Беренче бүлек
* * *
Ул уянып китте.
Кайда мин? Башында шул уй туып та өлгермәде, сискәндергеч газап белән аны икенче сорау күмеп узды. Кем мин?
Ул, үзенең кайдалыгын белергә теләп, карашларын уңга-сулга йөртеп алды. Бернәрсә дә чалынмады. Тирә-якта дөм караңгы иде. Ул күзләрен ачып-йомгандай итте. Барыбер, берни дә күренми. Дөньяның, кешеләр яши торган дөньяның, бу тиклем караңгы булуы мөмкин түгел, мондый караңгылыкны аның беркайчан да күргәне булмады... Бугай...
Ул, чынлап та ачылганнармы соң дип, бармак очлары белән күзләрен капшап карады. Күзләре ачык иде.
Дөнья караңгы иде.
Кайсы дөнья?
Кинәт ул тертләп китте. Ниндидер күкрәүдән соң кыя түбәсеннән шуышып төшкән таш валчыклары сыман, башында нәрсәдер хәрәкәткә килгәндәй булды. Нәрсәдер уянды бугай. Хәтеренең бер өлеше.
Кайсы дөнья?
Мәет дип ялгыш җирләнгән кешеләрнең кабердә уянып китүләре хакында ишеткәне бар иде. Моны күз алдына китерергә тырышудан да бөтен тәне зембердәп китә иде. Әле дә шулай булды. Мускуллары тартылып-сузылып алды. Куллары, табут тактасын эзләп, тирә-якны капшарга ташланды. Ул бармакларының каты тактага бәрелеп авыртуын көткән иде. Ул моңа әзер иде. Ләкин куллары бернинди каршылыкка да эләкмәде. Әллә тоймадылар гынамы? Хәзер беләбез. Ул баш бармагын авызына капты да нык итеп тешләп алды. Чыдап булмаслык авыртудан ыңгырашып куйды. Җанының әрнүләр саклана торган өлешеннән чыккан ачы аваз тыну белән, авырту да тукталгандай булды. Куллар янә тирә-якка ташланды. Табут юк иде... Бугай...
Ләкин ул табутның юклыгына ышанмады.
Бу тиклем караңгылык башка җирдә була алмый сыман иде.
Ул, йөзе белән табут тактасына орылуны көтеп, торып утырды. Кисәк кенә торды. Шулай зур тизлектә табут капкачына бәрелеп һушын югалтырга теләде. Ул шуны көткән, шуңа өмет, иткән иде. Ләкин йөзе бернәрсәгә дә бәрелмәде.
Ул янә кулларын як-якка сузып карады.
Табут тактасы юк иде.
Мондый могҗизага ышанырга теләмичә аягүрә басты. Башының табут капкачына бәрелүен көткән иде. Бәрелмәде. Кулларын сузып карады.
Кинәт күңелен ниндидер рәнҗү хисе сыманрак нәрсә телеп үтте. Нәрсәгәдер бик нык ышанып та өметләрең акланмаганда гел шулай була. Ләкин бу тойгы озакка бармады, аны шундук гаҗәпләнү катыш соклану алыштырды. «Нинди зур табут! – дип уйлады ул. – Нинди зур...»
Кинәт бар булмышын шом, курку, әрнү ялмап алды. Ул үзен үксез, ятим итеп сизде, һәм көтмәгәндә килгән кыргый курку белән кайдадыр йөгерергә тотынды. Башының кайсыдыр почмагында табут тактасына бәрелеп үлү, һич югы һушын югалту өмете сүнеп бетмәгән иде әле. Аңа хәзер барыбер иде. Фәкать шушы коточкыч хәлдән котылырга гына. Котылырга.
Ләкин ул бернәрсәгә дә бәрелмәде. Нинди зур табут! Чиксез табут... Чиксезлектән дә зуррак афәт бармы икән?..
Ул инде үзен караңгы мәңгелек буйлап шулай йөгерергә хөкем ителгән бер бичара зат итеп тоя башлаган иде. Караңгы чиксезлек буйлап йөгерү кайчандыр кылган ниндидер гөнаһлары өчен җәзадыр сыман иде. Ул хәтта үз хәленә күнегә дә төшкән, газапларның тагы да хәтәррәге көтмәгәндә, ул моңа әзер иде. Ләкин кинәт табут читенә килеп бәрелде дә һушын җуйды. Буынсыз булып җиргә егылганчы, ул кайдадыр балкып киткән нәни ут чаткыларын күргәндәй булды. Яктылык тузаны. Бу әллә чынлап бар иде, әллә күзенә генә күренде. Ни генә булмасын, ул табут тактасының аръягында иде... Бугай...
* * *
Ул уянып китте... Бугай...
Бөтен дөньяны томалап алган караңгылык инде юкка чыккан иде. Тик ул, барыбер, бернәрсә дә күрмәде. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Бармак очлары белән күзенең ачыклыгын тикшерде. Кул сырты белән уалап карады. Бернәрсә дә күренмәде. Бөтен дөньяны алтынсу томан каплаган иде.
Ул, куллары белән капшанып, үзе бәрелгән табут читен тапты. Кирпеч. Кирпеч табут. Юк, бу табут түгел. Табут турындагы уй башына кайдан килде әле? Ни өчен? Ул үзен табутта уянган итеп тойды. Ләкин бу бөтенләй дә табут түгел.
Бу табут түгел.
Табут түгел.
Түгел.
Ул, шулай кабатлый-кабатлый, стенаны капшап шуышты. Озак шуышты. Ниһаять, куллары бушлыкка эләкте. Шатлыгыннан кычкырып җибәрде. Ул шуны көткән иде. Шуңа өмет иткән иде. Бу табут түгел. Бу кирпеч йорт. Ә бушлык – йортның почмагы. Ул тагын бераз шуышты да кулларын өскә күтәрде. Бармак очлары агачка, соңрак пыялага тиде. Тәрәзә. Ачык тәрәзә.
– Әй, кешеләр!
Аңа җавап бирүче булмады.
– Берәрсе бармы монда?!
Җавап ишетелмәде. Саңгырауланганмынмы? Шулай дип
уйларга да өлгермәде, кайдандыр ерактан ажгырып килгән көчле дулкын аны күмеп китте. Ул колакларын куллары белән каплап стенага сыенды, чүгәләде. Бөтен күзәнәкләреңнең астын-өскә китергән бу дулкынга чыдар хәл булмастай тоелган иде. Әмма бераз өерелгәннән соң ул тынычланып калды.
Моңа кадәр мин бернәрсә дә ишетмәгәнмен. Чукрак булганмын моңарчы. Ә әле... Әле колакларым ачылды да, кала шау-шуы аяктан егарлык коточкыч дулкын булып килеп керде. Димәк, мин исән. Мин шәһәр урамында. Мин сукырайганмын гына. Ләкин ничек?
Кем мин?
– Әй, кешеләр!
Өйдә кешеләр бар иде. Аларның сөйләшкәне ишетелә иде.
– Кешеләр!
Бу юлы ул нык кычкырып эндәште... Бугай...
Үз тавышың үзеңә ишетелә торган. Хәтта пышылдап кына әйтсәң дә. Хәтта әйтмәсәң дә. Башкаларга ишетелде микән? Аның тавышы чыга микән? Бәлки, тавышы да югалгандыр?
Һәрхәлдә, аңа җавап бирүче булмады. Ул, тирә-як турында азмы-күпме мәгълүмат тупларга теләп, колакларын тәрәзәгә юнәлтте.
* * *
Бүлмәдә ир-ат белән хатын-кыз сөйләшә иде. Алар һәрбер сүзне озак итеп сузып, бернинди хис-тойгысыз әйтәләр, бу әңгәмә, кешеләр аралашуыннан бигрәк, акрын гына әйләнеп утыручы тәгәрмәчләр ыңгырашуын хәтерләтә иде. Ләкин бу тавышлар аңа таныш сыман иде, ул бу тавышны да, сүзләрен дә кайдадыр ишеткән кебек тоелды.
Ир тавышы. Гафу итегез, ханым, әгәр хәтерем ялгышмаса, мин Сезне кайдадыр күргән кебек тоелгандай итәм.
Хатын тавышы. Мин дә Сезне кайдадыр күргән кебек шикеллемен.
Ир тавышы. Ә без Манчестерда күрешмәдекме, ханым?
Хатын тавышы. Бик тә булуы мөмкин. Мин тумышым белән Манчестердан. Ләкин, әфәндем, Сезне анда күргәнменме-юкмы икәнен төгәл генә әйтә алмыйм.
Ир тавышы. Йә Ходай! Нинди кызык хәл! Мин дә бит Манчестерда туып үскәнмен.
Хатын тавышы. Кызык!
Ир тавышы. Кызык. Ләкин мин Манчестердан киттем. Биш атна чамасы элек.
Хатын тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Миндә бит Манчестердан биш атна чамасы элек киттем.
Ир тавышы. Мин тугызынчы яртыда чыгып киттем, ә Лондонга поезд бишенче яртыда килде.
Хатын тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Мин дә шул ук поезд белән чыктым.
Ир тавышы. Кызык! Бәлки, Сезне шул поездда күргәнмендер?
Хатын тавышы. Булуы мөмкин, булмас димә, нәкъ шулай булырга мөмкин. Әмма мин хәтерләмим.
Ир тавышы. Ханым, мин икенче класслы поезд белән килдем. Англиядә андый поезд булмаса да, мин гел шуның белән йөрим.
Хатын тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Мин дә икенче класслы поездда идем.
Ир тавышы. Хөрмәтле ханым, бәлки, без икенче класслы купеда очратканбыздыр?
Хатын тавышы. Бик тә булырга мөмкин, булмас димә, нәкъ шулай булырга мөмкин. Тик мин бернәрсә дә хәтерләмим.
Ир тавышы. Мин сигезенче вагонда, алтынчы купеда бардым, ханым.
Хатын тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Мин дә сигезенче вагонның алтынчы купесында бардым.
Ир тавышы. Ханым, бәлки, без шул алтынчы купеда күрешкәнбездер?
Хатын тавышы. Биктә булуы мөмкин.
Әмма мин хәтерләмим, әфәндем.
Ир тавышы. Дөресен генә әйткәндә, :ханым, мин үзем дә моны хәтерләмим. Ләкин төптәнрәк уйлап карасаң, моның шулай булуы бик мөмкин. 1
Хатын тавышы. Бик тә булуы мөмкин.
Ир тавышы. Нинди кызык! Мин тәрәзә янында, өченче урында утырдым, ханым.
Хатын тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Мин дә тәрәзә янында, алтынчы урында, нәкъ сезнең каршыгызда утырдым.
Ир тавышы. Карале, нинди кызык! Без бер купеда, бер-беребезгә каршы утырганбыз. Бәлки, шунда очрашканбыздыр, ханым?
Хатын тавышы. Бик тә булуы мөмкин. Ә нигә шулай булмаска тиеш әле?! Тик мин бернәрсә дә хәтерләмим.
Ир тавышы. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә бернәрсә дә хәтерләмим. Әмма төптәнрәк уйлап караганда, без нәкъ шулай танышкан булырга мөмкинбез.
Хатын тавышы. Бик булырга мөмкин...
Ул, бер генә сүзне дә төшереп калдырмаска тырышып, бирелеп тыңласа да, бу әңгәмәдән бернәрсә дә аңлый алмады. Нинди Манчестер? Нинди Лондон?
Бәлки, аның акылына зәгыйфьлек килгәндер? Тукта, ә бәлки, ул әлеге әңгәмәнең иң кирәкле өлешен төшереп калдыргандыр. Тыңларга кирәк. Тыңларга.
Хатын тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп, никадәрле тап килү! Минем дә кызым бар, аңа да нибары ике яшь. Һәм аның бер күзе ак, икенчесе кызыл. Ул бик чибәр һәм Алисә исемле.
Ир тавышы. Нинди кызык! Нинди гаҗәп! Бәлки, ул безңең уртак кызыбыздыр?
Хатын тавышы. Булмас дип әйтеп булмый, әфәнде. Булмас дип әйтеп булмый.
Көтмәгәндә алар туктап калды. Бүлмә эченнән чаң суккан тавыш ишетелде. Юк, бу сәгать шулай суга иде. Бер. Ике. Өч...
Ул тын алырга да кыймый басып торуында булды. Тегеләрнең ялкыткыч бертөрлелек белән аккан сүзләреннән, сәгать тавышыннан ниндидер мәгънә табарга тырышты. Әмма бернәрсә дә килеп чыкмады. Аның ниндидер зур тетрәнүләрдән соң тернәкләнеп кенә килгән акылы иң кирәкле мәгънәне, иң мөһим фикерне тотып ала алмады. Тотып ала алмады... Бугай...
Ир тавышы. Шулай итеп, хөрмәтле ханым, без, һичшиксез, моңа кадәр күрешкәнбез. Һәм Сез минем законлы тормыш иптәшем. Элизабет, мин сине кабаттан таптым!
Тагын сәгать сукты. Аның тавышы бу юлы шулкадәр коточкыч булып яңгырады. Җир тетрәнеп куйгандай булды, һәм шул тетрәнүне ертып, хатынның салкын пышылдавы ишетелде.
– Дональд, бу синмени, кадерлем?!
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com