Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 март , 11:53

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (Ахыры)

Ул, йөзе белән табут тактасына орылуны көтеп, торып утырды. Кисәк кенә торды. Шулай зур тизлектә табут капкачына бәрелеп һушын югалтырга теләде. Ул шуны көткән, шуңа өмет иткән иде. Ләкин йөзе бернәрсәгә дә бәрелмәде.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (Ахыры)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (Ахыры)

* * *

Азамат уйларыннан арынып кабат үз дөньясына кайтты. Өрәк-авазлар инде ишетелми, колак төбендә бары тик җил генә уйный иде. Тирә-ягына күз салу белән, ул моның сәбәбен аңлады. Шәһәр ярыйсы ук артта калган.

Шәһәр артта калган.

Ул инде үз халәтен яхшы аңлый сыман иде. Беренче карашка сәер булып тоелса да, аны мантыйк кануннарына салып та үлчәп буладыр кебек иде. Кешелек бер организм булып, көтү булып барлыкка килгән. Көтү булып яшәгән. Үзен уратып алган дөньяда исән калу өчен шулай кирәк булган. Ә инде Җирдә хакимлек урнаштыргач, ул бүленә башлаган. Расалар, кабиләләр, халыклар, дәүләтләр барлыкка килгән. Дәүләт катламнарга, сатлам төркемнәргә, даирәләргә, гаиләләргә бүленгән. Гаилә – иң озын гомерле һәм иң тотанаклы берәмекләрдән исәпләнә. Ләкин... Хәтта рәсми рәвештә бер кыек астында гомер иткәннәрнең дә күбесе ике дөнья булып яши. Бу табигый күренеш. Чөнки адәм баласы күптән инде берсен-берсе күрми, ишетми, ул үзенә бикләнеп, меңнәр арасында ялгыз булып гомер сөрә.

– Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Минем дә кызым бар, аңа да нибары ике яшь. Һәм аның бер үзе ак, икенчесе кызыл. Ул бик чибәр һәм Алисә исемле.

– Шулай итеп, хөрмәтле ханым, без, һичшиксез, моңа кадәр күрешкәнбез, һәм Сез минем законлы тормыш иптәшем. Бердәнберем, мин сине кабаттан таптым!

– Бу синмени, кадерлем?!

Азамат та искәрмә түгел иде. Һәм ул да үз дөньясына китте. Бер башы үз дөньясында бербөтен булып яшәр сыман иде. Әмма алай килеп чыкмады. Һәм         ул ЯЛГЫЗЛЫКның ачылыгын бөтен тулылыгында аңлады.

«Кеше кешегә дус, туган, иптәш...» Боларның барысы да дөрес иде, әлбәттә. Адәм баласы фикердәшкә дә, терәк-таянычка да, яклаучыга да мохтаҗ. Шундый якыннарыннан аерылуны ул     авыр, бик авыр кичерә. Ләкин кичерә. Ялгызлыкның дәһшәте монда түгел. Кеше тугансыз да, дуссыз да, иптәшсез дә яши ала. Әмма кеше дошмансыз, дәгъвачысыз бер генә мизгел дә тора алмый. Үзенең барлыгын исбат итәр өчен аңа кем беләндер көрәшергә, кемнедер җиңәргә кирәк, һәм кеше кешегә дошман буларак кадерле. Ялгызлыкның бөтен афәте — адәм баласын дошманнан мәхрүм итүдә. Әгәр шундый кешесе юк икән, бәндә үз-үзе белән көрәшә башлый. Һәм җиңә.

Һәртөрле икеләнүләр, каршылыклы уйлар Азаматның да бөтенлеген югалткандыр. Аның шәхесе икегә бүленеп, бер-берсенә аяусыз көрәш ачкан, ахырда, икесе дә үзаллы тормыш белән яши башлагандыр. Шулайдыр.

Бу уйларының хаклыгына ышанычы артык зурдан булмаса да, Азамат үз халәтен башкача аңлата алмый иде.

Тик ни өчен Азамат кына шул хәлдә калды соң?

Ә кем әйтәлә башкаларның нинди халәттә яшәгәнен?!

Азаматның хәлен хәтта хатыны да белми түгелме соң?!

Ул үз фатирындагы күренешне исенә төшерде.

 

 

* * *

Шәһәр артта калды.

Кинәт әлеге уй Азаматның аңында бөтен тулылыгы белән балкып китте. Моңа кадәрге бөтен уй-кичерешләрен күмеп, ӨМЕТ елмайды. Шәһәр белән бергә ялгызлыгы да, менә шушы билгесез дөньяда билгесез җан иясе булып узачак газаплы минутлары да артта калгандыр сыман тоелды, һәм ул адымнарын тизләтте. Адымнар ешайган саен, хыялы үткәннәрнең иң кадерле минутларын күз алдына бастырды. Кешеләр белән кайнап торган урамнар. Шул урамнардан кызы Гөлгенә белән җитәкләшеп үткән чаклары. Хатыны белән көндезен әрепләшеп, кич җитүгә кочаклашып ятып йоклаулары. Хәтта акчага тилмергән көннәре дә шулкадәр газиз, кадерле булып тоелды. Остаханәдә үткән татлы мизгелләр. Боларның һәркайсы бер гомергә торырлык булган икән бит! һәрхәлдә, хәзер алар шулай тоелдылар.

Гади генә бер шәһәрдә гади кеше, гади рәссам тормышы белән яшәү мизгелләрен якынайту өчен ул йөгерергә тотынды. Ул йөгерде. Башта аякларының тотанаксызлыгын тойса да, тора-бара һәммәсе дә үз җаен алды. Аяклары ныгыды, сулышлары иркенәеп калды. Ул арымады. Ул алда үзе теләгән тормыш көткәненә нык ышана иде. Шул ышаныч аңа канат куйды. Шул ышаныч аны алга әйдәде. Өрәк-шәһәр инде артта калды. Алда аны яңа тормыш көтә.

Һәм чынлап та, тиздән зәңгәрсу томаннар артында алдагы шәһәрнең биек таш йортлары шәйләнде. Алар акрын гына

якыная бардылар. Азаматның шатлыгы күкрәгенә сыймады. Мондый бәхетле мизгелләрне аның беркайчан да, ике тормышының берсендә дә, кичергәне юк иде. Бу әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык ләззәт, бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык якты бер халәт иде.

Азамат йөгерде дә йөгерде. Акрын гына җирне караңгылык кочып алды, тирә-юньдәге бөтен нәрсә зәңгәрсу төскә кереп балкыды да сиздермичә генә юкка чыкты. Төн караңгы иде. Әмма төн карасы өмет утын сүндерә алмады, төн карасы вакыт узуын гына хәбәр итте, ә Азамат минуттан-минутка үзенең алга баруын, шәһәргә якынлашуын яхшы белә, шуңа күрә аңа минутлар да, төннең караңгылыгы да кадерле иде. Шәһәрнең ерактан балкып чакырып торган утлары

яктырганнан яктыра барды. Азамат инде йортларның тәрәзәләрен, тәрәзә янында чагылып үткән кеше шәүләләрен дә шәйләгәндәй булды.

Ул күзләрен кыса биреп, тәрәзәләргә ныграк текәлде. Моның әлегә мөмкин түгеллеген аңласа да, чалынып киткән шәүләләр арасыннан хатынын йә кызын танырга тырышты, һәм чынлап та, шәһәр читендәге йортларның берсендә ул тәрәзәдән карап торган Гөлгенәне күргәндәй булды. Юк, күргәндәй булды гына түгел, күрде ул аны. Таныды. Бу чынлап та Гөлгенә иде. Бу аның бердәнбер кызы, күз нуры, җан кисәге иде. Аның озын чәчләре дә, сихри нур бөркеп караган назлы күзләре дә кызыныкы иде.

– Гөлгенә! – дип кычкырды ул йөгергән уңайга. – Кызым!

Азамат кинәт нәрсәгәдер сөрлегеп китте дә баягы тәрәзәне күздән ычкындырды. Яңадан күпме генә эзләсә дә таба алмады. Шунда гына исенә төшерде. Анарның йорты шәһәр читендә түгел иде бит. Аң уйнавы гына булды, ахры.

Ләкин мондый аңлашылмаучылык кына аның кәефен төшерә алмады инде. Ул шат һәм бәхетле иде. Ул яңадан үз дөньясына кайта, ул яңадан кешеләр арасында кеше булып яши башлаячак. Шәһәр менә генә, кул сузымы ара гына. Тизрәк. Тизрәк.

 

* * *

Шәһәр читендәге беренче йорт янына килеп җиткәндә, ул галәмнең иң бәхетле кешесе иде. Күзләре чиксез шатлык белән балкый, иреннәрендәге елмаюдан нур бөркелә. Ул, бөтен дөньяны кочаклап алырга теләгәндәй, кулларын ян-якка сузды да кинәт катып калды. Явыз сихерченең тәэсиреннән таш сынга әйләнгән кош кыяфәтендә беркавем катып торды, һәм көтмәгәндә пуля тигәндәй тертләп китте дә җан өзгеч ыңгырашу авазы белән әкрен генә җиргә шуып төште. Дөнья тоташ караңгылыкка төренде.

Бу баягы өрәк-шәһәр иде.

 

* * *

Ул уянып китте.

Кайда мин? Башында шул уй туып та өлгермәде, сискәндергеч газап белән аны икенче сорау күмеп узды. Кем мин?

Ул, үзенең кайдалыгын белергә теләп, карашларын уңга-сулга йөртеп алды. Бернәрсә дә чалынмады. Тирә-якта дөм караңгы иде. Ул күзләрен ачып-йомгандай итте. Барыбер, берни дә күренми. Дөньяның, кешеләр  яшиторган дөньяның, бу тиклем караңгы булуы мөмкин түгел, мондый караңгылыкны аның беркайчан да күргәне булмады... Бугай...

Ул, чынлап та ачылганнармы соң дип, бармак очлары белән күзләрен капшап карады. Күзләре ачык иде.

Дөнья караңгы иде.

Кайсы дөнья?

Кинәт ул тертләп китте. Ниндидер күкрәүдән соң кыя түбәсеннән шуышып төшкән таш валчыклары сыман, башында нәрсәдер хәрәкәткә килгәндәй булды. Нәрсәдер уянды бугай. Хәтеренең бер өлеше.

Кайсы дөнья?

Мәет дип ялгыш җирләнгән кешеләрнең кабердә уянып китүләре хакында ишеткәне бар иде. Моны күз алдына китерергә тырышудан да бөтен тәне зембердәп китә иде. Әле дә шулай булды. Мускуллары тартылып-сузылып алды. Куллары, табут тактасын эзләп, тирә-якны капшарга ташланды. Ул бармакларының каты тактага бәрелеп авыртуын көткән иде. Ул моңа әзер иде. Ләкин куллары бернинди каршылыкка да эләкмәде. Әллә тоймадылар гынамы? Хәзер беләбез. Ул баш бармагын авызына капты да нык итеп тешләп алды. Чыдап булмаслык авыртудан ыңгырашып куйды. Җанының әрнүләр саклана торган өлешеннән чыккан ачы аваз тыну белән авырту да тукталгандай булды. Куллар янә тирә-якка ташланды. Табут юк иде... Бугай...

Ләкин ул табутның юклыгына ышанмады.

Бу тиклем караңгылык башка җирдә була алмый сыман иде.

Ул, йөзе белән табут тактасына орылуны көтеп, торып утырды. Кисәк кенә торды. Шулай зур тизлектә табут капкачына бәрелеп һушын югалтырга теләде. Ул шуны көткән, шуңа өмет иткән иде. Ләкин йөзе бернәрсәгә дә бәрелмәде.

Ул янә кулларын як-якка сузып карады.

Табут тактасы юк иде.

Мондый могҗизага ышанырга теләмичә аягүрә басты. Башының табут капкачына бәрелүең көткән иде. Бәрелмәде. Кулларын сузып карады.

Кинәт күңелен ниндидер рәнҗү хисе сыманрак нәрсә телеп үтте. Нәрсәгәдер бик нык ышанып та өметләрең акланмаганда гел шулай була. Ләкин бу тойгы озакка бармады, аны шундук гаҗәпләнү катыш соклану алыштырды. «Нинди зур табут! – дип уйлады ул. – Нинди зур...»

Кинәт бар булмышын шом, курку, әрнү ялмап алды. Ул үзен үксез ятим итеп сизде, һәм көтмәгәндә килгән кыргый курку белән кайдадыр йөгерергә тотынды. Башының кайсыдыр почмагында табут тактасына бәрелеп үлү, һич югы һушын югалту өмете сүнеп бетмәгән иде әле. Аңа хәзер барыбер иде. Фәкать шушы коточкыч хәлдән котылырга гына. Котылырга.

Ләкин ул бернәрсәгә дә бәрелмәде. Нинди зур табут! Чиксез табут... Чиксезлектән дә зуррак афәт бармы икән?..

 

Фото: Башинформ.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: