Чәчмә әсәр
14 Марта 2024, 16:53

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (4)

Тәмле аш исе танауны кытыклату белән, аның бөтен күзәнәкләре киеренкелектән тетрәнеп куйды. Ачлык уянды. Ул урынына утырып бетәр-бетмәстән, хайвани бер ярсу, сабырсызлык белән ашка үрелде. Беренче йотымыннан ук оҗмах ишеге ачылып киткәндәй тоелды. Беренче йотымнан ук бөтен тәне җырлый башлады. Ашказаны өчен туй башланды. Ашаудан да зуррак бәхет бармы икән! Юктыр.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (4)Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (4)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (4)

Икенче бүлек

 

* * *

Моңдый хәлнең булуы мөмкин түгел

Күзләре кояш нурына күнегеп, күрү сәләте нормальләшү белән, бөтен тирө-якны чолгап алган тынлык та юкка чыкты. Шәһәр шавы кабат яңгырады, урамнарны машиналар тавышы күмде, кешеләрнең сөйләшкәне ишетелде, тик бу юлы бераз тынычрак булып, һәм йортлар да үз хәленә кайтты. Алар ташландык түгел иделәр. Подъезд ишекләре ачылып-ябылып тора, балконнардан тәмәке төпчекләре очып төшә, ишегалларында балаларның уен мәйданындагы атынгычлар хәрәкәткә килә. Хәтта баягы тәрәзәдән таныш тавышлар да ишетелә иде. Тик хәзер инде ул аларның сүзен аңлый алмады, сүзләр аермачык булып түгел, әниндидер быдырдауга охшап кына ишетеләләр иде.

Ул елмаеп куйды.

Барысы да тәртиптә, барысы да үз урынына кире кайта. Һәм бая гына башында бөтерелгән сорауны хәтерләде. Мин боларны ишетергә тиеш идемме соң? Әйе, ишетергә тиеш түгел иде ул. Тик ишетә иде. Бу, бәлки, күзләре күрмәгәнлектән шулай булгандыр, кешенең бер әгъзасы эшләмәсә, икенчесе куәтен арттыра, диләр бит. Чынлап та шулайдыр ул.

Хәзер менә барысы да тәртиптә. Ул зәңгәр һаваны күрә, төрле төсләргә буялганлыктан җиргә төшкән җәйгорны хәтерләтеп торган йортларны күрә, тәрәзәләрдә чагылып киткән кояш нурын күрә, ишегалларындагы уен мәйданчыкларын, урам буйлап тезелеп киткән кибетләрне күрә. Агачларны, хәтта яфракларны сөеп үткән җилне күрә, җил искәндә нәни яшел дулкын булып тибрәнгән үләннәрне күрә. Ул күрә. Ул барысын да күрә.

Дөньяда адәм баласының ике бәхете бар икән, аның берсе – күрү сәләтедер.

Ул бәхетле иде.

Ниндидер сәерлекне сизенсә дә, нәрсәнеңдер болай булырга тиеш түгеллеген тойса да, ул әле бу хакта уйларлык, мондый вак-төяккә игътибар итәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Ул үз шатлыгына үзе кинәнеп атлады.

Ул карашлары белән һәрбер йортны, агачларның яшел яфракларын назлап үтте. Буе җиткәннәрен үрелеп тотып, яңагын куеп иркәләнде, хуш исләрен иснәп ләззәтләнде. Җиргә иелеп үләннәрне

үпте. Бар дөньяны өзелеп яратудан, җирнең матурлыгын күрә алу, тормыш сулышын, вакыт агышларын бөтен тулылыгында ишетә алу шатлыгыннан канатланган җаны ак күбәләк булып талпынды да аллы-гөлле нурлар сибеп һәм тормышны хуш исләргә күмеп утырган гөл-чәчәкләргә кунды.

Ул бәхетле иде.

Күкрәгенә сыймый урамнарга чыгып уйнаган бәхет давылы ярларына кире кайткач та, ул үзенең кайда басканын да тоймыча атлады. Озак атлады. Юк, ул атламады. Әллә очты, әллә йөзде шунда. Аның куанычы Җирне Кояш белән, ә Кояшны бөтен галәм белән тоташтырып торган тылсым иде.

Кабат җиргә төшеп, гади кеше тормышына кире кайткач, янындагы кибет пыяласындагы үз чагылышын күрде. Зәңгәрсу төстәге таушалып, пычранып беткән футболка, шундый ук төстә һәм шундый ук пычранган джинсы чалбар кигән уртача буйлы, ябык гәүдәле ирнең чынлап та үзе икәненә ышанырга теләмичә, ул төрле хәрәкәтләр ясап карады һәм пыяладагы тузган чәчле ир аны төп-төгәл итеп кабатлагач, гарьләнүдән башын түбән иде. Колакларына кадәр кызарып чыккандыр төсле тоелды. Ул үзен зур итеп тоя иде. Зур һәм матур итеп. Ә баксаң, гүзәлләрдән гүзәл бу дөньяда, балга төшкән дегет тамчысыдай, беткәнбаш бер йолкыш кыяфәтендә йөри икән. Бер ул гына шундый...

Ул тиз генә кибеткә атлады, һәм ишектән керү белән нәрсәнедер исенә төшереп кырттуктап калды. Куллары каударланып кесәләрен капшарга тотынды. Күңелен элек-электән таныш булган газаплы бер тойгы телеп үтте. Акча! Матур итеп киенеп, кешеләр арасында кеше булып яшәр өчен аңа хәзер акча кирәк иде. Аның элек тә мондый хәлләрдә калганы аз булмады һәм бу халәт аңа таныш иде. Йөрәккә сугылган утлы мөһер сыман таныш иде. Ул чайкалып китте. Менә- менә хатынының ачы тавышы яңгырар сыман тоелды: «Ирме син, түгелме?! Кеше ирләре, әнә, эш эшли. Акча таба кеше ирләре. Ә син рәсем төшереп ятасың. Акча кирәк миңа! Акча...» Аның артыннан ук Гөлгенә телгә килер: «Әти-ем, мин барыбер яратамын сине. Акчаң булмаса да яратам».

Ул инде үзенең ялгыш кергәнен аңлап, борылып чыгарга дип бер кулы белән ишек тоткасына үрелгән иде. Тик икенче кулы шул мизгелдә үк кесәсеннән бер пачка меңлек тартып чыгарды.

Ул моны көтмәгән иде. Ул үзендә бу тиклем акчаның булуын, була алуын башына да китерми, китерә алмый иде. Кулындагы капка текәлеп, ул озак катып торды. Башта аның чынлап та акча икәненә ышанырга теләде, ә инде моңа шиге калмагач, аның каян килү мөмкинлеген хәтерләргә тырышты. Хәтер уянмады. Һәм башында тагын газаплы бер сорау бөтерелде. Кем мин?

Бер пачка меңлек тотып аңгыраеп басып торуыннан ул уңайсызланып куйды, кешеләр күрсә, йолкыш кулындагы бу акчадан шикләнерләр сыман тоелды. Һәм ул, гаҗәпләнү томаныннан арынып

бетмәгән күзләрен як-якка атып алды да эчкә узды.

Кибет бай иде.

Затлы-затлы костюмнар, чалбарлар, пинжәкләр, футболкалар, күлмәкләр тезелеп киткән. Нинди тегелеш, нинди тукыма, нинди размер кирәк... Җаның нәрсә тели?! Ул рәтләр буйлап бераз сайланыпйөрде дә, үзенә ошаганнарын алып, киеп карау бүлмәсенә керде. Көзгедән      үз чагылышын күрү белән, моңа кадәр абайламаган нәрсәгә игътибар итте һәм, бу уена чынлап та ышанырга теләп, бүлмәсеннән башын тыгып карады. Чынлап та шулай иде. Кибеттә кеше юк иде.     

Бу хәл бик сәер булып тоелса да, ул артык мавыкмыйча гына киемнәрен кияргә тотынды. Әйе, барысы да затлы, килешле һәм үлчәп теккәндәй таман иде. Ул күз алдында зураеп, матурланып   китте. Ул әлеге мизгелдә үз-үзенә шул тиклем нык ошый, ул үзен ярата, хөрмәтитә иде. Мондый киемнәр белән урамнан үтсәң дә була. Болар чынлап та дөньяның матурлыгына тиң иде. Кыйбатын кыйбаттыр инде. Ләкин аның әлегә кесәсе калын, теләгәнен киеп, теләгән ризыгын ашарлык иде.

Ашау турында уйлауга карыны ачканлыгын тойды. Күршедәге йортта – кер¬гәндә ул күз кырые белән генә күреп калды – матур гына кафе бар иде. Шунда кагылып, капкалап чыгар. Киенеп беткәч, чәчләрен тарады да үзенә тагын бер сокланып карап куйды. ...Әллә ни чибәрлеге юк иде, әлбәттә, әмма аның һәрбер күзәнәге шатлыктан, бәхеттән балкый иде, ә бәхетле кешеләр ямьсез булмый.

Авыз эченнән ниндидер бер дәртле көй сызгырып, касса янына килеп басты. Кибеттә кеше юк иде. Сатып алучылар гел генә килеп тормыйдыр шул. Хәер, бу затлы һәм бик кыйммәтле кибеттер әле, монда тик санаулы кешеләр генә йөри торгандыр. Шулай булырга тиеш, чөнки товарлар гына түгел, ә кибетнең бизәлеше дә бик матур, бик зиннәтле. Менә бу касса аппараты үзе генә дә фәлән хәтле торадыр әле.

Ул касса янында озак кына торды. Сатучы-фәлән күренмәде. Сак кына тавыш биреп карады. Ахырда кычкырыбрак эндәште. Аннан тагы ныграк. Ары-бире барып эзләнеп килде. Кибет эчендә беркем дә юк иде.

Көтеп-көтеп тә бер нәтиҗә дә булмагач, хак күрсәткеч кәгазьләрдәге сумманы касса аппараты өстенә куйды да ишеккә юнәлде. Ул кибеттә үзеңне ничек тотарга кирәген белми иде. Әлбәттә, белми. Аңа, ни өчендер, сатучыны көтеп торырга, акчаны аңа бирергә һәм кирәге тия-нитә калса дип чек та алырга тиешлесеңдер кебек тоела иде. Менә бит ничек хезмәтләндерәләр икән. Урлашучы булмасын өчен һәрбер урында видеокамералар куелган, тагын әллә нәрсәләр бардыр әле. Кереп, теләгән әйбереңне сайлап аласың да тиешле акчаңны түләп чыгып китәсең. Барысы да гади һәм җайлы.

Ул ашханәгә керде.

Монда да барысы да затлы һәм югары зәвык белән эшләнгән иде. Ул як-ягына каранып бертын торды да буш өстәлләрнең берсенә килеп утырды. Янәшәсендә беркемнең дә булмавына аның инде исе китмәде. Менюны актарып үзе теләгән ризыклар янына тамга куйды, битләр арасына тиешле акчасын кыстырды һәм юыну бүлмәсенә юнәлде.

Битен-кулын гына чайкап чыгарга теләгән иде. Әмма бүлмәгә узу белән фикере үзгәрде. Монда һәр кешегә аерым кабинка иде.

Махсус тартмада сабын, шампунь, теш югычлар, кырынгычлар куелган, стенадагы элгечтә ике сөлге тора. Бер як почмакта, пластик каплагычлар артында кечкенә душ бүлмәсе. Ул көзгегә карап үзенең тузган чәчләренә, сакал-мыек баскан йөзенә күз йөгертеп алды. Мондый хәлеңдә хәтерең әйбәт булса да үз-үзеңне танырлык түгел иде. Җае туры килгәндә, әлбәттә, юынып калырга кирәк. Ул киемнәрен салып махсус эшләнгән кечкенә шкафчыкка элде дә душка керде.

Тәненә салкын су тамчылары тиюгә, бөтен барлыгын татлы ләззәт ялмады. Бу тиклем дә рәхәтлекне аның мәңгегә дә күргәне булмагандыр сыман тоелды. Берсен берсе өзелеп яратышкан, үлеп сагынышкан гашыйклар гына шундый ярсу, шундый зур теләк белән очрашадыр, алар гына шулай кавыша аладыр. Су белән тән кавышты. Кеше белән сафлык.

Юынудан да зуррак бәхет бармы икән!

Юктыр...

Ул, бу рәхәтлекне озаккарак сузарга теләгәндәй, тәненең һәрбер күзәнәген б-рәмтекләп юды, яра-фәләне дә, күгәргән-ниткән җире дә юк иде. Бу бер яктан шатлык өстәсә, икенче яктан билгесезлек пәрдәсен тагы да ныграк тартып куйды. Ләкин әлеге мизгелдә ул һәртөрле сорауларга бирелеп, рәхәтлекнең ямен җибәрергә теләмәде.

Әйбәтләп юып, үргә каратып тарап  куйгач, чәчләре дә ул тиклем үк килешсез  булып күренмәде. Кырынып та җибәргәч,  ул бөтенләй яшәреп киткәндәй тоелды.

Киемнәрен киеп, чыгарга әзерләнгәндә дә ул көзгегә карамый түзә алмады.  Үзен шундый матур кыяфәттә күрү аңа, әлбәттә, ошый иде. Әмма көзгедән күзен алалмавы моның өчен генә түтел иде. Ул киң, биек маңгаен, коңгырт зур күзләренә төшеп диярлек торган кара кашларын, кылыч борынын, нәзек иреннәрен кабат-кабат күздән кичереп ни дә булса хәтерләргә тырышты. Әмма бернәрсә дә исенә төшмәде.

Юынып чыгуга ул сораган ризыкларны табынга куйганнар иде инде. Тәмле аш исе танауны кытыклату белән, аның бөтен күзәнәкләре киеренкелектән тетрәнеп куйды. Ачлык уянды. Ул урынына утырып бетәр-бетмәстән, хайвани бер ярсу, сабырсызлык белән ашка үрелде. Беренче йотымыннан ук оҗмах ишеге ачылып киткәндәй тоелды. Беренче йотымнан ук бөтен тәне җырлый башлады. Ашказаны өчен туй башланды.

Ашаудан да зуррак бәхет бармы икән!

Юктыр.

Тамагы туйгач, тирә-якка күз атып алды да, үзенең юынганчы ук акча түләгәнен хәтерләп, ишеккә юнәлде. Монда нидер сәер сыман иде. Ләкин ул баш ватып тормады. Күңеле күтәренке, тамагы тук, өсте бөтен иде.

Ишек тоткасына үрелгәч, тагын бер борылып карады. Залда кеше юк иде. Ашханәдә беркем дә юк сыман иде. Ләкин бит кибеттә дә шундый ук хәл булды. Мөгаен, аңа сәер булып тоелган нәрсә шулдыр, кеше юклыктыр. Мондый урыннарга өерелеп йөрмиләрдер шул, бер кереп ашап чыгуың гына да айлык хезмәт хакына төшәдер. Болай уйлауга башында тагын теге сорау калкып чыкты. Кем мин?

Ул ярлы тормышны яхшы белә, акчасызлык, хәерчелек аның тәмам үзәгенә үткән, мәңгегә дә онытылмаслык булып хәтеренә уелып калган иде. Ул хәтта тиеннәрне тиенгә ялгый-ялгый акча чутлап утырган чакларын да күргәндәй булды. Арзанрак пумала, очсызрак буяу эзләп кибеттән-кибеткә чапкан вакытлары күз алдына килде. Хәтта кайбер картиналарын да хәтерләгәндәй тоелды. Тик боларның барысы да иллюзия гына иде. Ул бернәрсәне дә исенә төшерә алмады. 

Ул кайсы кибетләрдә йөргәнен дә, нинди рәсемнәр төшергәнен дә, хәтта үзенең кайда яшәгәнен дә белми иде.        

Ул хәтерсез иде. Хәтта кесәсендә хәтсез генә акчасы булса да, ул тулы тормышлы кеше түгел иде. Авыр  уйларыннан хәлсезләнеп, ул тукталыштагы эскәмиягә барып утырды. Күзләрен  йомып бер мәлгә тынып калды. Аннан соң хыял канатларын кага-кага үткәннәргә кайтырга талпынды. Әмма монда  хыял кошы да көчсез иде. Ул һавага  күтәрелде дә кайда барырга белми аптырап калды. Аннан соң күзе күргән якка карап талпынып куйды. Әмма ерак  китә алмады, тонык стенага бәрелеп шуып төште, канатларын төзәткәләде дә  янә яңа тарафка омтылды, тагын күзгә  күренмәс киртәгә бәрелеп шуып төште. Аның саен бер сорау җанны игәде. Кем мин?

Бераздан аның уйлары сүлпәнләнеп,  хәлсезләнеп калды. Ул бушлыкка чумды. Бер мизгелгә дөнья туктап калгандыр  сыман тоелды.

Дөнья туктап калды.

Һәм уянды.

Колакларга ары-бире узган машиналар тавышы кабат керде. Ул хәтта үзенең автобус тукталышында икәнен дә, автобусларның килеп туктаганын, ишекләре кшылып ябылганын ишетте. Ул килгәндә кеше заты юк сыман иде. Ә хәзер алар бераз җыелып китте бугай. Быдыр-быдыр сөйләшәләр, дикъкать биребрәк тыңласаң, сүзләрен дә аңларга мөмкин. Аңы белән тормыш агымына кушылса да, ул  күзләрен ачарга ашыкмады. Күзләреңне ачсаң, сорау туа. Болай күпкә рәхәтрәк  сыман иде.

 

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас