Бер атна элек кенə əле, сызгырып
һəм ажгырып, күзачкысыз карлы бу-
раннар хакимлек итə иде. Бураннарны
шундый зəһəр салкыннар алыштырды
ки, хəтта күпне күргəн Ай да чыдама-
ды, ахры, киек каз юлына бозланып
ябышып калды...
Бераздан салкыннар да узды.
Һавага яз исе таралды. Тамчылар
җырын, яңа гына юылган тəрəзəдəй
чиста күк йөзен сəламлəп, көяз тал-
лар купшы көмеш шəллəрен ябынды.
Бар дөнья яктылык бөрки...
Узган елны, нəкъ менə шундый
көнне Алиянең абыйсы үлгəн иде.
Иртəгə елын уздырасы, Коръəн укы-
тасы булгач, эшендə үз исəбенə бер
көн ял алды. Бүген эшеннəн иртəрəк
кузгалырга кирəк. Өйрəнелгəн гадəт
буенча, язу өстəлен тəртипкə китер-
де. “Дөнья шундый – көтмəгəндə үлеп
китүең бар, кирəкле кəгазьлəреңне дə
таба алмый җəфаланырлар...”
Тəрəзə төбендə балкып утырган
гөллəренə су сипкəндə, инде сагыш-
лы уйлар аны бөтенлəй кочагына ал-
ган иде: “Нишлəп болай булды соң
əле? Ниндидер кара язмыш сагалый
диярсең. Башта – əтисе, аннан –
өлкəн абыйсы, əнисе... аннан – ире,
инде килеп – кече абыйсы...
Берьялгызы калды. Сəер, бу
үлемнəрнең аралары дүртəр ел. Инде
кемнең чираты? Башына килеп кергəн
куркыныч уйдан бөтен тəне тартышып
куйды, кулындагы сулы пыяла савыт
чак кына идəнгə төшеп китмəде.
Эштəн кайтышлый базарга сугы-
лып, кирəкле азык-төлек төяп, юлын-
да очраган соңгы киосктан кызына
алма суты сатып алды. Үзлəре яшəгəн
йортның баскычыннан күтəрелə
башлаган гына иде, Эльза күренде.
Əнисен күрүгə куанып кулын болга-
ды, кай арада очып килеп тə җитте,
аяклары җиргə əллə тиде, əллə юк.
“Йə инде, укытучы кеше шулай са-
бый баладай очынамы...” Уйлары
белəн бераз шелтəлəп, сокланулы
карашы белəн үзенə сыенган кызын
иркəлəде.
– Сиңа авыр күтəрергə ярамый бит,
əнием! Үзем барып килер идем, бераз
гына көтсəң булмыйдыр шул! – Эльза
əнисеннəн сумкасын тартып алды.
– Утырып алыйк əле, кызым. Язгы
һава сулап.
Бер-бер артлы күршелəр кайта-китə
торды. Аналы-кызлы, бер эшлəре юк
кешедəй, мизгел рəхəтенə тиенеп
утыра бирделəр.
Эльза бар күңеле белəн сыйныфын-
дагы балаларны ярата иде. Беркемне
дə аермый, барысын да тигез күрə.
Бала өчен бик озак булып тоелган
кырык биш минутны кызыклы итеп
үткəрү юлларын эзли.
– Белсəң, əни, ничек арыйм мин! –
ди ул кайчак, дəфтəрлəр белəн тулы
авыр портфелен ишек янындагы
бəлəкəй өстəлгə куйгач.
– Нəрсəсе авыр соң аның? Бергə
берне кушсаң, ике була. Шуны
аңлатуы кыенмы?
– И-и, əнкəй генəм, башта алар-
га “бер”нең нəрсə икəнен аңлатырга
кирəк шул...
Төн уртасына кадəр аш-су белəн
булашу “ярдəм итте”: Эльза эшенə
соңга кала язды, ярый əле мəчелəре
будильникка караганда ышанычлы-
рак. Киенə-киенə ишеккə йөгергəн
кызын туктатып, Алия аңа сут салып
бирде. Кыз карышып маташкан иде
дə, əнисенең витаминнар турында
озаклап сөйлəргə җыенуын күреп,
эчмичə булдыра алмады. Сутны
эчеп тə бетермəстəн, чыгып йөгерде,
түфлилəренең тукылдавы гына бераз
вакыт ишетелеп торды...
...Əбилəр табынга җыелган. Алиягə
туган тиешле туксан яшьлек Газзə
абыстай, бик озак итеп, мəрхүм
рухына багышлап, дога укыды.
Аңлашылмаган гарəп теле җанда
ниндидер тынычлык, сабырлык той-
гысы уята, мəһабəт гəүдəле, кыядай
кырыс йөзле, көчле тавышлы карчык-
ка аерым бер хөрмəт белəн карар-
га мəҗбүр итə иде. Җыелганнарның
һəммəсе бу дөнья мəшəкатьлəрен бе-
разга онытып, кайчан да булса анда,
мəңгелек йортка барачагын уйлап
тып-тын утырды.
Мəче сыман əкрен генə басып
килеп кергəн Эльзаны əнисеннəн
башка беркем дə шəйлəмəде. Кыз
Коръəннең моңлы аһəңен тыңларга
дип, табын янынарак килде. Сəдака
таратып, кунакларны сыйлап, Алия
үзенең кызына игътибар да итмəгəн
икəн. Соңыннан гына аның бик хəлсез
булуын күрде. Арыган, дип уйлады,
кызын жəллəп, укытучы эше җиңел
түгел. Йөзе ап-ак. Йə Хода, сал-
кын тиде микəн? Кичə язгы алдакчы
һавада озак утырдылар шул...
– Борчылма, əнием. Сөт эчсəм, үтəр
дə китəр. Бəлки, укшытмас бүтəн.
Бусын ишеткəч, Алиянең коты очты.
Нишлəргə белми, кызының ут бу-
лып янган нечкə ак кулларын, ябык
җилкəсен сыйпады. Төрлелəндереп,
сыйфатлы азык-төлек ала алмаганы-
на үзен гаепле санады, үзəге өзелде.
Көздəн бирле бер аның эш хакына
яшилəр лəбаса, җитмəсə, һаман тот-
карлыйлар. Анысы да тиеннəр генə.
Өс-башына юньлəп киенə дə алмаган
укытучы үзенең укучыларын ничегрəк
тəрбиялəргə тиеш? Нинди замана соң
бу?
Эльзаның температурасы һаман
төшми!
– Юк, булмый, кызым, “Ашыгыч
ярдəм” чакырыйк!
– Əни, грипп кына ул, иртəнгə кадəр
үтмəсə, чакырырбыз. Ятыйк инде, син
дə бик арыдың.
Аптыраганнан Алия киң итеп балкон
ишеген, кухня тəрəзəсен ачып куйды,
чүп савытын урамга чыгарасы итте.
Лампочка яктысында сут савытының
ялтырап киткəн калай капкачын
күргəч кенə, кинəт, нидер сизенеп,
капкач кырыйларын игътибарлап
карады. Башына кан йөгерде. “Əй
Алла, нишлəдем?! Бозылган лабаса!
Димəк...” Калганын уйларга да кур-
кыта. Бер минут та сузарга ярамый!
Тизрəк!
...“Ашыгыч ярдəм” аларны
хастаханəнең кабул итү бүлмəсендə
калдырып китте.
(Дәвамы бар.)
Шəүлия Нигъмəт кызы Зөлкар-
наева 1946нчы елның 17нче маенда
Учалы районының Ахун авылында ту-
ган. Үз авылларында урта мəктəпне,
Стəрлетамак педагогия институ-
тын тəмамлый. Туган авылында,
аннан Күмертауның Ю.А.Гагарин
исемендəге мəктəбендə укы-
та. Педагогия училищесында рус
теле һəм əдəбияты укытучысы
булып эшли. Педучилищеларның
рус төркемнəре өчен “Башкорт
əдəбияты. Башлангыч һəм хəзерге
чор” программасын төзи.
1993нче елда, тормыш иптəше
вафат булгач, Учалыга күчеп кай-
та. 1993-1997нче елларда “Җаек”
гəзитенең бүлек мөдире. Табиблар
һəм халык табибларын җəлеп итеп,
“Сəламəтлек” махсус чыгарылышын
алып бара.
Даими рəвештə Башкортстан,
Татарстан матбугатында чыгыш
ясый. 1997нче елда Учалы язучылар
оешмасы җитəкчесе була. 1998нче
елдан ирекле иҗатчы.
Ш.Зөлкарнаева – башкорт һəм рус
теллəрендəге берничə проза һəм ши-
гырь җыентыклары авторы. РФ һəм
БР Язучылар берлеге əгъзасы (2002).
Əтисе – укытучы-мəгърифəтче,
журналист һəм язучы Нигъмəт
Зөлкарнəйнең роман һəм повесть-
ларын, “Ахун тарихы” хезмəтен
татар теленнəн башкортчага
тəрҗемə итте, алар 1999нчы елда
аерым китап булып басылып чык-
ты (Нигъмəт Зөлкарнай. “Уелып ага
Кыдашсу”,– Уфа: “Китап”, 1999).
Шəүлия ханым үз туган авылы
Ахун тарихы белəн дə тирəнтен
кызыксына. Авылга багышланган
документаль фильмның сценарий
авторы. Бу фильм Русия күлəмендə
үткəн конкурста алтынчы урынны
яулады.