Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 март , 15:15

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (14)

Картинада нибары бер йорт кына төшерелгән иде. Матур йорт. Ләкин ул йорт синең кайсы почмактан күз салуыңа карап үзгәрә иде. Бер яктан ул бөтенләй күренми, икенче яктан нур гына булып балкый, өченче яктан... Бераздан рәссам әлеге йортның кай тарафтан карауга гына түгел, ә нинди кәеф белән карауга бәйле үзгәрүен дә тойды.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (14)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (14)

* * *

Күзгә күренмәс кеше картинасы.

Исеме матур яңгырый, әлбәттә. Әйтергә җиңел. Ләкин... Күңелеңдәге бөтен әрнү-кинәнүләреңне чагылдырырлык рәсемне ничек төшерергә?

Язучыга җиңел. Ул күзгә күренмәс кеше образын бөтен тулылыгында кешенең аңына җиткерә ала, язучының мөмкинлекләре чикләнмәгән. Ләкин рәссам? Аның кулында буяулар гына, һәм ул... күзгә күренмәс кешене... кешеләргә күрсәтергә тиеш. Күрсәтергә!

Бу мөмкин булмаган нәрсә.

Ләкин Азамат ясады ул картинаны. Ничек итеп ясаганын да, иҗат иткәндә нинди хис-тойгылар кичергәнен дә ачык кына хәтерли алмый ул. Хәтта рәсемдә нәрсә төшергәнен дә белми.

Ләкин бернәрсәне яхшы белә – Азамат ул картинаны ясады.

Һәм озак итеп сокланып карап торды. Соклану гынамы соң?! Моны үзе төшергәнгә, үзенең шулкадәр могҗизага сәләтле икәненә ышана алмый торды. Ул көннәрдә иңнәренә канат үсеп чыкты һәм ул атлап түгел, очып йөрде. Ул бәхетле иде. Өстәвенә күңеленең бер почмагында үзен уратып алган дөньяга карата астыртын бер тантана да бар иде. Менә хәзер ни әйтерсез?! Мин үз дигәнемә ирештем! Мин мөмкин булмаганны эшләдем, сез хәтта хыял йөртергә дә курыккан нәрсәне чынбарлык иттем. Менә ул КҮЗГӘ КҮРЕНМӘС КЕШЕ КАРТИНАСЫ! Ул сезнең алдыгызда. Ул тормышның үзе кебек тирән. Ул тормыштан күпкә матур¬рак. Бу – мин.

Әллә Азамат ул картинаны ясый алмадымы?

Ник картинадагы бер генә детальне дә хәтерләми соң, алайса? Шулкадәр зур, шулкадәр соклангыч әсәр килеп чыккан икән, аның нәрсәседер истә калырга тиеш иде бит. Истә калырга тиеш иде.

Әллә зур хыяллар, зур өметләр белән язылган әсәре гадидән-гади бер сурәт кенә булып чыктымы? Җансыз сурәт.

Азамат бернәрсәне дә ачык кына хәтерли алмады. Ул уйлар җебенә абынып егыла-егыла урам буйлап атлады.

 

 

* * *

– Гафу итегез, сезнең документыгыз.

– Документ... Ул... үзем белән түгел... Мин даруга гына чыккан идем.

– Участокка барырга туры килер.

– Ләкин мин ашыгам. Өйдә чирләп яткан әнием бар.

– Кичерегез, ярдәм итә алмыйм. Участокка...

– Ә мин бармыйм. Сезнең хакыгыз юк.

– Шәхесегезне ачыкларга кирәк. Документыгыз!

– Документым үзем белән түгел.

– Участокка! Көч кулланырга мәҗбүр итмәгез.

– Мин бернинди дә җинаятьче түгел. Мин гади кеше. Үзегез дә күреп торасыз бит.

– Күрмим. Исбатлагыз.

– Ничек?!

– Документыгызны күрсәтегез.

 

* * *

Кешеләр күптән инде берсен-берсе күрмиләр, дип уйлады Азамат. Күрсәләр дә, үз күзләренә үзләре ышанмыйлар. Күзләренә күренгән нәрсәнең чынбарлык икәнен исбатларлык өстәмә дәлилләр табарга тырышалар. Адәм баласы үз күзенә ышанмый. Үз колакларына ышанмый. Кеше кешегә генә түгел, ә үз-үзенә дә тулысынча ышанырга курка, һәм ул Кешелек дөньясын таркатучы көчнең бер сәбәбен тапкан кебек булды. ЫШАНЫЧ ЮГАЛУ.

Сукыр үзенең сукырлыгын яхшы аңлый.

Үз күзләренә үзе ышанмаган кеше – сукырдан да яман. Ул үз халәтен үзе аңлый алмый.

 

* * *

Кинәт ул хәтерләде.

– Һәртөрле әңгәмәләр вакытында: «Мин исем өчен эшләмим. Бернинди премиягә дә исем китми», – дигән кешеләр бар. Әлбәттә, дөрес сүзләр. Бер генә талант иясе дә ниндидер бүләк өчен язмый. Күңел таләбе буенча иҗат итә. Барысы да дөрес. Ләкин журналист алдында шундый дөрес сүзләр сөйлиләр-сөйлиләр дә... кайберәүләр туп-туры власть коридорларына мактаулы исемнәр сорап ялварырга китәләр.

Мин андыйларны да гаепләргә теләмим. Үз әсәрләренең чынлапта югарылыгына үзләре дә ышанып җитмәгән бәндәләр шулай кыланадыр. Аларга кемнеңдер хуплавы, мактавы бик кирәктер, дип уйлыйм. Бик-бик кирәктер. Шулай дип уйлыйсым килә. Аларны шизиклардыр дип уйлыйсым килми.

Ә үземә килгәндә... Концертлар вакытында юмористик чыгышларымда рәхәтләнеп көлеп утыралар, шау-гөр килеп кул чабалар икән, соңыннан мактап йә хурлап йөриләр икән – бу минем өчен иң зур бүләк. Яшьләрнең куен дәфтәрләрендә, җыр дәфтәрләрендә минем шигырьләр бар икән, бу – бүләк. Хикәяләрем, повестьларым җитди сөйләшүләргә этәрә икән, бу – бүләк. Иҗатымны яратучылар – бүләк. Ләкин бер бүләк икенче төрлесенә комачауламый. Әгәр ниндидер премия бирергә телиләр икән, рәхим итсеннәр, мин каршы килмәячәкмен. Чөнки дәүләт бүләге алу – бәләкәй нәрсә түгел – бу сине әдәбиятта бернәрсә дә аңламый торган надан, бай һәм тәкәббер кешеләр дә таныды дигән сүз. Сине күзсез дә күрә дигән сүз.

Монысы өрәк-аваз түгел иде. Искәндәр, Азаматның яраткан язучысы, якын танышы, бер гәзит хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында шулай дигән иде. Халык арасында бик популяр язучы булса да, аңа бернинди дә премия бирмәделәр. Шулай булуы яхшыгадыр да. Азаматның уйлавынча, Искәндәр аны барыбер алмас, Бернард Шоу сыман, «Рәхмәт, әлбәттә. Тик мин ул бүләкне үз-үземө күптән бирдем инде», – дип баш тартыр иде.

 

* * *

Картинаны ничек язганын ул аңпамый  да калды. Бу әсәр хакында озак баш  ватып йөрде ул, төрлечә уйлар корып карады, тик берсе дә тулысынча канәгатьлөндерерлек түгел иде. Ә көннәрнең берендә, остаханөсенә керде дә... Әйтерсең кемнеңдер күзгә күренмәс кулы аңа пумала-буяу тоттырып куйды, ә  пумала, рәссамның ихтыярыннан тыш, а үзеннөн-үзе хәрәкәткә килеп, ниндидер  рәсем төшерә башлады. Нинди рәсем икәнлеген, аның нәрсә белән башланып ни белән бетәрен автор үзе аңламый да калды. Ул бернәрсә хакында да уйламады, вакыт агышын да, заман сулышын да тоймас хәлгә килде, ул бары тик, акылыннан шашкан маляр сыман, алдындагы полотнога ниндидер буяулар гына өстәде. Ул башка дөньяда, башка үлчәмдә иде.

Эшен тәмамлагач, тәмәке кабызды. Моңа кадәр тартмый иде бугай. Ләкин ул төтенне, гомер буе көйрәткән бабайлар сыман, ләззәтләнеп суырды. Остаханәгә ни өчен кергән идем соң әле дигәндәй, тирә-ягына күз йөгертеп алды, һәм әле генә үзе ясаган рәсемгә күзе төште, һәм аның монда кайдан барлыкка килүен аңларга тырышудан кашлары төелде, маңгае җыерчыкланды. Һәм бернәрсә дә аңлый алмады. Мондый нәрсәне үзе эшләвенә ышанасы килмәде. Гади адәм баласы гына булдыра алырлык эш түгел иде бу. Аны бүлмәнең төрле почмагына басып карады. Картинада нибары бер йорт кына төшерелгән иде. Матур йорт. Ләкин ул йорт синең кайсы почмактан күз салуыңа карап үзгәрә иде. Бер яктан ул бөтенләй күренми, икенче яктан нур гына булып балкый, өченче яктан... Бераздан рәссам әлеге йортның кай тарафтан карауга гына түгел, ә нинди кәеф белән карауга бәйле үзгәрүен дә тойды. Әйтерсең, ул кеше белән сөйләшә, аңа нәрсәдер төшендерергә тели иде. Кайсыдыр мизгелдә рәссам йортның кәгазь һәм тиенле акчалардан ясалганлыгын да, аның янында карашлары чиксез ялгызлык белән тулган кеше барлыгын да чамалап калгандай булды. Ләкин бу бер мизгелдә генә чагылып алды да башкача күренмәде. Аң уйнавы гына булды, ахры.

Ул вакытта шулай тоелган иде. Хәзер инде ул барысын да яхшы аңлый.

(Дәвамы бар)

 

Ринат ХАРИСОВ картинасы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: