Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 март , 13:26

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (12)

Диндарларның ачы күз яшьләре белән дөнья тулган.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (12)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (12)

Ә бит Азамат үзе дә... Ул үзе дә... Дөрес, ул башта кемнәрдәндер өйрәнде, өйрәнчеклек чорын узгач та иҗатташларының һәр уңышы өчен шатланып яшәде. Җылы сүзен дә, кирәк дип тапканда тәнкыйтьне дә кызганмады. Чөнки белә иде, ялгыш мактауга караганда, дөрес тәнкыйть күпкә файдалырак, һәм аны ишетү дә җиңелрәк, рәхәтрәк. Ләкин тора-бара иҗатташларының мактауга да, хурлауга да мохтаҗ түгеллеген, гомумән, аның фикере беркемне дә кызыксындырмавын сизде. Һәм эндәшмәс булды. Күрмәс булды. Ул чакта Азамат хәерче иде әле. Баегач, аның фикерен ишетергә теләүчеләр табылды, әлбәттә, тик Азамат инде аңлый иде. «Элек сезгә минем фикер кирәк түгел иде бит, – дип уйлады ул. – Мин үзем дә кирәк түгел идем. Нигә хәзер кызыксына башладыгыз әле. Мин бит үзгәрмәдем. Шул вакыттан алып, казаныш булырлык бер картина да төшермәдем хәтта. Рәссам буларак, мин һаман шул Азамат. Кеше буларак та. Тик картиналарым гына сатыла башлады. Ә осталыгым артмады да, кимемәде дә. Мин һаман шул килеш. Нигә сезне минем фикер кызыксындыра башлады әле?» Һәм ул дәшмәде. Үз дөньясына чумды. Саклану өчен шулай кирәк иде.

Ике дөнья.

Ул ике дөньяда ике кеше рәвешенә кереп яши түгелме соң?

Шәхеснең икегә бүленүеме бу?

...

Әллә гадидән-гади психик авырумы?

Ә бит иҗат кешеләре арасында сантыйланып калучылар, акылын җуя башлаганын тоеп үз-үзенә кул салучылар да аз булмаган. Бәлки, Азамат та шундыйларның берседер?

Бу сорауга уңай җавап биреп булмый иде. Бу сорауга кире җавап биреп тә булмый. Бу сорауга, гомумән, җавап биреп булмый. Дөрес җавап. Ә берәр сорауга биреп буламы аны, дөрес җавапны? Юк. Бугай.

Кайда, кайчан, кем булып һәм ни өчен яшәгәнеңне белмәгән килеш, бер сорауга да җавап биреп булмыйдыр. Азамат белми иде. Ә кем белә? Кем белә үзенең кайда яшәгәнен? Кайчан яшәгәнен кем белә? Үзенең кем икәнен кем төп-төгәл әйтеп бирә ала? Ни өчен яшәгәнен кем аңлый?

Кем? Нәрсә? Кайда? Кайчан? Ничек? Нигә? Ни өчен?

Сораулар...

Сораулар умарта күче сыман Азаматның җанын сырып алды. Ул бер сорауга да җавап белми иде. Сораулар аңа рәхимсез угын батырды, тешләде, чакты. Ул башының тубалга әйләнүен сизде. Тизрәк моннан чыгып ычкынырга кирәк иде. Тизрәк. Урамга. Ул ишеккә атлады. Тоткага үрелде. Тимер ишек уртасына уелган күзчеккә карады. Нәрсә бу? Ни өчен? Тимер ишек шыгырдап ачылды. ТИМЕР ИШЕК. Нигә? Ни өчен? Ничек?.. Башының кайсыдыр почмагында: «Йортым минем – кальгам минем», – дигән тәгъбир яңгырап китте.

Йортым минем – кальгам минем.

Ни өчен?

Тимер ишек.

Нигә?

Акылымнан шашам бугай...

Ул колакларын куллары белән каплады. Әмма сораулар тынмады. Сораулар тыштан түгел, күңел галәменнән иңәләр иде. Сораулар...

Акылымнан шашам...

Ләкин акылыннан шашкан кеше болай уйлый аламы? Ул үз халәтен бәяләрлек чамада буламы? Нишлим мин? Нәрсә булды? Ник?

Дөнья әйләнә иде.

Таш стеналар, түшәм, идән, баскычлар – барысы бергә кушылырга теләгәндәй өереләләр. Дөнья әйләнә. Аның башы да, ахыры да юк.

Дөнья әйләнә.

 

* * *

Ул урамга чыкты.

Урам урынында иде.

Өрәк-авазлар исән иде.

– Беренче инквизитор Алла үзе булган. Беренче еретиклар Адәм белән һава... – диде кемдер.

Ул да булмый, вакыт-чишмә башыннан чыккан дәһшәтле тавыш ишетелде.

– Беләсеңме, Аллабыз ни өчен сезгә богъдай агачыннан җимеш өзеп ашамаска кушты?

– Аны авыз итсәк, үләчәкбез.

– Юк шул, алай түгел. Богъдай агачыннан җимеш ашасаң, күзләрегез ачылачак һәм сез аллалар кебек үлемсез булачасыз, мәңге җәнәттә калачаксыз.

...

– Нинди татлы! Адәм, мә син дә...

– Аһ! Соклангыч...

– Без бит шыр ялангач!

– Адәм, син кайда?!

...

– СЕЗ ҖӘННӘТТӘН КУЫЛАСЫЗ!

Бу аваз таудан-тауга, ярдан-ярга,иташтан-ташка бәрелеп ерак-еракларга таралды. Ул гасырлардан-гасырга, еллардан–-лга, көннәрдән-көнгә, диннән-дингә, күңелдән-күңелгә бәрелде.

– Сез чиркәүдән читләтеләсез!

– Сез партиядән куыласыз!

– Вазыйфагыздан бушатыласыз!

–Талак! Талак! Талак!

– Син миңа ир түгел!

– Син миңа бала түгел!

– Ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә!

– Хокукыннан мәхрүм итәргә!

– Иркеннән мәхрүм итәргә.

– Мәхрүм итәргә!

– Үлем җәзасы бирергә!

– Исемен телгә алмаска!

– Онытырга!

Ходай Тәгаләнең бер авазы бәндәләре теленә күчеп, миллионнарча төсмергә кереп, миллион еллар буена яңгырап торды. Ярдан-ярга, ярадан-ярага. Күңелләрнең ярасына бәрелеп, кайвакыт ул мәгънәсен бөтенләй үзгәртеп җибәрде.

– Чиркәү этләреннән китәм!

– Партбилетымны яндырам!

– Вазыйфамнан азат итегез!

– Аерылам мин синнән!

– Син миңа әни түгел!

– Төрмәдәге кебек яшибез бит!

– Үтерегез мине!

– Асылынам!

– Мине тынгылыкта калдырыгыз!

– Ялыктым мин сездән!

Урам буйлап кайдадыр агылучы үксез ятим калган бу сүзләрне кемнәрнеңдер тыныч әңгәмәсе күмеп китте.

– Син кайдан килдең?

– Җир буйлап йөрдем, аны урап чыктым.

– Минем колым Әюпкә игътибар иттеңме? Аның кебек гөнаһсыз, гадел, явызлыктан ерак йөрүче зат юк. Ул бүген дә Миңа чиксез тугры. Ә син Мине аңа каршы юнәлттең, гаепсезгә харап иттерергә теләдең.

– Ә Син аның тәненә һәм сөякләренә кулыңны сузып кара – Сиңа һаман табыныр микән!

– Менә, ул бөтенләе белән синең иркеңдә, тик җанын сакла.

Ул да булмый Әюпнең тәнендә мыжгып торган кортларның, үзара сугыша-сугыша, аның итен кимергәне ишетелде. Кешеләрнең Әюптән җирәнүе, читләшүе ишетелде.

– Ходай бирде, Ходай алыр, имеш...

– Тугры, имеш...

– Абау, ул сасыган... Аны кортлар ашый...

– Ул Ходайның иң сөекле колы.

– Сөекле?!. Ха! Мәхәббәте бик чиркангыч икән.

– Алла карашыннан сакла, Иблис! Юкса, мине дә корт ашар.

Әюпкә карата төрле сүзләр ишетелде. Әюпнең бер сүзе дә ишетелмәде.

– Син күрдеңме аны! Әюпне дим. Ул һаман да Миңа тугры килеш! – диде кемдер, яңа уенчыгының берничек тә ватылмавына мактанган малай сыман. – Ул Минеке.

Бу малай — Алла иде.

Әңгәмәдәше – Иблис иде.

Әюп – кеше иде.

Кешеләр күп иде.

Әюп берәү иде.

– Син күрдеңме аны, Әюпне! — диде Ходай.

– Син кешеләрне күрдеңме! — димәде Иблис.

Ул дәшмәде. Ул елмаеп куйды.

Азамат уйлар өермәсеннән котылырга теләде. Тик бу мөмкин түгел иде.

Ходай Тәгалә... Кем! Иблис алдында... Кем алдында! мактанырга теләп... Нишләргә теләп! иң тугры бер колын... Кемне! газаплавы белән... Ни өчен! мең кешене үзеннән читләштерде. Вот дурак!

Иблис булса, алай итмәс иде.

Ул үз колларының кадерен белә.

— Күрәсеңме, Гайсә?!. Дөньяның бөтен патшалыклары нинди матур булып, күзнең явын алып җәйрәп ята! Барысына да шуның хуҗа булсаң, бар патшалар сиңа буйсынсалар?! Күз алдына гына китереп кара! Нинди зур дәүләтләр! Аңлыйсыңмы?! Әгәр алдыма тез чүгеп, миңа баш исәң, боларның һәммәсен дә сиңа бирәм.

– Кит, Иблис!

Димәк, зур дәүләтләр белән Иблис идарә итә. Бу дөньяның хуҗасы ул, димәк. Әгәр шулай түгел икән, ничек ул аларны Гайсәгә бирә алыр иде.

Нинди генә дингә карасаң да, Ходайга сыгынучыларның күз яшьләре, иңрәү авазлары, чиксез газаплары чәчелеп ята. Әнә чиркәүдән дә елау ишетелә. Иеремия елый:

Я человек, испытавшии горе от жезла гнева Его.

Он повел меня и ввел во тьму, а не во свет.

Так, Он обратился на меня и весь день обращает руку Свою; измождил плоть мою и кожу мою, сокрушил кости мои; огородил меня и обложил горечыо и тяготою; посадил меня в темное место, как давно умерших.

Диндарларның ачы күз яшьләре белән дөнья тулган.

Иблис коллары никтер еламыйлар.

Ник?

 

* * *

Ә бит алар бертуганнар кебек. Алар игезәкләр шикеллеләр. Юк, алар бер-берсенең дәвамы сыман. Нәрсә соң бу? Шәхеснең икегә бүленүеме әллә?

Азамат күккә карады:

– Син безне бар иттеңме? – дип кычкырды ул, хайвани бер ярсу белән.

– Әллә без – синеме?

Күк дәшмәде.

— Ник җавап бирмисең?

Җил исеп куйды.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: narisyu.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: