Чәчмә әсәр
19 Марта 2024, 16:14

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (8)

Ул сатучы өстәленең эчке ягына чыкты да тартманы ачты. Хәтсез генә акча җыелган иде. Аны бер пакетка тутырып читкә алып куйды да тагын тирә-якны күзәтеп торды. Ул-бу сизелмәде.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (8)Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (8)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (8)

* * *

Ул таңда гына уянып китте. Күзләрен ачкач та урыныннан кузгалмыйча уйланып ятты. Төшендә күргәннәргә тотынып, үткәннәргә тирәнрәк үтеп керергә теләде. Әмма булдыра алмады. Төше артык гади, моны күрү диюдән бигрәк, кичерү дип әйтү дөресрәктер. Төш күрмәде ул, төш кичерде генә. Шулай да хатыны белән аерылышулары хак иде. Бугай, һәм аның төп сәбәбе – ирнең булдыксызлыгы иде. Акча тапмавы. Акча...

Азамат урамда калды ул вакытта. Фатирны ул сатып алган иде, әмма тавыш-бола күтәреп йөрмәде, вак-төяк әйберләрен төяде дә чыгып китте. Җан биргәнгә юнь бирер әле.

– Бомж булып урамда йөриячәксең син, – дип калды хатыны. — Хәзер кулыннан эш килмәгәннәр заманы түгел.

Ир дәшмәде.

– Ишек төбемә килеп егыласы булма. Ишетсен колагың...

– Сау бул.

– Бәхил бул.

Хатынының соңгы сүзе ул вакытта авыр булып ишетелгән иде. Үзен тереләй күмәргә теләгән кебек булып. «Акчаң  булмаса, сине үз хатының да тереләй җирләячәк, – дип уйлаган иде ул, –  башкалар турында сүз дә юк инде».

Барысы да нәкъ шулай булган иде.

Бугай...

Менә бүген дә парк эскәмиясендә уянып китте.

Бомж.

Ул елмаеп куйды.

«Ә мин өй салачакмын, – дип     уйлады ул. — Мин шундый өй салачакмын!..»

Бу уйдан бөтен моң-зарлары онытылып, күңеле күтәрелеп китте. Дөньяда беркемнең дә кулыннан килми торган эш бит! Моны бары тик аның хәленә калган  кеше генә эшли ала. Ха-ха-ха!..

Ашханәгә кереп тамак ялгап чыгу белән эшкә дә тотынды.

Башта ул азык-төлек кибетенә керде. Шикле нәрсә юкмы дип ураштырып-караштырып чыкты да касса янына килеп басты. Тирә-ягына күз салып озак кына торды. Болай гына, кешеләр арасында яшәүдән калган саклану инстинктына буйсынып кына. Бер үзгәреш тә булмады. Аннан соң ул сатучы өстәленең эчке ягына чыкты да тартманы ачты. Хәтсез генә акча җыелган иде. Аны бер пакетка тутырып читкә алып куйды да тагын тирә-якны күзәтеп торды. Ул-бу сизелмәде.

– Сдача кирәкми, — диде ир тавышы.

– Юк-юк, мәгез... — Монысы сатучы кыз иде бугай.

– Кирәкми, матурым... Ә Сез гүзәллек алласы кебек... Кибеттә эшләү авыр түгелмени?

– Түзәсең инде...

– Ирегез нәрсә карый соң?! Минем шундый чибәр хатыным булса, аны мондый авыр эшкә йөртмәс идем.

– Һымм... Сдачагызны алыгыз...

– Башка вакытта...

– Кайчан?

– Белмим. Бәлки, бүген кичке якта?

Бу тавышларга беркадәр күнегә төшсә дә, әле ачуы чыкты. Шәһәрдә беркем дә юклыгын аңлаган хәлдә дә бу тавышлар аны сискәндерә, үзен бур итеп тоярга мәҗбүр итә иде. Шундый сөйләшүләр  арасында кемнеңдер: «Кымшанмаска! Сез кулга алындыгыз!» – дигән кырыс боерыгы яңгырап китәр сыман иде. Ләкин ул бирешмәскә тырышты. Пакетны эләктерде дә, тыныч атларга тырышып, ишеккә юнәлде. Ләкин тотанаклылыгы җитмәде, адымнары тизәйгәннән-тизәя барды һәм ахыр чиктә ул йөгерергә тотынды. Җинаять урыныннан хәтсез ераклашкач кына туктап калды. Бераз хәл алып торды да кире теге кибеткә атлады. Артык якын килмичә, кибет ишеген күзәтеп басып торды. Кайчагында колагына сирена тавышлары яңгырап киткән сыман тоелды. Хәтере кабат уянып, үкерешеп килеп җиткән милиция машиналарын, аннан коелган автоматлы тәртип сакчыларын күз алдына бастырды. Ничектер бөтен тәнен курку алды. Әллә милиция-фәлән килеп җиткәнче бу пакетны кертеп урынына куяргамы соң? Ләкин акча магнит сыман иде, бер кулга эләккәч, аны кабат аеру мөмкин түгел. Ул озак көтте. Бернинди яман хәл дә булмады.

«Нәрсә булсын инде?» – дип уйлады ул соңыннан. Әлбәттә, бернәрсә дә булырга тиеш түгел иде. Бөтен тереклек юкка чыккан дөньяда милиция кайдан калсын. Аның акча урлавы белән беркем дә кызыксынмады, һәм кызыксынмаячак та. Юкка-барга куркуларны онытырга кирәк. Онытырга!

Бу уйларының чынбарлыкка ныграк туры килүен аңласа да, күңеле тулысынча тынычланып бетмәде. Бушка гына бу хәтлем акча алу мөмкин түгел сыман тоелды. Элек бит ул ничек көч түгә иде, төннәр йокламыча уйланып ята, бер нокта куяр өчен генә дә атналар буе баш ватып йөри, ахырда менә дигән, соклангыч картина килеп чыга, һәм шуны юк кына бәягә сатып җибәрә иде. Ә бүген...

Бу, бәлки, әнә шул вакытта тиешенчә бәяләнмәгән хезмәтләре өчен түләүдер? Соңлап килгән бүләк. Болай уйлау, әлбәттә, рәхәт иде. Әмма ул тамчы да ышандырмады. Ничек инде теге дөньяда кичергәннәрең өчен бу дөньяда түләсеннәр?! Моның булуы мөмкин түгел.

Ә бәлки, ул, нәкъ хатыны әйткәнчә, шәһәр урамнарының берәрсендә ачлыктан һәм хәерчелектән үлгәндер дә оҗмахка эләккәндер. Бу, бәлки, оҗмахтыр. Ләкин ни өчен ул монда берүзе генә булырга тиеш әле? Фәлән миллиард кеше яшәгән җир шарында бер ул гына җәннәткә лаектыр дисеңмени.

Ә бәлки, бу үлгәннәрне тәмугка яки оҗмахка бүлгәләү өчен махсус урындыр. Перевалочный пункт. Менә монда үзен начар яктан күрсәтүчеләрне тәмугка озаталардыр. Ә ул... акыллы гына йөрисе урында...

Кинәт шәһәрнең барлык үткәргечләре хәрәкәткә килгәндер дә миллионлаган каналлардан мәгълүмат эшкәртү үзәгенә шундый хәбәрләр таралгандыр шикелле тоелды.

– Яңа кеше акча урлый.

– Яңа кеше урам буйлап йөгерә.

– Яңа кеше кире борылды.

– Уйланып тора.

– Ул курка.

– Яңа кеше безнең өметләрне акламады. Тәмугка озатыгыз.

– Ул теге дөньяда матурлыкка хезмәт иткән. Бәлки...

– Тәмугка!

Һәм миллионлаган күзгә күренмәс кул килеп аны күтәреп алып китәр...

Ул тертләп куйды.

Кибет ягына атлады.

Туктап калды.

Елмайды.

Юк инде, үзең уйлап чыгарган хыялга ул кадәр үк ышанырга ярамый. Болай итсәң, акылдан шашарга да күп калмас. Бернинди дә тәмуг та, оҗмах та юк. һәм ул бернәрсә дә урламый. Ул алып кына тора. Вакытлыча куллану өчен алып тора. Ә вакыты җиткәч, барысын да урынына кире илтеп куяр. Ул бит аны бөтенләйгә алмый. Бу тиклем акча нигә кирәк аңа.

Бу тиклем акча!

Теге дөньяда кирәк булыр иде, әлбәттә. Җитми дә калыр иде әле. Күпме булса да җитмәс иде.

Ә монда...

Монда да аңа күп кирәк шул. Бик күп кирәк.

Ләкин бу урлашу түгел. Бу бернинди дә гөнаһ түгел. Гөнаһ булса да, мин моның гөнаһ икәнен белмәдем. Гаебем булса, зинһар, кичер, Ходаем! Кичерә күр! Синең күңелең киң бит...

Аннан соң, мин ялгызлыкка хөкем ителгән фәкыйрең, көннәремне ничек үткәрергә тиеш?! Ә болай, ичмасам, бер шөгылем була. Зинһар, мине аңла инде, Ходам!

Ходай Тәгалә аны аңлады булса кирәк, бернинди дә җәза җибәрмәде. Киресенчә, мондый уйлардан күңеленә җиңел булып калды, ул инде үзен гөнаһ иясе итеп тоймады, Ходай фатыйхасы белән эшкә тотынган изге зат итеп тойды.

Шулай күңелен тынычландыргач, бер мәктәпнең спорт залына акча ташый башлады. Әлбәттә, урамда калдырса да тиюче булмас иде. Әмма анда җил-яңгырга эләгүе бар. Бөтен шәһәр кибетләрен урап чыкты ул, кәгазь акчаларны гына түгел, тиеннәрен дә җыйды. Спорт залы кирпеч кебек рәтләп тезелгән акча пачкалары белән тулды. Акчасы күбәйгән саен аның кәефе күтәрелде, үзен теге дөньяның бер генә миллионеры белән дә чагыштырмаслык дәрәҗәдә бай итеп тойды. Әйе, бу кадәрле акчаны аларның өндә генә түгел, төшләрендә дә күргәне юк. Долларлар, евролар, маркалар, сумнар... Тора-бара болар белән мәктәп¬нең коридоры тулды.

– Җитәргә тиеш, – дип уйлады ул, канәгать елмаеп. – Әллә тагын бераз кирәкме?

Тагын бераз кирәк сыман тоелды.

Банклар, төрле оешмалар... Кайдан акча алырга мөмкин, берсен дә калдырмады.

Башта зур гына капчык табып шуның белән күтәреп ташыды, аннан соң бәләкәй арба табып алды. Иртә таңнан торып кара төнгәчә тирен түкте дә хәлсезләнеп акчалары өстенө ауды. Таң атуга тагын торып басты. Ашык-пошык кына ашады да эшкә китте.

Кәгазь акчалар бер хәл иде әле, менә тимерләре белән интегергә туры килде.

Бердән, алар бигрәк авыр иде, икенчедән, сикәлтә саен коелып интектерделәр, өченчедән, төяве дә кыен, вак эш иде. Тик ул түзде. Чыраен да сытып карамады. Аруның һәм талчыгуның соңгы чигенә җиткән чакларында хатынының сүзен хәтерләде.

— Бер тиен дә акча кайтармыйсың!.. Синең белән бергә яшәмимен... Син беткән баш... Бомж...

Һәм елмайды. Кайсы вакытларда бу сүзләрне хәтерләүдән көләргә тотынды да, ярсып-ярсып, туктый алмый көлде һәм шул көлүеннән хәлсезләнеп җиргә ауды, арып йоклап китте.

– Җитәрдер инде...

Әйе, акча аңа җитә иде. Хәзер җитә иде. Ләкин акча белән генә булмый. Булмас. Акча белән генә булмас. Юктыр.

Һәм ул банклардан алтын-көмеш кирпечләре, төрле асылташлар җыярга тотынды. Болары да җиңел түгел иде. Ләкин ул авырлыктан курыкмады. Ул алсыз-ялсыз эшләргә өйрәнгән, үз максатын тормышка ашыру өчен көнне дә, төнне дә белмичә, ашавын да, йокысын да онытып тир түгә ала иде.

Ул эшләде.

Ул көннәр белән төннәренең санын онытты.

Хәтта башта җанына тигән авазларга да игътибар бирмәде. Ул үз уйлары, үз хыялы белән мәшгуль иде. Йөген тартып барганда, күңеленнән генә төрле сызымнар сызды. Аларны күз алдына китерде. Ошатмады. Тагын яңа сызым. Тагын төзәтүләр. Кәгазьгә-фәлән төшермәсә дә, тотып карап булмаса да, аның башындагы сызымнар да алтын-көмешләрдән, доллар-евролардан һич ким түгел иде. Ул үзенең кайда икәнен дә, кешеләр арасында түгеллеген дә оныткандай булды. Әгәр урамда берәр кеше аны туктатып:

– Сәгать ничә? — диеп сораса да, ул моңа игътибар бирмәс, сәгатьне әйтер дә ары китәр иде. Ул шулкадәр эшкә чумган иде.

Ул эш дигән планетада иде.

Һәм, ниһаять, йорт төзелеп бетте.

Соңгы тиенне беркеткәч, ул канәгать елмаеп йортына бертын карап торды да сызгырып җибәрде. Тугызар, егермешәр катлы шәһәр өйләре белән чагыштырганда, бу, әлбәттә, бик кечкенә, уенчык кына иде. Әмма нинди уенчык бит әле! Мондый йортны беркемнең дә, беркайчан да төзегәне булмагандыр, аны төзү уе берәүнең дә башына килмәгәндер дә әле. Хәер, андый теләк туса да, бик-бик теләсә, хәтта аның гомере шушы йортны төзү-төземәүгә бәйле булса да, бу беркемнең дә кулыннан килмәс иде.

– Матур, шайтан алгыры! Сокланып туймаслык!

Матур гына түгел, бик кыйммәт тә иде бу йорт. Ул кибетләрдән, банклардан, төрле оешмалардан ташыган акчалардан төзелгән, асылташлар белән бизәлгән иде. Аның нигезендә алтын-көмеш, стеналарында берничә кат булып беркетелгән кәгазь акчалар, түбәсендә тиенлекләр булып, монда бер генә кадак та, бер генә такта, яки башка төзү материалы да кермәгән иде. һәм аны РӘССАМ төзегән иде. Бу йорт көннең нинди булуына карап үзгәрә, төрле төскә, төрле рәвешкә керә, яктылык билгеле бер юнәлештән төшкәндә ул бөтенләй күздән югалып тора иде.

Башта моны үзен күпме михнәтләр кичерергә мәҗбүр иткән акчадан, матди байлыктан көлү, мәсхәрә итү нияте белән уйлаган иде ул. Ләкин тора-бара бу нияте юкка чыкты, алдында ачылган мөмкинлекләр янында ул бөтенләй вак булып, чүп кенә булып тоелды. Хәтта үзенең шулкадәр мескен уйлар уйлый алуына ул аптырап та куйды. Кулына алган һәрбер купюра, һәрбер тиен үзенчә матур иде, һәм бу матурлыктан илаһи кодрәткә, тылсымга ия гүзәллек, могҗизави матурлык тудырырга мөмкин иде. Шул матурлык аны үзенә суырып алды. Ул инде вак-төяк нәрсәләр хакында онытты. Теге дөньядагы уңышсызлыклары да, гаиләсен югалту, хәтерен җуюы да, бу шәһәрдә япа-ялгыз калуы да – һәммәсе дә бик кечкенә һәм мәгънәсез булып тоелды. Ул алла иде. Матурлык алласы, һәм менә...

– Шайтан алгыры!

Азамат хәтта нәрсәдер әйткәндә дә авызын җыя алмады. Ул шулкадәр бәхетле иде. Ходай Тәгалә гади балчыктан Адәмне яралткач та шулай шатлангандыр... Хәер, кем белә... Ләкин Азамат шат иде.

– Шайтан! Ишетәсеңме, шәһәр! Күрәсеңме! Кара әле монда! Йортны күрәсеңме?! Бу – мин! Мин! Шәпме! Искиткечме!

Шәһәр эндәшмәде.

Ләкин Азаматка аның сүзе кирәкми дә иде. Ул шәһәрнең үзен ишетүен, аның иҗат җимешенә соклануын, шатлануын сүзсез дә аңлап, сизеп тора иде. Әнә бит ничек балкып, матурланып китте шәһәр, моңсулык белән янган урамнар дәртләнеп балкый башлады. Сөйгән ярын очраткан үсмер диярсең.

– Шайтан! Минме соң бу?! Мин шундый могҗизага сәләтлеме?!

– Син бу, Азамат. Үзеңнең кем икәнеңне әллә үзең дә белми идеңме...

– Белә идем дә... Ничек соң? Шәпме?!

– Соклангыч!

– Син ялагайланмый гына әйт.

– Чынлап та шулай. Даһиларча.

– Шыттырасың инде.

– Икмәк өсте!

– Соклангыч шул!

Үз-үзе белән сөйләшеп алгач, шатлыгын кем беләндер уртаклашкандай тынычланыбрак калды. Авызын җыялмыйча тагы бертын карап торды да, исерек кешедәй алпан-тилпән атлап, үзе төзегән йортның ишегенә барып егылды. Ул чынлап та исерек кебек иде. Хәтта яткан килеш кенә дәртле тавыш белән җыр сузып җибәрүләренә кадәр. Аның, әлбәттә, моңы юк иде. Ләкин күңелендә тулышкан шатлык үзе якты моң булып, искиткеч матур булып ишетелде:

Иртә буран, кич тә буран

Мамык шәлеңне уран шул,

Мамык шәлеңне уран...

Ул бер мизгелгә генә тынып калды да дәвам итте:

Кигән киемен күрсәм дә, Җаным-бәгърем,

Үзен күргәндәй булам.

Җырның соңгы өлешендә сизелер-сизелмәс кенә моңсулык чагылып калды, һәм ул, шушы моңсулыкны селтәп ыргытырга теләгәндәй, бөтенләй икенче җырга күчте:

Әйдәле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

– Арыдым шул, – дип ыңгырашу катыш пышылдады ул һәм тынып калды.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: вонтик-к.рус

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас