4
Шулай беркөнне Сәмигулла кул арбасын төзәтте. Аңа тимер кисмәкне җайлап беркетте дә су ташыды. Илле-алтмыш метр ераклыктагы колонкага йөрде. Йортларына су кертелмәгән иде – зур эш калган икән менә. Башта өйдәге савытларны тутырды, аннары берочтан, болары да буш тормасын, дип, мунчадагыларына ташырга кереште. Кызып эшләгән егетне көчле генә ява башлаган яңгыр да туктатмады. Үҗәтләнеп эшләде, Рамилә чакыруын да тыңламады. Тоз түгел мин – эремәм әле, дип шаяртты. Менә шундый холык инде аның: эштән бүленергә яратмый Сәмигулла. Дәү апасын да тыңламас иде мондый чакта. Хәер, ул авылга ризыклар алып килергә дип кайтып киткән иде.
Тирләп-пешеп яңгыр астында йөрүе үзенекен итте: тәки ютәл эләктерде бит. Кичен мунчада җылынып, чабынып чыкса да – җиңеләйтмәде, тәне кызышмаса да, ютәле басылмады егетнең.
...Төнлә дә тынгылык бирмәде шул каһәр! Калын юрганга төренеп җылынгач, йокыга бирелгән иде югыйсә. Ютәлли башлагач уянып китте. Әллә нидән салкынлык тоеп торып утырды. Юрганы дымланган икән – бик нык тирләгән.
Шулчак ишектә Рамилә күренде. Ул зәңгәр төсле озын күлмәктән иде.
– Нәрсә, ютәл интектерәме? – дип сорады ул, егетнең янына килеп.
Мөгаен, сүзләреннән бигрәк, аның якын итеп әйтүе, тавышында сизелгән хатын-кызларга гына хас йомшаклыгы Сәмигулланы үзенә боргандыр. Ул юрганының дымланган булуын күрсәтмәкче иде.
– И, майкаң юпь-юеш булган ич! – дип гаҗәпләнде хатын, аның аркасына үрелеп.
Шулчак якынайгач, аннан гаҗәеп җылылык бөркелде. Хатын йомшак куллары белән аның аркасына, җилкәләренә кагылгалады. Сәмигулла, әйтерсең менә шул кайнарлыкта җылынасы килеп, майкасын салдырырга дип иелгән хатынны кочып алды һәм шундук башын күтәрде: аның күзләрен күрергә теләде, ахры. Нинди генә карашка төртелсә дә, мөгаен, бер сүз дә әйтә алмас иде егет. Шунда аның борынын мунча себеркесе исе кытыклап үтте. Рамиләнең таралып төшкән чәчләреннән килә иде бу таныш ис. Сәмигулла шул чәчләр арасына кереп югалды. Нәкъ менә иркәләнергә теләгән шикелле килеп чыкты бу. Хатын йомшак хәрәкәт белән аңа тартылды. Егетнең иңен кочып алды. Сәмигулланың көчле кулларын тоеп: «Ашыкма, ашыкма!..» – дип пышылдагандай итте, әмма үзе, ашыга-ашыга, аның битләрен үбәргә кереште. Тиздән яшьләрнең кайнар иреннәре бергә кушылды.
...Иртән беренче булып Рамилә уянды. Сәмигулла юрганның үз ягын ачып ташлаган икән. Хатын аны ачык иңеннән кочып, иркәләп алды. Егетнең ютәле туктаган иде.
Хатын, егетнең уянуын күреп, кинәт кенә исенә тө-шергәндәй:
– Тукта әле, Сәмигулла, сиңа иртүк эшкә барырга бит! – дип пышылдады һәм җәһәт кенә урыныннан торды. Ул ашыгып киенде дә чәй әзерләргә кереште.
Сәмигулла да тиз генә торып, юынып киенде һәм чәй эчәргә утырды.
Яшьлектәнме, әллә шулай ашыккангамы, икесенең дә башларына «Ә хәзер ни булыр инде?» дигән сорау килмәде шикелле. Хәер, Рамиләсенең, эш белән әвәрә килеп, онытылып китүе дә ихтимал. Ә тегесенең исә гел аерыласы килми иде кебек: үткән-сүткәндә дә, үзе килеп тә, яшь хатынның сылу гәүдәсенә сыенды. Өстәл яныннан торгач, ул Рамиләне кочып алды. Әллә оялудан, йөзен яшергәндәй, озын кара чәчләр арасына чумды.
Хатын карышмады, этмәде. Сәмигулланы кочып, бер-ничә тапкыр үпте дә:
– Җә, җиттеме? – дип, йомшак кына сорады. – Эшкә соңга калуың бар!
Егет тыңлады. Асылда, бу аңлашу да иде. Сәмигулла моны теле белән әйтеп бирә алмас та иде, мөгаен. Рамиләнең кылтаймыйча-уйнакламыйча үз итүе бик ошады аңа. Бу кара чәчле яшь хатынны күргәндә, һәрчак, үзе дә сизмәстән, күңеле күтәрелә иде шул... Аз сүзле, җитди холыклы егет менә шулай, үзенчә әйткәндә, чыр-чусыз гына ярын тапты.
Фото: https://ru.freepik.com/