Чәчмә әсәр
7 Марта 2024, 02:15

Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (Ахыры)

Энесенең, ашыгып, балалы хатынга өйләнергә җыенуын ничек аңларга? Әнисе моңа ни дияр?..

Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (Ахыры)Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (Ахыры)
Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (Ахыры)

5

... Эшендә дә күз алдыннан китмәде ак йөзле Рамиләсе. Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, кайтуга, «Минеке буласыңмы?» дип аңлашырга теләде. Тик сүзне ничек башларга соң? Их, бу хакта сөйләшкәнче, аңа авыр эш кушсалар икән!.. Монда ярдәм итсә, әлеге дә баягы дәү апасы булыша ала инде. Бар өмете аңарда.

Хәлиткеч аңлашу шул көнне кич булды да. Сәмигулла эштән туры монда чапты. Ул, капканы ачкач, Рамиләнең дә улы белән кайтып җиткән булуларын күрде. Рәдиф ишегалдында уйнау ягын караса, әнисе, күрәсең, өйгә кергән иде: тышкы ишек ачылып, таяк белән терәтелеп куелган иде.

Сәмигулла, ашыга-ашыга, аяк киемнәрен салып эчкә узды. Хатынның елмаеп караган йөзен, матур балкыган күзләрен күрүгә, дөньясын онытып, аны кочып алды. Әмма шулчак телефон, чылтырап, яшьләрне аерылырга мәҗбүр итте. Авылдан килүче апасы чылтырата иде. Рамиләнең өйдәме-түгелме икәнлеген белешүе икән.

...Дәү апасы үзгәрешне шундук чамалады. Башта Рамиләнең, туры караудан баш тарткандай, карашын читкә алуына игътибар итте. Нур белән тулы күзләрен яшерергә тели шикелле иде ул. Йөреше дә үзгәргән кебек: бик җиңел генә бөтерелә иде кызый...

Ә Сәмигулланы әйтәсе дә юк инде – өй буйлап очып кына йөри, һәм шуңа гаҗәпләнде: апасы белән киңәш-ләшми иде энесе. Әле кайчан гына нәрсәгә генә тотынса да, алдан, болай итим микән, дип сорый иде... Билгеле, кеше йортында сорап эш итәргә кирәк. Энесенең шөгыльләрен күзәтеп торганда, кинәт кенә үзалдына ачыш ясагандай булды: «Тукта әле, ә нигә болай иртә өйдә соң әле бу малай бүген?» һәм ул түзмәде, Сәмигулланың аш пешерү бүлмәсенә юнәлүен күргәч, аны туктатып:

– Син, Сәмигулла, бүген укуга бармадыңмы әллә? – дип, коры гына сорады.

– Юк. Ә, укытучы алдан теманы әйткән иде. Теләсәгез өйдә дә әзерләнергә мөмкин диде!

Шул ара Сәмигулла янына Рамилә килеп басты. Аның апасы алдында җавап тотасын белеп торган диярсең! Гел менә сизелми исеп куйган җил китергән шикелле, тавышсыз гына пәйда булды, һәм тагын бер аптырашлы хәлне шәйләп өлгерде дәү апасы. Әле генә җавап биргән чагында Сәмигулла авызын ерып җибәргән иде: тегесе дә аңа ияргәндәй елмайды. Инде сүзен бетергәч, энесе җитдиләнгән иде, Рамиләнең карашы да нәкъ шулай үзгәрде. Гаҗәп...

Хәер, аңа артык баш ватарга туры килмәде. Энесе шунда ук чишелде.

– Апам, кара әле... Теге, ни инде. Кыскасы, без Рамилә белән өйләнешергә булдык, син каршы түгелме?

Дөресен генә әйткәндә, Сәмигулла сүзен ничек башларга белмичә ычкындырды бу соравын. Әлбәттә, ул апасы белән киңәшләшергә тели иде. һәм туганын тыңлаячак ул. Дәү апа дәү апа инде, аның сүзе – сүз.

Апасы, гел телсез калып, күзләрен зур итеп ачты, ике көн элек кенә аеры идегез – кай арада кавышып өлгердегез соң сез, дип сорарга да оеша алмый торды... Әле ул гынамы! Рамилә дә әзер түгел иде моңа. Бу турыда үзара сөйләшергә җитешмәделәр бит алар. Бар да кинәт кенә килеп чыкты шул.

Ниһаять, дәү апасы телгә килде.

– Бер дә белмим, апаем! Гел көтмәгәндә уйлашкансыз бит. Ә соң теге ни...

– Минем улымны әйтәсеңме?

Рамилә аны ашыгып бүлдерде.

– Юк ла, Рамилә! Педагог буларак, бала өчен куанам гына мин. Бөтен гаиләдә үссә әйбәт булыр аңа, чөнки дөрес тәрбия алачак ул!

Телендә шул сүзләр яңгыраса да, уенда башка иде аның: энесенең, ашыгып, балалы хатынга өйләнергә җыенуын ничек аңларга? Әнисе моңа ни дияр?.. Сәмигулланың чын-чынлап башлы-күзле булырга теләвенә тулысынча ышанды ул, аз сүзле энесе уйнап сөйләшә белми аның.

Рамиләнең бүлдереп әйтүе уңайсыз сорауны калкытмыйча батырып куйгандай итте.

– Әни нәрсә әйтер менә? Ул сине Уфага укырга дип җибәрде бит! – диде ул.

– Синең кебек читтән торып укыячакмын. Син әнә бетерәсең дә бит инде! – диде энесе, бер дә аптырамыйча.

Апасының тагын нәрсәдер әйтәсе килә иде, ахры, әмма нидәндер тыела иде шикелле. Әлбәттә, күңелендә энесенә бирергә теләгән сораулары байтак туып өлгерде. Болай әзерлексез, көтмәгәндә хәл итеп кире уйламассыңмы? Тормышыңда үтә җаваплы адым бу, энем, яшьлегең белән хата ясамассыңмы? Малае да бар аның – сиңа ят бала ул...

Әмма ниндидер җеп бәйли иде кебек аның телен. Рамиләнең яхшылыгы киртә шикелле тота иде булса кирәк. Моңа кадәр күрешкәләгәндә дә (ул укуы буенча шәһәргә килгәләгәндә, анда торып китә иде), хәзерге көннәрдә дә аны сынап өлгергән иде инде: иренең туганнан туган сеңлесе гади, ачык һәм, гомумән, бик уңган хатын иде. Үзенең дә кияүгә чыгуына ел ярым гына булган яшь хатын шунысын да чамалап өлгерде: Рамилә, һичшиксез, энесен бәхетле итәчәк иде.

Дәү апасының сүзсез калуын Сәмигулла үзенчә аңлады, күрәсең.

– Дәү апа, син безгә фатихаңны бир! Укуга мин үзем ничек тә өлгерермен! – диде энесе, ашыгып.

– Нишләргә инде миңа сезнең белән? Сез әнә янәшә баскансыз. Берегез сорауны бирсә, икенчегезнең дә карашында сорау туа... Кыяфәтегез дә бер бит инде. Алай бер-берегезне яратсагыз, ничек каршы килим соң?! – диде апасы гаҗәпләнү катыш. Энесенең болай кызып китүен күргәне юк иде әле аның.

Сәмигуллага шул сүзләр җитте, очынып, Рамиләсен кочып алды. Шулчак дәү апасының:

– Ничектер, кинәт кенә килеп чыкты инде бу... Әнигә җиткерергә кирәк хәзер. Бөтенебезгә бергә җыелып кайтырга туры килер, мөгаен... – дип, үзалдына сөйләнгәндәй әйткән сүзләрен бәхетле егет ишетмәде дә бугай.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (Ахыры)
Ильяс САЛИХҖАН. Сәмигулланың бәхете. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас