Чәчмә әсәр
22 Марта 2024, 15:06

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (10)

Гаиләсе белән яшәгән йортка керсә, нидер табар, үткәннәренә һәм бүгенгесенә кагылышлы күп нәрсәләрне ачыклар сыман тоелды. Ләкин йортка якынаю белән, йөрәге кысылды, тамагына төер, күзләренә яшь тыгылды һәм ул кире борылырга уйлады, бу урынны урап үтүдән дә яхшысы юк сыман иде. Әмма кызыксыну хисе көчле, аны хәтта әрнү-сызланулар да, курку да басарлык түгел иде. һәм Азамат үзләренең подъездына атлады.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (10)Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (10)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (10)

Дүртенче бүлек

 

* * *

 

 

Моңа кадәр ул кеше яши торган йортларның эченә кереп карамаган иде. Үзенең бу шәһәрдә бердәнбер тере зат икәнен белсә дә — аек акыл моңа ышанса да – күңеленең бер почмагында: «Бәлки, ул кадәр үк ялгыз түгелмендер, менә бу йортларның берөрсендә, бәлки, бер генә булса да кеше яшидер», — дигән өмет сүнеп бетмәгән иде. Шуңа, да ул йортларга керергә ашыкмады. Кечкенә өмет чаткысын сүндерәсе килмәде.

Аның хәтере акрын гына булса да ачыла бара иде. Ул инде үзенең кемлеген дә, үткән тормышында нәрсәләр кичергәнен дә беркадәр ачыклады. Әмма мондый хәлгә ничек килеп эләгүен, бу хәлгә төшәр алдыннан ниләр кылуын һаман белми иде әле.

Гаиләсе белән яшәгән өйне дә тапты ул. Әмма кереп карарга көче җитмәде. Анда якын барса, ни өчендер йөрәге кысылды, тамагына төер, күзләренә яшь тыгылды һәм ул кире борылырга, ә соңрак бу урынны урап үтәргә мәҗбүр булды.

Ләкин кызыксыну хисе көчле, аны хәтта әрнү-сызланулар да, курку да басарлык түгел иде. Үзе яшәгән йортка керсә, нидер табар, үткәннәренә һәм бүгенгесенә кагылышлы күп нәрсәләрне ачыклар сыман да тоелды.

Бу хистән арынырга теләп, ул якындагы кибеттән пумалалар, буяулар, рәсем төшерү өчен кирәкле нәрсәләр алып кайтты. Ул үзе төзегән йорт янындагы мәктәпнең спорт залында яши иде. Көннәр әйбәт торганлыктан, бернинди кыенлык та кичерми, теләсә, залда, теләсә ачык һавага чыгып йоклый. Йортын төзеп бетергәч, ничектер йокысы качты. Көндезләрен арымагач, төннәрен тынгысыз үткәрде.

Йорт, әлбәттә, матур иде. Гадәттә, яңа гына табадан төшкән иҗат җимеше иң зур, иң бөек әсәр булып тоела, дөньяда беркем дә мондый нәрсәне башкара алмыйдыр кебек була һәм үзеңне даһи итеп сизәргә мәҗбүр итә. Мондый халәт рәссамга таныш иде. һәм ул тиздән әлеге йортның да матурлыгы бераз сүрелеп, тоныкланып калачагын белә иде. Беркадәр вакыттан соң үзенең иҗат җимеше автор өчен әһәмиятен югалта башлый, беренче мәлләрдә тылсымлы, гайре табигый булып тоелган нәрсәләре кубып төшә һәм ул гадидән-гади әсәр булып кала. Ул инде авторны бөтенләй дә диярлек кызыксындырмый башлый.

Әлеге йорт белән дә шулай булырга тиеш иде.

Азамат моны белә иде.

Ләкин алай килеп чыкмады. Йорт көн-нәнкөнгә үзенә карап сокланырга мәҗбүр итте. Вакыт үткән саен ул үзенең яңа ягы белән, яңа сыйфатлары белән ачылды һәм хәтта Азамат үзе дә уйламаган, үзе дә күреп бетермәгән матурлык белән балкыды. Бу йорт чынлап та могҗиза иде.

Затлы ташлардан, акчалардан ясалган өчен генә түгел. Хәтта гади генә кәгазьләрдән, гади ташлардан да ясап булыр иде моны. Эш бөтенләй асылташларда түгел иде. Хәтта аларның алтын-көмеш-акча икәнлекләре беренче карашка күренми дә иде. Хикмәт — күңел матурлыгында иде. Шушы йорттан ургылган матурлык, наз, мәхәббәт күңелеңдәге якты хисләр белән кушыла да ирексездән сине дә матур булырга әйди, үзеңне иң сөекле, иң изге, иң бәхетле кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә иде.

Бу йорт — бәхет машинасы иде.

Аңа караган саен Азаматның күңелендә горурлык хисе уянды, шушы матурлыкны башкалар белән дә уртаклашу теләге артты. Һич югы бер генә кеше белән! Юк, хәтта кеше дә түгел, эт белән, песи белән, чебеннәр, черкиләр белән. Бары тик бер генә җан иясе шушы йортка карасын иде. Бер генә тапкыр. Бу үзеңнең осталыгыңны кемгәдер күрсәтеп мактану тойгысы гына түгел иде. Бу — матурлыкны тудырырга мәҗбүр иткән көч кебек үк серле дә, тылсымлы да кире каккысыз бер теләк иде. Матурлык уртаклашу теләге.

Ләкин ул матурлыкны кем белән дә булса уртаклашу мөмкин булмаган хәл иде.

Бу җәһәттән Азамат берни дә кыла алмый, ул чарасыз иде.

Шушы чарасызлык МАТУРЛЫКны талый, МАТУРЛЫКның ялгызлыгын тою иң ачы бәхетсезлеккә тиң иде.

Ләкин Азамат моны көн саен, мизгел саен тоеп-күреп торырга мәҗбүр иде.

Йортның тагы да матурлана баруын, һәм матурланган саен аның ялгызлыгы ныграк күренүен һәм ул авыр уйларыннан арынып торыр өчен, тагын иҗат дөньясына чумарга теләде. Иң затлы пумаласы да, иң кыйммәтле буяулары да, иң сыйфатлы тукымасы да бар иде аның. Барысы да бар иде. Әмма кулына эш бармады. Ул хәтта пумаланы кулына да алып карамады. Күңелеңдә канат булмаганда, пумала — гади пумала гына иде.

Һәм ул, күңел күзен ачарлык вакыйга эзләп, урам буйлап китте.

Гаиләсе белән яшәгән йортка керсә, нидер табар, үткәннәренә һәм бүгенгесенә кагылышлы күп нәрсәләрне ачыклар сыман тоелды.

Ләкин йортка якынаю белән, йөрәге кысылды, тамагына төер, күзләренә яшь тыгылды һәм ул кире борылырга уйлады, бу урынны урап үтүдән дә яхшысы юк сыман иде. Әмма кызыксыну хисе көчле, аны хәтта әрнү-сызланулар да, курку да басарлык түгел иде. һәм Азамат үзләренең подъездына атлады.

Подъезд ишегеннән узу белән, курку-шиклөнүлөре юкка чыгып, бар булмышын ниндидер сәер хис биләп алды. Монда һәммәсе дә таныш кебек тоелды. Әйтерсең, ул беркайчан да өрөк-шәһәрдә адашып йөрмәгән, ул гомер буе шушы йортта яшәгән. Әйе, ул кичә кич шушы ишекләрне ачып кергән иде, шушы баскычлардан атлап менгән иде... Бүген иртән шушы баскычлардан төшкән иде, шушы подъезд ишегеннән чыгып, урам буйлап атлап киткән иде. Баскыч мәйданчыгындагы тәмәке төпчекләре дә, сытылып ташланган сыра банкасы да, чүп-чар һәм песи сидеге исе дә аңа шулкадәр таныш иде. Стеналарга кара маркер белән язылган сүзләр дә таныш иде аңа. Шул ук вакытта ул үзенең озак вакытлар буена монда кергәне булмавын да яхшы белә иде. Бугай...

Кесәсеннән ачкыч алып, фатирына узгач та әлеге тойгы таралмады. Киресенчә, ул көчәйде генә. Хатыны да, кызы да өйдә юк иде. Әйе, алар монда булырга тиеш тә түгел. Алар икенче дөньяда. Әмма өйдә кемдер яши, бүген төнлә дә монда кемдер кунган, ашаган,  йоклаган... Йокы бүлмәсендәге карават җыештырылмаган иде. Монда алар элек хатыны белән йоклыйлар иде. Хәтта Азамат каядыр киткән чакларда да хатыны анда беркемне дә яткырмый, кызын да аерым сала торган иде. Ә әле анда ике мендәр куелган. Димәк, хатыны ялгыз йокламаган.

Тумбочка өстендә күлмәк-чалбар. Азаматныкы.

Юк, моның булуы мөмкин түгел.

Түгел.

Бу киемнәрне ул теге кибеттән, бер кеше дә, хәтта сатучы да булмаган кибеттән, өрөк-шөһәрдәге кибеттән алган иде ләбаса. Әйе, нәкъ шуннан алган иде. Әмма ул вакыттан соң Азамат өенә кайтмады бит.

Кайтмады.

Бер төнен ул парктагы эскәмиядә үткәрде, аннан соң мәктәп спорт залында кунып йөрде. Ачык һавада йоклаган чагы да булды. Әмма монда кайтмады. Якын да килмәде. Якын килә башласа, йөрәген нидер кысып алды, тамагына төер тыгылды, күзләренә яшь эркелде. Бүген дә әнә шул хисләрне җиңеп кенә килде монда. Чарасыздан килде.

Тик нигә соң җанында шундый халәт? Нигә аның киемнәре мондагы тумбочка өстендә?

Нигә караватта ике мендәр?

Азамат тертләп куйды. Бу сорауларга җавапны ул белә иде бугай. Ләкин бу сорауга җавап бирә алу берни белмәүдән дә хәтәррәк иде. Моңа ул ышанырга теләмәде. Бу уйларын башыннан куарга тырышты.

Алар бит хатыны белән аерылышканнар иде инде.

Суд та булган иде.

Бугай.

Иреннән аерылган хатын гомер бакый ялгызы гына яши аламы? Яшәргә тиешме? Аның хатыны да ниндидер ир белән бәйләнгәндер. Шуның белән бергә йоклагандыр. Тумбочка өстендә дә аның, шул  ирнең, киемнәредер. Теге кибеттән алынган булса ни... Бертөрле киемнәр булмыимыни?!

Бу үз-үзеңне алдау гына иде.

Киемнәр Азаматның үзенеке иде.

Чалбар кесәсендәге ачкыч та — мәктәп спорт залының ачкычы иде.

...?..

Ләкин бер аерылышып киткәч, ул бу йортка ничек кайтып керде икән соң? Өенә якын килүгә үк йөрәге кысыла башлый иде бит. Хатыны белән аерылышу аның җанын кимерә иде. Үзе моны танырга теләмәсә дә. Ләкин ул бернәрсә дә үзгәртә алмый иде инде. Алар мәңгелеккә, бүтән беркайчан да кавышмас өчен аерылыштылар. Суд булды.

Әллә булмадымы?

Күзгә күренмәс кеше мин... Бу уйларын ул судта, кызыннан күзләрен алалмый утырганда уйламадымыни? Ләкин нинди судта?

Бернинди дә суд булмады. Булмады. Ул үзен-үзе шулай хөкем итте. Мин гаиләмне адәмчә яшәтә алмыйм икән, аерылырга тиешмен, диде, һәм аерылды. Тик суд белән түгел. Ул аерылып үз дөньясына китте. Үз дөньясына. Ләкин кайда?

«Күзгә күренмәс кеше» картинасына.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: “Челвек-невидимка” фильмыннан скриншот.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас