Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 март , 13:29

Гөлфия СОЛТАНОВА. Язлар белән көзләр арасы

Яшәешебезнең җәйләре белән көзләре аермасын, һәр җан иясенең кайчан да булса гомер көзен каршы аласын аның саф чиста күңелен яраламыйча гына аңлата ала алмавыма эчем пошты.

Гөлфия СОЛТАНОВА. Язлар белән көзләр арасы
Гөлфия СОЛТАНОВА. Язлар белән көзләр арасы

Вакыт дилбегәсен үз кулларына алып, көзнең күңелләргә  акрын гьна моңсулык иңдергән чаклары җитте Күкләргә карасаң да, кыр-урманнарга баксаң да, сагышлы күзләре белән көз карап торган кебек. Табигатьнең моңсу да. Шул ук вакытта әйтеп кенә аңлатып бетереп булмый торган рәхәт тә чагы. Кырлар, бакчалар бушаган кебек, урамнар да җәй буе чыр-чу килеп чабышкан балалардан арынып калды. Тавышларын, туктаусыз чабышып йөреп, өй тирәсендәге корт-кошны туздыруларын искәт төшереп, тәрәрзәдән карап торам. Шул

тыңлаусыз балаларны ирексездән юксынып куям. Бигрәк тә Казаннан җәйгә әбиләренә кайткан Рамил исемле шук малай сагындыра.

Беркөнне иртүк, каз-үрдәкләргә су тутырганда йөгереп килеп: “Сәлам, хәлләрең ничек?” – дип исәнләште ул минем белән. Олы кешеләрдән дә  күптән мондый җылы итеп сәламләү кетмәгән колагыма да, җаныма да рәхәт булып китте. Нәрсә дип җавап кайтарыга да белмичә аптырап калдым бер мәлгә. “Яхшы Үзеңнең

Хәлләрең ничек?” дип җавап бирүемә ул: «Ә син нәрсә эшлисең? Казлар коендырасыңмы? Аларга коенгач рәхәт буламы?” – дигән чиксез күп сораулар яудырды. Җавап биреп кенә өлгер. Ашарларына да биреп кереп китим дигәндә, ул миңа: “Әйдә, сөйләшеп утырыйк инде бераз, керми тор өегезгә”, – дигәч, мин, бөтенләй йомшарып китеп, аның белән бакча буендагы утыргычка барып утырдым. Казанда велосипедта йөрүе куркыныч, ә авылда туйганчы велосипедта йөри алуын бик сөенеп минем белән уртаклашты ул. Әле күпме серләшкән бүлыр идек, әбисе ашарга чакырып алды үзен.

Ул көнне  көне буе күңелем күтәренке булды. Биш яшьлек баланың шулай ачылып китеп сөйләшүе җаныма май булып ятты. Күрешкән саен, сәлам бирешеп, сөйлә¬шеп уздырдык өч ай җәйне.

Кечкенә чебиләр, каз-үрдәкләр дә үсте. Шулай беркөнне ике өлгергән бройлер чебиен суйдырып, чистартып бетердем дә, әлеге дә баягы каз-үрдәкләргә су өстим дип, урамга чыктым. Кечкенә дустым, мине күрүгә, исәнләшергә дип, велосипедында җилдереп килеп тә җитте. “Әйдә, сөйләшеп утырый”», — дисә дә, чебиләрне тураклыйсы бар дип, керүемне белдем. “Ә ничек тураклыйлар аларны?” – дип, кызыксынып, ул артымнан иярде. Бернәрсә уйламыйча, аның алдында тавык түшкәләрен, ботын ботка, түшен түшкә аерып, пакетларга тутырам. Ник дәшми әле бу дип, аңа карасам, исем китте: күзләренә яшь тыгылган малаемның. “Ой, мин монда басып тора алмыйм бүтән. Син аларны бер дә жәлләмичә, сөякләрен сындырасың”, – дип, тын гына чыгып китү ягын карады ул.

Аның яшь тулы күзләре озак кына күз алдымда торды. Җәйге бер иртәдә кешеләргә булган ышанычымны арттырып, минем белән якын итеп исәнләшкән керсез күңелле Рамилне бөтенләйгә үпкәләтүемә, үземне ямьсез итеп күрсәтүемә үкенеп, үрсәләнеп йөрдем. Яшәешебезнең җәйләре белән көзләре аермасын, һәр җан иясенең кайчан да булса гомер көзен каршы аласын аның саф чиста күңелен яраламыйча гына аңлата ала алмавыма эчем пошты. Инде минем якка борылып та карамас Рамил, дип борчылып йөрүем икенче көнне юкка да чыкты тагын. Мине күрүгә, ул: “Сәлам, хәлләрең ничек? – дип йөгереп килеп тә җитте. Аны кочаклап, аркасыннан сөйдем. Бу юлы инде минем күзләргә яшь тыгылды. “Ярый әле, шушы сабыйлар бар дөньяда. Киләчәк язларыбыз аларга каласы бит...” – дип, бер сәбәпсезгә күземнән шатлык тулы яшьләр тамды.

 

Фото: uku.belem.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: