* * *
– Уфф, тагын авырткан бармагымны бәрдем... – диде бер ханым. – Нәрсәгә тотынсам да шул бәрелә...
– Бармак кына булса пүчтәк әле...
– Пүчтәк тә бит... Әрни...
– Теге Фәридәне беләсең бит... Былтыр акча алып торган иде. Шуны юллап өенә бардым. Кирәген китереп кайтам, дип барган идем. Кайчаннан бирле качып йөри бит. Биш мең әллә бәләкәй акча ул. Болай гына биреп җибәрергә
– Шуннан?
– Шуннан дип... Күрмәгәнен күрсәтәсе идем. Кызган идем. Өенә барып кердем.
– Шуннан?
– Өйдә булып чыкты. Мескен генә яшәп ята. Гафу ит инде мине, менә бер атнадан ун мең аласым бар, шунда бирермен, ди. Чак еламый гына.
– Шуннан?
– Шуннан дип... Кызгандым да бахырны... Тагын ике мең биреп тордым. Соңгы акчамны.
– Хи-хи-хи... Ишкәнсең ишәк чукмарын.
– Үзем дә шуңа аптырыйм. Кешегә юньсезлек эшлим дип башлыйсың, үзең дә сизмәстән әйбәтлек эшләп куясың...
– Нишлисең инде, малай... Маңгаеңа шулай язылгандыр... Уфф..
– Нәрсә булды тагын?
– Бармагымны бәрдем...
Күзгә күренмәс кешеләрнең өрәк-сүзләрен Азамат әллә ишетте, әллә юк. Ул йоклый иде бугай.
* * *
– Син кызыңа җаны теләгән нәрсәне алып бирергә тиешсең. Синең кызың бит ул! Ә син...
Монысы инде адашкан өрәк-аваз түгел иде. Монысы чынлап та булган хәл.
Хатыны белән аерылышкач та ул кызы белән аралашып торды. Аңа бүләкләр алып барырлык акчасы булмаган чакларда картиналарын күтәреп урам буена чыкты. Аз-маз сатып бераз акча юнәлтү белән, рәсемнәрен якында гына яшәүче таныш егетенә калдырып, Гөлгенә янына йөгерде.
Бугай...
Менә шундый вакытларның берсендә аның янына бик тә затлы киенгән бер адәм килеп басты. Бу кешенең электән дә берничә картина алганы бар иде. Кайчагында болай гына да, аны-моны алмаса да, хәл белеп узып китә. Хәсән исемле иде бугай. Аны бик бай кеше икән дип сөйлиләр иде. Хәер, моны белер өчен әллә ни зур акыл да, кеше сүзен тыңлау да кирәкми иде инде. Утырып килгән машинасына гына кара син аның! Әлбәттә, Азаматның хәлен ул әйтмичә дә аңлап тора иде инде. Тормышы яхшы булган рәссам картиналарын күтәреп урам буена чыгып баса димени?!
– Кызың кайда булды әле? – дип сорады ул көннәрнең берендә. – Соңгы вакытта күренгәне юк.
– Аерылдык. Хәерче ирне кем яратсын.
Бу сөйләшүгә дә хәтсез вакыт үткән иде инде. Менә ул тагын килеп басты. Азамат турында бөтен нәрсәне дә, хәтта аның ни уйлаганына кадәр белгән кебек, сүз башлады:
– Син кызыңа җаны теләгән нәрсәне алып бирергә тиешсең. Синең кызың бит ул! Ә син яхшы рәссам. Искиткеч талантлы рәссам.
Азамат ирен чите белән генә елмаеп куйды.
– Ошый миңа синең картиналарың. Миңа гына түгел, күпләргә ошый ул.
Азамат инде мактау сүзләренә эреп китәр дәрәҗәне үткән иде.
– Мактаучы күп тә... – диде ул, ниндидер бер читсенү белән, – алучы гына юк... Әнә аракыга да чират торалар, ә картиналарга... якын да килеп карамыйлар, һы...
Ул янә ирен чите белән елмайды. Бу елмаюдан бигрәк, елап җибәрмәс өчен иреннәреңне җыеруга тартым иде.
– Алучы юк? Гаҗәп... – Хәсән, фикерен чуалткандай, бер мәлгә тынып торды.
– Гаҗәп картиналар!
Азамат иңнәрен сикертте.
– Ә беләсеңме ни өчен алучы юк?
– Ни өчен?
– Менә болар, – Хәсән кулларын тирә-якка җәеп күрсәтте, – менә бу халык... Аларга синең рәсемең кирәк дисеңмени?! Сәнгать кирәк дисеңме аларга?! Боларга ашарга, эчәргә булсын да... сөешергә булсын. Бу халыкның аңы маймыллыктан узган, кешелеккә барып җитмәгән бер аравыкта тотлыгып калган. Ә чын сәнгатьне аңлар өчен, яхшы картинаны аңлар өчен үзеңнең дә күпмедер дәрәҗәдә рәссам булуың таләп ителә.
Азамат дәшмәде. Кәефе киткән чакларда ул да шулай уйлый иде. Ләкин усалланып түгел, иҗатыңны аңламаган өчен кешеләрне гаепләргә кирәкмәгәнен ул яхшы белә, һәркем ниндидер өлкәдә белгеч, ә ниндидер өлкәдә надан. Бөтен яктан да камил кешеләр булмый.
– Мин аларны гаепләп әйтмим, – дип дәвам итте Хәсән. – Алар арасында да сәнгатьне аңлаган кешеләр очрарга мөмкин. Мин картиналарыңны дөрес урында сатмыйсың дип кенә әйтәм.
– Нишлисең инде...
Хәсән кычкырып көлеп җибәрде.
– Иҗат кешесен чарасыз хәлгә кую – безнең җәмгыятьнең иң зур осталыгы. Инженерны тимер-томыр арасына ыргыт – ул яңа техникага утырып килеп чыгачак. Сәнгать кешесен тормыш сазлыгына ташла – ул сазлыкны чишмә итәчәк. Тормышның Ходай исәпкә алмаган тишек-тошыкларын без талантлар белән ямыйбыз. Ха-ха-ха... Көләрсең дә, еларсың да...
Азамат дәшмәде. Хәсән хаклы иде.
– Минем сиңа бер тәкъдимем бар,– диде ул, кинәт бөтенләй икенче темага күчеп. – Әйдә, картиналарыңны сату белән мин шөгыльләнеп карыйм. Синең иҗатың белән бик кызыксынган кешеләр бар. Ризасыңмы?
– Риза. – Азамат урам уртасында картина сатып йөрүдән туйган иде инде, шундый хәлдән котылу өчен ул теләсә нинди шартларга да әзер иде. – Риза, әлбәттә.
– Алайса, мин мондагы бөтен эшләреңне дә алып китәм. – Хәсән кесәсеннән бер пачка меңлек чыгарды. – Монысы – аванс. Картиналарыңны урнаштырып бетергәч, тулысынча исәпләшербез.
Азамат өнсез калды. Берәр сүз дәшсә, үз тавышына уянып китәр дә барысы да юкка чыгар төсле тоелды. Ләкин ул уянып китмәде. Акчаны кесәсенә тыгып куйгач та, вакытлыча урнашкан тулай торак бүлмәсенә кайткач та. Кызы белән кибеттә йөргәндә дә.
Әлеге вакыйганы төшендә хәтерләдеме ул, әллә өнендәме – монысы артык мөһим түгел иде инде. Иң мөһиме хәтерләве иде. Әйе, әлеге хәлдән соң ул ярыйсы гына тернәкләнеп китте. Көтмәгәндә- уйламаганда килеп кергән йөз мең акчага кызының күңелен күреп йөрде, аннан соң иҗат итәр өчен кирәк-яраклар алды. Бу җәһәттән аның кайгысы беткән иде.
Күзгә күренмәс кеше мин. Кайчандыр яратып өйләнгән хатыным да мине күрмәде. Мине беркем дә күрми. Шуңа кем икәнемне белмиләр дә. Мин күзгә күренмәс кеше. Ләкин бер күренәчәкмен. Мине бер күрәчәкләр әле. Күрәчәкләр.
Хатыны белән аерылышканда шулай уйлаган иде ул. Әрнеп, үзенең бу дөньяга ник рәссам булып туганына үкенеп, һәм шунда башына бер фикер килгән иде. Рәсемен ясарга. Күзгә күренмәс кешенең рәсемен. Ул бу уеның мәңгегә дә чынга ашмаслык хыял икәнен белсә дә, картинаның исеме шәп иде. «Күзгә күренмәс кеше» картинасы. Шәп яңгырый. Әлбәттә, эш исемнең яңгырашлы булуында гына түгел. Аның күңел халәте дә шуны таләп итә... Күңеле шуңа тулышкан. Ул бу картинага тотыну өчен өлгереп җиткән иде.
Кулына акча керү белән, ул шул хакта уйлады.
Озакламый Хәсәнгә биргән картиналарының бер өлеше сатылды, һәм Азамат кинәт кенә миллионерга әйләнде. Хәзер арзанлы буяулар, пумалалар эзләп йөрү чоры артта калды. Ул үзе теләгән нәрсәне алырлык мөмкинлеккә ия иде. Ул «Күзгә күренмәс кеше» рәсемен ясау өчен рухи яктан гына түгел, ә матди яктан да әзер иде.
Шуннан ары нәрсәләр булды соң?
Әйе, ясады ул теге картинаны. Дөньяны шаулатырлык әсәр килеп чыкты. Әмма ничек ясады? Аның нәтиҗәсе ничек булды?
Күпме генә тырышса да, хәзер ул бухакта хәтерли алмады. Ләкин ул канәгать калды. Аның хәлендәге кеше өчен искә төшергән кадәресе дә аз түгел иде. Ярдан бер кәс җимерелгәннән соң эшерелеп төшкән балчык сыман, әлеге вакыйгага ияреп, бик күп вак-төякләр дә хәтеренә килде. Гади, әмма бик әһәмиятле нәрсәләр.
* * *
Кинәт ул башын күтәрде.
Тирә-ягына каранып алды.
Күзенә нәрсәдер чагылып үткәндәй булды, юк, бу өрәк-авазлар да, агачыннан очкан яфрак та түгел иде. Ниндидер күләгәме, әллә яктылыкмы аның өстеннән мизгелгә генә шуып үтте. Ниндидер җисемсез нәрсә.
Ул моның нәрсә булырга мөмкинлеген ачыкларга теләп озак кына каранып торды. Шикләнерлек бернәрсә дә күренмәде. Берни дә шуып үтмәде, ахры, шулай тоелды гына бугай. Ялгыз башың әллә ниләр уйлап ятсаң, күзеңә шайтан да күренә башлар әле.
Ул янә үзе төзегән йортка карап алды.
Елмайды.
Моңа кадәр кемнедер сагынган кебек моңаеп утырган йорт та яктырып киткәндәй булды. Азамат, мондый хәлдән канәгатьләнеп, кычкырып көлеп җибәрде.
Йорт тагы да ныграк балкыды. Ул хәзер көләч кояшны хәтерләтә иде.
– Шайтан алгыры! – дип балкыды Азамат аңа карап. – Ул минем белән сөйләшә. Ул сөйләшә минем белән! Моның булуы мөмкин түгел!
Йортның нуры кинәт сүрелеп калды. Азаматка ул елмаеп торган җиреннән нәрсәгәдер үпкәләп иреннәрен еларга бөрештергән сабыйны хәтерләтте.
– Ярый, ярый... – диде Азамат, бала юаткандай итеп. – Моның булуы мөмкин түгел. Әмма бу шулай. Шулай бит?
Йорт хәрәкәтсез калды.
– Йә, бер сүз әйт инде.
Азамат аңа бертын карап торды да башын түбән иде. Юк, йорт аны аңламый иде. Аның бер балкып, бер сүрелеп китүе, башта уйлаганча, Азаматның кәефенә бәйле түгел иде. Болай була алмыйдыр да шул. Нинди генә осталык белән төзелсә дә, гади йорт бит ул. Гади йорт. Аннан ничек аңлау, аралашу көтәсең. Ә шулай да матур. Соклангыч. Кызганыч, Азаматның үзеннән башка беркем дә күрә алмый.
Йорт рәссамны аңламаса да, аннан ниндидер җылылык, ягымлылык, ярату сирпелә иде. Моның нәрсә икәнен яхшы белә Азамат. Гөлгенә янында чагында гел шундый халәтне тоя иде. Бу йорт та аны әтиседәй күреп ярата булып чыгамы?! Шулай булып чыга! Шайтан алгыры.
Азамат башын күтәрде.
Теге җисемсез нәрсә тагын шуып узды.
Йорт, Азаматның үзен аңлавына сөенгәндәй, шат яктылык белән балкып китте.
(Дәвамы бар)
Фото: Мунир ВАФИН