Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 март , 22:49

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (13)

Дәүләт, халык, якын даирә, гаиләсе – барысы да Азаматны күрмәскә тырышалар иде. Талант буларак күрмәскә. Ләкин ул моның белән килешергә теләмәде. Ул үзен күрсәтергә, үзен күрергә мәҗбүр итәргә тиеш иде.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (13)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (13)

Бишенче бүлек

 

 

* * *

Азамат күзләрен билгесез бер ноктага төбәгән хәлдә атлады да атлады. Хәер, юк, аның карашлары бернинди ноктага да төбәлмәгән, алар бөтенләй үзен уратып алган дөньга карамый, алар Азаматның күңеленә төбәлгәннәр иде. Колак төбендә өрәк-авазлар яңгырап узды, тик алар кеше күңелендә ниндидер эз калдыра алмадылар бугай, калдырган хәлдә дә алар талгын җил сыман иделәр, йә Азаматның уйларын аз гына борып җибәрделәр, йә колак яфрагын селкетеп кенә үттеләр. Ә шәһәр күренешләрен ул күрмәде дә диярлек. Хәер, өрәк-шәһәрдә күзгә эленерлек, игътибарны үзенә тартырлык бернинди үзгәреш тә юк иде.

Азамат, йокылы-уяулы кеше сыман, кайда барганын да белмичә атлады да атлады.

 

* * *

Күзгә күренмәс кеше мин...

Кайчандыр, адәм балалары арасында бер кадере дә булмыйча, мохтаҗлыкта гомер кичергәндә, ул шулай уйлаган иде. Хәтта хатыным да мине күрмәде, – дип әрнегән иде ул. Тормыш аның илгә, халкына, дусларына, иҗатташларына булган ышанычын чәлпәрәмә итеп, җәза агачына китереп терәгәч, шулай дигән иде.

Җәза агачы...

Бу хакта уйлауга Азамат өендә чакта телевизорда чагылып үткән күренешне хәтерләде. Киемнәре йолкынып, ертылып беткән берәүне мәйдан уртасындагы баганага бәйләп куйганнар. Тоткынның аягы астында чыбык-чабык, ботак-сатак өелгән. Кулларына утлы торымбашлар тоткан ике кеше ике якта тора. Тирә-юньдә ярсыган халык мыж килә.

Җәза агачы...

Аның гаиләсенә булган ышанычы әйтеп бетергесез көчле иде. Алар Азаматны аңларлар, бөтен дөнья кулын селтәсә дә, аларның мөнәсәбәте элеккечә калыр. Сөйгән ярының һәм кызының ышанычы

белән ул көчле иде, аларның үзенә ышануын тойганда, аны беркем дә, бернинди авырлык та җиңә алмаячак. Ул хәтта җәза агачында да бәхет җимешләре үстерергә сәләтле иде.

Ул үзенең хаклыгына ышана иде.

Ләкин...

Гаилә икегә аерылды.

Ике организмга.

Ул хатынын аңлый иде. Әйе, ир кеше гаиләсен карарга, аны җитеш тормышта яшәтергә тиеш. Ул гаиләсенә терәк-таяныч булырга, гаиләсен адәмчә яшәтү өчен хәтта үз хыялларыннан, үз амбицияләреннән дә баш тартырга, бер өлкәдә уңышка ирешәлми икән, икенче эштә көчен сынап карарга һәм үз юлын, үз урынын тапкангача шулай дәвам итәргә, ә төшемле урын тапкач шуңа теше-тырнагы белән ябешеп, иң якыннарының бәхете, ирекле иртәгәсе өчен җан аямый тирен түгәргә тиеш. Ирмен дигән ир бичәсе җилкәсендә утырырга тиеш түгел. Хәтта бер генә секунд та. Ирмен дигән ирнең баласы тәмле су алып эчәргә дә тилмереп торырга тиеш түгел. Түгел!..

Хатыны ХАКЛЫ иде, шайтан алгыры.

Ләкин Азамат та ХАКЛЫ иде.

Ике ХАКЛЫК бер кыек астына сыймады.

Азамат хатынының кыланышын күңеле белән дә, акылы белән дә аңлый, аның нәкъ шулай эшләргә, нәкъ шулай дип әйтергә тиешлеген белә иде. Барысы да табигый. Барысы да канунча. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул хатынын күңеле белән дә, акылы белән дә гаепле дип  санамый иде.

Ләкин хатынына әрнүле иде ул.

Барысының да нәкъ шулай тиешлеген аңлаган хәлдә дә ул хатынына әйтеп бетерә алмаслык чиксез рәнҗү белән рәнҗи, бөтен дөньяны көлгә әйләндерерлек әрнү белән әрни иде.

Хатынынамы соң?

Юк, аңа түгелдер. Тормыш аны кырыс  дәүләт, талантларының кадерен белми  торган халык, көнчел һәм мәкерле дус-ишләре сурәтенә кереп бик күп изде.

Азамат болардан өстен булырга, артык игътибар итмәскә тырышты, бераздан ул аларны бөтенләй күрмәскә өйрәнде. Ләкин тормыш һөҗүмен дәвам итте. Хәзер ул рәссамның яратып өйләнгән хатыны кыяфәтенә керде.

Ул хатынына түгел, ә хатыны кыяфәтенә кереп җанын талаган тормышка, аның гаделсезлегенә рәнҗүле иде.

Күзгә күренмәс кеше мин, дип уйлады ул. Тик мине бер күрәчәксез әле...

 

* * *

– Нәкъ җиде төн уртасында, агачларны дер селкетер давыл чыгып, яшен яшьнәтеп көчле яңгыр яуганда, куе урман эчендәге кечкенә аланлыкта абага чәчәк ата. Абага чәчәген кулга төшергән кеше гайре табигый сәләткә ия була. Әгәр ул чәчәкне тел астына салсаң, сине һичкем күрми. Син күзгә күренмәс кешегә әйләнәсең.

Өрәк-аваз әкият сөйли иде. Азамат ирексездән елмаеп куйды. Ул, атлаган шәһәр урамына карап, бөтен дөньяны абага чәчәге белән сыйлаганнар, дип уйларга мөмкин иде.

 

* * *

Азаматның күзгә күренмәс кеше хакында уйлана башлавы абага чәчәгенә дә, билгеле романга да бәйле түгел иде. Бала чагында, бәлки, берәр кибеткә кереп тәмле-татлы ризыкларны туйганчы ашар өчен әлеге сәләткә ия булу теләге аны да читләп узмагандыр. Ләкин балачак инде еракта, исәпсез-сансыз гасырлар артында, чиксез дөньялар аръягында калган сыман иде.

Харлан Эдисонның «Колак салыгыз» дип аталган бер хикәясе бар. Анда сүз Альберт Винсоки дип аталган бер кеше хакында бара. Винсоки иртән уянып эшкә барырга җыена. Хатыны аны табынга чакыра. Ир кухняга төшә, хатыны белән исәнләшә. Тик аңа бернинди дә игътибар бирүче булмый. Мондый сәер хәлгә бераз аптыраган ир, гадәтенчә кулына гәзит алып, креслога барып утыра.  Гәзиттә, гадәттәгечә, бер юньле нәрсә  дә юк. Хатын янә ирне табынга дәшә...

Урамга чыккач та Винсоки такси тоталмыйча яфалана. Аның янында беркем дө туктамый. Нәтиҗәдә ул эшенә бик соңга калып килә һәм босының үзен бик нык тиргәвен көтә. Ләкин аның соңга калуына да беркем игътибар  бирми. Кечкенә дәрәҗәдә, кечкенә хезмәт белән шөгыльләнеп яшәгән соры кешегә шулкадәр күнеккәннәр ки, хәтта аның барлыгы-юклыгын да белмиләр, аны бөтенләй күрмиләр. Шулай итеп ул күзгә күренмәс кешегә әверелә...

Бу әсәрне Азамат вокзалда автобус көткәндә, вакыт үтерер өчен генә укып чыккан иде. Укып чыкты да онытты. Язучы фантазиясе нинди генә әкият уйлап чыгармас та, нинди генә пүчтөк хәлгә ышандырырга маташмас. Барысын да хәтердә саклый башласаң!.. Ул вакытта яшь һәм көчле егет иде әле. Иңендә хыял канатлары, күңелендә – сүнмәс өмет-ышаныч, алдында чиксез мөмкинлекләр иде.

Тормышның ачысын-төчесен кичереп, җимерелгән хыяллары хәрабәсендә яраларын ялап утырганда, әлеге әсәрне кабат исенә төшерде. Бу юлы ул вакыт уздыру өчен генә язылган мавыктыргыч уйдырма булып түгел, ә тормышның асылын аңлатып бирүче гыйльми хезмәт булып тоелды.

Күзгә күренмәс кеше...

Дәүләт, халык, якын даирә, гаиләсе – барысы да Азаматны күрмәскә тырышалар иде. Талант буларак күрмәскә. Алар, бөтен мөмкинлекләрен туплап, Азаматны күзгә күренмәс кешегә әйләндерергә омтылалар. Һәм тырышлыклары эзсез калмый.

Ләкин ул моның белән килешергә теләмәде.

Ул үзен күрсәтергә, үзен күрергә мәҗбүр итәргә тиеш иде.

Һәм ул күзгә күренмәс кешенең рәсемен ясарга булды.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: “Человек-невидимка” фильмыннан скриншот.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: