* * *
Азамат бүләктән баш тарта алмады... Гомеренең иң мөһим картинасы өчен аңа халык рәссамы дигән мактаулы исем бирделәр. Бу аз санлы халык яшәгән кечкенә җөмһүриятнең иҗатчысы яуларга
мөмкин булган иң зур исем иде. Үзенә күрә бер Нобель премиясе. Бу бүләк Азамат өчен шулкадәр кадерле булып тоелды. Ниһаять, аны күрделәр. Ниһаять, таныдылар. Гәзит-журналлар, радио-телевидение әлеге әсәргә багышланган мәкаләләр, тапшырулар белән тулды, һәммәсе дә Азаматның талантына мәдхия яудырды. Бу вакытта ул инде хәерче түгел иде. Картиналары кыйбат хакка сатыла иде. Мал да, дан да килде аңа. Халык рәссамы. Бу инде коры сүз генә түгел, бу – сине бөтен халык белә, таный, ярата дигән нәрсә.
Әлеге бүләкне алып кайтып килгәндә, аны милиция хезмәткәре туктатты.
– Гафу итегез, документыгыз.
Ул башта аптырап калды:
– Нинди документ?
– Шәхесегезне ачыклый торган.
Ул елмаеп куйды.
– Ә документым үзем белән булмаса?
– Участокка узарга туры килер.
Азаматның милиция оясында йөрисе килми иде. Шуңа да ул ике сәгать элек кенә Президент кулыннан алган катыргыны тәртип сакчысына сузды.
– Халык рәссамы... – дип документка текәлде милиционер. – Бик яхшы, бик яхшы... Тик барыбер участокка узарга туры килер. Фотогыз үзегезгә охшамаган.
– Ләкин мин ашыгам.
– Шуңа күрә тизрәк булыйк, – диде милиционер һәм үзенең тапкырлыгына сокланып өстәп куйды: – Тизрәк утырсаң, тизрәк чыгарсың.
Участокта озак тоткарланырга туры килмәде. Азаматның исем-атын, туган елын, яшәгән урынын тикшерделәр дә, бармак эзләрен алып картотекадагысы белән чагыштыргач, гафу үтенеп чыгарып җибәрделәр.
Ләкин аның күңеле кырылган иде. Ул үзен алданган сабый сыман тойды. Халык рәссамы, имеш... Бу халыкка синең сәнгатең кирәкме? Халык рәссамы, адәм тәганәсе...
Һәм ул моннан өч сәгать элек кенә Президент кулыннан алган бүләген ниндидер кибет ишеге төбендәге чүп савытына ыргытты.
Чүп савыты чүп савыты килеш калды. Бүләген табып китереп бирүче булмады.
* * *
Күңел тәрөзләрен кагып йөргән,
Кемгә генә килеп кагылмаган?!. –
Тәрәзләрдә утлар кабынмаган.
Ни өчендер Икәндәрнең шигыре исенә төште. Көтмәгәндә күктән килеп иңгән Бәхетне уртаклашырга, башкаларга да бүлеп бирергә теләп, кара төндә тәрәзәләр кагып йөргән дәрвиш хакында иде ул. Таңга тиклем тәрәзәдән-төрөзәгә йөрсә дә, яны күрүче дә, ишетүче дә табылмаган. Тәрәзәләр сукыр килеш калган. Аның саен дәрвиш кулындагы Бәхет, үзенең беркемгә дә кирөкмөгәнлеген тоюдан, хәлсезләнә барган, һәм дәрвиш сукыр тәрәзәләрне күңеленнән җуеп ташларга мәҗбүр булган. «Бәхеткә тик сизгер җан¬нар хаклы, ә йоклаганнар, әйдә, йоклый бирсен. Йоклаган җан – үлек җан шикелле. Үлгәннәргә бәхет кирәк түгел».
Сукыр тәрәзәләр белән бергә
Йортлар үзләре дә, урамнар да
Берәм-берәм күздән югалганнар.
Галәмдә ул япа-ялгыз калган. Әйтерсең лә, кинәт дөнья беткән...
* * *
– Чүпкә ташлап, дөрес эшләмәдем, ахры, – дип уйлады Азамат.
– Дөрес эшләдең. Үкенмә.
– Юк. Кызуладым, ахры. Ни әйтсәң дә дәүләт бүләге бит. Аның сиңа уңай карашы, дигән сүз...
– Уңай карашы! Ха-ха-ха!..
– Нәрсә көләсең?
– Уңай карашы шул бөя икән, аның сиңа бөтенләй карамавы яхшырак.
– Ник алай дисең? – Азаматның мускуллары тартышып алды. Ул үзенең тиресе астында Әюп пәйгамбәр төнен кимергән кортларның кыбырдап куюын тойгандай булды.
– Ул бит сине күрми. Күрә алмый. Сине бәяләрлек үлчәме юк.
Үз-үзе белән шулай бәхәсләшсә дә, кылган гамәле бик зур хилафлык булмады бугай, һәрхәлдә, бүләген кайда куюы белән кызыксынучы табылмады.
* * *
Үзеңне күрсәтү белән, тормышны үзең белән исәпләшергә мәҗбүр итү белән нәрсәдер үзгәрер кебек иде. Нәрсәдер үзгәрергә тиеш иде.
Азаматның яңа картинасы да нәрсәнедер үзгәртергә тиеш иде.
Нәрсәдер үзгәрде.
Сынлы сәнгатькә булган караш үзгәрде. Картиналар элек беркемне дә кызыксындырмаса, хәзер һәркем үз өенең стенасына нинди дә булса рәсем элеп куюны мәҗбүри дип тапты. Азаматның картиналары артык кыйммәт һәм һәркемнең дә өен бизәр өчен аз булганлыктан, башка рәссамнар иҗатына да игътибар артты. Рәссамнарның базары күтәрелде. Матбугат чаралары алар белән әңгәмә үткәрүне, һәр яңа картинага аңлатма биреп баруны үзенең мөкатдәс бурычы дип уйлый башлады.
Сынлы сәнгатьнең теориясе үзгәрде. Азаматның иҗаты нигезендә сәнгать белгечләре яңадан-яңа ысулларны ачтылар, аларга яңадан-яңа терминнар тактылар. Яшь рәссамнар аны җентекләп өйрәнде...
Тик Азамат көткән үзгәрешләр бу түгел иде.
Ул үзенең бу гайре табигый картинасы кешеләрнең күңелен үзгәртер дип көткән иде. Аз гына. Бик аз гына. Бу картина күңелләрне үзгәртерлек дәрәҗәдә иде. Үзгәртергә тиеш иде.
Бу әсәрне күрүче табылмады.
Кеше кеше килеш калды.
* * *
– Әйттер, типтер, күңел ач, яшә! Синең бөтен мөмкинлегең дә бар, – диде Азамат көннәрнең берендә. – Уйлама юк-бар турында. Нигә кирәк ул? Кемгә хаҗәт синең сәнгатең?! Әдәбият, иҗат... Кишеремәмени?! Кеше өчен аларның барысы да маймыл кулындагы күзлек кенә.
– Тик ни өчен яшибез соң? – дип каршы төште Азамат. – Ходай безне ниндидер максат белән яраткан бит.
– Ха-ха-ха! Нигә шундый җитди кыланасың! Бу дөнья зур уйлар өчен түгел. Ул Ходайның уенчыгы гына. Чираттагы үтмәс шаяруы.
Азамат дәшмәде. Ул килешми иде.
Ләкин әңгәмәдәше хаклы иде.
Азамат та хаклы иде.
ХАКЛЫК икәү иде.
Азамат берәү генә иде.
(Ахыры бар)
Фото: Башинформ