3
Апасы төпләнгән бүлмәнең иркенлеге әйбәт булды тагы. Завод тулай торагының шыксыз бүлмәсендә каңгырап ятканчы, бертуган апасы янында яхшы ич. Әле өе дә авылдагыча иркен – күңелгә ятышлы. Өйне беренче күрүдә ошаткач, Сәмигулла көн дә килеп йөри башлады анда. Кичке укудан туры шунда ашыкса да, шактый соң килеп җитә иде. Бистәдә кунгач, эшкә бик иртә кузгалырга туры килде, билгеле. Дәү апасы кайнар чәен әзерләп, ашатып-эчертеп җибәрде аны. Кичен дә ашын пешереп, урынын җәеп торды. Гел үз өендәге кебек тәрбия күрде егет.
Сәмигулла үзе дә кунак кебек тик ятмады, анысы. Кушкан эшләрне үтәде. Тора-бара күнә төшкәч, үзе белеп тә башкарды аларны. Йорты-җире булган ихатада ирләр кулы сорый торган эшләр азмыни! Хәер, ихата дип авыз тутырып әйтсәң дә, йорт белән мунча гына өлгертелгән иде әле анда.
Соң, авылда дөнья күтәргән егетне эшкә өйрәтеп торуның кирәге бармы инде? Ул бүген башлаган эшен, өлгермәсә, икенче көнне ашкынып килеп башкарды. Әйтерсең, кулы кычыта иде егетнең...
Дәү апасы моңа һич аптырамады. Энесенең өйдә шулай бөтерелүенә күнеккән иде инде ул.
Ничектер, Рамилә дә тиз ияләште аның хуҗаларча тырышуына. Бәлки, кечкенә улы аркасында юл биргәндер әле. Ике яшьлек Рәдиф гел Сәмигуллага тартылды бит. Нәрсә генә эшләсә дә, аның тирәсендә бөтерелде нарасый. Ул да малай кеше шул.
Әнә бер җылы кичтә Сәмигулла аның өч тәгәрмәчле велосипедын төзәтеп маташты. Дәү апасы белән Рамилә, өйдән чыгып, ишек төбендәге басмада утырып торалар иде. Бала, үзе эш майтаргандай, аның яныннан китмәде.
Рамилә башкасына да игътибар иткән икән.
– Таза егет Сәмигулла! – дип соклангандай әйтеп куйды ул тыныч кына.
Кечкенә велосипедка иелгән егетнең, кыска җиңле күлмәге тартылып, киң җилкәсе, көчле беләкләре аеруча ачык күренә иде шул.
– Таза булмыйни – эшләп үсте бит ул безнең! Әти үлгәч, бөтен авыр эш аның җилкәсенә төште. Сеңелләр белән без ни эшли алабыз? Әни дә кичкә кадәр эштә... Тормышыбызны Сәмигулла алып барды инде! – дип аңлатты егетнең апасы. Шунда нәрсәгәдер игътибар итеп: – И, бу баланың кулын келәшчәсе белән кыстырмасмы икән? – дип хафаланып куйды кинәт.
– Улым! Рәдиф! Кит аннан, комачаулама абыеңа. Кил монда! – дип чакырды әнисе малаен.
Малай, кызык эш барган урыннан теләмичә генә аерылып, әнисе янына килеп сыенды.
Бераздан Сәмигулла, эшләгән җиреннән күтәрелеп:
– Булды, – диде һәм велосипедны, утыргычыннан тотып, тегеләй-болай селкеткәләп алды.
Шулчак, карап торучыларга борылгач, Сәмигулла тыныч кына утырган Рамиләне күреп тукталып калды. Баласын канаты астына алгандай кочып утырган кара чәчле яшь хатынның матур карашы хәйран калдырды аны. Гүя күзләре белән генә: «Минем бәхетем шушы инде!» – дия иде шикелле ана. Моңарчы күргәне дә булмаган һәм шул ук вакытта таныш та кебек тоелган бу илаһи гадилек егетне мөкиббән итте.
Тәмам катып калган Сәмигулланы әлеге дә баягы Рәдиф айнытты. Ул сикереп торды да, велосипедына утырып, кычкыра-кычкыра, ишегалдын иңли башлады. Баланың шулай чиксез куануы олыларга да җан кертте.
Фото: https://ru.freepik.com/