* * *
Автобус килеп туктады бугай. Ишекләр ачылганы ишетелде.
– Гафу итегез, Үзәк базар аша үтәсезме? – Җавап бирделәр булса кирәк. – Рәхмәт. Ә нинди маршрут бара?
– Монда тәмәке тартмагыз әле, зинһар.
– Бусы карчык тавышы иде. - Читкәрәк китегез. Кхык-кых...
Җавап та, аяк тавышы да ишетелмәде.
– Колагына да элми, – диде карчык эченнән. – Хәзерге яшьләр...
Һәм аякларын читкәрәк сөйрәде. «Хәзерге яшьләр»нең берәрсе булды, ахры, яшь кыз тавышы пырхылдап көлеп җибәрде. Ул ахирәтенәме-кемгәдер серен сөйли иде:
– Кичә пляжга төшкән идек. Ну, йомшарырга инде аз гына. Ятабыз шулай, кулда «Балтика», авызда сигара. Ә Толик аркага массаж ясый. Ну, иреннәре белән. Миңа ошый шулай, пряме эреп китәм. Нәрсә, Толикны белмисеңме? Ну, йомры гына шундый, пеләш кенә. Исеңдәме, бер ай элек дачага барган идек. Исеңә төштеме... Менә шул Толик белән ятабыз рәхәтләнеп кояшта кызынып Һәм, күз алдыңа китер, безнең классная килеп ата. Ачулы шундый. Ну, мин аны кая кирәк шунда җибәрергә уйлыйм. Ә ул, күз алдыңа китер, пряме минем Толикка килә дә колагыннан борып ала. Ну, мәктәп гадәте анда, күрәсең. Мин шок хәленә калам. Ә Толик күз алдында шиңә. Кыскасы, Толик аның ире булып чыкты. Күз алдыңа гына китереп кара, мин почти елга якын классныйның ире белән йөргәнмен. Шуннан нәрсә дип... Пока бернәрсә дә түгел. Менә мәктәпкә баргач карарбыз...
Яшьләр тавышы җил күтәреп алып киткәндәй юкка чыкты. Җил, әлбәттә, юк иде. Бу шулай тоелды гына.
– Һу-уу, бигрәк салкын... – диде кемдер. – Эшләпә читен көйдерә башлады да инде.
– Бер урында гына торма, азрак селкенгәләп ал.
_ Суыкта автобуслары да сирәк йөри аның. Үч иткәндәй.
– Әнә берәү килә. Әйдә, утырып киттек.
– Безнеке түгел бит ул.
– Булсын. Катып үләр хәл юк бит инде.
Автобус килеп туктады. Ишекләр ачылды. Ябылды.
Чиксез мескенлек белән үрелгән ир-ат гавышы саркылып чыкты:
– Үтермә инде, малай... Берәр йөз граммлык кына бир инде... – Азамат бу бәндәнең ничек калтырануын күзләрен йомган килеш тә күргән шикелле булды. Махмырдан интегүченең хәрәкәтләреннән тирә-яктагы һава да дерелдәп-земберләп тора иде. Тавыш йөрәк түреннән чыккан ихлас сүзләр белән кабат ишетелде: – Ай, рәхмәт! Ай, рәхмәт, туганкаем! Мәңгегә дә онытмам...
Азамат елмаеп куйды. Теге вакытта аңа да кемдер шулай рәхмәт яудырган иде бугай. Күпләр аңа рәхмәт укый иде. Хатынының тиргәнүе ишетелгәндәй булды:
– Бер тиен акча кайтарганың юк... Рәхмәт әйтәләр дә китәләр, рәхмәт әйтәләр дә китәләр. Рәхмәтләр музее ачарга җыенасыңмы әллә? Шулкадәр беркатлы булса да булыр икән адәм. Рәхмәт хисеннән дә кыскарак нәрсә юк икәнен син аңлый аласыңмы-юкмы ул?! Артыңнан көлеп калалар бит шулар, төп башына утырттык бу сантыйны дип, үзләрен яхшыга чыгаралар. Иртәгә икмәк алырлык та акча калмады менә...
Бу сүзләр аермачык ишетелде. Үл хәтта хатынының тиргәшкәндә дә аһәңлелеген югалтмый торган яңгыравык-назлы тавышын да таныгандай булды. Ләкин хәтер бүтән бер карыш та алга атламады. Кинәт тукталып калды да – вәссәлам.
– Ну хаклар арта, малай... – диде бер хатын. – Күз иярмәле түгел. Кичә базарга барган идем. Бер айлык хезмәт хакымны бетереп кайттым. Ә алган нәрсәм телгә элеп сөйләрлек түгел...
– Кичә футболны карап бетерәлмәдеңме? – диде бер ир. – Мин йоклап киткәнмен. Кемнәр җиңде икән?
– Әни, миңа туңдырма алып бир әле...
– Килен белән яшәүне бәхет дисеңмени инде аны... Картайган көнемдә шәһәргә килеп дүрт стена арасында ятмас идем, бәхетем булса. Үлеп тә булмый бит, ичмасам, анда хет җиргә күмәрләр иде. Ә монда – таш арасы...
– Зинһар, тимәгез миңа! – дип елап ялварды берәү. – Кәшилүгемне дә, алкаларымны да үзем салып бирәм. Менә муенсам да... Тик үземә генә кагылмагыз...
– Нәрсә, яшь кызлар кызыктыра башладымы?! Оныт син аларны, бәгырькәем. Алар хәзер синең өчен түгел инде. Атнага бер генә калкынган нәрсәгә исләре китми аларның. Сөекле хатыныңны гына кочакла да... Менә шулай...
– Хәлләр ничек?
– Әйбәт. Үзең?
– Бер чама.
– Әле кайдан киләсең?
– Больницадан. «Скорый» белән алып киткәннәр иде. Үзең соң?
– Моргка. Энекәшне машина бәрдергән...
Кинәт тәгәрмәчләр сызгырган тавыш ишетелде. Кемдер ыңгырашты, кемдер сүгенеп куйды. Азамат күзләрен ачты. Бугай...
Юк, күзләрен ачты ул.
Ачты.
Хәтта аларның ачыклыгын бармак очлары белән тикшереп тә карады. Күзләре ачык иде. Ул тукталышта утыра иде. Кемнәрнеңдер каудырланып ары-бире килгәне, сөйләшкәне ишетелә иде. Урамнан машиналар узганы да ишетелә иде.
Тик тукталышта бер кеше дә юк иде.
Урам уртасында бер машина заты да юк иде.
Азамат катып калды.
– Балам, менә шушы адрес буенча дөрес киләмме, – диде бер әби тавышы.
– Әнә теге йорт. Юл аша.
Кешеләр күренмәсә дә, тавышлар ишетелә иде.
Хәзер ул баядан бирле тынгы бирмәгән сәер тойгының нәрсә икәнен аңлаган кебек булды. Кибеттә дә, ашханәдә дә бер кеше дә юк иде бит. Ул үз уйлары белән мавыгып, моңа тиешенчә игътибар бирмәгән иде. Әйе, бер кеше дә юк иде анда. Әмма тавышлар ишетелә иде. Кием сайлаган, нәрсәнедер тикшергән, касса аппаратының төймәләренә баскан тавышлар. Ашханәдә дә ишек тоткасына үрелгәч, ул нәкъ шуңа артына борылып карады. Кашык-чәнечкеләр чеңләгән, табак-савытлар шалтыраган тавышлар ишетелә иде. Хәтта кемнәрдер сөйләшкән дә кебек иде.
– Син мине яратасыңмы? – диде хатын-кыз тавышы.
– Яратам, җаным, яратам.
– Ә беләсеңме... Мин базарда кичә шундый итәк күрдем...
Азамат урыныннан торып урам буйлап атлады. Ул ничектер сәер халәттә иде. Ул чамасыз аптырый гына иде әле. Бу хәлнең яхшымы, әллә яманмы икәне хакында ул уйламый, уйлый алмый. Ул моңа ышаныргамы-юкмы икәнен дә белми иде... Бугай...
* * *
Ул урам буйлап атлады, һәр адымын диярлек очраклы тавышлар каршы алды, очраклы тавышлар озатып калды.
– Сәгать ничә икәнен әйтмәссезме?
– Туктале, кая барам соң әле мин?!.
Ул атлады. Уйлары уянган саен адымнары тизләнә барды. Ул үзенең кайда юнәлгәнен дә белмәстән, кабаланды, нәрсәдәндер соңга калыр шикелле тоелды. Талгын гына башланып, көчәя барган музыкага кушылган җырчы тавышыдай, шәһәр урамының шау-шулы авазлары арасында ул аерылып тора иде, ул да моңлы, ул да ялгыз иде.
– Бер генә минутка мөмкин микән...
– Сезнең белән танышырга буламы?..
– Гафу итегез...
Ул ашыкты. Күзгә күренмәс кешеләрнең таныш түгел тавышлары, искән җилдәй килеп бәрелде дә искән җилдәй эзсез юкка чыкты. Ул үзе дә җил шикелле иде. Тормыш аңа, ул тормышка тими уза иде. Колак яфракларыннан мең сораулар шуып үтте.
– Тәмәкең юкмы...
– Бурычка биреп тор...
– Кемне сайлыйсың...
– Юньлерәк кафе...
Ул аларга игътибар итмәде. Ул ашыга иде. Ул мең сораулар, мең авазлар арасында берьялгызы иде. Адымнары тизәйгәннән тизәя барып, инде йөгерүгә әйләнде. Күзләренә бернәрсә дә күренмәде. Тәрәзәләрдә чагылып киткән алтын нурлар да, кояшта җемелдәгән яфраклар да, яшел дулкын сыман үләннәр дә. Әйтерсең лә барысы да кинәт юкка чыккан иде.
Дөнья матурлыгын җуйган иде.
Бары тик котылгысыз дулкын булып шәһәр шавы гына ишетелде.
Машиналар сигнал биргән аваз...
Тормозларның ачы чинаулары...
Моторлар гүләве...
Аяк тавышлары...
Сөйләшүләр...
– Бүген...
–Тормыш...
– Акча...
– Эш...
– Мин...
Ул ашыга иде. Кайда икәнен дә уйламастан. Хәер, аңа кая барса да барыбердер сыман тоелды. Әллә алай түгелме... Юктыр... Ул бары тик шәһәрнең бу өлешендә генә кешеләр калмагандыр дип белә, аларның башка урамнарда барлыгына ышана һәм тиздән югалачакларыннан курка, алар юкка чыкканчы кешелек агымына кушылып өлгерергә, ничек тә өлгерергә өметләнә иде бугай.
Аның инде сулышлары кабып, тизлеге кими башлады. Күзе тонып йөгерүдән ашыгып-кабалану адымына күчте, һәм башында үз акылы, аек аңы белән туган беренче сорау яралды:
Нигә шулай йөгерәм соң әле?
Кая ашыгам?
Һәм тукталып калды.
Ул тагы тукталыш янында иде. Ниндидер автобус килеп туктаган тавыш ише¬телде. Ишекләре ачылды.
– Проспекттан үтәсезме? – дип сорады кемдер.
– Әйе.
Ул, күзгә күренмәс ишеккә атлады. Шушы автобуска эләгеп китсә, кешеләр агымыннан читтә калмас сыман тоелды. Ә бәлки, кереп утыргач алар бер-берсен күрә башлыйлардыр. Ничек кенә булмасын, моны тикшереп карарга кирәк иде.
Ул күзгә күренмәс кешеләргә комачауламаска тырышып, ишек аша үтте.
– Этмәгез әле, алда кеше бар бит... — дигән тавыштан тертләп китте.
– Гафу итегез, – дигән җавап ишетелде.
Автобус эчендә халык күп иде бугай.
– Утырыгыз.
– Рәхмәт, мин киләсе тукталышта төшәм.
– Сез киләсе тукталышта төшмисезме?
– Акчаны шоферга бирегез әле.
– Рәхмәт.
Ишекләр ябылды. Кешеләр күзгә күренә башламады. Автобус кузгалып китте. Ул хәрәкәтләнергә дә куркып беркадәр вакыт урынында басып торды. Аннан соң акрын гына башын борып, тирә-ягына күз салды. Әйе, могҗиза булмаган иде. Ул тукталышта басып калган иде.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com