Чәчмә әсәр
13 Марта 2024, 15:48

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (3)

Аның яңагы буйлап утлы тамчылар агып төште. Күз яшьләренә бар да сыйган иде. Гаиләсен, кызын сагыну да. Аларны кешечә тормышта яшәтә алмау үкенече дә. Үзенең аяныч хәлдә калуына рәнҗү тойгысы да.

Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (3)Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (3)
Марат КӘБИРОВ. Чиксез табут. Повесть (3)

* * *

Урам чаты. Тротуарда, бер йорт стенасына сөяп куелган картиналар янында, Азамат басып тора. Ара-тирә кешеләр үтә. Гөлгенә аларга сабыйларча бер чаялык белән картиналар тәкъдим итә. Алучы юк. Гөлгенә арыган бер кыяфәттә әтисе янындагы җыелмалы утыргычка килеп утыра да башын түбән иеп тынып кала. Ата кеше әрнүле бер көчергәнеш белән еракка төбәлгән. Авыр тынлык. Гөлгенә әкрен генә башын күтәреп, әтисенә озак карап тора.

Гөлгенә. Әти... (Әтисе ишетми.) Әти. (Җавап юк.) Әти!

Азамат (сискәнеп). Ә?.. Нәрсә дидең?

Гөлгенә. Сусадым.

Азамат. Нәрсәгә сусадың? Ә-ә-ә... Менә, су эч, кызым.

Гөлгенә (суны тәмләп). Җылынган. (Эчмичә кире бирә.)

Азамат. Җылынгандыр шул...

Гөлгенә. Әйдә, әти, газлы су алыйк.

Азамат. Газлы су, дисеңме... Газлы су... Алыр идек лә ул... Газлы су... тешкә зарарлы.

Гөлгенә. Бер дә зарарлы түгел. Киресенчә.

Азамат. Зарарлы түгел, дисеңме... (Тынлык.)

Гөлгенә. Әти.

Азамат (тагы сискәнеп). Әү, кызым...

Гөлгенә. Син телевизор карыйсың бит, әйме?.. (Әтисе баш кага.) Рекламада күрсәтәләр бит, әйме?.. теге... «Любимый сад» дигән сокны... Аның бернәрсәгә дә зыяны юк диләр. Шул дөресме ул?

Азамат. Дөрестер инде.

Гөлгенә. Ә мин аның кайда сатылганын беләм.

Азамат. Ярый, кызым, ярый... Бик әйбәт... (Тынлык.)

Гөлгенә. Әти, ө ул кыйммәт тора микән?

Азамат. Нәрсә?

Гөлгенә. Безнең бакчада бер кызның курчагы бар. Матур инде шундый. Әтисе алып биргән. Юк, әти, миңа андый курчак кирәкми. Миңа икенче төрлесе кирәк. Берәр вакыт алып бирерсең әле, ярармы.

Азамат. Алырмын, кызым, алырмын.

Гөлгенә. Ә ул кыйммәт микән?

Азамат. Курчакны әйтәсеңме?

Гөлгенә. Юк инде, теге сок кыйммәт микән, дим. «Любимый сад»?

Авыр тынлык. Кинәт Азамат сикереп тора да сәер бер тәвәккәллек белән картиналарын тәкъдим итә башлый.

Азамат. Әфәнделәр һәм ханымнар! Бирерәк килегез, мондарак җыелыгыз! Күңел күзләрегезне ачып менә шушы картиналарга багыгыз! Чорыбызның иң  бөек рәссамы ясаган аларны. Мондый әсәрләр киләчәктә мәдәниятебезнең алтын фондына керәчәк һәм ким дигәндә дә миллион торачак. Мин аларны сезгә бөтенләй бушка диярлек тәкъдим итәм...

Кешеләр үтә. Кемнәрдер бөтенләй игътибарсыз, кемдер мәсхәрәле елмаеп уза, кемдер бармагын чигә тирәсендә бөтереп ала. Сөйләшеп китүчеләр дә бар.

Беренче (картиналардан күз алалмыйча). Киләчәккә кадәр яшәргә кирәк әле. (Китә.)

Икенче. Матур картиналар! Кыйбаттыр инде?

Азамат. Кыйбат түгел...

Икенче. Шулай да?

Азамат. Биш йөзне сорыйм.

Икенче. Да-а-а...

Азамат. Өчкә дә бирәм.

Икенче. Мондый рәсем өчен мең дә жәл булмас иде дә бит... Кичер, туган... Үзең аңлыйсыңдыр... (Китә.)

Өченче. Үзең төшердеңме?

Азамат. Әйе.

Өченче. Тогда понятно. (Китә.)

Азамат баягы сүзләрен кабатлый-кабатлый да, бернинди дә нәтиҗә булмагач, җыелмалы утыргычка килеп утыра. Башын түбән иеп тынып кала. Озакка сузылган авыр тынлык.

Гөлгенә (әтисенең башыннан сыйпый). Мин яратам сине, әти. Мин ышанам сиңа.

Азамат (кызына игътибарлап карап тора). Ә син зур үскәнсең, кызым. Гөлгенә, син җәяү йөрергә яратасыңмы?

Гөлгенә. Яратам. Әнә теге машинаны күрәсеңме? Әнә, туктарга итә. Шундый машинада да утырып йөрергә яратам, һәй, күп нәрсә яратам инде мин...

Азамат. Бәлки, бүген җәяүләп кенә кайтырбыз?

Гөлгенә. Җәяүләп? Кайтырбыз!

Азамат. Ә син алҗамассыңмы?

Гөлгенә. Ә без сөйләшә-сөйләшә кайтырбыз. Сөйләшсәң юл кыскара, ди бит әни.

Азамат. Килештек, алайса. Менә сиңа бераз акча, бар, ни теләсәң шуны алып кил.

Гөлгенә (бер акчага, бер әтисенә карап). Ә мин арысам?

Азамат. Нәрсә арысаң?

Гөлгенә. Җәяү кайтканда арысам, дим.

Азамат. Күтәреп алып кайтырмын. Бар, кызым.

Гөлгенә. Ә мин синнән күтәртмәм, әти.

(Китә башлый да кире борыла.) Ярый, әти, барып тормыйм инде. Автобуска дигән  акчаларыңны тотмый торыйк. Рәхмәт.

Аның яңагы буйлап утлы тамчылар агып төште. Күз яшьләренә бар да сыйган иде. Гаиләсен, кызын сагыну да. Аларны кешечә тормышта яшәтә алмау үкенече дә. Үзенең аяныч хәлдә калуына рәнҗү тойгысы да.

 

* * *

Елаудан туктагач та ул күзләрен ачарга куркып озак утырды.

Үзенең сукыр икәнен аңласа да.

Ул Азамат исемле. Гаиләсе, Гөлгенә исемле кызы бар. Улы булуына ул тулысынча ышанып җитә алмады. Рәссам булып эшли, әллә рәсем төшерү белән мавыга гынамы? Бәлки, ул картиналар сатучыдыр? Юк, рәсем төшерә булырга тиеш, һәм бик ярлы хәлдә гомер кичерәләр. Шуның аркасында гаиләдә дә тавышлар чыгып кына тора. Үзенең ярлылыгы өчен ул үзен гаепле сизә. Бигрәк тә кызы алдында.

Шуннан башка ул бернәрсә дә белми иде.

Гарип һәм хәерче көеңә бу дөньяда яшәү генә түгел, ә аңа күзләреңне тутырып карау да коточкыч сыман тоелды. Хәтта сукыр күз белән карау да.

Ләкин дөнья үзе сиңа керә иде. Сукыр күзләреңнән ул алтынсу томан төсен алып, күз кабакларыңны ертып керә. Чарасыздан аркаңны терәгән таш стеналардан үзәк өзгеч ялгызлык, күзәнәкләреңне куырып алырлык салкынлык булып керә. Өстеңә килгән заман арбасының шыгырдавы, шул тәгәрмәчләр астында сытылып калганнарның ыңгырашу авазы булып колакларыңнан керә.

Колакларыңнан...

Баягы тәрәзәдә инде телевизор тавышы тынган иде. Анда кемнәрдер сөйләшә.

Хатын-кыз тавышы. Кичә бергә укыган ахирәтемнең сеңлесен күргән идем. Зареманы. Син дә беләсең аны. Күптән очрашканыбыз юк иде. Үзгәргән, минсиңайтим! Чәчләрен көрәнгә мандырып җибәргән. Бизәнгечләре гел чит илнеке. Минем андыйларга якын килергә дә базганым юк. Бармаклары тулы алтын да   көмеш... Бер алкасы гына әллә ничә йөз мең торадыр. Киенүен күрсәң!.. Әллә нинди ательеда махсус тектерә икән киемнәрен. Башта танымадым, таныгач та     янына якын килергә кыенсынып озак тордым. Үзе танып чакырып алмаса, шул килеш китәсе идем. «Әллә берәр илнең короленә кияүгә чыктыңмы?» – мин әйтәм. Ул елмая: «Кияүгә чыксаң, адәмчә яшәп буламыни, – ди. – Ирләрнең барысы да бер инде, тугыз тапкыр чыктым, тугызыннан да уңмадым», – ди. Үзенә әле нибары егерме яшь кенә. Менә яши белә кеше! Озак сөйләшеп торалмадык, телохранителе килеп: «Клиент чакыра»,– дип алып китте.

Ир-ат тавышы. Әнине картлар йортына урнаштырып, авылдагы йортны сатсак, күпме акча чыгар икән? Малайны укырга кертергә җитмәсә дә...

Хатын-кыз тавышы. Аның яшәгән йорты ис-акылың китәрлектер инде. Безнеке ише генә түгелдер. Каян безнеке кебек булсын, ди... Фатир алганнан бирле юньле ремонт та ясаганыбыз юк бит. Йорты шәп инде аның. Утырып киткән машинасы гына да ни тора! Андыйларны хәзер бер фатир хакы диләр.

Ир-ат тавышы. Әнисен карамады, картлар йортына ташлады, дип чәйнәнүчеләр булыр инде анысы. Чәйнәшерләр дә туктарлар. Хәзер кеше сүзенә карап яши торган заман түгел. Каян акча җиткермәк кирәк...

Хатын-кыз тавышы. Шулай булмый ни, беләсеңме ул күпме акча эшли?! Сәгатенә биш йөздән алып мең ярымга кадәр! Көненә унике мең! Бу ким дигәндә шулай. Ә безнең аена да шулай чыкмый.

Ир-ат тавышы. Ә малайны укырга кертергә кирәк. Юкса, аны армиягә алулары бар. Ә анда эләксә, Чечняга яки тагын шундый берәр кайнар ноктага  илтеп тыгачаклар. Аннан инде улың белән бәхилләшәсе генә кала. Үлеп кенә котылса ярый да бит, ә гарипләнеп кайтса?! Түшәктән торалмас хәлгә калса, кем карый аны?! Кемгә кирәк ул? Без дә бит гомер буе аның түшәге төбендә утыралмыйбыз.

Хатын-кыз тавышы. ...Өч йөз мең.

Ә елына! Өч миллионнан да артып китә! Без андый акчаны гомер буена да эшли алмыйбыз, һәм без дә кеше саны булып, җирдә яшибез бит, дип йөргән булабыз. Кияүгә чыкмаган булсам, мин дә, бәлки, шундый бай булып, балда-майда гына йөзеп гомер үткәрер идем...

Кыңгырау шалтырады. Аяк тавышлары. Бераздан яшүсмер тавышы.

Малай. Исәнмесез, хәлләрегез ничек?!. Хатын-кыз тавышы. Әйбәт, улым, үзең исән-саумы?

Малай. Математикадан «икеле» куйдылар.

Хатын-кыз тавышы. Мәктәптә хәлләр ничек соң? Укуларың яхшы барамы?

Малай тавышы. Тарихтан да икеле.

Ир-ат тавышы. Мәктәбеңдә барысы да әйбәтме? Тәртип бозып-нитеп йөрсәң, кара аны... Каеш белән...

Малай. Озын тәнәфестә Виталик белән сугыштык...

Хатын-кыз тавышы. Син мәктәптә яхшы укырга һәм тәртипле булырга тиешсең. Алама укучылардан, үсеп җиткәч, яхшы кеше чыкмый. Аңладыңмы?

Малай тавышы. Ул минем күзлекне ватгы, мин аның күз төбен күгәрттем һәм ике тешен төшердем.

Ир-ат тавышы. Каеш белән кыйнарга син хәзер бәләкәй малай түгел инде. Әйбәтләп әйткәнне аңларга тиешсең. Моңа кадәр тәртип бозганың булмады. Моннан соң да шулай үрнәкле укучы булырсың, дип ышанам.

Малай тавышы. Мине мәктәптән куарга яки милициягә учетка куярга мөмкиннәр. Шул хәлдән котылу өчен, бер-ике кешегә взятка бирергә кирәк.

Хатын-кыз тавышы. Акча-фәлән сорамаганнар дыр бит? Ә-ә-ә... Күпме сорадылар? Класс фондынамыни?!. Бу юлы бигрәк күп җыялар икән. Ярый, иртәгә  иртән исемә төшерерсең. Хәер, хәзер үк биреп куйыйм әле...

Ир-ат тавышы. Акча сорамадылармы? 

Малай тавышы. Миңа яңа сотовый да кирәк булачак. Юкса, барысында да гел модный телефон. Ә мондыйлар хәзер миндә дә бомжларда гына.

Әлеге сөйләшү телевизордан барган спектакль түгел иде.

Бу чынбарлык иде.

Азамат күзләрен чытырдатып кысты да учлары белән колакларын каплады.

 

* * *

Шул халәтендә озак утырды.

Мин моны ишетергә тиеш идемме соң?

Башында шул уй туды да миенең тотып алып та, куып җибәреп тә булмаслык сер аравыгына кереп бикләнеп калды һәм, шайтан куласасындагы тиен сыман вакыт-вакыт калкып-кабатланып торды. Мин моны ишетергә тиеш идемме? Өй эчендә берәү дә акырып сөйләшми ич, ә тыныч кына гәпләшү тышка ишетелми Тәрәзәң ачык булса да. Бу сорауга җавап кирәкми иде. Шуңа да ул ниндидер җавап туып өлгергәнче кайдадыр югалды һәм бераздан тагын калкып чыкты, һәм тагын югалды.

Мин моны ишетә ала идемме?

Аның башы кырыктартма сыман иде, Бер өлешендә әлеге сорау бөтерелсә икенче өлешеңдә тәрәзәдән ишетелгән сүзләр яңгырады, өченчесендә – урам чатында кызы белән булган күренеш Дүртенчесендә... Ә күзләрендә яшь иде. Ул моны үзе сизмәде дә, яңагын көйдереп  агылган тасманың сәбәбен дә белмәде  ул. Ул берьюлы әллә ничә төрле уйда, әллә ничә дөньяда һәм төгаен беркайда да түгел иде.

Аркасына бәргән таш салкыны бөтен тәненә тарала башлагач кына, яңагындагы тамчыларны сөртеп, күзләрен ачты. Һәм аяусыз ялтлау булып күзләренә бәрелгән яктылыктан кычкырып җибәрде. Әлеге балкыш үткен кылыч сыман башының бер өлешен кисеп алгандыр төсле тоелды. Әрнү бер мизгелдән артмады, аны чиксез гаҗәпләнү тойгысы алыштырды. Әлеге яктылык арасында яшел агачлар, үләннәр чагылып калган сыман иде. Ул, үзе дә сизмәстән, күзләрен йомды        һәм кабат ачарга куркып катып калды. Агачлар... Бу чынлап та күзенә күрендеме, әллә хыялында гына калкып чыктымы? Акылының кайсыдыр өлеше белән ул  агачларны чынлап та күргәнлеген, күзе ачылганлыгын аңласа да, күңеле белән моңа ышанырга курыкты, хәзер күзләрен ачып җибәрер дә, барысы да хыял иллюзия гына булып чыгар һәм алдану ачысы аның кабынып кына килгән өметен сүндереп ташлар кебек тоелды. Ләкин кызыксыну хисе куркудан көчлерәк иде, керфекләре үзлегеннән аерылды. Кояшның якты нурлары күз алмаларын чиксез          авырттырып кысып алды, ул ирексездән учларын маңгаена китерде, тик моның гына ярдәме тимәде. Күзләргә ком тутырган сыман иде. Әмма сызлау никадәр генә көчле булмасын, якты дөньяны күрә алу шатлыгы чамасыз иде. Ул күзләрен йома алмады, һәлак булырын да белгән килеш капкандагы сырга үрелгән комак сыман, әрнүләрен җиңеп яктылыкка үрелде. Яктылык газаплы да, татлы да иде.

Күзләре бераз өйрәнә төшкәч, кояшка омтылган чәчәк сыман, талгын гына торып басты. Күктә якты болытлар йөзә. Берничө адым ераклыкта гына яшел тасма булып тезелеп киткән агачлык башлана. Ул агачларга беренче күргәндәй сокланып карап торды да тирә-ягына күз йөгертте, һәм сискәнеп китте. Якын-тирәдә бары тик ташландык йортлар гына, монда машиналар да, кешеләр дә йөрми, бернинди дә тавыш-тын юк иде. Ул стеналарына арка терәп утырган йорт та ташландык, анда беркем дә яшәми, ачык тәрәзәләреннән телевизор тавышы да, кешеләрнең сөйләшкәне дә ишетелми иде. Күңелен янә ниндидер утлы әрнү телеп үтте. Кем мин? Кайда мин? Кайчан мин?

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас