Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 март , 09:15

Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (2)

Кызның тəне уттай яна, кушеткадан камыр сыман шуып төшə, аны янə күтəреп, янə киемен салдыра башларга туры килə...

Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (2)
Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

– Тулы исем, фамилиягез, атагызның
исеме!
Кəгазьлəреннəн башын да күтəрми
утырган тимер тавышлы хатынны
Алия бүлдермичə булдыра алмады:
– Телефоннан барысын да əйттек
бит. Күрмисезмени нинди хəлдə?
Талəпчəн тимер тавыш хəлгə
кермəде:
– Исем-фамилия!
Ничек җавап биргəнен сизми дə
калды.
– Ə туган ае?
Ай Аллаһ! Кеше гомере турында сүз
барганын аңламый да бугай. Лəкин,
эндəшмəсəң, үчлəшүе мөмкин.
– Нəрсə сүзсез каттың? Кайчан бала
тапканыңны да белмисеңмени?
Су буе кадəр тутырылган “Авыру
тарихы”ннан соң, үртəгəн сыман:
– Инде барысын да җентеклəп
сөйлəп бирегез, – дигəн сүз
яңгырады.
Яңа кəгазь бите бер тыныш билге-
сен дə төшереп калдырмый, пөхтə
итеп язып тутырылды.
– Анда... хəле начар... – бүлмəгə
яшь кенə шəфкать туташы йөгереп
керде. Табиб, ашыкмый гына урынын-
нан кузгалды. Стенадагы сəгатьнең
һəр секунды, минуты газаплы сузыла,
җай гына текелдəве берни дə кыла ал-
мый өзгəлəнгəн ананың хəлен тагын
да авырайта иде. Инде нишлəргə?!
Кемгə эндəшергə? Баласын берүзен
калдырып чыгып китəргə дə батырчы-
лык итмəде ул.
– Əни, ятасым килə...
– Хəзер, балам, хəзер, – кызына ку-
шеткага ятарга ярдəм итте Алия.
– Ни булды, кадерлелəрем? – Яңа
тавыш бераз хəлгə кергəн сыманрак
ишетелде. Янə көч кергəн ана бары-
сын да яңадан сөйлəп бирде.
– Бəлки, сутта гына түгелдер эш?
– Ул көне буе башка берни дə аша-
мады бит.
– Кайдан сатып алдыгыз?
– Киосктан.
– Алганда чыгарылу вакытын кара-
мадыгызмыни?
– Юк... – диде гаепле тавыш.
– Ə сут калмадымы?
– Юк шул...
– Кызыгыз ничəнче сыйныфта
укый?
– Ул... укытучы.
– Кем-кем?
– Белмим... – бу сорауга Эльза
җавап бирде.
– М-да... – табибə, иелеп, Эльзаның
күз кабыгын күтəреп карады. –
М-да... – Шуннан соң гына кызның
җылы киемнəрен салдырырга кушты.
Кызның тəне уттай яна, кушеткадан
камыр сыман шуып төшə, аны янə
күтəреп, янə киемен салдыра баш-
ларга туры килə. Боларны битараф
рəвештə, тыныч кына карап торды ак
халат иясе. Аннан тəрəзəгə үк боры-
лып басты.
– Эльза, сыйныфыңда ничə бала?
Кыз тавыш килгəн якка башын бор-
ды, лəкин күзлəрен ачарлык һəм җавап
бирерлек хəле юк иде. Эндəшмəде.
– “Ашыгыч ярдəм”дə сезгə Эльзаның
температурасы югары икəнен əйтергə
куштылар.
– Мин ниндидер фельдшерның
сүзен тыңларга тиеш инде алайса? –
диде табибə. Шулай да бу сүзлəр аны
авыруның температурасын үлчəп ка-
рарга мəҗбүр итте.
– Күпме? – диде ярымпышылдап
Алия. Җавап ишетелмəде.
– Тə-əк, сəгать ничəдə эчте дисез
əле теге “витамин”ны?
Алиянең тыны кысылды.
– Сəгать... биш минуттан... тугыз...
“Түз, Алия, түз. Күрəсең, шулай
тиештер. Тиздəн табиб кирəкле да-
руларны билгелəр... һəм кызымны
дəвалый башларлар".
Табиб хатын, уйланган кыяфəттə,
бармаклары белəн өстəлгə тукылдап
утыра бирде. “Уйлыйдыр”, – диде ана
үз-үзенə, җиңел сулап. Ул баласының
уттай кызу кулын сыйпады, учла-
рын учына алды. Эльза əнисенең
кулын кысты. Əнисенə авыр булган
чакларда гел шулай итə ул. Ананың
тамагына төер килеп тыгылды. “Юкка
кыздым бугай. Ул бит табиб, үз эшен
яхшы белəдер, инде ничек дəваларга
икəнен дə күптəн язып куйгандыр. Ə
мин үз-үзен тота белмəгəн истеричка
булып күренəмдер аңа”.
Бармаклар тукылдаудан туктады.
– Хəзер теге дежур табибə килер,
ул əле алтынчы катта, – диде ханым,
эче пошкан йөз белəн ачык ишек аша
лифтка карап.
Үз колакларына үзе ышанмады ана.
Саңгырау кеше сыман, сөйлəүченең
авызына карады да катты. Соңрак,
əйтелгəннең мəгънəсе, ниһаять, ба-
шына барып җитте. Йөрəгендə тирəн
бушлык хасил булды, үзен ниндидер
əшəке суыклыкка чумгандай хис итте.
– Се-ез врач түгелмени?! Нəрсəгə
дип кыланып утырасыз соң?! Кызык өченме?!
Аяклары тотмый башлады, кушет-
кага чүкте. Барлык сабырлыгын җыеп
һəм үз-үзен кулга алырга тырышып,
кырыс итеп:
– Зинһар, беренче ярдəм күрсəтегез!
– дип талəп итте.
– Яңарак сезнең кебек бер агула-
нучыны китергəннəр иде шулай. Бик
ялынгач, ярдəм иттек. Ə ул төнлə
үлгəн! “Авыру тарихы” тутырмаган
килеш! Нинди мəхшəр купты шуннан!
Күпме мəшəкать!
“Менə ничек!” – Алия җаны-тəне
белəн тетрəнде. Өстəлгə килеп
ябышканын сизми дə калды, йөзен
аның йөзенə якын ук китерде:
– Əгəр дə балама хəзер үк ярдəм күрсəтə башла-
масагыз, үзем өчен җавап бирмим!
Ишетəсезме, хəзер үк!!
– Бусы нинди тавыш? – Ачык
ишектəн беренче табибə килеп кер-
де.
Алия, шатланып, аңа ташланды:
– Үтенəм, зинһар, беренче ярдəм
күрсəтергə кушыгыз! Баланың темпе-
ратурасы югары, аңы томалана бугай,
əллə нилəр сөйли...
– Нинди халык бу! Белəлəрме-юкмы,
өйрəтəлəр. Сутны иртəнге тугызда ук
эчкəнсез бит, ашказанын юдыртыр-
га соң инде... Барысы да стенадагы
сəгатькə борылды. Аның уклары кич-
ке унны күрсəтə иде.
– ... Инде унөч сəгать үткəн.
– Баламны монда китергəнгə бер
сəгать бит!
– Соң, кадерлем!?
– Мин сезгə “кадерлем” түгел... – дип
сүз башлаган Алиягə “соң” сүзенең
мəгънəсе яңа барып җитте. – Нə-əрсə
дисез? Соң?!
Кинəт аяклары идəннəн аерылган-
дай тоелды, гəүдəсе каядыр очты...
Аңына килгəндə, шприц тоткан де-
жур табибəнең борчулы йөзен күрде.
Күзлəре белəн кызын эзлəде. Ул авыр
сулап һаман элекке рəвештə ята иде,
бите буйлап яшь ага.
– Карагыз əле, истеричка аңына
килде – диде берсе, пышылдап.
“Истеричка?... Кем? Ə-ə, миндер
инде. Булсын! Хəзер ничек тə аякка
басарга һəм шылтыратырга кирəк.
Тик кемгə шылтыратырга соң? Бу
җансызларның башлыгы кем? Баш
табиб!”
Аңа торырга ярдəм иттелəр.
– Телефоннан шылтыратырга
мөмкинме?
Ак халат гəүдəсе белəн телефонны
каплады:
– Тыңлагыз əле, кызмагыз, – диде
ул, йөзенə гаепле кыяфəт чыгарып.
Тавышы йомшак һəм ялагай. – Əле
соң түгел, таблеткалар бирербез, си-
стема куярбыз. – Хатынны алышты-
рып куйдылар диярсең, күктəн төшкəн
фəрештəмени. Ягымлы, йомшак та-
вышы гына чиктəн тыш ясалма һəм
төче иде. – Сезне хəзер инфекция
бүлегенə озатырлар. Менə направле-
ние, кичекмəстəн система куярга дип
тə яздык.
Аларны инфекция бүлеге ишеге
янында калдырып, күз ачып йомганчы
юк булды озатучылар.
Озак шакырга туры килде тимер
ишеккə. Ниһаять! Бəлəкəй генə сал-
кын бүлмəгə килеп керделəр. Шулай
да Алиянең күңеле тыныч түгел əле.
Авып барган Эльзаны кая утыртырга
белмичə, як-ягына каранды. Якындагы
ачык бүлмəдə урындык күреп алды...
Бераздан кемнеңдер, тапочкаларын
шапылдатып өстерəп, бирегə якын-
лашканы ишетелде. Бу авазларны та-
почка хуҗасының бик тəмле һəм озак
итеп иснəве тулыландырды. Ишектə
чəче-башы тузган, башлыксыз адəми
зат күренде.
– Ну-ка, сыпыртыгыз! Җəелешкəннəр
монда! Бүлмəгə чит-ятларга керергə
рөхсəт юк. Монда бөтен документа-
ция. Инструкция буенча ярамый.
– Инструкция буенча ярамый инде?
– диде Алия.
– Ə как же?! Авырулар күп ул. Минем
урыным бер генə. Əле пенсиягə хəтле
эшлисем бар. Аңлашыламы?
Алия сузган кəгазьне укыгач, ул өр-
яңа “Авыру тарихы”н тартып чыгарды!
Əгəр дə барысы да яңадан кабатлан-
са, хатын үзен кулга ала алмасын
аңлады. Аның мие ничек тə бу җан
иясенең йөрəгенə юл табу турында
уйлый иде.
– Йоклыйсызмы əллə, фамилиягез,
дим?!
– Белəсезме, мин əле монда бу-
лам бит, бəлки, соңрак тутырырбыз.
Башта баланы карагыз инде, зинһар,
хəле бик начар...
Хатын су китерде.
– Рəхмəт. Сезнең дə... балаларыгыз
бардыр. Ə ул – минем бер бөртегем!
Зинһар, ярдəм итегез. Тизрəк...
Направлениегə язылган бит...
Бераз икелəнеп торганнан соң,
шəфкать туташы бер фикергə килде,
күрəсең:
– Ярар, лəкин кофтасын салдыры-
гыз, бездə бəйлəнгəн əйберлəр рөхсəт
ителми.
– Əлбəттə, əлбəттə. Кызымны пала-
тага кадəр озатып куярга мөмкинме?
– Юк, ярамый!
Чак аягында басып торган Эльзаны
шəфкать туташы палатага үзе озата
китте. Алия бик озак көтəргə дə риза
иде инде. Сəер, лəкин хатын бик тиз
əйлəнеп килде.
– Система куярга куштым. Сезне
озак көттерəсем килмəде.
Җиңел сулаган Алия тыныч кына
“Авыру тарихы”н тутырырга ярдəм
итте. Əйбəт кенə сөйлəшеп киттелəр.
Кинəт күзлəре сəгать укларына
төште.
– Ой, соңгы троллейбус та киткəндер
инде! Бəлки, иртəнгə кадəр кызым
янында утырырга рөхсəт итəрсез?
Системасын үзем алырмын, дарула-
рын да тиешенчə бирермен? – Ул,
өметлəнеп, əле генə аның белəн
адəмчə сөйлəшеп утырган хатынга
карады.
Лəкин шəфкать туташының йөзе,
битлеген алыштыргандай, кинəт
үзгəрде, таштай салкын рəвеш алды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (2)
Шәүлия ЗӨЛКАРНАЕВА. Борчулы төн. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: