Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 март , 07:45

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Башы)

Ярты сәгать дигәндә ярты юлны үткән иде инде ул. Ашыкмады. Юл өслегендә уелып калган машина эзе буйлап барды да барды...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр  һәм  Иоһанн  Себастьян  Бах. Хикәя (Башы)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Башы)

1

Электричкадан төшкәч, Ленар станцияне уратып алган пыяла кибетләр янында озак юанмады, күршедәге Бүреле авылында яшәүче әбисенә күчтәнәчкә кипкән җимеш, ярты кило лимон һәм берничә кап чәй сатып алды да җәяүләп кенә олы юлга таба китте. Әбисе авылына автобус йөрмәгәнен белә ул. Кичә кич буе әнисе шул хакта колак итен тукыды:

– Бүрелегә илтә торган юлга чык та бара тор. Барыбер бер машина куып җитә ул. Үзең генә йөрмә. Берәрсе белән сөйләшеп-килешеп барыгыз. Юлны белмәссең хәзер... Соңгы елларда ул якта бүреләр дә ишәйде...

Ленар шулай итте дә. Скрипкасы салынган футлярын иңбашына җайлап элде дә юлга кузгалды.  Юлдаш булырдай кеше эзләп тормады. Тукталышта да туктамады. Унынчы сыйныфта укучы егет өчен биш-алты чакрым нәрсә ул?! Бер сәгатьтә кайтып җитәчәк, билләһи! Ай күрде, кояш алды булыр!

Чынлап та, ярты сәгать дигәндә ярты юлны үткән иде инде ул. Ашыкмады. Юл өслегендә уелып калган машина эзе буйлап барды да барды. Көн салкынчарак булса да, күктәге нурлы кояш күңелләрне җылытып, дәртләндереп тора. Җем-җем килеп яткан февраль кары да, дөньяга ямь биреп, күзләрне камаштыра, язга күп калмаганлыгы хакында шулай хәбәр итәргә тели, ахры...

Өч ел кайтканы юк инде Ленарның. Элегрәк ел саен, хәтта елга берничә мәртәбә кайтып килә иде. Хәзер вакыты юк. Хәзер ул скрипкада уйный. Музыка мәктәбен тәмамлап, узган көздә консерватория каршындагы  махсус училищега керде. Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә булып кайтты. Яшь скрипкачылар конкурсында катнашты, лауреат булды. Соңгы ике елы шуңа әзерләнеп  үтте дә инде. Ул анда Иоһанн Себастьян Бахның скрипка өчен язылган сонаталарын уйнады. Аны Мәскәү консерваториясенең зур залында аягүрә басып алкышладылар. Менә шул бәхетле музыканы әбисенә уйнап күрсәтәсе килде,  шуңа күрә үзе белән скрипкасын да алды. Әнисе: “Салкында бозыла”, – дип каршы төшсә дә, Ленар үзенекен итте, әнисен тынычландырыр өчен, инструментын йоп-йомшак, ап-ак шәлъяулыкка төреп салды. Менә хәзер дә, биләүдәге сабый кебек, йомшак, җылы шәл эчендә рәхәтләнеп ятадыр...

Ничек дип игълан иттеләр әле? “Татарстаннан Ленар Самат улы Вәлиев Иоһанн Себастьян Бах сонаталарын башкарып беренче урынны алды”, – диделәр. Ленар сәхнә уртасына Татарстан флагы күтәреп чыкты. Кул чабарга керештеләр! Бу юлы зал Татарстанны, аның яшелле-аклы-кызыллы төсләрен алкышлады.

Ленар, микрофон янына килеп, рәхмәт әйтә башлады. Шунда алдагы рәтләрдә утырган берәү саф татар телендә:

– Татарча әйт, татарча! Син бит татар малае! – дип кычкырды. Аңа тагын берничә кеше кушылды. Ленар бераз каушап калды. Чөнки ул татарча белми иде. Элегрәк, авылга кайтып йөргәндә, әбисеннән бераз өйрәнгән иде өйрәнүен... Соңгы елларда кайтмый башлады шул. Ә элек белгәннәрен генә оештырып әйтә алмас, мөгаен. Шулай да, бөтенләй дәшми калырга теләмәде Ленар.

– Рәхмәт... Мин... әни... әти... Татарстан... яратам... – диде ул кыюсыз гына. Шунда ук бер як читтәрәк, олы, затлы урындыкларында чумып утырган әти-әнисенә карады. Ничектер бәләкәйләнеп, басынкыланып калганнар иде алар. Бая гына талантлы уллары белән горурланып, күкрәкләрен киереп, башларын чөеп утырган ата белән ана бу минутта бәхетсез, хәтта шомлы-сагышлы кыяфәткә төшкәннәр иде.

Ленар аларга ике төрле күз белән, дөресрәге, хис белән карады. Беренче караганда: “Берәр ничек ярдәм итегез инде, бөтен ышанычым сездә”, – дип караса, бераздан аның карашында: “Нәрсә инде бу? Нигә мине татарчага өйрәтмәдегез?” – дигән моңсу сорау пәйдә булды.

Шунда ук күңелендә аермачык, ныклы бер уй яралды: “Моннан чыгып, исән-сау Казаныма кайтып җитә алсам, икенче көнне үк авылга, әбекәй янына китәм. Бөтен дәресләрне, музыканы, кинәт ишелеп төшкән данны, котлауларны ташлыйм да... Кайтып киләм! Бер атнага, өч көнгә, бер көнгә булса да кайтам! Әбекәй белән гел татарча гына сөйләшәм, аңламасам, аңлаганчы сорашам... Ә өйдә... Өйдә берни барып чыкмаячак... Әти белән әни икесе генә калганда да русча сөйләшәләр, кая инде татарчага өйрәнү...”

(Дәвамы бар)

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр  һәм  Иоһанн  Себастьян  Бах. Хикәя (Башы)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах. Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: