Өченче бүлек
* * *
Йортын төзеп бетергәч, ул канәгать елмаеп бертын карап торды да сызгырып җибәрде. Тугызар, егермешәр катлы шәһәр өйләре белән чагыштырганда, бу, әлбәттә, бик кечкенә, уенчык кына иде. Әмма нинди уенчык бит әле! Мондый йортны беркемнең дә, беркайчан да төзегәне булмагандыр, аны төзү уе берәүнең дә башына килмәгәндер дә әле. Хәер, андый теләк туса да, бик-бик теләсә, хәтта аның гомере шушы йортны төзү-төземәүгә бәйле булса да, бу беркемнең дә кулыннан килмәс иде.
Ә Азамат төзеде.
Бу уй аның башына беренче көнне үк, үзенең бөтен шәһәрдә бердәнбер тере зат икәнен белгәч үк килгән иде. Әмма бу уйлау белән үк башкарып чыгарлык җиңел нәрсә түгел иде. Беренче карашка бик җайлы булып тоелса да, хәтсез көчне алды һәм шактый озакка сузылды.
Ул көнне Азамат шәһәр буйлап чабып йөреп бик арыган иде. Тетрәндергеч кичерешләре дә башыннан ашты. Шуңа күрә, тәүге тәэсоратлардан соң бераз тынычлану белән ашханәгә кереп капкалап чыкты да... Хәер, моны капкалау дип кенә дә булмыйдыр әле. Туйганчы ашады ул. Ризык капкан саен күкрәгендә гайрәте артуын тоеп, кинәнеп ашады. Аннан соң кассага килеп акча түләргә... Әйе, гадәтенчә, акча түләргә дип кассага килгән иде ул. Плитә өстендә үзлегеннән кайнап утырган ашка, аның өстәленнән ничектер юкка чыгып, махсус савытларда үзлегеннән юыла башлаган тәлинкәләргә карап торды да елмаеп куйды. Мин бу шәһәрдә бердәнбер җан иясе, дип уйлады ул, боларның барысы да минем өчен генә әзерләнгән. Шәһәр мине кунак итәргә тели. Шулай булгач?.. Кунак башым белән акча түләп ашамам бит инде.
– Рәхмәт! – диде ул, изге күңеллелектән бигрәк, «бушка ашады, рәхмәт тә әйтми чыгып китте», дип калучы булмасын өчен. — Рәхмәт бик зур итеп! Ашыгыз бик тәмле булды.
Берәрсе җавап бирмәсме, дигән нияттән бераз туктап тыңлап торды. Күзгә күренмәс кешеләрнең авыз чәпелдәткәне, кашык-чәнечке тавышлары, үзара әңгәмәләшкәннәре ишетелә иде. Тик Азаматка берәү дә җавап кайтармады.
Акча килеп сораучы да, нигә түләмәдең дип тикшерүче дә булмады. Эшләр болай барса, тормыш бик үк начар булмас кебек иде. Мондый дөньяда акча кемгә кирәк инде, дип уйлады ул. Акча – фәкать кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләр өчен уйлап табылган берәмлек кенә. Кесәңдә җил уйный икән, кешелек дөньясы белән мөнәсәбәтең киеренке дигән сүз. Ә монда... Монда ансыз да була...
Бу уйларының чынлап та хак икәненә ул, әлбәттә, тулысынча ышанып бетмәде. Бушның атасы үлгән диләрме әле... Акчалата булмаган хәлдә, бүтән рәвештә барысы өчен дә түләргә туры килер
инде. Бушка ашап, бушка киенеп, бер эшсез йөрү мөмкин булса, бу шәһәрне КЕШЕ ТАШЛАЛ КИТМӘС ИДЕ. Адәм баласының никадәр комсыз икәнен аңа сөйләп аңлатасы түгел. Әлбәттә, барысы өчен дә түләргә туры киләчәк. Әмма ул бу хакта уйламаска тырышты. Әле аңа кыен түгел иде.
Тамак туйгач, күзәнәкләре ирәеп-иркенәеп китте, алар биләүдәге бала сыман тибрәләләр кебек иде. Азамат тирә-ягына караңгалап торды да, кайда барса да беркем көтеп тормаганын уйлап, ашханәдән ерак түгел парк эчендәге эскәмиягә барып утырды.
Аяклары сыман ук уйлары да арыган иде инде. Менә монда берәр диван булса икән, дип уйлады ул, эскәмиянең такта утыргычын сыйпап. Рәхәтләнеп ятып йокласаң иде дә, мондый тормыштан бөтенләйгә котылып, үз өеңдә уянып китсәң иде. Әлбәттә, теләсә ул хет нинди йортка кереп тә йомшак урында җәелеп йоклый ала иде. Ярый, соңрак шулай итәр әле. Ә хәзергә... Хәзергә, аяклары гына бераз ял итеп алганчы гына... Менә шушы эскәмиядә генә... Нинди рәхәт монда...
Ул йокыга китте.
* * *
Төшендә ул тагы хатынын күрде, аның тиргәнүләре белән саташып чыкты.
– Кайчаннан бирле акча кайтарганың юк!
Бер уйласаң, ул бик хәерче дә яшәтми иде гаиләсен. Еллык кереме башка рәссамнарныкыннан артыбрак та китә иде хәтта. Ләкин хөкүмәт эшендәгеләр кебек ул ай саен хезмәт хакы алмый, сирәк, әмма күп ала, шул сумманы әйтик ярты елга бүлсәң, айлык акчасы ярыйсы гына төшә иде. Әмма хатыны бу хакта уйлап карамады, бер айда илле мең кайтарса, ул икенче айда да шундый ук акча көтте. Ул,
әлбәттә, тиз тотылып бетә иде. Аз-маз бурычыңны түләргә, тегесен-монысын алырга кирәк. Аннан соң, зур сумма ул болай да тиз югалучан, кулга алганда мәңге бетмәс сыман тоела да, ничек очканын сизми дә каласың. Соңыннан тагын... акчасызлык башлана. Кулына зуррак сумма эләксә, аны беркайчан да тулысынча кайтармам, аз-азлап кына биреп барырмын, дип антлар итеп бетергәне дә бар иде Азаматның. Әмма сүзендә тора алмады. Шундый тиргәлүләрдән соң, менә мин күпме акча эшли алам, дип мактаныргамы-акланыргамы теләгән шикелле, ул барысын да хатынына кайтарып бирә иде. Акча тотыла да онытыла, ә тиргәүләр һаман дәвам итә.
– Бала-чага сыман, берәүгә дә кирәкмәгәнгә рәсем төшереп ятасың...
Чынлап та, рәсемнәре беркемгә дә кирәкми сыман иде. Кеше анасын сатардай булып мал-мөлкәт артыннан чапкан дәвердә, түрәләр – тәхет, ә бомжлар хәер сорашу биләмәсе өчен бер-берсен үтерергә әзер заманда, рәсемнәрнең бәясе арзан иде. һәм, әлбәттә, рәссамнарның да поты бер тиен иде. Шулай да ул эшен ташламады. Юк-юкта да сәнгатьне аңлаган байлар табылып тора иде. Кайберләре хәтта чит илләрдән махсус килә иде. Андыйлар булмаса да, ул эшен ташлый алмас иде. Рәссам булып туган бит инде. Шулай кирәк булган. Ул үзгәрә алмый: патша тәхетенә утыртсаң да, хәерчелек сазлыгына батырсаң да, ул рәссам булып кала. Аннан соң, кеше булып яралгансың икән, зоопарктагы маймылларны бушка ашаталар дип кенә, маймылга әйләнә алмыйсың бит инде...
– Мин тапканны ашап ятасың!..
Ул елмаеп куйды. Монда инде сүзләр артык иде.
Сәер зат хатын-кыз...
Зур дәрәҗәле урыннарда утырып, аена фәләнешәр мең кайтарган ирләрнең хатыннары да акча җитмәвеннән, ярлылыктан зараналар. Моны Азаматның үз күзләре белән күргәне бар. Алар да ирләрен беткәнгә исәпләп: «Әнә, Фәлән Фәләневич!.. Бар нәрсәсе җитеш, – диләр.
– Ә син?.. Ирмени син...» Хатын-кызга һәрчак нидер җитми.
Ләкин бу очракта аның хатыны хаклы иде. Аларның чынлап та акчалары беткән, килер урыны юк, ир чарасыз – шуңа өйдә тавыш. Азамат инде мондый хәлдән туйган, ул үзенең тәү кат кулына каләм алган көнен каһәрләрлек дәрәҗәгә җиткән иде. Ул, арурак акча түлибез дисәлләр, зоопаркка маймыл булып урнашырга да әзер иде.
– Башкача табынга якын киләсе булма!
– Ярый.
Азаматның күңелендә нәрсәдер өзелде...
* * *
Судта ул кызыннан күзен алалмады.
Күзгә күренмәс кеше мин. Кайчандыр яратып өйләнгән хатыным да мине күрмәде. Мине беркем дә күрми. Шуңа кем икәнемне белмиләр дә. Мин күзгә күренмәс кеше. Ләкин бер күренәчәкмен. Мине бер күрәчәкләр әле. Күрәчәкләр.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com