Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 март , 13:32

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (11)

Акчасыз интеккәнендә, эшләгән эше беркемгә дә кирәкмәгән сантый итеп карадылар. Кесәсендә акчасы булмагач, хәтта аны кешегә дә санамадылар, турыдан-туры әйтергә кыймаганнар да һәр адымда читләтеп кенә көлеп, кыерсытып торды. Ә картиналары әйбәт сатыла башлагач... Аның тирәсенә кешеләр җыелыр булып китте. Кемнәрдер киңәш, кемнәрдер акча сорап килде. Кул биреп күрешүне дә бәхеткә санаганнар табылды хәтта. Ләкин бу вакытта да ул ялгыз иде.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (11)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (11)

Шушы картина белән ул барлык газапларын онытты. Күңелендәге бөтен сызлануларны, бөтен әрнүләрне ул матурлыкка әйләндерде. Ул, үзе тудырган матурлыкны тиешле бәягә сата алмаганлыктан хәтта гаиләсенә дә кирәкмәгән бәндә, кешеләрне нәрсәдәндер кисәтергә, аларга нәрсәнедер күрсәтергә теләде. Тик нәрсәне? Ә кешеләр аны аңладымы? Ул моны хәтерләми иде. Тик ул бернәрсәне яхшы хәтерли.

Суд булмады.

Алар аерылышмадылар.

— Моннан ары табынга якын киләсе булма! — диде хатыны.

— Ярар...

Һәм ул үз дөньясына чумды

Аның күңелендә нәрсәдер өзелде. Бу дөньяда ул беркемгә дә, хәтта яратып өйләнгән хатынына да кирәкми иде. Хәтта кызына да кирәкми иде ул. Ул хәтта үзенә дә кирәкми иде. Ул кирәксез иде. Ләкин тормыш белән исәп-хисапны өзәргә иртә иде әле. Аның эше төгәлләнеп бетмәгән иде.

Күзгә күренмәс кеше мин. Кайчандыр яратып өйләнгән хатыным да мине күрмәде. Мине беркем дә күрми. Шуңа кем икәнемне белмиләр дә. Мин күзгә күренмәс кеше. Ләкин бер күренәчәкмен. Мине бер күрәчәкләр әле. Күрәчәкләр.

Һәм ул эшкә чумды.

«Күзгә күренмәс кеше» картинасына.

Әйе, нәкъ шулай булды.

Ул чагында Хәсән белән ничек очраштылар соң? Очраштылармы? Картиналарны үзе сатарга тәкъдим ясадымы Хәсән?

Әлбәттә!

Һәм йөз мең бирде. Азамат ул акчаның бер өлешен ясаячак картинасына тотты да калганын кызына тоттырды. Хатыны белән аралашасы килми иде аның. Килми иде. Бугай. Шуңа күрә бөтен акчасын, картиналары ныклап сатыла башлагач килгәннәрен дә, гел кызына биреп барды. Ә кызы — әнисенә.

Ә үзенә...

Аңа акча юк чагында гына кирәк иде.

Ләкин тулай торак бүлмәсе... Вакытлыча урнашка нтулай торак бүлмәсе... Монысы кайдан килеп чыкты соң? Нишләп шулай аермачык булып хәтеренә килде? Хатыны белән аерылышуы чын булмагач, ул тулай торакка урнашырга тиеш түгел иде бит. Әллә... Юк, монысы аның эш урыны иде. Остаханәсе. Зуррак, затлырак урынга күчү мөмкинлеге булса да, ул бу бүлмәдән китәргә курыкты. Моннан күченсә, кулына бер эш тә бармас сыман тоелды.

Ул инде үзенең хатыны белән аерылышмавына тулысынча ышанды. Ләкин бу бернәрсәгә дә ачыклык кертмәде. Ул үзенең бу өрәк-шәһәргә ничек килеп эләгүен дә, теге дөньядагы соңгы көннәрен ничек, кемнәр белән үткәрүен дә хәтерләми иде. Ә аны белмәгән килеш нәрсәдер ачыкларга тырышу — иләк белән су ташуга тиң.

Элек үзе яшәгән йортка кайткач, ниндидер бик мөһим нәрсәгә юлыгыр, үткәннәрен энәсеннән җебенә кадәр хәтерләрлек берәр деталь табар кебек иде. Әмма барысы да киресенчә булып чыкты. Моңа кадәр ниндидер эзмә-эзлеклелек белән аккандай тоелган тормышы бөтенләй буталып, чияләнеп бетте.

Ул монда үзенең гел кайтып йөргәнлеген ачыклады.

ГЕЛ КАЙТЫП ЙӨРГӘНЛЕГЕН!

Өрәк-шөһәрдә, бер мәктәпнең спорт залында яшәгән сыман тоелса да, ул һәр төнне бу өйгә кайтып йөргән. Менә шушы йокы бүлмәсенә кереп, менә шушы караватта йоклаган. Ә аның янында хатыны яткан. Залдагы кечкенә диванда — кызы, һәм ул аларның берсен дә күрмәгән дә, белмәгән дә, ишетмәгән дә.

Мондый хәлгә аның ышанасы килмәде.

Кием шкафында үзенең соңгы көннәрдә киеп йөргән костюмнарын күрсә дә, кер машинасында кичә генә салып ташлаган носкилары, эчке күлмәкләре ятса да. Суыткычта — кичә үзе күтәреп кайткан пилмән, сөт, кефир, икмәк савытында — ул ярата торган «уңыш» ипие. Өстәлдә хатыны пешергән тавык шулпасы.

Кичә кич кайткач ул ваннага кереп юынып та чыккан әле. Бу өйдә берәү дә арзанлы «Ромашка» шампуне белән баш юмый, берәү дә юкә мунчала белән арка ышкымый. «Жилет» кырынгычы белән кырынган да. Һәм муенын аз гына канаткан, ахры, «Рго Sрогt» дип аталган гель сөртенгән. Көзге алдында затлырак та, кыйбатлырак та юынгычлар өелеп торганда, башка берәү дә болай кылана алмый. Кичә кич монда кайткан ул, ә иртән шушыннан чыгып киткән.

Ләкин дәлилләре күз алдында булса да, әлеге хәлнең чынлыгына ышанасы килмәде. Аңа ышанырлык түгел иде. Һәм ышанмаслык та түгел иде.

Ул бер үк вакытта мәктәп спорт залында һәм үз өендә кунып йөргән булып чыга. Бер үк вакытта адәм заты күрәлмичә өрәк-шәһәрдә тилмергән һәм хатыны белән кочаклашып ятып йоклаган. Ул бер үк вакытта...

Ләкин болай булмый.

Бәлки, ул акылыннан язгандыр?

Бәлки, ул психка әйләнгәндер?

Ул өйне тагын бер урап чыкты да тынып калды. Нәрсәдер ишетергә теләп колакларын торгызды. Берни дә ишетелмәде. Башка вакытта кирәк-кирәкмәгәнгә кабатланып җанына тигән өрөк-авазлар да кайдадыр югалган иде. Тирә-якта колак яргыч тынлык иде. Бу тынлыкта аның ми күзәнәкләренең хәрәкәтләнүенә кадәр ишетелгәндәй булды. Тик ул үз хәлен берничек тә аңлый да, җиңеләйтә дә алмады.

Ул аптырап телевизорны кабызды.

Анда хайваннар дөньясы турында ниндидер тапшыру бара иде. Бер көтү атлар кайдадыр чаба. Һы... Бу көтү аерым атлардан тормыйдыр, ул үзе бер зур җан ияседер сыман тоелып китте. Мондагы һәрбер ат шул зур җан иясенең ниндидер әгъзасы гынадыр кебек.

Азаматның күптән инде үзеннән ба¬ка тере җан иясе күргәне юк иде, телевизордагы күренеш аңа кызык булып тоелды һәм ул җәелмәле кәнәфигә җайлап утырып экранга төбәлде.

Инде атлар юкка чыккан, аны кулла-рына сөңге-чукмарлар тотып, мамонт артыннан йөгергән борынгы кеше өере алыштырган иде. Болар да аңа ничектер бер организмдыр сыман тоелды. Ә аерым кешеләр — шул организмның әгъзалары. Болай уйласаң, хайван белән кешенең артык аермасы юк шикелле икән.

Ә мин төзегән йортны, теге могҗизалы йортны, болар ничек кабул итәр иде икән? Сокланырлар идеме? һәм ул малай чагындагы бер күренешне исенә төшереп елмаеп куйды. Ул вакытта авылга артистлар килгән иде. Берничөсе Азаматларга кунарга кайтты. Шулар арасында бер җырчы апа сәхнәдән бөтен кешене сокланырга мәҗбүр иткән ап-ак күлмәген юып, ихатадагы кер бавына элеп куйган иде. «Таң атканчы кибә ул». Ләкин таң атуга аны ничектер ачык калган капкадан кергән бер бозау рәхәтләнеп чәйнәп тора иде. Җырчы апа бик ачуланыр инде, дип уйлаган иде ул чакта Азамат. Тик ул тамчы да тиргәшмәде, елмая биребрәк: «Менә бит, матурны бозау да күрә», — дип кенә куйды. Бу кыргый кешеләр дә күрер иде ул матурлыкны. Сокланырлар идеме, әллә җимереп ташларлар идеме, ләкин күрерләр иде. Күрерләр иде.

Экранда күренеш тагын алышынган иде. Киемнәре йолкынып, ертылып беткән берәүне мәйдан уртасындагы баганага бәйләп куйганнар. Тоткынның аягы астында — чыбык-чабык, ботак-сатак өелгән. Кулларына утлы торымбашлар тоткан ике кеше ике якта тора. «Яндырырга уйлыйлар». Тирә-юньдә халык мыж килә. Кулларын болгый-болгый нәфрәт белән нидер акырган халык бу юлы да бер организм булып тоелды Азаматка. Ул үзенең гел бертөрле фикер йөртүенә аптырап та куйды. Әмма бу халык турында башкача уйлау мөмкин түгел иде. Бер ерткыч. Бер котырган ерткыч. Ә баганага бәйләнгән кеше — ниндидер канунны бозган, шушы организмга буйсынырга теләмәгән, үзе бер организм булырга омтылган шәхес, һәм аны юк итәләр. Бу коточкыч күренеш. Ләкин табигый күренеш. Капканга эләккәч, үз аягын чәйнәп өзеп качкан комак шикелле. Чери башлаган аягын кисәргә ризалык биргән кеше шикелле. Баганага бәйләп куелган кеше — шушы халыкның чери башлаган аягы. Яки кулы. Яки башка җире, һәм аны яндыралар. Башкалар черемәсен, теге зур организм таркалмасын өчен. Шулай тиеш.

Азамат авыр сулап куйды. Ул инквизиция утында янганнарны хәтерләде.

Джордано Бруно...

Мин, Джованни Мочениго, намус кушуы һәм духовник әмере буенча шуны җиткерәм... Джордано Бруно Ноланц белән әңгәмәләр вакытында... дөньяның мәңгелек икәнлеге һәм чиксез дөньялар барлыгы турында әйтте... кылган гөнаһлар өчен теге дөньяда бернинди дә җәза көтми, табигать тарафыннан яратылган җаннар бер тере халәттән икенчесенә күчә... кешеләр дә хайваннар кебек үк җенси якынлыктан ярала... диде...

Ул, кыз кеше бала таба алмый, диде... һәм безнең католик дин Ходайның бөеклеген мыскыл итә, диде... Руханиларның тарткалашуын туктатырга, монахларның керемнәрен тартып алырга, чөнки алар дөньяны мәсхәрәли, диде... Чөнки алар — ишәкләр, безнең бөтен фикерләребез дә шул ишәкләрнең өйрәтүенә нигезләнгән, диде... динебезнең Ходай алдында берәр әһәмияте барлыгын беркем дә исбатлый алмый, ә изге булыр өчен кешеләргә явызлык кылмый яшәү дә җитә, диде...

Галилео Г алилей...

Коперник...

Ә Җир барыбер әйләнә...

Һәм колагында инквизиторның хиссез тавышы яңгырап китте:

«Җәмгыятебезнең нигезен какшатырга маташучы халык дошманнарына — үлем!»

«Мочить сепаратистов!»

Һәм ул хаклы булып тоелды.

Кешелек дөньясын алга этәрүче ачышларны фәкать күнегелгән кануннарны бозучылар, җәмгыятьнең әнә шул чирле әгъзалары ясаган. Аларны кешелек организмыннан кисеп ташласалар да, ачыш калган. Димәк, чир калган. Бәлки, кешелек гомер бакый бер организм булып яшәргә һәм зур ачышларны да аерым кеше түгел, ә шул организм ачарга тиеш булгандыр. Ул ачышларның чынлап та кирәклеген бөтен кеше дә аңлап җиткәч кенә. Бөтен кеше дә аңа әзер булгач кына. Кешелек, бәлки, миллиард елга соңга калып үсешер иде, ләкин үз үсеше аның үзен куркыныч астына куймас иде.

Ләкин тормыш башка юлдан киткән. Бер организм булып туган кешелек төрле кисәкләргә таркалган да аерым кешеләр оешмасына әверелгән.

Азамат үз уйларына бирелеп, экраннан бөтенләй читкә киткән икән. Хәзер анда ниндидер кальганы күрсәтәләр иде. Кальга-шәһөр, үзен уратып алган исәпсез-сансыз гаскәрләрдән сакланырга теләп, капкаларын ныклап бикләп куйган.

Шәһәр үз-үзенә бикләнгән.

Дошманнарыннан саклану өчен.

«Кешелек ким дигәндә ике организмга әйләнгән, — дип уйлады Азамат, экранга карап. — Берсе — сакланучылар, икенчесе — һөҗүм итүчеләр. Ике организм».

Ике дөнья.

Ике дөнья турында уйлауга, үзенең хәле кабат хәтеренә килде дә бар булмышын биләп алды. Ул башта экранга төбәлеп, экрандагы вакыйгаларга ябышып, аңа иярергә тырышып утырса да, чынбарлык

моңа ирек бирмәде. Телевизордагы күренешләрнең бер кызыгы да калмады, ул ал арны карый да, аңлый да алмады. Ахырда пультның сүндерү төймәсенә басарга мәҗбүр булды.

Ул ике дөньяда да ялгыз иде.

Акчасыз интеккәнендә, эшләгән эше беркемгә дә кирәкмәгән сантый итеп карадылар. Тудырган матурлыгын күрергә теләмәделәр. Матурлык кирәксез иде. Кесәсендә акчасы булмагач, хәтта аны кешегә дә санамадылар, турыдан-туры әйтергә кыймаганнар да һәр адымда читләтеп кенә көлеп, кыерсытып торды.

Ә картиналары әйбәт сатыла башлагач... Аның тирәсенә кешеләр җыелыр булып китте. Кемнәрдер киңәш, кемнәрдер акча сорап килде. Кул биреп күрешүне дә бәхеткә санаганнар табылды хәтта. Ләкин бу вакытта да ул ялгыз иде. Кешеләргә ул кабатланмас шәхес буларак түгел, ә бай һәм модный рәссам буларак кызыклы иде. һәм картиналарын алучылар да рәсемнәрнең сыйфатыннан бигрәк авторның исеменә карадылар, болар инде сәнгатьне бәяли белүчеләр түгел, ә агымга иярүчеләр, үзләренең калын кәшилүген актарган арада: «Мин дә төшеп калган малай түгелмен, менә Фәлән Фәләнов картиналары белән кызыксынам!» — дип әйтергә теләүчеләр иде. Өрәк-шәһәрдә, йортын төзеп бетергәннән соң, аны күрсәтерлек җан иясе тапмагандай, болар арасында да матурлык уртаклашырлык, матурлык уртаклаша алырлык кешеләр юк иде. Хәтта күңел күзе белән ул гүзәллекне күрә алганнар да үз дөньяларына чумган һәм шул дөньядан ераграк карарга теләмиләр иде. Бәлки, теләсәләр дә карый алмаганнардыр.

 

(Дәвамы бар)

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: