Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 март , 08:57

Зимфира ГАЛИМОВА. Очрашу. Хикәя

– Нигә бер дә килеп чыкмыйсыз? – диде ана, хәл-әхвәл белешеп тә тормастан. Тавышында рәнҗү дә, ачыктан-ачык битәрләү, ачу да бар иде. – Күренмәгәнегезгә төгәл сигез ай бит?

Зимфира ГАЛИМОВА. Очрашу. Хикәя
Зимфира ГАЛИМОВА. Очрашу. Хикәя

Болай да зәгыйфь күзләре

урамда калды ананың. Вокзал

ишегеннән кергәч, кая таба атларга

да белмәде. “Әйдә монда!” – дип,

култыгыннан алды сеңлесенең

кызы. Ярый әле ул бала булды,

мәктәбенә дә бармыйча, җитәкләп

дигәндәй йөртте.

Эскәмияләрнең берсенә барып

утырдылар. “Онытыла күрмәсен,

ансыз дөнья сансыз”, – дип

сөйләнә-сөйләнә, таянып йөри

торган алмагач ботагын янәшәсенә

сөяде. Сындырып алмаган – җил-

давылда каерылып төшкән “иптәш”

иде ул. Бик ышанычлы нәрсә бул-

ды.

Иртәрәк кузгалды кузгалуын, ав-

тобус китәргә бер сәгатькә якын

вакыт бар. Сеңлесе калырга кы-

стаган иде дә, җаны түзмәде:

соңлар да, кайтып китә алмый ка-

лыр кебек тоелды.

Район дәваханәсенә килүе иде:

соңгы вакытта күзләре начарлан-

ды, юньләп күрми башладылар.

Берочтан, чәчтарашта эшләүче

оныгы аша, икенче бер авылда

яшәүче кызы белән киявенә дә

хәбәр бирдермәкче иде, оныкны

очратмады. Бүген ялы, диделәр.

Өметләре киселде. Торагын эзләп

йөри алмый инде. Яшьләрнең

бүген бер әдрис, иртәгә – икенче.

Фатирлары вакытлыча гына, айлык

акча түләп торалар.

– К детям приезжала? – дип сүз

катты вокзалда үзе чамаларында-

гы рус карчыгы.

Эче пошкан ананың иң авырт-

кан җиренә тиде сорау. Шуңа да

җавабы саран булды:

– Да.

Марҗа әбие үзе дә балалары-

на килгәндер дә, шул шатлыгы

эченә "көтәрмен”, дип калгач,

сеңлесенең “кун” дигәненә риза-

лашмады шул. Аннары бер көтү

эт-песие, кәҗәләре бар, аларны

да озакка ташлап китәсе килми.

Ирекле көндә ни кыланып кешедә

ятмак кирәк.

Барыбер тыныч кына утырырга

язмаган икән.

– Исәнме, түти, ни хәлдәсең?

Кызыңны күрдеңме?

Ана, сорауның үзенә төбәлгәнен

аңлап, каршындагы хатынга

күтәрелеп карады.

– И апыкаем, аерып бетермим

шул, кем дип әйтергә дә белмим

үзеңне, тавышыңны ишеткәнем

бар кебек тә, – карчык, танырга

тырышып, күзләрен чекрәйтте,

күрешергә сузылган кулларны кы-

тыршы учларына кысты, рәхмәт

йөзеннән берникадәр җибәрми

торды.

Хатын аның аркасыннан кагып

алды:

– И-и, олыгаясыз шул барыгыз

да. Күршең мин, түти. Кызыңны

күрдеңме, дим?

– Ю-ю-юк, әллә ул да үзәккә

килгән?

Шатлыклы хәбәр әллә нишләтте

ананы: елмаерга итте, чәчен-

башын төзәткәләде, кулы белән

авызын каплады, тормакчы булып

талпынып куйды.

– Әле генә монда иде. Хәзер

очраштырам мин сезне, – дип чы-

гып та югалды авылдашы. Ана ба-

скан урынында биеп калды.

– И Аллам, тапса гына ярар иде.

Бик күрәсем килә шул.

Ыспай гына киенгән 40-45

яшьләрдәге уртача буйлы бер ха-

тынны ияртеп килеп керде дә

күршесе:

– Менә кавыштырдым, бер-

берегезне югалтып йөрмәгез бо-

лай, – дип, шелтәләгәндәй елмаеп,

анага баласын тапшырды.

Әнисен күптән күрмәгән

“бала”ның иреннәре мәгънәсез

елмаюга җәелде. Авыз ерылды,

күзләр көлде, әмма бу йөздә якын

кешесен очратуга сөенү дә, аны

хәсрәтләнергә мәҗбүр иткәне өчен

үкенү дә чагылмады.

– Исәнме, әни!

Күрешү үтә тиз һәм шыксыз ки-

леп чыкты.

Кыз әнисе янәшәсенә утырма-

ды, каршысына баскан килеш кенә

сөйләште.

– Нигә бер дә килеп чыкмыйсыз?

– диде ана, хәл-әхвәл белешеп тә

тормастан. Тавышында рәнҗү дә,

ачыктан-ачык битәрләү, ачу да бар

иде. – Күренмәгәнегезгә төгәл си-

гез ай бит?

– Вакыт юк, – диде кыз.

– Вакыт җиткерә алмаслык

ниткән шөгыльгә тарыдыгыз?

– Авылда бетәмени эш! Әле менә

утын кистек.

– Сигез ай буенамы?! – диде ана,

кычкырып ук.

Кызның йөзеннән елмаю

китмәде.

– Үткән атнада салам кайтарт-

тык. – Үзе өйгән чүмәләгә ике кул-

лап ябышты хатын. Әмма әнисе

аны аннан да сөйрәп төшерде:

– Кит, сөйләмә юкны, ике

сәгатьлек нәрсәне инде...– Һәм

сүзен кинәт кенә башкага күчерде:

– Эшкә урнашмадыңмы?

Кызы, бу борылышка шатланып,

зарланыбрак алмакчы итте:

– Юк, төрле эшкә йөрим.

Анысына да айга бер, кайда бер

генә дигәндәй, сирәк әйтәләр.

– Бик матур киенгәнсең,

эшләмәгәч тә, каян аласың?

Ананың тикшерүе, күпсенүе

түгел, дөньялары әйбәт барадыр

дип өметләнүе генә иде.

– Кызым алып бирде, эшли бит, –

диде хатын, масаебрак.

– Мин дә аның янына кердем.

Очратмадым гына.

– Үзем дә күрми кайтып барам

әле.

– Шимбә көн автобус йөри, киле-

гез, кияүгә дә әйт, – дип, өмет ка-

тыш үгет сүзе сапты ана. – Әтиең

дә “оныттылар” ди дә тора.

– Ю-ю-юк, ул көнгә колхоз

җыелышына чакырдылар. – Хатын

"саллы" дәлилен чыгарып салды.

– Әтиең дип ни, өйдә яткан пен-

сионер эш кешесен аңлыймыни

ул? – Шул сүзләрне әйткәндә генә

җитдиләнеп алган йөзе янә елмаю

белән балкыды.

– Кайчан киләсез соң? – Ана

һаман чигенмәде.

– Җыелыш узсын инде, – дигән

булды кыз, котылу эзләп.

– Әйе шул, синсез

үткәрмәсләр аны. Йә колхозы-

гыз таралыр. Колхоз кайгысын

кайгыртучыларның нәкъ кешесе

бит син. – Үзе көткән сүзне көтеп

ала алмаган ана эчендә кайнаган

бар ачуын мыскыл белән чыгарыр-

га уйлады. Аның усаллашканын

да, үртәлгәнен дә, “син ата ялкау”

дияргә теләгәнен дә аңлый иде

кызы – әнисе бит – әмма каршы

дәшмәде, үпкәләмәде. Киресенчә,

төртмә сүзне кызыкка күреп,

рәхәтләнеп көлеп кенә җибәрде.

Кулыннан килгәнчә, барысын да

кыланып карады әби. Каян кая юл-

лап килеп тә, каршысында тотып

сөйләшеп тә тәки тыңлата алмады

баласын, айга бер, кайда бер бул-

са да ата-ана янына кайтып килү

фарызлыгын төшендерә алмады.

Югыйсә, ничә генә чакрым бит ике

авыл арасы. Адәм мәсхәрәсе! Ярар

инде, шулай язгандыр.

Ана бераз сүрелде, сабырлана

төште, һәр очрашуның ахырын-

дагыча, кесәсеннән кечкенә төен

чыгарып, тезенә куйды, ипләп кенә

сүтте, аннан акча алып, кызына

сузды.

– Мә, күчтәнәч алырсың.

– Рәхмәт, әни!

Нәкъ шушы минутта игълан

яңгырады – автобус килгән икән.

– Исән бул, әни, әтигә сәлам әйт.

Берәр барып чыгарбыз әле.

– Исән бул, исән бул!.. –

Карынында йөртеп тапмаса да,

дөньяга аваз салган көннәреннән

үк диярлек үзе баккан баласын

сүзли-сүзли озатып калды әби.

– Килерсез инде, килми. Гел

ышандырып китәсең син. Бигрәк

авыр сөяклесең шул. Кермәгәч

керми инде, нишләтәсең. Анаң

мәрхүмәне дә пошмас кеше иде,

диләр кешеләр.

Соңгы сүзләрне, әлбәттә, кызы

ишетмәде. Өч-дүрт айдан карчык

үзенең сеңлесенә шылтыратты.

Тавышы бик күңелле чыга иде:

– Кызым килде әле менә, чәй

эчеп утырабыз, – дип бик канәгать

кеткелдәде.

Колхоз җыелышы узгандыр,

мөгаен...

 

***

Автор турында

Мин киләчәккә һөнәр сайлау

мәсьәләсен ярыйсы ук иртә хәл

иткән идем инде. Түбән сыйныфлар-

да укыганда ук “"әни эзеннән китмим

– төрле һөнәр иясе булмыйм (ягъни

кайчан нинди эшкә чакыралар, шунда

йөрү), укытучы һөнәрен үзләштерәм"

дигән карарга килдем. Ник укыту-

чымы? Чөнки без үскәндә авыл ба-

ласы табиб, ветеринария табибы,

сатучы, бухгалтер, укытучыдан гайре

һөнәрне белми дә диярлек иде. Хыял

дигәннән, миңа калса, күбебез хәтта

хыяллана да белми, нәрсә турында

хыялланырга икәнен дә белми идек.

Чөнки дөнья безнең өчен туган авыл

белән чикләнә. Ә мин һәр көнне,

мәктәпкә барганда-кайтканда, юл

өстендәге тукталышка кызыгып ка-

рап узам, башкалар кебек, автобуска

утырып китеп, бу чикне узар көнне

көтәм. Олы юлларга, озын юлларга

чыкканда, балачактагы хисләремне

бүген дә бар тулылыгы белән яңадан

кичерәм.

Теләгәнемә ирештем – 1995нче

елда Уфа дәүләт педагогия институ-

тын тәмамладым. Алты ел Дүртөйле

шәһәренең 4нче санлы мәктәбендә

татар теле һәм әдәбияты укыт-

тым. 2002нче елда районыбызның

“"Юлдаш”" гәзите редакциясенә кил-

дем. Һөнәремне үзгәртүем – бер

урында тапанмау, яңаны үзләштерү

теләгеннән чыгып эшләнгән бер

адым.

Кеше тормышка яраклаша ал-

сын, аягында нык басып торсын, үз

көченә ышансын өчен, кимендә биш

һөнәр яки эш урынын алыштырырга

тиеш, дип яза психологлар. Мин басу

утау эшен беләм (балакаем, бер генә

чүп өзсәң дә, миңа зур файда дип,

бәләкәйдән үк гел үзе белән йөртте

әни), машина белән сыер саву оста-

лыгына югары сыйныфларда укы-

ганда өйрәттеләр, укытучы һөнәрен

үзләштердем. Бүгенге эшемне

исәпләгәндә дә дүртәү генә була

икән әле. Кем белә, бәлки, берәр ва-

кыт биштән дә узып китәр.

Ә редакциядә эшләү бәхете тиюгә

бик шатмын, бу мөмкинлек өчен

язмышыма рәхмәтлемен. Чөнки

биредә моңарчы уема да килмәгән

язу-сызу, иҗат итү дияргә җөрьәт ит-

мим, эшенә сәләтемне ачтым.

 

Зимфира ГАЛИМОВА. Очрашу. Хикәя
Зимфира ГАЛИМОВА. Очрашу. Хикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: