* * *
Кинәт ниндидер ритмик музыка яңгырады. Аны ир кешенең ягымлы тавышы бүлдерде:
– Не дай себе засохнуть!
Телевизор!
Аның ни дә булса аңларга теләп бирелеп тыңлаганы телевизор гына булган. Телевизор... Телевизор... Реклама... Ир һәм хатын...
Әгәр, хәтерем ялгышмаса, мин Сезне кайдадыр күргән шикеллемен...
Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү!..
Минем дә кызым бар. Аңа нибары ике генә яшь...
Колагында шул сүзләр яңгырады. Бау белән кыяга үрмәләгән альпинист сыман, ул шушы сүзләргә тотынып, үткәненә юл ярырга тырышты. Бу сүзләрне аның кайдадыр ишеткәне бар иде. Кайда? Телевизорданмы? Кино... Театр... Спектакль... Әйе, спектакль. Телевизордан ниндидер спектакль бара иде. Бу тамашаны аның кайчандыр караганы бар иде. Әллә юк идеме?
...Сез минем законлы тормыш иптәшем... Сез минем хатыным...
Аның да хатыны бар иде... Бугай...
* * *
Ул, ачык тәрәзәгә колак салудан туктап, аркасын стенага терәп җиргә чүгәләде. Эчендәге бөтен газапларын бер тында бәреп чыгарырга теләгәндәй, күкрәк тутырып сулады да кинәт өреп җибәрде, һу-уу-уу-у... Хәле чыннан да җиңеләеп киткәндәй тоелды. Күз алдында алтынсу томан, колакта аңлаешсыз шау-шу. Шулар гына калды, һәм башында туктаусыз бөтерелгән бер сорау калды. Ачы сорау.
Кем мин?
Җавап табылмады. Әмма фикер хәрәкәткә килде. Язгы боз өстендә калыккан шәре сыман, үткәннәрнең кайбер мизгелләре саркылып чыккандай булды. Ләкин моның чынлап та булган хәл икәненә, үзе белән булган хәлләр икәненә ул ышана алмады. Хәер, бу аңа мөһим дә түгел иде. Иң мөһиме шәре чыксын, боз өстен су капласын, ә аннан соң... Аннан соң ташкыннар тик вакыт эше генә булыр. Аның күз алдында инде яңа спектакль башланган иде. Тик монысы инде телевизордагы кебек түгел, монда ул барысын да ачыктан-ачык ишетә, уч төбендәгедәй күрә һәм шул ук вакытта үзе дә катнаша иде... Бугай...
* * *
– Ирме син, түгелме, – дип кычкырды хатын, ярсудан күзләрен түгәрәкләндереп. – Кайчаннан бирле акча кайтарганың юк инде?!
– Ике ай... – Монысы аның үз тавышы иде бугай. – Ә бит аңа кадәр...
– Кайда соң алар?!
– Кадерен белеп тотынырга кирәк иде...
– Кадерен белеп?!. – Хатын бер мәлгә, кулайрак корал сайлаган сугышчы сыман, тынып калды. – Син!.. Юньсез!.. Моннан ничә ай элек кайтарган акчаларыңны санап утырасыңмы?! Беткән баш. Син ай саен шул чаклы... көн саен шул чаклы кайтарырга тиеш. Син гаиләңә җиткәнче кайтарырга тиешсең. Әнә кешенең ирләре...
Яратышып, бер-береңә мәңгегә дә авыр сүз әйтмәстөй тоелып өйләнешкәннәр иде... Бугай... Бергәләшеп тарткан гаилә арбасы менә кайда килеп туктады.
Хатын, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә хаклы иде. Ләкин ир үз вазыйфаларын үзе дә яхшы белә, ул эшләрен җайга салу өчен көне-төне тир түгә иде. Ә әлегө хәленең мөшкеллеген аңа адым саен тукып торырга кирәкми – аңа беркем дә, бигрәктә хатыны ярдәм итә алмый – болай да авыр чагында җанына тимәскә, комачауламаска кирәк иде. Бу мөһим иде.
Әле генә ниндидер тамаша сыман аермачык күз алдына килгән күренеш артка чигенде. Бар дөньяны алтынсу томан чолгап алды. Күңелдә ниндидер авыр тойгы, ташлап китү дә, күтәреп йөртү дә мөмкин булмаган газап кына калды. Бу тойгы аңа таныш иде. Бу – акчасызлык авырлыгы иде.
Колагында кайчандыр ишетелгән сүзләр яңгырады. Төрле тавыш, төрле чагылыш белән. Элек алар нинди максаттан әйтелгәндер, бүген бу сүзләр аңа һөҗүм иткәндәй тоелды. Ләң-ләң килеп абалаган этләр өередәй.
– Бәхет акчада түгел...
– Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын...
– Алтын тавында ятып та ачка үләргә мөмкин...
– Акча колы булырга ярамый...
– Байлык – бер айлык...
Һәм башкалар, һәм башкалар, һәм башкалар... Сүзләр агымының чиге дә, чамасы да булмас сыман иде.
Ул аркасы белән терәлеп утырган стенага ныграк сыенып, битен куллары белән каплады. Әлеге сүзләр аңа матдәләшкәндер сыман тоела иде. Аларны тотып карап буладыр сыман... Матдәләшкән генә түгел, ә җанлангандыр да кебек иде. Җанланып, ниндидер усал ерткычка әйләнгәннәрдер дә, хәзер аны талап үтерер өчен, кыргый авазлар белән өстенә киләләрдер.
Бу сүзләрнең үзенә дошман икәнен ул аңлый иде. Шуңа да өстенә килгән дошманны кыйраткан яугир сыман һәркайсына төзәп үз сүзләрен атты:
– Бәхет акчада түгел... Бәхет аның күпме бүлуында.
– Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын... Һәм аларның һәркайсының мең сум акчасы булсын.
– Алтын тавында ятып та ачка үләргә мөмкин... Бик тырышсаң, әлбәттә.
– Акча колы булырга ярамый... Акчаның хуҗасы булырга кирәк.
– Байлык – бер айлык... Ә хәерчелек, кадерен белеп тотсаң, гомерлек.
Акчасызлык авырлыгын ул белә иде. Бик яхшы белә иде. Ул яшәгән дөньяда бары тик акчаң булганда гына үзеңне кеше итеп тоярга мөмкин иде. Кулыңнан нинди генә яхшы эш килмәсен, нинди генә әйбәт күңелле булма, акчаң юк икән, син кеше түгел инде. Син беткән баш.
Акчасыз чагында ул үзен урам буйлап ялангач атлагандай тоя иде.
Ялангач атлаганын күз алдына китерүдән баягы күренеш калкып чыкты һөм хатынының ачулы да, рәнҗүле дә тавышы яңгырады:
– Мин башкача болай яши алмыйм. Миңа ир түшәк өчен генә кирәкми. Теләсәм анысына табам мин. Миңа гаиләне карый ала торган ир кирәк. Уйла, Азамат.
* * *
Азамат...
Бу аның исемеме? Әлеге хәл аның белән буддымы соң? Бәлки, ул башка берәр кеше белән булганны хәтерлидер? Юк. Юк! Бүтәннәрнең халәте аның күңелендә бу тиклем үк эз калдыра алмас иде. Димәк...
Азамат...
Азамат.
Азамат, күпме генә хәтерләргә тырышмасын, хатыны белән булган әлеге ызгышның ничек, нәрсә белән беткәнен күз алдына китерә алмады. Талаш. Акчасызлык. Чәбәләнү. Талаш. Акчасызлык... Балалар...
Ә аның балалары бар идеме соң?
Бар иде... Бугай...
Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Минем дә кызым бар, аңа да нибары ике яшь. Һәм аның бер күзе ак, икенчесе кызыл. Ул бик чибәр һәм Алисә исемле.
Аның да кызы бар иде. Аңа нибары...
Юк, аңа ике генә яшь түгел иде инде, Аңа... аңа... ничә яшь иде соң әле? Ничә һәм аның бер күзе... Юк, аның күзләре... Аның күзләре нинди төстә иде? Ә исеме ничек? Алисә исемле. Алисә... Юк, алай түгел. Гөл... Гөл... Әмма ул бик чибәр һәм бик акыллы иде... Бугай...
Азамат, авыр эш эшләп арыган кеше сыман, аякларын җиргә сузып утырды хөлсезлнеп калды. Күзләрен йомды. Алтынсу томанга күләгә ятты. Колактагы шау-шу тына төште. Ул бушлыкка чумды, Шул хәлендә күпмедер утыргач, күзләрен ачып, баягы «сөхнә»гә текәлде. Анда инде алтынсу томан төсен хәтерләткән пәрдә ябылган иде.
ГӨЛ... наз... нара... чәчәк... Ул кызының исеме ГӨЛ–гә башланганын белә иде. Әйе, гөл. Кайдан белә иде соң әле?.. Гөл... Ничек кенә тырышса да хәтерли алмады. Тел очында гына тора иде бит. Тел очында гына. Үзенең көчсезлегеннән, шундый гади генә нәрсәләргә дә башы җитмәвеннән аның күңеле әрнеде. Шундый пүчтәк кенә нәрсә бит! Шундый гади генә...
Генә?
Генә!
Гөлгенә!
– Әтием! Кайттыңмы?! – Кинәт аның ботыннан кочаклап алдылар. – Миңа нәрсә алып кайттың? Рәхмәт! Ә без Азат белән стенадагы сәгатьне күбәйттек. Менә. Элек берәү генә иде, ә хәзер әллә күпме!
Азамат шактлыклы елмаеп куйды. Азат. Аның Азат исемле улы да бар идеме?.. Хәзер ул аны да исенә төшергәндәй булды. Әллә юк идеме... Ләкин кызыннан азга гына зур бер малайны ул хәтерли иде... Бугай... Мондый билгесезлек кенә аның кәефен җимерә алмады. Акрын, бик акрын гына булса да, хәтере яңа офыклар яулый иде.
– Әтием, ә минем рәсем үземә охшамаган. – Гөлгенәнең тавышыннан хәтер сәхнәсенең алтынсу пәрдәсе хәрәкәткә килде. – Минем бит чәчем ул якка карап тормый...
Пәрдә ачылды. Азамат, әйтерсең, тамаша залында утырып спектакль карый иде.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com