Шул арада ахирәте Роза да килеп җитте. Ләйсияне кочаклап алып, аның сумкасын үз кулына алды, ашыга-ашыга, нигә каршы ала алмавы турында сөйли башлады.
– Машинабыз ватылды, дускаем, гафу ит, телефоның җавап бирмәде. Ни булды, сине өзелеп шушында көтеп тордым.
Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, озак кына чөкердәштеләр, телләре телгә йокмады, сөйләр сүзләре бетмәде. Ләйсия, үзен битәрли-битәрли, Розаның телефоныннан өенә шалтыратып, әнисен юатты.
Сөйләшеп бетергәндә, Ләйсиянең күзенә ерактан җил-дертеп килгән таныш машина чалынды. Озак та үтмәде, машина мизгел эчендә кызлар янына килеп туктады. Тәрәзәсеннән, елмаеп, Разиф күренде. Ул, авылны чыгып, бераз узгач, кире борылып, Ләйсия белән ахирәтен йортларына кадәр илтеп куярга ниятләгән икән.
– Әллә машинада берәр нәрсәмне калдырганмынмы? – диде Ләйсия, гаҗәпләнүен яшермичә.
– Кайтарып куйыйм инде үзегезне, әйдәгез, утырыгыз.
Разиф кызларны Розаларның йортына чаклы илтте дә, хушлашып, машинасына утырды һәм үз авылына таба юнәлде. Юл буе күңеле белән Ләйсияне юатканын, аның елмайган ай нурлы йөзен исенә төшереп, сихерләнгәндәй исәрләнеп барды. Җаны тынгылык тапмады.
Ләйсия әнисенең дустының кызы булган Роза йортында яшәргә килешкән иде. Кайчандыр әнисе эшләгән мәктәпкә практикага кайтуы Ләйсиянең күңелендә горурлык хисләре уятты.
Нинди бәхет: ул укытучы исемен йөртәчәк, җитмәсә, туган телен – татар телен өйрәтәчәк. Кызның җаваплы хезмәткә беренче адымын ясавы иде. Шундый уйлар белән икенче көнне ул мәктәпкә юнәлде.
...Айнур хастаханәдән чыккан көнне үк Каенлыга юл тотты. Авылга борылганда, машинасының тәгәрмәче тишелде. Тәгәрмәчен салдырды да юл читенә куйды. Караса, юлда берничә алсу мәрҗән төймә бөртеге ята. «Нәкъ Ләйсиягә бүләк иткән төймә төсле инде» дип уйлады ул. Тагын як-ягына каранды. Юл читендә – үлән арасында – берничә төймә бөртеге белән каптыргычы беркетелгән ефәк җебе сузылып ята иде. Ул төймә ташларын кулына алып, һәр алсу түгәрәк бөртеген барлап чыкты. «Соң бу бит мин Ләйсиягә бүләк иткән төймәм түгелме соң?» дип гаҗәпләнде. Өзелгән мәрҗән төймәнең каптыргычына: «җимешемә» сүзе уелып язылган иде. Айнурның йөрәге кысып куйды. Җаным минем, Ләйсиям, синең йомшак кулларың кагылган ядкяр ич бу... Ни булды, нишләп өзелгән соң бу төймә, кая син, җимешем?
Ул, кабаланып, машинасын рәтләде дә сөйгәне яшәгән авылга җилдерде.
Мәктәптән кайтканда, ерактан Айнурныкына охшаган машинаның якынлашуын күреп, Ләйсия туктап калды. Иреннәре Айнур исемен пышылдады, аның бөтен тирә-юньне яңгыратып кычкырасы килде, әмма тавышы чыкмады. Кыз машинага таба йөгерә башлады. Кызны ерактан ук күреп алган Айнур машинасы белән Ләйсия янына ук килеп туктады. Аннан атылып чыкты да, кулларын алга сузып, Ләйсиясен кочагына алып, рәхәтләнеп әйләндерде.
Айнур кызның күзләренә текәлеп карады, аннары күкрәк кесәсендәге тартма эченнән алсу мәрҗән алкалар чыгарды. Икенче кулында өзелгән төймәнең ефәк җепкә береккән берничә бөртеге белән каптыргычы иде.
– Ләйсия, ни булды, кем өзде төймәңне? Берәрсе тидеме әллә үзеңә? Телефоның кая, ник шалтыратмадың?
– Төймә чәчләремә уралган иде, ала алмадым да, үзеннән-үзе өзелде дә төште, бөртекләрен күпме эзләсәм дә – таба алмадым.
– Юк, син миннән нәрсәдер яшерәсең...
– Чынлап шулай булды, ышанмыйсыңмыни?
Айнурның кәефе кырылды, ул кызның әйткән сүзләренә шикләнеп карады, ышанып бетә алмады. Шулай булырга мөмкинме, изге ядкярне сакламаскамы? Озак кына сөйләшеп торганнан соң, егет, җанын тырнаган сорауга җавап таба алмыйча, үпкәләп, кайтыр юлга кузгалды.
* * *
Сафка тезелгәндәй, еллар бер-бер артлы үтә торды. Ләйсия, университетны тәмамлап, Каенлы башлангыч мәктәбенә эшкә урнашты.
Разиф белән гөрләтеп уздырган туйларына да ун ел вакыт үтеп киткән. Кызларына быел сигез яшь тулачак.
Язның алсу иртәләренең берсе иде. Бакчада ап-ак энҗе чәчәкләре – ландышлар күңелләрне җилкендерә, татлы хуш исләрен тирә-юньгә тарата...
Төн йокысын калдырып, бәйрәмгә тәм-том хәстәрләгән сабырлык алиһәсе Ләйсия, чак кына черем итәм дигән иде. Кинәт шау-гөр килгән балалар тавышына сискәнеп уянып китте. Зәңгәр челтәрле тәрәзә пәрдәсен ачса, йортка таба бакча сукмагыннан өч кеше йөгерә. Ләйсия, болдырга чыгып, аларны каршыларга булды. Шул арада ике кызлары белән Разиф Ләйсияне урап та алды.
– Җанкайларым, кызларым минем, – дия-дия, Ләйсия кызчыкларының, башларыннан йомшак кына сыйпап, битләреннән үпте.
Разиф кулындагы аллы-гөлле болын чәчкәләре бәйләме белән алсу ташлы мәрҗән төймәне Ләйсиягә сузды. Хатынын кочаклап, күңеленә мәрҗән бөртекләредәй шигъри юлларны пышылдады:
Ләйсиям, – саф гөлем,
Наз сибә күңелең...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.