Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 март , 09:15

Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (3)

– Иртə таңнан кемне əрлисез болай? – Ишектəн сөйкемле генə, тəбəнəк буйлы ханым кереп килə иде.

Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (3)
Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (3)

(Ахыры.)

– Бу бит ин-фек-ци-он бүлек,
аңлыйсызмы? Монда чит-ятларга
керергə ярамый! Сезне кертсəм,
иртəгə үземне куып чыгаралар! –
Югалып калган, менə-менə елардай
булып утырган ананы кызгангандай
булдымы, бераз йомшара төшеп
өстəде: – Мондый вакытта җəяү
йөрмəгез инде. Кызыгызга система
куйдылар, ə даруларны сезсез дə
бирүче табылыр. “Ашыгыч ярдəм”
бүлегенə барыгыз, моннан якын гына.
Өегезгə кадəр илтеп куярлар.
Алия барып кергəндə, аларны
китергəн ягымлы ханым чəй эчеп уты-
ра иде.
– Күрмəгəнне күрəбез, – диде ул,
зарланып. – Бер подъездга кергəндə,
караңгыда шəйлəмичə, тирəн чокырга
төшеп киттем. Бездə шулай бит, үзəк
урамнар гына яктыртылган. Калганын
караучы юк. Җимерек урыннарны биек
зəңгəр койма белəн уратып алалар да
– эш бетте! Нəрсəдер эшлəгəн булып
кылану гына бар бездə, – диде ул,
əрнеп, һəм төренеп утырган одеялын
рəтлəде. Пəрдə артындагы җылыткыч
батареяда аның киемнəре кибə иде.
– Ə сезнең хəллəрегез ничек?
Алия барсын да сөйлəп бирде.
– Нинди эш бу, ə?! Мин сезне
китергəнгə хəзер никадəр вакыт үтте!
Нишлилəр болар, ə?! – Хатын арты-
гын ычкындырганын төшенеп, калга-
нын əйтеп бетермəде, үз-үзен кулга
алды. – Хəер, система куйганнар бит
инде, борчылмагыз.
Һөнəри этикетны, коллегаларының
йөз аклыгын саклап калырга тырыша
иде ул.
Алияне подъезды каршында ук
төшереп калдырдылар. Өйгə керəсе
килмəде, кичə кызы белəн бер кай-
гысыз утырган эскəмиягə юнəлде. Ул,
кинəт, калган гомерен Эльзасыз күз
алдына китерде. Юк! Юк! Аңарсыз
тормыш дəвам итə ала димени?
Бу – башка сыймас нəрсə. Алар
бит бербөтен. Дөньяда алар кебек,
бер-берсен ярты сүздəн аңлап, бер-
берсен ерактан тоеп, көйле яшəгəн
башка берəү дə юк! Эльза – аның коя-
шы да, ае да. Ул – эшсөяр, акыллы,
тəүфыйклы бала.
Күз алдында хатирəлəр, кадер-
ле мизгеллəр тезелде... Салкынның
акрынлап тəненə үрлəгəнен тоеп,
өйгə керергə булды. Əллə озак утыр-
ганга, əллə башка сəбəп белəн,
аяклары шундый авырайган, аны
тыңламыйлар. Көч-хəл белəн үзе
яшəгəн дүртенче катка менгəндə үз
аягында йөри алуына Ходайга рəхмəт
укыды. Ə бит мондый бəхеттəн
мəхрүм чаклары бар иде! Адəм ба-
ласы шундый минутларда гына җиргə
үз аякларың белəн басып йөрү, үзең
телəгəн якка бара алуның бик зур
бəхет, күктəн бирелгəн бүлəк икəнен
аңлый шул... Көннəрдəн беркөнне
аның тəүдə аяклары, аннары кулла-
ры йөрми башлады. Түзə алмаслык
авыртулар үзəгенə үтте. Шул чаклар-
да бердəнбер якын, терəк җан, кызы,
көнен дə, төнен дə əнисе янында бул-
ды. Үзе яңа гына яши башлаган, тор-
мыш тəҗрибəсе дə булмаган кыз бала
кайлардан көч алды икəн дə, əнисендə
яшəү телəген сүндермəслек сүзлəрне
кайлардан тапты икəн? Нечкə, ябык
иңнəрендə барлык авырлыкларны
“ыһ” та итми, ирлəрчə күтəрə белде.
Исендə, каяндыр зур лəгəн табып
алып кайткан. Əнисен юындырыр
өчен.
– Оялып тормыйбыз, əнием.
Бəлəкəй чакта син мине юындыра
идең, ə хəзер мин – сине.
Алиянең гомере өчен табиблар да
көрəште. Бəхетеннəн, ул чакта чын
табиблар туры килде. Эльза аларның
һəр əйткəнен төгəл үтəргə тырышты.
Мəктəптə өстəмə дəреслəр алды,
чөнки акча җитешми. Ябыгып, күлəгəгə
охшап калды. Сигез ай җəфаланганнан
соң ана кызы ярдəмендə аякка басты.
Ə бүген... үз куллары белəн котка-
ручысын, баласын үтерə язды... Ул,
кулларын авырттырганчы, эскəмияне
төйде. Еларлык күз яшьлəре калма-
ган, күпне күргəн йөрəк кенə чыдамас,
ярылыр кебек.
...Аяк киемнəрен салмый гына
кухняга үтеп, су эчте. Залга кереп,
пальтосын кəнəфигə ыргытты... Баш
астына сумкасын салып, ятып алырга
булды. “Йоклама, – диде ул үз-үзенə,
хастаханə ачылуга, барып торырга
кирəк”...
Лəкин йокы галиҗанəплəре үзенчə
хəл итте. Йокы аның битеннəн, муе-
ныннан сыйпап узды, маңгаеннан үпте
дə, адəм баласына ярдəм итə алуына,
изгелек эшлəвенə куана-куана очып
китте. Əле бу җир йөзендə аңа мохтаҗ
бəндəлəр бик күп иде...
...Ул күзлəрен ачты. Йөрəктə һаман
таш белəн бастырган сыман авырлык.
Гадəт буенча аш бүлмəсенə юнəлде,
лəкин ашыйсы да, эчəсе дə килми
иде... Юыну бүлмəсендə күзе ялгыш
кына көзгегə төште һəм... артка чиген-
де. Аннан аңа бөтенлəй ят, чал чəчле
бер хатын карап тора иде. Алия таш-
тай катып калды. Бераздан, исенə ки-
леп, үз күзлəренə үзе ышанмагандай,
чəчлəрен капшый, карый башлады.
– Йə, Хода, нəрсə бу? Сугыш за-
маны түгел лəса! – Бу сүзлəр аның
ихтыярыннан башка гына очып чык-
тылар. Əтисенең сугыш турында
сөйлəгəннəре истə, ул Курск янында-
гы сугышта бер көн эчендə чаларган...
– Мин булмасам, балам ут астында,
əй, Ходаем, сакла кызымны!
Эльза яткан бүлек бикле иде. Ярый
əле беренче катта. Ана, урамга чыгып,
кирəкле палатаның тəрəзəсеннəн кы-
зын эзлəде. Карый торгач, почмактагы
караватка күзе төште. Анда башын-
нан ала юрган ябынып кемдер ята
иде, өстəн тагы дəваханə бушлаты
ябылган. Янында система куя торган
җайланма. Əлеге “кемдер” селкенми
дə, иртəнге ашка да торырга җыенмый
иде шикелле. “Булмас, ышанмыйм”,
– дип пышылдады Алия. Бераздан,
үз-үзен белештерми, тəрəзəгə ша-
кый, кычкыра башлады. Тавышка
янəшəдəге палатадан кечкенə бала
күтəргəн хатын атылып килеп чыкты.
Инде шакудан туктап, җиргə чүгəлəп
сулкылдаган хатынны күргəч, əлеге
караватка күз ташлады һəм баласын
куеп, тəрəзə төбенə менеп басты.
Форточканы ачып, Алиягə дəште:
– Еламагыз, ул тере... əлегə. Тик
хəзер үк, тиешле урынга барып, си-
стема куюларын талəп итегез.
Бүлек ишеге һаман бикле иде. Ана
административ корпуска, баш табиб-
ка йөгерде. Лəкин җыештыручы аны
үткəрмəде, “болай иртə эшкə юлəрлəр
генə килə”, диде, сукранып. Ананың
көтүдəн башка чарасы калмаган иде.
Нишлəргə соң, нишлəргə?! Ул киредəн
бүлек ишегенə йөгереп килде һəм бар
көченə дөбердəтə башлады.
– Шаулама, хəзер ачам, – түмгəктəй
йомры теге таныш хатын ишекне
ачты. – Ə-ə, синмени инде тагын?
– “Син“лəмə, мин синең туганың
түгел! Кызыма система куярга кушыл-
ган иде. Куйдыгызмы?
Əллə Алиянең ярсыган кыяфəте,
əллə сорау куркытты: “түмгəк”нең
күзлəре шардай булды.
– Ю-юк, – диде ул, артка чигенеп, –
ул үзе телəмəде.
– Ничек инде телəмəде?
– Шулай менə, телəмəде, – диде
һушына килгəн шəфкать туташы,
батыраеп. – Безнең, авыруларның
телəгеннəн башка, система куярга ха-
кыбыз юк. Минем шаһитларым бар!
Мин хəзер дежурствоны тапшырам,
кирəк булса, башка шəфкать туташы
куяр.
– Җансыздыр син! – дип кычкырып
калды Алия “түмгəк”нең артыннан. –
Юньсез!
– Иртə таңнан кемне əрлисез болай?
– Ишектəн сөйкемле генə, тəбəнəк
буйлы ханым кереп килə иде.
– Гафу итегез, минем урында кем
булса да түзмəс. Белəсезме, табиб
кушканны үтəмилəр. Менə, мөдир кил-
сен əле, барысын да сөйлəп бирəм!
– Мин инде ул.
Башта аптырап калган Алия, аңына
килеп, хатынның кулына ябышты:
– Зинһар, коткарыгыз баламны!
Сездə генə өметем.
Ханым кулын тартып алды, лəкин
тыңлавын дəвам итте.
– Утырып торыгыз!
Ул, халатын кия-кия, йөгерə-атлый
палатага юнəлде. Аның кычкырып
Эльзага система куярга кушканы,
əмерлəр биреп, барсын да аякка ба-
стырганы ишетелде. Теге “җансыз”ның
кирəген биргəне хəтта ябык ишек аша
да яхшы ишетелə иде. Ханымның
ачулы сүзлəреннəн тагын шунысын
аңлады Алия: шəфкать туташы түгел,
бер изге күңелле хатын төн буе аның
кызын караган, дарулар биргəн икəн.
Тиздəн мөдир Алиягə кереп дəште:
– Кайгырмагыз, хəзер барысы да
əйбəт. Система да куелды.
Икенче көнне инде Эльза палата
буйлап йөрерлек хəлдə иде. Аны төне
буе карап тəрбиялəгəн теге балалы
хатын исə Эльза сыйныфында укучы
баланың əнисе булып чыкты.
...Ниһаять, ул көн дə килеп җитте:
кызны дəваханəдəн чыгардылар.
Урамда язның гөрлəгəн мəле: борма-
борма юллар ярып, гөрлəвеклəр
йөгерə, урыны-урыны белəн күзлəргə
тансык кара җир утраучыклары
ачылган. Һавага туган ягына кайткан
кошларның сагыну җыры сеңгəн...
Аналы-кызлы җитəклəшеп, чыпчы-
клар чыркылдавыннан яңгырап тор-
ган сквер буйлап əкрен генə атлап
килəлəр. Ни өчендер, бер тəбəнəк
кенə агачны сырып алганнар да,
күңелле гəп корганнар иде бу əрсез
кошлар. Үзлəренчə язны каршылау-
лары, күрəсең.
– Шəп халык болар, əйеме, əнием?
– Əйе. Хөрмəт итəрлек тə үзлəрен:
түземнəр, сабырлар.
– Бу яклары белəн сине
хəтерлəтəлəр.
– Сине дə, кызым. Шундый сы-
нау кичтең... искə төшерүе дə кур-
кыныч. Яңадан тудың. Халык əйтə:
синең кебеклəр анда аерым исəпкə
алына икəн, – ул күккə ишарəлəде. –
Андыйлар мондый сынаудан соң би-
ик озак яшилəр, ди. Сине, алтыным,
хəзер күклəр яклар...
Ягымлы яз җиле аларның йөзлəренə
өрде, яратып битлəрен сыйпады.
Авыр ябалдашларын чайкый-чайкый,
хəерле юл телəп, чыршы паркы шау-
лады. Тирə-як гүзəллеккə сокла-
нып, ашыкмый гына, үзлəрен көткəн
килəчəккə атлады алар. Барысы да
алда: уңышлар да, сөенеч-шатлыклар
вəгъдə иткəн хəл-вакыйгалар да...


Урысчадан
Илүсə ИСМƏГЫЙЛЕВА
тəрҗемəсе.

Фото: Freepik.

Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (3)
Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: