Нəфисə карчык əллə нинди
төшлəр күреп, йөрəге дөрселдəп
уянды. Əллə нинди, дип инде, яшь
чаклары саташтырды. Мəрхүм ире
Нури белəн башта капка төбендə
тордылар, аннан су коендылар,
аннан чəчəк җыйдылар, аннан,
юлəр төш бит инде, кинəт район
үзəгендə булып чыктылар, ул аны
əрмегə озата, имеш, шуннан... И-и-
и, үбəм генə дигəн иде, уянды да
куйды... Теге дивана баш Хəмит
килеп кысылды бит... Яратам дип
башын катырган иде яшь чагында,
Нури котын алгач кына якын килмəс
булды. Монда исə, икесен бергə
калдырып, автобуска утырып китте
дə барды... Кергəч тə керə бит төшкə
шундый нəмəрсəлəр...
Кинəт башына келт итеп уй
төште. Кара əле, моннан ун ел элек,
пенсиягə чыгарга дүкəмит тапшыр-
ганнан соң район үзəгенə əллə бар-
ганы да юк инде? Я Ходай... Вакыт
юк бит... Əле бакча, бəрəңге, əле
балалар, оныклар кайта, əле тавык,
кəҗə... Нəрсə кирəк, барысын да ба-
лалар ташый. Нəфисə карчыкның
күңеленə шундый сагыш тулды
ки, шунда ук район үзəгенə җыена
башлады. Балалары бүлəк иткəн
иң матур күлмəген эзлəп алды,
уңайлы аяк савыты да табылды.
Иркенлəп утырып чəй эчкəч, тер-
моска чəй тутырып алгач, аны
балалары калдырган сумкага сал-
гач, көзгегə карап, чəчен-башын
төзəткəч, яшь чакта ире бүлəк иткəн
кечкенə алтын сəгатен тагып, аны
стенадагы сəгатькə карап төзəткəч,
автобуска гына акча калдырып,
акча янчыгын теге төшми торган
урынга тыккач, бисмилла əйтеп,
өен биклəп, шулай ук “Лə илəһе
иллəллаһ” дип укынып, капкадан
чыкты, кече капка, шыгырдап, аның
артыннан аптырап карап калды.
Район үзəгенə бару хəзер авыр
түгел, автобуслар йөреп тора, элек
кенə ул, яшь чакларында, йөк маши-
насы кузовына утырып, кырык чак-
рым буе бар җирлəрен җиллəтеп,
барып җитəлəр иде... И-и, хəерсез,
каршыга тагын шул тозсыз Хəмит
килеп ята. Нəрсə өендə генə ятмый
икəн инде? Ярый, ул район үзəгенə
китеп бара, ə ул кая җыенган инде?
Тегесе, аны күрү белəн авызын
ерды (тешлəре бар икəн əле, əллə
ясалма):
– Нихəл, кордаш, кая киттең болай
бəлтерəп? Таяк та алмагансың, егы-
лып китсəң, кем торгызыр? Берəрсе
чəйгə чакырдымы əллə? Əллə сви-
даньегамы? Бик хəтəр киенгəнсең?
– Шул, теге яшь чактагы гына
түгел, бер биш еллап элек яңадан
кичергəн үпкəсен һаман оныта ал-
мыйдыр инде, бахыр... Хатыны күп-
тəн вафат. Нəфисəнең ире үлеп,
шактый вакыт узгач та килеп кара-
ган иде ул, əйдə, бергə дөнья көтик,
дип... Гел шулай төрттереп калырга
ярата, үч аладыр да күңеле була-
дыр инде...
Нəфисə карчык күп сөйлəшеп
тормады, болай да инде юлы
уңачагына шиклəнə башлады.
– Синең хəер-фатиха белəн, җан
тəндə əле, Хəмит. – Тик кая бар-
ганын сөйлəп торырга исəбендə
юк иде, шунлыктан: – Югары оч
Хəмдиянең хəлен белеп килим,
дим, байтактан күрешкəн юк...
– Бар, бар, авылдашларның колак
итеп чəйнəп, чəйлəп алыгыз, ату
йоклый алмый интегерсез! – Тагын
авызын ера.
Нəфисə карчык, бик каты нəрсə-
дер əйтергə дип авызын ачса да,
кире йомды. Юлга чыкканда кеше
белəн тиргəшү яхшыга илтмəве
бар.
– Шулай итəрбез, шулай итəрбез, –
диде дə шəп-шəп атлавын белде.
Ай имгəк, очрагач очрый бит.
Автобуска утыргач, тынычланды
тагын. Басу-кырларны күзəтте, юл
буенда бар җирлəрне баскан агач-
ларны күреп шаккатты. Элек бит,
колхоз чорында, бу урыннарда иген
үсə иде, хəтта пенсионерлардан ба-
гана төплəренə, патша заманында-
гы кебек, тырыс тоттырып, кулдан
ашлык чəчтерəлəр иде! Ахырзаман
җитүе шушыдыр инде...
Күңеле кырылды-кырылуын, тик
кибетлəрдə өелеп яткан, ай буе бур-
сымаган икмəк-күмəчлəрне исенə
төшергəч, тынычланды. “Үсəдер
инде кайдадыр, кибеттə икмəк бул-
мас иде, ул гынамы əле, йөз төрле
кетер-метер дə булмас иде, кытай-
лылар исəн булса, ачтан үлмəбез”, –
дип үзен тынычландырды. Юл уңае
утырган күрше авыл хатыны белəн
шул хакта сөйлəшеп бара торгач,
килеп җиткəннəрен сизми дə кал-
дылар. Аңардан кирегə автобус
кайчан китəсен дə белеште, кич
кенə була икəн, монысы яхшы да
əле, иркенлəп йөрер.
Урам буйлап китте. Таныш кебек
җирлəрне таныды да, таныма-
ды да. “Лə хəүлə, вə лə куəтə”не
башын борган саен укынды. Тəмам
үзгəреп беткəн бит монда! Адашып
йөрерсең əле, биллəһи газыйм!
Артына борылып карады. Ярый,
вокзал хəзер яңа, биек, ерактан
күренеп тора, адашмас əле, адаш-
са əллə, авызында кызыл теле бар,
сорашыр.
Иң кызыгы шул – адым саен кибет
икəн бит хəзер... Карга баласы
кебек, авызын ачып карап торды да,
бисмилласын əйтеп, кереп китте
беренчесенə. Нəрсəлəр күргəнен
хəзер хəтерлəми дə инде. Бу ирен
буягычны – иннекне нəрсəгə сатып
алганын да онытты хəтта. Ярар
инде, бер яшьлектə, бер картлыкта,
ди бит бабайлар да... Кирəге чыгар
əле. Һичюгы, буяп чыгып, теге ерык
авыз Хəмитне кызыктырыр, йөрəге
янсын дошманның! Юк-бар гына
түгел, кирəкле кирəк-ярак та табыл-
ды, стена сəгатенə батарейка, хəтта
кызыл эремчек тə саталар икəн!
Инде аны ашамаганына биш был-
тыр, кем əйтмешли, əнкəсе үлгəннəн
башлап! Элек əбилəр, əнилəр үз ре-
цепты белəн кайната иде... Башка
əйберлəрен (“бер кирəге чыгар əле,
район үзəгенə көн дə йөреп булмый
бит – кəҗəсе, бəрəңгесе...”) чутлап
тормыйм, хатын-кыз эшенə кысылу
ир-ат эше түгел.
Пенсионер əби булса да, хатын-
кыз бит əле ул, тирə-якны байкар-
га да онытмады. Урамдагы ярты
халык – аның кебек үк, сумка,
пакет күтəргəн əбилəр, кибеткə
азык-төлек алырга чыкканнар-
дыр. Яшьлəр эштə булса, кибет
алар җилкəсендə инде... Ярый,
ялгыз яшəсəлəр дə, тамак туйды-
рырга кирəк бит. Ялгызларны тиз
аерып була – аларның əйбере бик
аз, сумка-пакет төбендə генə. Бу
пенсиягə Əмерикəгə барып булмый
шул... Хəер, бездə дə ач түгеллəр,
ахры, очраган яшьрəк хатыннарның
күбесе аның кече капкасына чак
сыяр иде, битлəренə чиртсəң, кан
атылып чыгар, валлаһи! Болар
көненə биш кило колбаса ашый-
мы икəн ни соң?! Үзенең гəүдəсенə
тиз генə күз төшереп, шөкер итеп
куйды – бер артык ите дə юк. Ул
бəрəңге, колорад коңгызы, кəҗə
белəн җыярсың, бар, монда тəнеңə
ит! Юкка гына Хəмит авыз суын
агызып йөрмидер... Тфү, тагын искə
төште, мөртəт! Гомере озын булыр
əле... Хəер, амин, шулай булсын,
дөнья иркен, барысы да сыярлык,
əнə, кытайлылар сыйганны... Хəер,
бүселеп, безнең ил чиген дə узып
баралар, ди... Аллаһ сакласын
инде...
Олылар бер хəл əле ул... Яшьлəргə
карап, исе китте Нəфисə карчык-
ның. Я, Ходай! Дөрес, араларында
шактый рəтле генə киенгəннəре
дə күренə. Барысының да кулын-
да мəртфон. Мəрткə киткəннəр
диярсең. Шуңа караганнар да,
кайда туктаганнар, шунда басып
торалар. Сөйлəшергə иптəшлəре
юкмы икəн ни? Əнə бит, урам тулы
яшьтəшлəре! Юктыр инде, тере
кыз-егетне шул нəмəгə алыштыр-
маслар иде. Телефоннан башына
чыбык сузган балаларны да күрде,
шул телефоннан милəренə электр
заряды алалардыр инде, ату, бата-
рейкалары утырып, туктап калырга
мөмкиннəрдер...
Алга таба сузган кулына теле-
фон тотып, үзалларына сөйлəнеп,
шуңа ияреп баручыларны да күрде.
Берсе – аңа, икенчесе тимер ба-
ганага барып бəрелде. Нəфисə
карчыкка бернəрсə дə булмады,
бəрəңге утап, күмеп, казып, кəҗə
сауганда иелеп-бөгелеп ныгыган
гəүдəгə чуртым булсынмы. Ə менə
тимер багана бөгелде, теге ышпа-
на малай əллə багананы, əллə аны
бирегə утырткан адəм актыкларын
сүгə-сүгə, ары китте. Башына берни
дə булмады тагын, мие булса,
валлаһи, чəчрəп атылып чыгар иде,
мие юктыр инде...
Анысы тагын бер хəл əле. Пар-
кны да күреп чыгыйм дип, таш сук-
макка аяк баскан иде, каршысына
бер малай-егет килгəнен күрде.
Кытайлылар джинсы дип саткан
зəңгəр сатин чалбар кигəн, аның
төбе чүт җирдəн сөйрəлми (шул
сөйрəлгəн тукымадан тагын бер
чалбар тегəргə мөмкин, биллəһи га-
зыйм), аякларын аерып атлый. Эх,
эше харап икəн бит бу баланың, дип
уйлады Нəфисə карчык. Элек ба-
лалары, урамда уйнаганда астына
җибəрсə, өйгə шулай кайтып керə
иде, таныш күренеш. Туктап, аны
көтеп алды да:
– Ай, балакаем, харап булгансың
бит, астыңа кəкəй иттеңмени?!
Бəдрəф бармы соң якын-тирəдə?
Юктыр да əле, мин күпме йөрдем,
күрмəдем... Нишлəрсең икəн соң
инде хəзер? Өең еракмы соң? Əллə
син дə, минем кебек, авылдан
килдеңме? Һич булмаса, əнə теге
куак артына бар инде, ГАИ штраф
салмас əле, хəлеңə керер... – дип
тезеп китте.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Инсур Гаделгəрəй улы
Шəңгəрəев (Инсур Мөсəнниф) 1958
елның 2 гыйнварында Яңавыл
районының Иткенə авылында
туган. Балачак һəм мəктəп елла-
ры Урал авылында үтə. Югары уку
йортына кергəнче, колхозда води-
тель, слесарь, кочегар, терлекче
булып эшлəп өлгерə. 1980-85
елларда Башкорт дəүлəт педаго-
гия институтында укый. Югары
уку йортын тəмамлаганнан соң
Тəтешле һəм Яңавыл районнары
гəзитлəрендə хəбəрче булып
эшли. 1995-2016 елларда –
“Яңавыл таңнары” гəзитенең баш
мөхəррире урынбасары.
Инсур Гаделгəрəй улының шигъ-
ри шəлкемнəре берничə күмəк
җыентыкта дөнья күрə. 1999 елда
Башкортстан “Китап”
нəшриятында хикəялəр, новелла-
лар, юмор һəм сатира əсəрлəре
тупланган “Озак яшəүнең сере”
исемле китабы нəшер ителде.
Үзнəшер юлы белəн 2018 елда
Мəскəүдə “Бит-Принт”
нəшриятында – “Алтын балык”,
2020 елда “Чурагул” хосусый
нəшриятында “Мəхəббəт кайта-
вазы” шигырьлəр җыентыгы
басылды.
Башкортстанның атказанган
матбугат һəм массакүлəм
мəгълүмат хезмəткəре (2004).
Гали Чокрый исемендəге əдəби
премия лауреаты (2019).
2001 елдан – Русиянең һəм
Башкортстанның Журналистлар
берлеклəре, 2018 елдан –
Башкортстанның Язучылар бер-
леге əгъзасы.