* * *
Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде.
Ләкин ул бөтен шәһәрне диярлек урап чыкты, аяклары ком тутырылган капчык хәленә килсә дә, һич югы бер кешене очратудан өметен өзмәскә тырышты. Подъездларга керде, кибетләргә кагылды, җир асты чыгышларына төште, банклардан, хөкүмәт биналарыннан, югары уку йортларыннан, фәнни тикшеренү үзәкләреннән әйләнеп килде, тагын урамнарда йөрде, паркларга керде, су буйларына барды – адәм заты күренмәде. Бу шәһәрдә, сукыр күзгә тормыш мәшәкатьләреннән, ыгы-зыгылардан, ашыгу-ашкынулардан кайнап торган төсле тоелган бу шәһәрдә, бер генә кеше дә калмаган иде. Ниндидер могҗиза белән ул күзгә күренми торган калага, өрәк-шәһәргә әверелгән.
Моның булуы мөмкин түгел, мондый хәлгә ышану үзе үк ахмаклык сыман тоела, әмма... Әйе, бу аңлап та, аңлатып та, ышанып та, ышандырып та булмый торган хакыйкать иде.
Олы бер шәһәрдә ул ялгыз иде.
Моны уйлаудан күңеленә чиксез шом йөгерде. Үзен яклаучысыз итеп, үксез ятим бала сыман итеп тойды. Менә-менә ниндидер җанвар килеп чыгар да аңа ташланыр, адәм чыдамаслык газапларга дучар итәр төсле тоелды.
Ләкин бернинди җанвар да күренмәде. Ул тирә-юньгә каранып озак торды. Үзен һәлак итәчәк афәтнең кайда яшеренгәнлеген чамаларга тырышты.
Ул зәңгәр һаваны күрде, төрле төсләргә буялганлыктан җиргә төшкән җәйгорны хәтерләтеп торган йортларны күрде, тәрәзәләрдә чагылып киткән кояш нурын күрде, ишегалларындагы уен мәйданчыкларын, урам буйлап тезелеп киткән кибетләрне күрде. Агачларны, хәтта яфракларны сөеп үткән җилне күрде, җил искәндә нәни яшел дулкын булып тибрәнгән үләннәрне күрде. Ул күрде. Ул барысын да күрде.
Ул карашлары белән һәрбер йортны, агачларның яшел яфракларын барлап тикшереп үтте. Буе җиткәннәрен үрелеп тотып, күзләренә терәп өйрәнде, шикле ис табарга теләп иснәп карады. Җиргә иелеп үләннәргә бакты. Бар дөньядан чиксез шикләнүдән, тормыш сулышын, вакыт агышларын бөтен тулылыгында ишетеп тә, бер адәмне күрә алмавыннан, ялгызлыктан гаҗизләнгән җаны һаман нидер эзләп чәбәләнде.
Тик бер җирдән дә явыз җанвар килеп чыкмады. Ризык табу шатлыгыннан үкерә-үкерә, эре тешләрен ыржайтып аңа ташланмады. Барысы да элеккечә гади, матур һәм шомлы килеш калды. Бу гадилек иң куркыныч ерткычтан да хәтәррәк, иң коточкыч җанвардан да яманрак иде.
Азамат тагын бер нәрсәгә игътибар итте.
Һәм гаҗәпләнүдән ачылган авызын ябарга да онытып катып калды.
Шәһәрдән кешеләр генә юкка чыкмаган иде.
Урамнарны кыдырып күпме генә йөрсә дә – моны ул яңа гына хәтерләде – нинди урыннарга керсә дә, ул бер генә этне дә күрмәде. Ә бит шәһәрдә аларның иге-чиге булмый торган иде. Базар тирәләрендә исә, сәүдәгәрләрнең берәр кисәк икмәк, берәр сөяк ыргытканын көтеп өерләре белән яталар иде. Бүген алар күренмәде.
Бу шәһәрдә этләр дә юкка чыккан иде.
Этләр генә түгел, мәчеләр дә... Подъездларда, чүп түгү урыннарында алар йорт хуҗаларының ашардай ризык чыгаруын көтеп йокы симертәләр, ә йокылары да тамаклары да туйса, фырт егетләр
сыман кырт-кырт басып песибикәләр янына китәләр, ә подъезд алдында утырган карт бабайлар алар артыннан карап, үзләренең яшьрәк чагын исенә төшереп, мыекларын борып кала иде. Ә мәчеләргә барыбер... Алар хәтта урам аша чыкканда да юл йөрү кагыйдәләрен махсус мәктәптә өйрәнгәндәй, башта сулга, аннан уңга карап кына чыга, кайберләре хәтта юл чатына басып, светофорда яшел ут янганга кадәр көтеп тора иде.
Мәчеләр дә юкка чыккан хәзер. Тукталышта кешеләрнең авызыннан төшкән икмәк валчыкларын, көнбагыш кабыкларын һәм шуның ише башка ризык кисәкләрен аңдып торган күгәрченнәр дә, чыпчыклар да калмаган, һавадан ара-тирә очып узучы каргалар да юк. Хәтта чебеннәр дә, колак төбендә безелдәп җанга тиюче черкиләр дә кайдадыр югалып беткән иде.
Дөньяда бер генә тере җан иясе дә калмаган.
Боларны ачыклаудан аңа шулкадәр кыен булып калды.
Уйлары – башына, җаны тәненә сыймаслык булып әрнеде.
Аның гомере бары тик югалтудан гына торадыр сыман тоелды.
Башта хәтерен югалтты.
Азак – җирдә яшәгән кешеләрне.
Аннан соң хайваннарны, кош-кортларны, бөҗәкләрне...
Буар елан сыман бар дөньясын урап алган ялгызлык аны акрын, әмма ныклы итеп кыса иде. Әйе, аңа бернинди ерткыч җанвар да янамый, әмма аның җәллады бар һәм бер иде. Ул шушы буш шәһәр иде.
Ул үзенең ачы кайгысыннан, чарасызлыгыннан үкереп елап җибәрде. Әмма тавышы чыкмады, бугазында төер булып калды. Күз яшьләре дә керфегенә кунмады, алар парга әверелеп йөрәгенә кадалдылар.
Ул хәтта рәхәтләнеп елый да алмады.
«Ни өчен миңа шулкадәр газаплар? – дип уйлады ул. – Нинди гөнаһлар өчен? Мин шушы кадәр җәзаларга лаек булырлык нинди хәтәр гамәлләр кылдым икән? Кем икән мин?»
* * *
Бу шәһәр аңа шул тиклем нык таныш иде. Ул урамнарны, тыкрыкларны белә, хәтта кайсы төштә нинди кибет, нинди утыргыч барлыгына кадәр әйтеп бирә ала, һәм бу бүгенге сәяхәтенең нәтиҗәсе генә дә түгел иде. Ул үзенең рәссам икәненә инде шикләнмәде. Буяу-пумала эзләп кергән кибетләрен дә таныгандай булды. Ул үзенең кайчандыр бик ярлы гомер кичергәнен дә хәтерли, тик шул ук вакытта бай тормышта яшәгәне дә булгандыр, зур-зур акчалар белән эш йөрткәндер сыман тоела иде. һәрхәлдә, киенүдән һәм ашаудан калган акчасын санаганда ул моңа нык ышанды. Кинәт. Ул акча санаган җиреннән кинәт туктап калды. Уйланып торды. Тагын дәвам итте. Ул акчаны касса аппаратыннан да тизрәк саный иде. Хәерчелектә яшәгән кеше берничек тә болай булдыра алмый. Ул кайчандыр үзе укыган китапларны да, күргән киноларны да хәтерләгәндәй булды. Хәтта хатынының йөзен дә күз алдына китерер төсле иде. Кызын да. Ул инде күп нәсәләрне исенә төшергән, ул күп нәрсәләрне белә иде.
Әмма ул үзенең нәрсә белгәнен генә белми иде.
Башын ничек кенә эшләтергә тырышып карамасын, үзенең кем икәнен дә, мондый хәлгә ничек юлыкканын да, гомумән, үткән тормышына тулы ачыклык кертердәй бер генә нәрсәне дә хәтерли алмады. Тискәреләнгән хәтерне эшләтеп җибәрер өчен ниндидер тетрәндергеч вакыйга, гадәттән тыш хәл кирәк иде.
Ләкин ул бу очракта нәрсәнең тетрәндергеч хәл, ә нәрсәнең гади күренеш икәнен аңлый алмады. Аның өчен бу төшенчәләрнең чиге җуелган иде.
Шау-гөр килеп торган шушы шәһәр уртасында бер генә кешене... юк, бер генә усал этне, бер генә гарип песине... юк, һич югы бер генә черки баласын күрәсе иде. Бәлки, шулар аңа гадәттән тыш хәл булып тоелыр иде. Ә кеше тормышы белән яшәү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Акырсын иде аңа хатыны, акча юк дисен иде... Хәерчелектән ничек котылырга белмичә, көннәрне көнгә, минутларны минутка ялгап гомер итсеннәр иде. Иң авыр сызланулар, газаплар эчендә булса да түзәр иде. Тик шушы каргалган шәһәрдә бердәнбер тере җан иясе булудан гына котылсын иде.
– Чит илгә кияүгә чыкты...
– Нинди бәхет!..
Шушы өрәк-шәһәрдә газапланганчы тереләр арасында үзе өрәк булып йөрсен иде. Бу тиклем үк мескенлеккә төшмәс иде, бәлки. Кешеләрне күрер, сүзләрен ишетер, алар белән шаяру мөмкинлегенә ия булыр, аларның көлеп шатлануларын, яки куркып чинауларын күреп сөенер, ни кылса да кылыр, әмма бу кадәр үк ялгыз булмас иде.
– Сиңа хат юк бит әле, Фатима апа...
– Бүген дә юкмыни... Бала, бала...
Теләмәстән колагына килеп бәрелгән бу авазлар аның күңелен рәнҗетте. Шул авазларны тотып алып, кем авызыннан чыкканлыкларын ачыклыйсы, аннан соң шул авазлар белән, шул кешеләр белән очрашасы, туйганчы сөйләшәсе килде. Тик бу инде мөмкин түгел иде.
Ул кешеләргә рәнҗеде.
Ниләр өчен китеп беттегез соң?!
Кайларга китеп беттегез?
Ник бер генә җан иясен дә, бер генә гарипне дә калдырмадыгыз? Шундый рәхимсез булырга ярыймыни?! Ник сез мине ташлап калдырдыгыз? Мин бит үги бала түгел идем.
Ник киттегез?!.
Ник!
* * *
Чынбарлык белән танышуның газаплы мизгелләре узгач, ул бу тормышта ничек яшәрен күз алдына китерергә тырышып карады. Үткәннәр белән яшәү мөмкин түгел иде. Үткәннәр аңа дәшми, бер соравына да җавап бирми, үткәннәр аның белән сөйләшергә, исәпләшергә теләми иде. Үткәннәре таш стена кебек, аларга сыенып та, табынып та булмый. Бүгенгесе – тәмуг. Шулкадәр зур шәһәрдә ялгызлыктан бозга әйләнүне тәмуг белән, генә тиңләп була микән әле. Тик яшәргә кирәк. Ә ни өчен?
Ни пычагыма кирәк әле бу яшәү дигәнең?! Кемгә кирәк ул?
Кирәкми, әлбәттә!
Ләкин менә шулай кинәт кенә, дөнья белән нәрсә булганын, аның ни өчен шу-шы хәлгә калганын белмичә юкка чыгу ничектер сәер иде. Барысын да белергә, ачыкларга кирәк. Ә соңыннан... Аннан күз күрер, һәрхәлдә, үз гомереңә нокта куярга беркайчан да соң түгел.
Урамнарда туктаусыз яшәү авазы яңгыраса да, вакыт-вакыт ул авазлар ниндидер явызлык белән ишетелгәндәй тоелса да, шәһәр аңа һөҗүм итәргә теләми иде булса кирәк, һәрхәлдә, газаплы кичерешләрне исәпкә алмаганда, әлегә кадәр ул бернинди зыян да күрмәде. Кем белә, бәлки, аның монда килеп чыгуына кала үзе дә шатланадыр. Ни генә әйтсәң дә, кешеләрдән башка ул да ялгыз булган бит. Яшәү авазлары чыгаруы да, бәлки, Азамат хөрмәтенәдер. Бу сансыз еллар буе ялгызлык утында туңып гомер уздырган шәһәрнең уянуы, ниндидер фаҗигадән соң үзенә аяк баскан бердәнбер кешене сәламләведер.
Бәлки.
Болай уйлауга Азамат елмаеп куйды. Аны күрү белән шәһәр буйлап сузылган миллионлаган үткәргечләр хәрәкә ткәкилгәндер, алар җиңелчә гүләү авазлары чыгарып ят объект барлыкка килүе хакында хәбәр иткәннәрдер сыман тоелды.
– Кислород белән сулый, углекислый газ бүлеп чыгара.
– Буе йөз дә җитмеш сантиметр, авырлыгы...
– Арт аякларында хәрәкәт итә... һ.б., һ.б.
Ә шәһәрнең мәгълүматларны эшкәртү үзәгендә җиңелчә электрон шыгырдаулардан соң шатлыклы аваз яңгырагандыр:
– Кеше! Безгә миллион елларга беренче тапкыр КЕШЕ аяк басты. Үзе төзегән дөньяга ул кабат кайтты. Барыгыз да аны кешечә итеп, кунакчыл итеп каршылагыз.
Үзенең ялгызлыгын тоярлык булмасын!
Һәм күптән инде тынып, бераз онытыла төшкән авазлар, машиналар, станоклар шавы, кешеләрнең аяк тавышлары, кайчандыр булган әңгәмәләр – барысы да кинәт кабынгандыр, аны ялгызлыктан курчаларга теләп, шәһәр хәтереннән калкып чыкканнардыр.
Кибетләрдәге йозаклар үзлегеннән кабат ачылгандыр, ашханәләр тәмле-татлы ризыкларын әзерләп куйгандыр, канализация торбаларыннан – су, ә электр кабельләре буйлап ток йөгергәндер, һәм шәһәр, куанычыннан аны кочаклап алырга җитешеп, җыр сузгандыр. Яшәү җыры.
Мөмкин булмаган хәл икәнен төшенсә дә, болай уйлау аңа рәхәт иде. Үзеңне җәзага дучар ителгән бәхетсез җан итеп тоюга караганда, көтеп алынган кадерле кунак дип хис итү чиксез әйбәтрәк, һәм чынлап та аңа күпкә җиңелрәк булып калды. Кеше әйбернең үзенчәлеген үзгәртә алмый, әлбәттә, ләкин аңа карашын үзгәртә ала. Караш үзгәрү зур нәрсә. Әйбергә ничек карасаң, ул шулай булып күренә. Әлеге хәле дә башта коточкыч газап булып тоелган иде, әмма хәзер ул ялгызлыкның да өстенлекләрен күрде. Юк, ул буар елан камавындагы бичара зат түгел иде. Ул бу шәһәрнең бердәнбер кешесе, ул бу шәһәрнең патшасы да, алласы да иде.
Дөнья елмаюдан кабат балкып китте.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com