Чәчмә әсәр
20 Марта 2024, 06:30

Инсур МӨСӘННИФ. Самавыр чәе. Хикәя (2)

– Нихəл, Нəфисə, гурыдка бардыңмы əллə, бик нык күтəренгəнсең, иртəн берни дə əйтмəгəн идең, нишлəп барасы иттең? – дигəн сүзлəрне ишеткəч, Нəфисə карчык чак абынып егылмады...

Инсур МӨСӘННИФ. Самавыр чәе. Хикәя (2)Инсур МӨСӘННИФ. Самавыр чәе. Хикәя (2)
Инсур МӨСӘННИФ. Самавыр чәе. Хикәя (2)

(Ахыры.)


Теге малай-егет, татарча бераз
сукалыйдыр инде, аңлады, ахры.
Акаеп көлеп куйды да:
– Син үзең кəкəй иткəнсеңдер,
модалы чалбар ул, фирма, тома-
на карчык, – дип, аны читлəп узып,
кəкəйле чалбары белəн ары китте.
Я Хода, үзең ярлыка! Мода күрəсе
дə бар икəн əле Нəфисə карчыкның,
Аллаһы Тəгалə Җир йөзендə
йөрткəч! Мода, дип ни... Барлык
яңа мода – кире кайткан иске нəрсə
инде ул... Əнə, аның малайлары
бəлəкəй чакта йөрткəн “мода” кире
кайткан бит...
Паркны урап чыгып та өлгермəде,
каршына инде бер кыз-кыркын килə.
Өстенə матур гына куртка кигəн,
əмма менə балагына таба тарай-
ган чалбары... Аны кем теккəндер,
арты зур, асылынган, балагы тар,
өстəвенə, кыска, илəмсез зур бо-
тинкалары ерактан күренеп тора –
читтəн карап торган кешегə бик
мəзəк инде. “Балакайның озынрак
балаклы чалбар алырга акчасы
җитмəгəндер инде, хəзер юньле-
башлы эше дə юк шул”, – дип кыз-
ганды аны карчык.
Андый бичара-мəхлукларны кар-
чык арытаба да шактый күрде. Ки-
тереп терəделəр бит илне, арурак
чалбар тегəргə материаллары да
калмады. Эканумить итəлəр, ха-
лыкны киендерергə кирəк бит.
Ниһаять, арыды. Автобус килер
вакыт та якынлаша иде, вокзалга
юнəлде. Эскəмиягə утырып, бераз
ял итəр, үзен күрсəтер, башкалар-
ны күзəтер. Кызык нəрсəлəр күп
икəн монда... Тик кызык күп дип,
шəһəрдə куна-төнə ятып булмый
бит. Ул монда килəп сарып йөри,
ə йорт-бакчасы караучысыз. Көтү
кайтыр, кəҗəсен савар, теге əмрикə
кортларын чүплəр, иркенлəп ты-
гынып ятмасыннар əле. Ни яман
шешкə, ни эспидкə, ни шул кортлар-
га каршы бер дару таба алмадылар
инде, эшлəре катыдыр, көн дə кос-
моска очалар бит, күкне тишкəлəп
бетерделəр, шуңа яңгыры да, кары
да вакытында яумый, кыш көнендə
кояшта кызынырга була бит хəзер!
Ə җəй җитсə, тунны еракка алып
куеп та тормыйлар. Ай, Аллаһ!..
Авылга кайтып төшсə, тагын теге
Хəмитне очрармы икəн инде? Тəки
тагын искə төште, һай əттəгенəсе...
Аллаһ бəндəсе. Аяклы бəла булды
бит инде, валлаһи. Юри каршына
чыгып тора, диярсең... Аңа да авыр-
дыр инде, тəки өйлəнмəде бит...
Начар кеше дə түгел, эчеп-тузы-
нып, урамда йөргəне юк, бакчасын
да үзе караштырган була, өй эче ни-
чектер, яшь чакларында ире белəн
берничə тапкыр кунакта булганнан
кала, тупсасын атлап кергəне юк...
Вакыты җитү белəн, автобус
килеп туктады. Монысында урын-
нары икенче авыл хатыны белəн
туры килде. Тагын шул ук нəрсəлəр
турында гəплəшеп кайттылар,
нəрсə сөйлисең инде, кемнең кай
төше авырта, шул хакта сөйли,
дилəр бит... Авырткан урыннар күп
инде ул, сөйлəргə кеше бар, тик
ишетүче генə юк. Колаклары кат-
кандыр инде, гел тəмле ашасаң, күз
дə начар күрə, колак та начар ишетə
башлый, ди бит брачлар да.
Авыл очында төшеп калгач,
акрын гына ары атлады. Көтү кай-
тырга вакыт бар əле, хəер, кəҗəсе
һушлы хайван, капка ачучы булма-
са да, коймадагы тишектəн үзе керə
дə китə. Аннан йөри ишек алдында,
тегендə-монда төртенеп. Яшелчə
утырткан кече бакчаның коймасы
биек, нык, балалары тотып китте,
кəбестəгə төшə алмый, əй, шуңа
эче поша инде тегенең!..
– Нихəл, Нəфисə, гурыдка бар-
дыңмы əллə, бик нык күтəренгəнсең,
иртəн берни дə əйтмəгəн идең,
нишлəп барасы иттең? – дигəн
сүзлəрне ишеткəч, Нəфисə карчык
чак абынып егылмады. Лə илəһе
иллəллаһ! Хəмитнең йорты алдын-
нан узып бара икəн.
Үзен-үзе тиз генə орышып, əмма
ашыкмый гына җавап бирде:
– Котымны алдың, чак артка ау-
мадым. Əй, уйладым да, барып
кайтыйм əле, дидем, күптəн барган
юк иде, дөнья гизеп булмагач, ичма-
сам, шəһəр күреп кайтыйм, дидем.
Анда да кызык, яңалык күп икəн,
əллə кая йөрисе юк, кайда да шул
бер хəлдер инде...
– Анысы шулай, əнə, телевизор-
ны ачсаң, барысын да күрəсең. Бик
арыгансың бугай, əйдə, кереп, чəй
эчеп кит, өеңдə чəй кайнатып көтеп
торучы юк бит, ə минем чəй əзер,
самавыр чəе...
– Ничек инде мин сиңа тиктомал-
га чəйгə керим, ди, кеше күрсə, ни
дияр! Кит, булмаганны!
Хəмит карт көлеп куйды да:
– Нинди кеше сүзе ди инде безнең
яшьтə! Олылар бер-берсенең хəлен
дə белмəгəч, ни кала бу дөньяда...
Көне буе телевизор карап утырыр-
гамыни...
Нəфисə карчык аңа ныклап кара-
ды да... үз-үзенə шаккатты. Кара,
керергə каршы түгел икəн бит! Са-
мавыр чəе ди бит, бу сиңа электр
чəе түгел инде...
– Самавыр кайнаттым, дисең
инде? Арытты инде, арытуын...
Ярый соң, əйдə! – Нəфисə карчык,
кинəт, əйтерсең лə, биредə көн дə
кунакта була, ачык кече капкага
таба беренче булып үзе атлады...
Аны чиста итеп җыештырылган өй
эче, өстəлдə чыжлап утырган сама-
выр каршы алды...
Озак утырмадылар, əмма
самавырның суы бетте. Картларча,
əкрен генə əңгəмə корып утыра тор-
гач, вакытның узганы сизелми дə
калды. Көтү кайтыр сəгать якынлаш-
канлыктан, Нəфисə, кат-кат рəхмəт
əйтеп, урыныннан кузгалды. Хəмит
капка янына озатырга чыкты. Нəрсə
булсын инде, шул картларча хуш-
лаштылар, Нəфисə хəтта кунакка
чакырган сыманрак сүзлəр дə əйтте
əле (“Вакытың булса, килеп утыр”).
Аннан, шəһəр күчтəнəчлəреннəн
яртылаш бушаган сумкасын җиңел
генə селти-селти, шулай ук җиңел
генə терт-мерт атлап, өенə юнəлде.
Хəмит аның артыннан карап
калды. Нигə карамасын, күзе бул-
гач, карый инде... Нəфисə аның
күз карашын җилкəсе белəн сизсə
дə, борылып карамады. Ары-бире
боргаланырга ул əллə акылы уты-
рып бетмəгəн унсигез яшьлек кыз
баламы? Борылып карар əле, бергə
утырып чəй эчтелəр бит инде... Са-
мавыр чəе...

Фото: Freepik.

Инсур МӨСӘННИФ. Самавыр чәе. Хикәя (2)
Инсур МӨСӘННИФ. Самавыр чәе. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас