Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 март , 13:55

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Ахыры)

Бүреләр бүтән якынаймадылар. Ләкин юлдан да китмәделәр, беркетеп, кагып куйган кебек утыра бирделәр.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр  һәм  Иоһанн  Себастьян  Бах. Хикәя (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Ахыры)

3

Ленар уйнады да уйнады. Бүреләр бүтән якынаймадылар. Ләкин юлдан да китмәделәр, беркетеп, кагып куйган кебек утыра бирделәр. Әлегә аңлау мөмкин түгел – Бахның дәртле-ярсулы, әмма бераз усалрак музыкасы бүреләрне шулай тынычландырганмы, әллә тәмам куркытып, шомландырып җибәргәнме? Юктыр. Куркытырсың аларны... Әнә бит озын йоннарын кабартып, очлы, күмерле кзләрен төбәп, йотардай булып утыралар... Берсе генә, кечерәге, яшьрәге, башын әле бер якка, әле икенче якка кыегайтып, үзенең кызыксынуын  яшерә алмыйча гаҗизләнеп утыра... Ә икенчесе башын күккә чөеп, борынын күтәреп, улаган кебек тора. Тик тавышы гына чыкмый. Әллә чыгамы? Скрипканың көчле аһәңе генә ишеттермиме?

Ленарның бармаклары өши башлады. Скрипка кылларында ничек кенә тиз йөгереп йөрсәләр дә, алар, әкренләп, берни тоймас хәлгә килделәр. Кемнеңдер: “Бармакларыңны сакла, аз гына өшеттеңме – син инде скрипач түгел”, – дигән сүзе исенә төште.

“Ник китмиләр инде болар, күпме уйнарга була?” – дип уйлады Ленар. Уйнап торган килеш, эченнән генә бүреләрне юлдан китәргә үгетләргә кереште: “ Барыгыз инде, китегез, үз урманыгызга кайтыгыз. Ә мине әбием көтә... Аннары... өшедем дә инде, бармакларым бик өшеде...”

Бүреләр аның уйларын аңламадылар, күрәсең, бер-берсенә каранып, кузгалышып куйдылар да, тагын тынып, баскан урыннарында катып калдылар.

Ленар уйнавын дәвам итте. Ул Бахның бишенчеме, алтынчымы сонатасын уйный иде, тау артыннан, әбисе йорты ягыннан төтен баганасы күтәрелде. “Әбекәй миченә якты, берәр тәмле әйбер пешерергә йөри, ахры”, – дип уйлап алды Ленар. Шунда гына ул үзенең иртәннән бирле авзына берни капмаганлыгын исенә төшерде. Аның эчендә дә бүреләр улый иде... Сәгать ничәләр бар икән? Соңдыр шул. Әнә бит карның җемелдәвеге беткән, күк йөзендәге кояш эреп юкка чыккан, таулар артындагы офыкка эңгер пәрдәсе тарала башлаган...

Ленар тәмам арыды. Уйнап түгел, басып торып арыды. Аяклары да шакыраеп каткан, күрәсең, кузгатырлык да түгел. Кузгатырга ярамый да. Кузгала башласаң, теге зәхмәтләр хәзер килеп җитәрләр...

Әллә сөйләшеп караргамы? “Сезнең алда минем бер гаебем да юк”, – дияргәме? Алай дип әйтергә татарча белми бит ул. Ә болар – татар бүреләре. Алар татарча гына аңлыйлар... Ә-ә?! Димәк, алар музыканың да татарчасын гына үз итәләр? Бәлки, әнә шул татар көен көтеп утыралардыр да? Кызганыч, Ленар бер татар көе дә белми... Халыкара конкурсларда классиканы гына уйнарга туры киләчәк, диделәр. Шулай да Ленар бер көйне белә... Белә иде... Хәзер ничектер... Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганда ниндидер бәйрәмдә ул татар көе уйнарга тиеш булды. Укытучылар аңа Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган музыканы бирделәр. Бу әсәр Ленарга бик ошаган иде. Ул аны, татар көе кирәк булганда, үскәчрәк тә уйнап йөрде. Күптән уйнаганы юк инде...

Ленар хәйләгә кереште. Үзе Бах сонатасын уйный, үзе, сиздермичә генә, Тукайның “Туган тел”ен кыстырып, ияртеп җибәрә. Шулай хәтерен яңарта. Әлегә әйбәт чыкмый, әллә хәтере томаланып киткән, әллә зиһене өшегән... Әллә туңган бармаклары тыңларга теләмиме?

Бергә уйнаганда Бах музыкасы белән татар көе кызык чыга икән... Атаклы немец композиторы скрипка өчен аз язган. Аның әсәрләрен скрипкачылар сирәк уйныйлар. Чөнки уйнау кыен. Бах көендә тавышлар күп. Аларны бөтен килеш алып бару өчен осталык кына җитми, күңел байлыгы да, җан тоемы да кирәк. Ә бит татарның үз көе дә – күптавышлы, бай төсмерле көй. Ленар шуңа да якын итте микән әллә ул Бахны? Ул бит татар малае. Ә татар кешесе Бахны әйбәт уйнарга тиеш, чөнки Бах та, татар да көйне бертөрле аңлыйлар... Кызык бу.

Ниһаять, Ленар “Туган тел”не исенә төшереп бетерде. Әлегә, Бах музыкасына кушып, кисәкләп кенә уйный иде, хәзер тулысынча уйнап-башкарып чыгачак. Шуннан беләчәк инде: бүреләр татар көен аңлыймы, юкмы?

Караңгылык иңә башлаган кышкы яланга моңлы татар көе тарала башлауга, бүреләр тагын кузгалышып куйдылар, хәтта тынгысызлана башладылар. Ленар, гаҗәпләнүеннән җылынып киткәндәй булды: әллә чынлап та тәэсир иттеме? Фан-тас-тика!

Көй, моң шундый серле, хәтта сихерле әйбер бит ул. Ялгыз гына яши алмый. Аңа сүз кирәк, мәгънә кирәк. Көйле, моңлы Кеше бу көй-моңның сүзен,  мәгънәсен дә искә төшерергә, андый сүз булмаса, аны үзе уйлап чыгарырга тиеш була. Ә “Туган тел”нең сүзләре бар! Тукайның бу атаклы шигырен Ленар төгәл генә хәтерләми. Әмма матур, мәгънәле шигырь ул... Йомшак, ягымлы гына башланып китә. Шундук күңелләргә сарылып керә башлый...

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...

Бу моң, бу сихри моң ерткычларның да ерткычы, явызларның да явызы булып йөргән бүреләрнең күңеленә дә барып иреште бугай. Шулайдыр шул, аларның да күңеле бардыр. Алар да җан иясе. Ә җан иясенең күңеле булмый калмас. Әнә бит ничек мөкиббән китеп, башларын өскә чөеп, йотлыгып тыңлап утыралар... Нәрсә уйлыйлар икән, нәрсә кичерәләр икән алар бу минутта? Бу моң – алар өчен югалту сагышмы, әллә... Әллә киләсе язга якты өметме?

Ниһаять, Ходай Тәгаләнең сәгате сукты! Ходайның илаһи ишарәсе, ымы бүреләргә барып иреште. Менә алар,  бердәм кубып, дүрт аякларына калкындылар, аннары Ленарга карап, дөресрәге, багып, хәтта багынып тордылар да килгән эләре буенча китеп бардылар... Күк-чуар тасма, шуышып, “агып”,  әрәмә ышыгына кереп киткәнче уйнады әле Ленар. Аннары, буынсыз калып, гөрселдәп юл өстенә авып төште, скрипкасы бер якка, бүреге икенче якка очты...

Берникадәр вакыт хәрәкәтсез ятты. Күзләрен йомып, күңелендәге хис-тойгыларын берәмтекләп барларга кереште. Үләсе килде. Аннары кабат яшисе килде... Әбисе күз алдына килеп басты. Аның җылы миче... Җылы түшәге... Җылы карашы... Сүзе...

Ленар, аякларын яза-яза, көч-хәл белән торып басканда, җир өстенә караңгы төшеп беткән иде инде. Ул, туңган кул-бармакларына хәлсез, әмма җылы тынын өрә-өрә, тирә-якта чәчелеп яткан әйберләрен җыештыра башлады. Ул инде бүреләр хакында уйламый. Ул хәтта әбисе хакында да уйламый. Ул берни дә уйламый... Аның күңелендә бер генә хис, тойгы бар. Ул аның йөрәге, бәгыре кебек, җаны кебек... Үзе  газапланып әрни, үзе сөенә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Фото "Тулпар" журналы архивыннан.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр  һәм  Иоһанн  Себастьян  Бах. Хикәя (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: