Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 март , 07:50

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Дәвамы)

Бүреләр өере... Кызык киләләр... Башларын аска иеп,  карны сөзгән кебек, алга таба салулап киләләр...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр  һәм  Иоһанн  Себастьян  Бах. Хикәя (Дәвамы)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Дәвамы)

2

Авылга ике чакрымлап ара калгач, олы юлдан, басуны кистереп, авылга табан тайпылып ат юлы төшеп китә. Ленар шул чатта туктап калды, икеләнеп уйланып торды. Олы юлдан китсә, юл катырак, әмма озынрак, ә чана юлына керсә, юл шактый кыскара, әмма кар измәсе аякларның буынын ала, атлауны кыенлаштыра...

Ленар авылга ат юлыннан төшәргә булды. Бу яклап кайтса, урамга кереп тормыйча, үзләренең ындыр артларына килеп чыгачак. Аннары... аны уң кулда кала торган әрәмәлек тә, магнит кебек, үзенә тартып, чакырып тора. Җәй көннәрендә малайлар белән шул әрәмәлеккә менәләр иде. Аннан арырак урман башлана. Шунда сугышлы уйныйлар иде, җиләк, чикләвек, шомырт җыялар... “Бүре чокыры” дигән уйсулыкка гына якын бармыйлар. Әбисенең сөйләгәне бар. Кайчандыр ул чокырда бүре өне булган. Кешеләр шул өнне пыр туздырганнар, ата бүрене, аның балаларын үтергәннәр... Ана бүре генә бик серле юкка чыккан. Ни үзе, ни мәете табылмаган... Шуннан башлап авыл кешеләре әрәмәнең ул төпкеленә якын бармаска тырышалар икән...

Алдагы калкулык артында яткан басу ягыннан эт өргән тавышлар ишетелә башлаган гына иде, Ленарның күңеленә ниндидер билгесез, хәтта шомлы тойгы килеп керде. Ул бер сәбәпсезгә борчыла башлады. Авылга якынайган саен, балачакның дулкынландыргыч хатирәләре шулай җанын тынгысызлыймы, әллә Мәскәүдән ияреп кайткан авыр тойгылар баш калкытырга азапланамы?

Юктыр. Бу бүтән тойгы. Тойгы гына түгел, тоем, сиземләү... Гел шулай – тоем барыбер бервакыт чынлыкка әверелә. Бу юлы да шулай булды. Ленар уң якта караеп торган әрәмәлек белән тигезләшүгә, куаклыкның аргы очыннан язгы су аккан кебек, караңгы тасма шуып төшә башлады. Ниндидер күк, хәтта чуар тасма... Әмма тере тасма!

Ленар, әрәмәлектән каршына бормаланып төшеп килүче бу тасмага карап, дөресрәге, аның сихри-зәхмәти шаукымына юлыгып, баскан урынында катты да калды. Ышанасы гына килми, ул инде тоя, хәтта төгәл белә: ниндидер ерткычлар өере бу. Этләр... Кыргый этләр... Ә? Бүреләр? Бүреләр шул... Әнә алар, ак кыр өстеннән, рухи затлар кебек, тавыш-тынсыз гына “агып” килеп яталар. Алдагысы алдарак бара... Арттагылары бер-берсенә тагылган кебек баралар...

Ленарның күңеленә шом керсә дә, курку тиз генә кереп җитмәде әле. Ул гүя бу мәлдә бер хәтәр төш күреп ята. Хәтәр булса да, төш кенә бит ул. Әллә... берәр начар кино карыймы? Әнә ап-ак экран... Күкле-чуарлы тасма... Бүреләр өере... Кызык киләләр... Башларын аска иеп,  карны сөзгән кебек, алга таба салулап киләләр... Күтәрелеп тә карамыйлар, ичмаса. Әллә... юлдагы кешене күрмиләрме? Алайса, нигә Ленарга таба киләләр соң алар? Өн шул бу, өн... Өн ләса бу?! “ Бүре өне”ннән чыккан өн! Бетте баш!.. Харап булды!..

Ленарның үз гомерендә бүре күргәне юк. Мондый хәтәр хәлдә калганы да юк. Шуңа күрә бу хәлдә нишләргә кирәген ул белми. Бүреләр дә белмиләр, ахры. Әнә алар туктап калдылар, борылып, авылга таба карап тордылар... Аннары, кабат үз юлларына төшеп, үз ниятләренә кайтып, Ленарга төбәп кузгалдылар.

Каккан казык кебек басып торучы Ленар ялт итеп артына борылып карады, таяныч эзләде.

Олы юлда беркем юк. Булса ни, йөгереп тә барып җитә алмаячак ул аңа. Нишләргә? Нишләсен инде? Көтәргә... Ходай Тәгаләгә ышанырга... Табигатьнең үз акылына ышанырга... Аз гына вөҗданы булса, ул Ленарны рәнҗетмәячәк, кыерсытырга да ирек бирмәячәк...

Кырык-илле адымнар кала, бүреләр тагын туктадылар, күтәрелеп карап тордылар. Бу юлы, Ленарга төбәп, бездән котыла алмассың, үлемеңә әзерлән, дигән кебек карадылар. Тагын кузгалдылар. Юлга җиттеләр. Алдан килүче ерткычларның эрерәге шул юл уртасында кинәт туктап калды, аның артыннан килүче дүрт бүре, парлап-парлап, юлның ике як читенә урнаштылар. Ленар аларны аермачык күрә, хәтта шул яктан һәлакәт шаукымы булып килүче сихри дулкыннарны да тоя... Шулай да ул бераз тынычланды, зиһенендә бәргәләнгән уйлар да, билгеле бер эзгә төшеп, салмак кына йөгерешә башладылар.

Бүреләр шул ук этләр кебек икән. Ләкин алар гәүдәгә эрерәк, йоннары төрле якка тәртипсез тырпаеп тора. Иң  хәтәре – бу ерткычларның башлары зур, яңаклары киң... Аларның азау тешләре көчле. Колаклары да мулдан, йөнтәс, килбәтсез... Болай да иләмсез чырайларына зәңгәрсу-күмер күзләре тагын да хәтәр төс бирәләр. Ленар аларны күрми, әмма... күрә дә! Ул күзләр аның җанын-күңелен өтеп ала торган, бәгырен чокып керә торган караш булып килеп ирешәләр.

Бүреләр тагын кузгалдылар, каршыга килә башладылар. Бу юлы тезелешеп түгел, һәрберсе үз юлы белән килә иде. Димәк, алар Ленарны һәръяклап кысрыкламакчы, уратып алмакчы булалар...

Ленар, үзе дә сизмәстән, арткарак чигенде. Тик артка барып нишләсен ул?! Авылга да йөгереп кенә җитеп булмаячак. Шунда гомере өзелер микәнни? Кызганыч булачак... Яшь бит әле ул. Әле яши генә башлады. Өметле музыкант, диләр  иде... Талантлы татар, диләр... Инде конкурста да җиңде... Жәл… Әбисе дә жәл... Үз ындыры артында оныгының бүреләрдән талануын белсә, аның йөрәге шундук меңгә ярылачак, билләһи, ярылачак... Юк, болай гына үләргә ярамый. Нидер эшләргә кирәк. Бүреләр нәрсәдән курка соң әле? Мылтыктан... Уттан... Уттан! Тик нәрсәне яндырырга? Скрипканы! Скрипканымы? Юк, үзе шушы урында җан бирсә бирә, әмма скрипкасына тимәячәк. Бу – изге скрипка. Унсигезенче гасырда ук эшләнгән уен коралы. Аннары... аның шырпысы да юк. Ленар, бу авыр хәлгә эләккәч, беренче мәртәбә сөенеп куйды: аның шырпысы юк!

Тагын нишләп була соң? Ни кылып була?

Шул вакыт Ленарның ерак күңел төпкелендә тыйнак кына бер хатирә калкынып куйды. Кайчандыр кемдер аңа кара урманда аюга очрап, гармун уйнап исән калуы хакында сөйләгән иде. Кыргый җәнлекләр музыка яратучан булалар икән; моңлы итеп җырлаган яисә уен коралында уйнаган кешегә тимиләр, имеш...

Ленар, тиз-тиз генә иңбашыннан салып, кулына футлярын алды. Җиргә чүгәләп, аны юл өстенә куйды, бигеннән бушатты, ачып җибәрде. Бияләйләрен салып, юл читенә атты. Күкрәк баласы кебек ак биләүдә яткан скрипкасын ипләп кенә кулына алгач, бераз уйланып торды. Бүреләргә таба күтәрелеп тә карамады, скрипкасыннан карашын җибәрмичә, смычогын үрелеп алды, аннары, аягүрә басып, акрын гына уйнарга кереште. Күңеленнән генә, юк-юк, пышылдап кына, үзалдына игълан итте: “Иоһанн Себастьян Бах. Сонаталар...”

Бераз уйнагач, ничек сез анда, дигән кебек, бүреләргә күтәрелеп карады. Әнә алар юл өстендә тезелешеп утыралар. Шактый якынайганнар. Көй, музыка тәэсир итте микән – өнсез булып, туктап калганнар. Бу яңгырашның чынлап да җан ияләренә шаукымы бар микән әллә? Бардыр. Ерткыч бүре булып та бу кадәр иләсләнеп, исәнгерәп утырмаслар иде...

Кулындагы скрипкада, алай гына да түгел, үзенең йөрәгендә ниндидер сихри көч тоеп, Ленар, тагын да дәртләнебрәк, ярсыбрак уйнарга кереште.

(Ахыры бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр  һәм  Иоһанн  Себастьян  Бах. Хикәя (Дәвамы)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Дәвамы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: