Хатын-кыз белән этне ут та алмый, су да басмый, дип әйтергә теләде Галәү, бар дөньяга үчегеп. Чәй кайгысымы? Әмма тәкъдимне кабул итмәскә базмады, теләр-теләмәс кенә өстәл янына кереп утырды.
– Беләсеңме, Галәви, мин бит синең кеңдек әбиең,– дип сөйләп китте Халисә апасы.– Дөньяга шәрран ярып туган көнең гел исемдә. 1942 елның гыйнвары иде. Сызгыра җил, котыра давыл. Бөтен җир ак карга күмелгән. Зәмһәрир суыклар иде. Шартлап бүрәнәләр ярыла, агачлар туңа. Караңгы төн. Әмма кечкенә бер авылда тормыш дәвам итә. Сәрби апа бала тудырып ята. Аның өч яшьлек бер улы бар иде инде. Икенчесен дә тилмереп көтә. Чөнки ире Шәфыйк сугышта. Ул кайтканчы ике егет үстерә, янәсе. Өстәлдә пәри күзе җемелди, тәрәзәләрдә калын пәрдәләр. Тешләрен кысып түзә Сәрби апа кычкырмый, ыңгырашмый. Син менә шулай тудың. Шул мизгелдә әниеңнең бәхетле күзләрен күрсәң иде! Сүз белән сөйләп тә, каләм белән язып та аңлатырлык түгел: “Карасана, сулыш алуларына тикле Шәфыйгым”,– дип сөенә, үзе бертуктаусыз сабыен үбә. Ә сабые имүен белә. Яшәү өчен көрәшә. Эх, ач анадан нинди сөт көтмәк кирәк!
Эшне бетереп өйгә ашыктым, мине дә ике балам көтә. Шөкер, каенанам – зур ярдәмчем. Сәрби апаның шатлыгын аның белән дә уртаклаштым. Төне буе керфек какмадык. Нарасыйның хәле ничек икән? Күз алдымда һаман салкын өй, пәри күзе, хәлсез ана. Таң әтәчләре белән бергә торып тагын сезгә ашыктым. Кулымда керосин (ул чакта иң кирәкле әйбер), бераз азык-төлек. Каенанам да аңлады, рәхмәтле күзләре белән озатып калды. Килеп җиттем, ә сезнең ишек ачылмый гына бит, каһәр. Бусагага ябышып каткан. Кычкырам, ачынып-ачынып елыйм, ялварам – ачучы юк. Туңып үлгәннәр мәллә, Ходаем? Йөрәгемне шушы уй телгәләде Күрше Хәсәнгә йөгердем. Ишекне балта белан каерып ачтык. Тетрәндергеч күренештән катып калдык. Бу ни хикмәт? Өй эчендә бер генә җан әсәсре дә күренми иде. Түшәмгә эре-эре боз сөңгеләре асылынган, идәнгә кар көртләре өелгән. Сулышым кысылды, һушымнан язаммы дип торам. Ачынудан нишләргә белмичә сәке янына ташландым, аның өстендәге җәймәне тартып алдым. Кат-кат чзпрәк- чапрак астыннан Сәрби апа хәлсез
генә елмая иде... Култык астында ике сабые тиберченә. Исәннәр.
Күзләремнән ирексездэн яшь акты. Шундый нык ихтыярлы, бу көчле хатынны сөенечемнән үбеп алдым. Ана баланың юеш чүпрәкләрен төне буе үз тәненә чорнап киптертан. Мин шундый, ана өчен баладан да газиз җан юклыгына кабат инандым.
Ләкин аның күрәсе кара көннәре калган икән шул. Сталинград өчен канлы сугыш бара иде. Бездә исә салкын котырганнан котыра Сәрби ала икенче көнне үк балаларны өйдә үзларен генә калдырыл, чана тартып, кырга чыгыл киткән. Корыган көнбагыш сабакларын кар өстеннән жыеп каитыл мичкә якмакчы булган. Гел шулай йөрде, ә бервакыт аны туңган килеш юлчылар табыл алды. Коры-сары жыйтан вакытта давыл чыгып адашкан икән. Атналап, айлап яныннан китми дәваладым. Шунда ул мина бернича талкыр бүрелар белән очрашканын сөйәде: “Алла кушуыдыр, тимаделар тагын үзема",– дип сөенә. Түзеп кена тор: ире Шәфыйкның Сталинград сугышында һәлак булуы турында кара хәбәр дә шушы ачы көннәрдә килде. Сабыйларын кочып тынсыз калды, бичарам, сәгатьләр буе хәрәкәтсез ятты. Елар иде – яше юк. Иреннәрен чәйни-чәйни түзде. Үзе дә тулысынча савыкмады, гомерлеккә авыру калды, бәгырь кисәгем. Бер кыерчык ипине дә үзе ашамый сезгә каптырды. Ике малайны аякка бастырды.
Күземә карап әйт әле, Галәви, әниең бәхетлеме соң бүген. Элек синең тормышың тулысынча аңарга бәйле булса, хәзер аның язмышы
синең кулыңда. Халык әйтмешли, уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да
Ана хакын кайтара алмассың. Кара кайгы аны күп сынады. Егып салып кыйнады.
Халисә ханым кызып китеп тезде дә тезде.
“Тукта әле, зинһар, Халисә апа, телгәләмәче болай да яралы
Йөрәкне”, – дип кычкырасы килде Галәүнең. Әлеге әңгәмә башына күсәк белән китереп суккандай тәэсир итте. Сикереп торды да йөгерә-йөгерә өйләренә кайтып китте. Нишләптер, йөрәге аны өенә өндәде. Хәтта теш дәваларга дигән дару да өстәлдә онытылып калды. Кичә исереп кайтып егылгач, караватта яткан әнисе өзгәләнеп: “Балам, берәр җирең авыртмыймы?” – дип сораган иде. Шул исенә төште. Их, анам үләргә ятканда да кем турында кайгыртасың? Мине, дөньяның бер әшәке бәндәсен бала итеп саныйсың. Яннарыма утыртып; “Хәлләрең ничек, әнием?” – дип сораганым да булмады, ичмасам!
Өйдә мәет чыккандай тынлык иде. Ни күрсен – Хәдичә түти ясин
Чыга. Әсмасы каршына килде: “Тсс, тавышланма, әни... әни.. соңгы сулышта, бердәнбер киңәшчем, таянычым иде”, – дип үкси. Шул ук вакытта гаҗәпләнде дә: чөнки ире аек. Галәү тизрәк әнисе янына түргә узды. Әнисенең күзләре йомылган, әмма улын барыбер таныды. Иреннәре: “Улым, үпкәләмә инде, сине борчыдым...” – дип пышылдады.
– Әнием, бәгърем, син түгел, мин борчыдым, мин рәнҗеттем сине. Зинһар, кичер, бәхиллә...
Галәүнең күзләреннән яшьләр тамды. Берничә минут эчендә чәчләре агарып чыкты. Ә ана берни күрми дә, ишетми дә иде инде. Тик Хәдичә түтинең сүзләре генә колагына керде: “И, бәндәм, җәннәт – ана аяк астында...”
Күрше Равилнең радиоалгычыннан салмак көй агыла, йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылып җыр ишетелә:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан...
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам...
Ә ишегалдында сулкылдап Галәви елый. “Ташлама, әнкәй, ташлама, бәгърем. Гафу ит, зинһар, кичер мине!”– дип өзгәләнә ул. Язгы кояш якты нурларын жәлләми сипсә дә, аңа дөнья караңгы бүген. Оясына кунган сыерчык та: “Соң... соң... соң инде”,– дип үртәп сайрый сыман.
Фото: freepik.com