Афзал Сәет белән кәләшне арбаның артына утыртты. Үзе, үрәчәдән аякларын асылындырып, алга урнашты.
– Миннән дә, бер-берегездән дә тартынмагыз. Кыюрак булыгыз. Мине монда юк дип исәпләгез.
Һәм Афзал атына берне селтәнеп алды да күңелле көйгә сызгырып кайта башлады. Әллә арба дыңгылдаудан, әллә каннары кызудан, яшьләр торган саен бер-берләренә елыша бардылар. Эчми эчкән аракыдан Сәет шактый ук кыюланып китте.
– Әйдә кети-мети уйныйбыз, – диде ул, кәләшенә таба үрелеп.
– Кайткач! – диде кыз һәм Сәетнең кулына каты гына китереп сукты.
– Минем хәзер уйныйсым килә, – диде Сәет, әрсезләнеп.
– Кайткач! – дип кабатлады кыз усал итеп.
– Алайса мин сиңа өйләнмим, – диде Сәет, киреләнеп. – Төшәм дә калам. Әй, Афзал абый, туктат атны. Минем өйләнәсем килми, мин төшеп калам.
– Кәк тәк өйләнәсең килми? Бу ни дигән сүз! – дип Афзал Сәеткә карады.
– Өйләнәсең килсә, үзеңә апкайт. Җиденче хатының булыр.
– Аһ, маңка тәре! Ни сөйләп тора! Өйләнәсең килмимени әле синең? Менә моны иснәп карасаң, шундук өйләнәсең килә башлар.
Афзал йодрыгын Сәетнең борын төбенә китереп терәде.
– Өйләнәсеңме, юкмы?
– Юк!
– Соңгы тапкыр сорыйм: өйләнәсеңме-юкмы?
– Юк!
Сәет "юк" дип әйтүгә, Афзалның таштай йодрыгы кияү егетенең маңгаена килеп төште. Сәет, авып китмәс өчен, Афзалның якасына ябышты. Кәләш аларның тарткалашканын сабыр гына күзәтеп тора алмады, арбадан җәһәт кенә сикереп төште дә, үзенең көчле куллары белән, чүлмәк чәкештергән кебек кенә итеп, бу калай әтәчләрнең башларын чәкештереп алды. Һәм миңгерәүләнеп торуларыннан файдаланып, боларны берәм-берәм арбага төртеп аударды. Дилбегә дә аның кулына күчте. Ул инде егетнең Фәхретдин малае Сәет икәнлеген белгән иде. Атны туп-туры шунда юнәлтте.
Укучыбызны булачак кәләш белән бераз таныштырып китмәсәк, хикәябезнең бер почмагы китек чыгар иде. Чынлап та ике ирне маңгайга маңгай чәкештерә алган кыз кем соң ул? Дөресен әйтергә кирәк, булачак кәләш – Нурулла абзыйның өлкән кызы Рәмзия. Кыз туганда ук дүрт кило ярымлы иде. Нурулла абзый хатыным малай табар дип өметләнеп йөргәндә, хәләл җефете иренең кулына дүрт кило ярымлы кыз китереп тоттыргач: "Шушы хәтле галәмәткә Аллаһы Тәгалә тагын бер нәрсәне өстәмәгән бит. Пускай биш кило булсын иде," – дип каты гына сукранып ала. Һәм Рәмзияне һич ярата алмый. Ата назы күрмәсә дә кыз үсә. Гәүдәсе таза, теләсә нинди авыр эшкә курыкмый тотына. Шуңамы аны колхозда ирләр эшенә җиктеләр. Рәмзия авырсынмады, кушылган эшне җиренә җиткереп эшләде.
Ата назы тулаем икенче кыз Иркәгә тиде. Иркә бик чибәр, әтисенә песи баласыдай сыланырга гына тора. Назламас җиреңнән назлыйсың. Нурулла эштән кәефсезләнеп кайтса, Иркә аның тезенә менеп утыра да берәр нәрсә сөйли башлый: ''Әти, мин бүген бүре күрдем".
– Нинди бүре?
– Аклы-каралы бүре.
– Аклы-каралы бүре булмый, кызым.
– Була шул.
– Кайда күрдең соң син аны?
– Төшемдә, – ди Иркә, әтисенең битеннән сыйпап. Бу сыйпаудан ата кешенең йөзендәге кырыслык юкка чыга. Ул, кызын кулларына алып, күккә чөя. Битеннән, муеныннан, кендегеннән үбә. Иркә шырык-шырык көлә.
Мондый мизгелләрне еш күзәткән Рәмзия көнләшеп карап тора. Аның да әти назы татыйсы килә. Әмма...
Хәер, "әмма"лар күп инде тормышта. Шушы еш булып торган "әмма"ларга карамастан, Рәмзиянең күңеле тупасланмады. Кияүгә чыккач, ирем иркәләр дип өметләнде. Тик яше арта барган саен күңелендәге өмет кояшы кечерәйде. Инде егетләр үзеннән дүрт яшькә кече булган Иркә артыннан чаба башлады.
Иркә, Рәмзия апасының сула баруын күреп, аңа болай диде: "Кайгырма, апа, мин сиңа кияүнең менә дигәнен үзем табып бирермен".
Рәмзия сеңлесенең сүзләрен чынга алмаган иде, ә Иркә – чая кыз, җай чыгудан бик оста файдаланды. Апасының муенына үзенең алсу ефәк шарфын салды, аннары шкафтан алып Рәмзиянең кулына иң матур күлмәген тоттырды: "Киенә башла, анда сине алырга килгәннәр, тик каушама, кыю бул", – дип апасын ишектән чыгарып җибәрде.
Өйгә кайтып җиткәнче Сәет белән Афзал тавыш-тыннарын чыгармадылар. Хәер, алар арба төбендә гырылдап йоклыйлар иде.
Кәләш, Сәетне күтәреп, өйгә алып керде.
– Менә, әнкәй, малаегызны алып кайттым. Ә мин сезнең киленегез булам. Исемем Рәмзия, – диде ул.
Шушы көннән Сәет белән Рәмзия әйбәт кенә торып киттеләр. Инде матур-матур балалары үсеп җитте, һәм Сәет мәхәббәт оясының чынлап та хатын-кыз куенында икәнлегенә көннән-көн ныграк ышана бара.
Фото: freepik.com