Чәчмә әсәр
9 Марта 2024, 15:56

Алия ЕМАКОВА. Ташлама, әнкәй, ташлама... Хикәя. (Башы)

Түзде Әсмасы, кыйналып авыртынса да, бер гаепсезгә әрләнсә дә, нәни кызын күтәреп, авылга каравыл салып чыгып качмады. Сыер янында төн үткәрсә дә, аунап еламады. Бәгыре кара күмергә әйләнде.

Алия ЕМАКОВА. Ташлама, әнкәй, ташлама... Хикәя. (Башы)Алия ЕМАКОВА. Ташлама, әнкәй, ташлама... Хикәя. (Башы)
Алия ЕМАКОВА. Ташлама, әнкәй, ташлама... Хикәя. (Башы)

Ай эчте, ел чөмерде, кыскасы – Галәү типтереп та карады дөньясында. Ертылмаган изүе, коелмаган төймәсе калмады. Кунмаган җире – Сарбайның оясы гынадыр, мөгаен. Этнең уткен тешләреннән өректе, бугай, “салмыш квартирантны” кабул итмәсен сизә иде. Төкерде Галәү барысына да: “Эх, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса, көмешкәңне чыгарып куйчы, Ниса”, – дип жырлап, ир-атка егылып китүче Нисаларга ашыкты. Ә таң алдыннан “кәкре кабырганы турайтырга” йөгерде. Түзде Әсмасы, кыйналып авыртынса да, бер гаепсезгә әрләнсә дә, нәни кызын күтәреп, авылга каравыл салып чыгып качмады. Сыер янында төн үткәрсә дә, аунап еламады. Бәгыре кара күмергә әйләнде. Каенанасы Сәрбиҗамалның аягына егылып: “Әнкәй, бәгърем, нишлим соң? Түзәр әмәлем юк. Киңәш итче...”– дип өзгәләнгән чаклары да булмады түгел. “Кызым, түз инде, түзгән түш ите җыйган, – дип юата һаман сөекле карчык. – Ул үзе яхшы бит, аңа туры юл күрсәтче, дип Ходайдан сорыйк, дога кылыйк”. Икәүләшеп елыйлар иде. Ә язмыш үзенчә хәл итте.

Галәү кинәт эчүен ташлады. Ышанмадылар. Ахирие “айнымас Барый” рәсми белдерү белән чыкты. Янәсе, диңгез кадәр диңгезнең юкка чыгуына ышанам, ләкин Галәүнең йоткылыгы беркайчан да кипмәсенә иманы камил. Идарәдә дә танымадылар Галәвине. Утын яздырырга килгән күршесе Хәдичә карчыкка керүгә сәдака сузды. Пәһлевандай ирнең иреннәре: “Гафу ит, әбекәй!”– дип пышылдады. Әүлия карчыкның күзләрен яшь томалады. Гаҗәеп күренеш. Идарәдә халык телсез калды. Кичә генә бер-берсен күралмыйлар иде бит. Чөнки Хәдичә карчык очраган саен Галәүне: “Муеныңа шешәләр асып йөрисе көннәрең җитәр. Атаң яхшы ие, анаң яхшы ие .кемгә охшаган син? Онытма, кыямәтлек ата-аңа кулында”,– дип кисәтә иде. Беркөнне кибет янында чукмарлы таягы белән дә “тамызды”. “Иблис кавеме, сине өшкерү мәслихәт”,– диде. Ә тегесе ярсып: “Ярама тоз салма. Каршымда торма, җен карчыгы, югыйсә, яңагыңда биш бармак эзе калыр, Алла юлында йөрисең дип тормам. Әнә, үзеңне өшкер! – дип үкерде. Күзләренең берсе – мәгъриптә, икенчесе мәшрикътә иде. Ә бүген идарәгә эш сорап керүе икән. Вакытында бик шәп ат караучы иде, анысы. Бүген аңа ышанып хайван тапшырып була микән соң? Бик үтенгәч, рәис ялга киткән Шәрәфи урынына гына куеп торырга булды.

Күпсанлы “дусларының” берсе – Әхтәм аны икенче көнне үк эзләп тапты.         |

– Вәт кайда икән син. Әйдә, киттек, күрше авылга, купшы тәтәйләр янына, үзем күреп кайттым. Самогонның иң шәбе өстәлда күз кыса. Кыскасы, ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Җебемә, гомер ике килми. Дөнья нигъмәтләреннән авыз итик...

Галәви Әхтәмнең изүенә ябышты. Шытырдап яка ертылып чыкты:

– Син, малай, холкымны беләсең. Ике сөйләмим. Газиз анаң да танымаслык итәрмен, бел аны. Тешләреңне җирдән чүпләргә туры килмәгәе!

Йодрык Әхтәмнең муен тамырына төште. Галәүнең нәфрәттән томаланган күзләрен күргәч, Әхтәм:

– Очрашырбыз әле. Иске балта тимер кисәргә кирәк була ул, – дип тиз-тиз генә чыгып сызды.

Галәү кызган килеш сәнәкне кулына алып атлар янына, салам салырга керде. Нигәдер, эшкә кулы бармады. Салам өстенә капланып ятты да тирән уйга чумды...

Әйе, үзгәрде, нык үзгәрде ул. Ничек? Ни сәбәпле? Һәммә кешегә башваткыч иде бу. Иң элек кием-салым рәтләнде. Хатынын күр – оҗмах хурына әйләнде. Сөйләме дисеңме? Ә йөрешен күрсәң! Йөзенә елмаю инде, күзләре зөбәрҗәттәй балкый. Ә кызы – Энҗесе сөенеп туймый. Һәрвакыт үз эченә бикләнеп йөргән баланың әтисе белән уртак серләре дә барлыкка килде. Менә нинди асыл гөлләрне саргайтып бетерә язганмын бит, дип уфтанды Галәү.

Эчүен ташлап яңача яши башлавының сәбәбен ул үзе генә белә. Өзелә лә үзәкләре шул вакыйганы искә алса...

Махмырдан башын кая куярга белмәгән бер көн иде. Хәдичә түтиләргә юл алды. Әллә хәмергә, әллә үгет-нәсихәткә сусау аны бирегә өндәде. Ни өчен икәнен кистереп әйтү кыен. Гөлбакча кебек җыйнак өйнең ишеген карчык үзе түгел, килене Халисә ачты. Сабый чактан ук хәтерендә Галәүнең: шушы ханым аның үзен үк ничәмә тапкыр дәвалады. Авылның шәфкать туташы иде ул. Коточкыч авыр сугыш елларында шушы авылга Хәдичә түтинең Вазыйхына кияүгә чыгып, гомергә шушында торып калды. Көмешсу чәчле ханым Галәүнең күңелендә бик күп хатирәләрне яңартты.

– Ни, Халисә апа, түти өйдә юкмы әллә?– “кыю” Галәү авыз эченнән мыгырданды. Көтелмәгән очрашудан теле көрмәкләнде.

– Әни өйдә юк шул, энем. Ни йомыш иде?

Ни әйтсен соң? Хәлем авыр, зинһар, яртылык акча бирсәңче, дип ялварсынмы?

– Теш сызлый иде дә...

Гомерен кеше дәвалауга багышлаган Халисә апасы эшнең нидә икәнен тиз төшенде, тик сизмәмешкә салышты.

– Ашыкма, әйдә, чәй белән сыйлыйм. Мәтрүшкәле, баллы чәй ул. Әнкәй дә бик яратып эчә. Тәннәр сихәтләнеп китә,– дип өстәлгә ымлап.– Икәүләп эчик. Күптән күрешкән дә юк синең белән. Я, сөйләче, ничек яшисең? Әсмаңның хәл-әхвәле әйбәтме? Күптән түгел генә баш авыртуына зарланган иде, – дип сорады ул эчкерсез елмаеп.

 

(Ахыры бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас