Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 апрель , 17:09

Дилә БУЛГАКОВА. Бүре нәселе. Хикәя (Башы)

Менә ул ата нигезе. Нинди газиз икән ул!

Дилә БУЛГАКОВА. Бүре нәселе. Хикәя (Башы)
Дилә БУЛГАКОВА. Бүре нәселе. Хикәя (Башы)

Гомер-гомергә яхшы нәселле атлар үрчетү белән тирә-якта дан тоткан Сарайгыр авылында моннан җиде-сигез ел элек янгын чыкты. Ул көнне нәрсәгәдер ярсыган җил, дөньягызны җимереп-кырып бетерәм дигәндәй, ачыргаланып дулады да дулады. Мәрхәмәтсез ялкын телләренә бары шул гына кирәк иде: ике-өч сәгать эчендә авылны җир белән тигезләп тә куйды. Урамны бүлеп аккан инеш аръягындагы биш-алты өй генә кара күмергә әйләнмичә торып калды. Алары да, әнә, тиздән тез чүгеп, җиргә борын төртергә торалар....

Йортлары, каралты-куралары янып, көлләрен җилгә очырып бетергәч, халык яңадан нигез тергезеп азапланмады. Хәер, яңа өй күтәреп керердәй гайрәтле ирләр булган гаиләләр ул вакытта ук калмаган иде инде. Картларны читтә — «рәхәттә яшәгән» балалары кайтып алды, эшләргә бераз хәлләре булганнары исә үзәк усадьбага күчеп китте.

Заманында зур гына исәпләнгән шушы авылның инеш аръягындагы ярымҗимерек йортларында туган сабыйларның кендеген кискән, бәхет-тәүфыйк тели-тели якты дөньяга кабул иткән Кендек әби күршесендә скрипкачы Фәйзулла карт яши. Каладагы кызы белән кияве аны, үзләрендә яшәргә дип, ике тапкыр кайтып алып киттеләр. Тик... шушы авылда якты дөньяга баккан, тормыш рәхәтләрен вә михнәтләрен татый-татый балалар үстергән, һәр таңда ишеген ачып күтәрмәдән газиз җиркәенә аяк баскан авыл баласын каланың суыкларда тәнне өшеткән, эсселәрдә җанны җылытмаган таш

читлегендә яшәтеп буламыни? Сыпыртты, ике тапкыр качты бабай каладан. Яши алмады.

Аннары... Күңелендә үзе генә белгән якты сере дә бар бит әле. Авылда ялгыз көн күргән Кендек әби аның җанына һич тынгылык бирми. Кендек әбинең дә яшь болан баласыдай матур чаклары бар иде ләбаса. Йорт аша гына яшәгән Исламгали күрше авылдан кәләш әйттерергә дусы Фәйзулланы да алып барган иде шул. Яшендәй янып торган карашлы кызны күргәч, күкрәгендә типкән йөрәгенең ничегрәк чыгымчылаганын Фәйзулла абзагыз үзекәе генә белде. Күрше авыл чибәрен Исламгали алып кайтканнан соң янган йөрәккәенең ялкыннарын басарга дип, скрипка уйнарга өйрәнде дә инде, һай, яшь күңелне тиле, диләр. Булыр тиле. Күршесенең мәхәббәтен гомер буе сизеп, ләззәтле бер рәхәтлек кичереп яшәде Кендек әбиебез дә. Әнә, нигез буена салынган туфракка сөякләрен җылытырга дип чыккан Фәйзулла бабайны ай-ваена куймый, җилтерәтеп коймаклап чәй эчәргә алып кереп китте әле әбиебез.

Тәмләп-тәмләп эчсеннәр әйдә. Гомер буе янәшә яшәп тә, бер-берсенең тән җылысын тоймаган, бу турыда уйларга да кыймаган бу ике җан хәзер инде йөрәк җылыларын тоеп, гөрләшә-гөрләшә чөкердәшсеннәр ичмасам...

Әнә алардан йорт аша гына яшәгән, биш-алты яшьтән үк әткәсенә атлар карашып, аннары барча гомерен шул эшкә багышлаган Зәйнулла бабай да күтәрмәгә чыгып утырган. Соңгы вакытларда картны һич йокы алмый. Күршеләренең череп беткән читәне буенда соңгы сәгатьләрен көтеп, хәлсез яткан атны жәлләп йөрәге өзелә аның. Заманында сабантуйларда беренчелекне бирмәгән, баскан җирендә очкыннар чәчрәтеп торган гайрәтле Карайгырның ак төшкән акыллы күзләре сүнеп бара. Кайчандыр туйларга ямь өстәп, үзен кадерләп, ефәк тасмалар гына үреп йөртелгән озын ялларына тигәнәкләр ябышып беткән. Сыдырылган, җәрәхәтле янбашыннан кан катыш эрен саркып тора. Әрсез чебеннәр, комсыз кигәвеннәр шунда җыелып табын кора.

Әй дөнья... Буз биясен иткә тапшырырга алып киткәч шулай карашлары караңгыланып, бар булмышын шом басып, җирдә ауный-ауный елаган иде малкаем. Яшьләр әллә ни игътибар итеп бармасалар да, ат йөрәгенең якынын югалтудан сызылуын күреп, өлкәнрәк яшьтәгеләрнең бәгыре телгәләнепме-телгәләнде...

Әҗәлен көтеп яткан мескен ат хәлендә калган Сарайгыр авылы! Синең бәхеткәме, әллә бәхетсезлегеңәме — әнә урман буендагы тар сукмактан әллә нинди әрнүле җыр җырлап, иңбашына биштәр аскан такыр башлы юлаучы кайтып килә. Чыпчык Гали ул. Өч тапкыр хөкем ителеп, утыз алты ел гомеренең егермесен төрмәдә үткәргән ир. Яшь, тиле чагында велосипедка кызыгып, чегәннәргә колхоз атын урларга булышкан иде ул. Шуннан башланды төрмә михнәтләре...

Үр менгәч, Чыпчык Гали инде менә ничә еллар күз алдыннан китмәгән, төшләргә кереп җанны айкаган, дөньяның иң рәхәт, иң изге, иң гадел бер җире дип исәпләгән газиз авылкаен сәламлим дип, тирә-якка күз салды. Әрем-әрекмәннәр басып беткән коточкыч ташландык авыл хәрабәсен күреп, өнсез калды. Еллар буе читлектә корган планнарының, калган гомеремне кешеләргә бик үк изгелек кыла алмасам да, явызлык эшләмәскә тырышып, адәмчә яшәрмен дигән хыялларының юкка булганын сиземләп, аның буыннары калтырый башлады. Кайчандыр урман итәгенә зур бер урам булып утырган авыл юк иде. Читтәрәк, авылны җил-давыллардан сакларга теләгәндәй, көчле иңбашлары белән күк гөмбәзен күтәрергә әзер торган мәгърур имәннәр дә хәтта башын игән...

Әнә инеш аръягында тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадакланган, түбәсе каерылып беткән, кайчандыр аны бөтенләйгә ташлап киткән хуҗаларын көтә-көтә, вакыт алдында чүгеп беткән йорт. Өй алдын әрем, билчән баскан. Жиргә иңә башлаган нигез буенда җилгә ярылган улак белән борынсыз комган һәм нәкъ урталайга сынган көянтә аунап ята...

Һәр яз саен сирень, шомырт, миләш чәчәкләренең хуш исенә исереп, гөлләргә күмелеп утырган авылны юкка чыгарып, әллә кайларда бәхет эзләп йөргән авылдашларына нык хәтере калды Чыпчык Галинең. Соңгы елларда әле бөреләнеп кенә килгән ниндидер әйбәтлеккә, изгелеккә омтылу кебек өмет җебенең өзелердәй булып тартылып куюын тойды ул. Бүгенгесеннән, киләчәгеннән мәхрүм иткән кемнәргәдер күңелендә ачу, үч алу тойгылары кабарып-кабарып китте. Кинәт бәрәңге бакчасы артындагы күл ягыннан кыр үрдәкләре тавышын ишетеп, нәрсәсендер югалткан кешедәй, шунда ашыкты. Бугазына утырган кургаштай төенне йотарга теләп, кинәт-кинәт тукталып торды. Әнә тирә-ягын камышлар уратып алган, көзгедәй ялтырап яткан, чип-чиста сулы төнбоеклы тыныч күл! Үләннәрне егып, үзенә юл яра-яра ул күл читенә килеп чүгәләде. Саф сулы күл төбендә үзенең шәүләсен күреп, берчә аптырап, берчә сискәнеп китте. Әткәй? Ул яңадан суга карарга куркып, тирә-якка күз салды. Шомлы тынлыктан гайре берни дэ юк. Үз йөрәгенең тибешеннән үзе үк сискәнеп куйды Чыпчык Гали. Әмма әткәсен күрү теләге курку-шикләнүләрен җиңде. Кабаттан күлгә күз ташлады. «Әткәй, исәнме?!» — дип кулы белән суга кагылуы булды — күл көзгедәй челпәрәмә килеп вакланды, су өстендә нәни көмеш дулкыннар әткәсенең какча шәүләсен вак- вак кисәкләргә бүлгәләделәр-бүлгәләделәр дә бераздан тынычландылар...

Хәтер төбендә, күңелнең иң тирән җирендә генә яшеренеп яткан, бары бер мизгелгә генә чагылып калган бәхет ярчыклары иде бу. Сагынуын, әллә кемнәргә булган әрнү-ачуларын яңадан кабарткан авыл ишарәсенә күз салу аны кабаттан тетрәндерде. Җитмәсә, гомер-гомергә изге урын дип исәпләнгән, газиз кешеләренең мәңгелек түшәге булган, хәзер инде ташландык хәлдә калган зиратлыкта үскән тирәкләрдә кап-кара булып, йөрәккә шом салып торган кара карга оялары күреп, ул бөтенләй әллә нишләде. Гүя шунда оя корып, балалар чыгарган кара каргалар җимерек авылга, Чыпчык Галигә җеназа укыйлар...

Күңелендәге үкенү, балачак илен ачыргаланып сагыну һәм сәҗдә кылып кына яшәрдәй табигать почмагын мыскыллап, гарип хәлгә калдырган авылдашларына, туганнарына карата рәнҗүле үпкә, ачу тойгылары яңадан кузгалып-кузгалып куйды. Вакыт кулы җитмәс тоелган, чынбарлыкка әверелгәндәй сиземләнгән ирек дигән татлы хыял акрынлап томалана, инде җанны куандырмый башлады. Әле кичә генә төрмә тоткыны булган Чыпчык Гали күңелендә мескен хәленә калып каршылаган авылына әллә нинди гарьчел нәфрәт туа башлады. Ниндидер бер этлек эшләп тизрәк төрмәгә олагасы да, башкача мәңге әйләнеп кайтмаска иде бу ирек дигән чүплеккә.

Ул, ачулы карашын тамчы да болыт әсәре булмаган зәп-зәңгәр күккә төбәгән килеш чирәмгә тәгәрәде, һәм байтак өнсез ятты. Аннары, ниндидер бер кискен карарга килгән кеше кебек,      сикереп торды да туган нигезенә таба юл тотты.

Бу ирек тәмен тоеп, ниндидер бер татлы өмет белән туган йортына ашкынган ир адымы түгел иде инде.

Күрше ихата аша үткәндә, әрекмән-билчәннәр арасында җим эзләп, нидер чемченеп йөргән тавыкларны күргәч кенә, Чыпчык Гали үзенең өзелеп ачыгуын тойды. Килә-килешкә ауган койма тактасын каерып алды да, үлән арасына ыргытты. Исәңгерәгән чуар тавыкны тәпиләреннән эләктереп, ары үтте. Менә ул ата нигезе. Нинди газиз икән ул! Ихатадагы коры билчәннәр арасында басып торганда менә-менә ишек ачылыр да, колачларын җәеп әнкәсе килеп чыгар, и шатланыр, и куаныр кебек тоелган иде Чыпчык Галигә. Нәүмизләнеп әллә күпме көтсә дә, ишек тә ачылмады, аның иреккә чыгуына шатланучы бер генә җан иясе дә табылмады. Авылы аны иске-москы киемнәр кигән, картаеп-таушалып беткән, үткән-сүткәннәргә кул сузып, хәер сорашып утырган ямьсез хәерче карчык кебек котсыз, шомлы кыяфәттә каршылады...

 

(Ахыры бар)

Фото: tuganaylar.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: