөтен теләге шунда күчкән дә, ул  "Яшә!", "Яшә!", "Яшә!" дип сиңа көч биреп тора сыман. Табиблар "йөри алмас" дип мәңгелек мөһер суккан Нурия берничә айдан соң аягына басты. Озак һәм катлаулы булды аның савыгып, үз аякларында чишмә кашка кайтуы. Әмма балачактан авызда торып калган камыш тәме аны  гел чакырып торды, барлык авырлыкларны да җиңәргә, барлык кыенлыкларга да түзәргә көч бирде. Нурия белә: камыш тәме аны үлемнән алып калды.

 

Фото: Ватаным Татарстан

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: