Чәчмә әсәр
4 Марта 2024, 17:48

Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА. Язмыш. Хикәя (Ахыры)

Сазлык үзенә тарта да тарта. Инсаф манма су булды. Инде үлдем, дигәндә, томан таралды, кояш чыкты. Сазлык өстендә батмыйча бер кыз басып тора иде. Ул машина ишеген ачты да, кулын сузды. Инсаф, коткаручысының кулына ябышты. Менә алар коры җирдә. Рәхмәт, әйтергә авыз ачкан иде, аптырап китте, кыз юкка чыккан иде. Инсаф үзе генә калудан куркып калды.

Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА. Язмыш. Хикәя (Ахыры)Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА. Язмыш. Хикәя (Ахыры)
Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА. Язмыш. Хикәя (Ахыры)

Кичне җиткерә алмыйча, озак бәргәләнде. Яңа алкаларны киеп, Инсафның каршына чыкты. Кызның салкынлыгын егет ерактан ук сизеп алды. Алкаларны да күрде.

– Ничек барып кайттың? Яңа алкалар алгансың...

Инсафның бу сүзләре Лилияне уятты.

– Инсаф, безгә сөйләшергә кирәк...

– Беләм, мин дә сөйләшергә, дип килдем. Синең җавабыңны ишетәсем килә.

– Инсаф... Син әйбәт егет...

Кыз күзләрен төшерде. Инде башлаган сүзен тәмамлар өчен, дәвам итте.

– Тик... мин сине яратмыйм... Сиңа вәгъдә бирмәдем... Без бергә була алмабыз...

Егет тораташтай катып калды. Кыз кереп киткәч тә, аңына килә алмыйча, озак басып торды. Аннары, тиз генә борылды да, өенә кайтып китте. Төнне ничек чыккандыр, бәхетенә, иртән аның хуҗасы аны командировкага җибәрде. Мондый хәбәрне шатланып кабул итте Инсаф. Аңа хәзер яңа тормыш, яңа юллар кирәк иде. Пермь якларына ук чыгарга кирәк булды аңа. Әнисенә дә кая киткәнен дә әйтеп тормады, озак тормам, диде дә, чыгып китте.

Көчле яңгыр башланды шәһәргә килеп җитәрәк. Бар да берничә секунд эчендә килеп чыкты. Каршына килгән якты утка күзләрен чытырдатып йомды да упкынга очты...

Тагын шул ук стеналар, ак тәрәзә, ак түшәм. Бар да элеккечә. Аяк бармаклар селкенә, куллар селкенә, тик, нигәдер, аякка бастырмыйлар. Муендагы корсетны да алмыйлар...

Яшь организм шул, ай ярым, дигәндә, аякка басты Инсаф. Аз-азлап бастырдылар аны, башта яртылаш утырды, аннары бер аягын төшереп-менгерттеләр, икенчесен. Ике аякка бастырганда, бөтен хастаханә хезмәткәрләре карарга килде. Барысы да сөенде бу хәлгә. Хастаханәдән чыккан көнне, егетне алырга хуҗасы машина җибәргән иде. Аңа утырып әнисе дә килде. Инде икенче туган йорты булган хастаханәдән Инсаф икенче кеше булып чыкты. Элекке сабыр Инсаф тагын да сабыр, үз сүзендә торырдай иргә әйләнде...

Эшендә сагынганнар, башта тыныч кына эшкә кереште. Тик бер-ике атнадан әллә нишләде. Йөрәге каядыр ашкына, эше ошамый башлады. Шундый иләсләнеп йөргән көннәрнең берсендә Инсафның бөтен уйларын үзгәрткән хәл булды...

Лилия үзе дә сизмәстән, кияүгә чыкты да куйды. Бер-ике очраштылар да, Айдар аның кулын сорарга да килде. Кызның әти-әнисе шатлыкларыннан, риза булып та куйдылар. Никах та укылды, кечкен генә мәҗлес тә үткәрделәр. Туйлар узгач кына, кыз аңына килде. Шул вакытларда ул Инсафның авариягә эләккәнен ишетте. Ишетте дә, үзенең гаеплелегеннән җан тынычлыгы югалды. Кайда икәнлеген дә белде. Тик янына барырга тыелды. Әле ярый, Инсаф исән калды, юкса, борчылып бетәр иде. Егетнең исән-сау кайтып, кире эшенә керешүен ишеткәч, бөтен кыюлыгын җыеп, янына барырга булды. Ире Айдарның командировкага китүеннән файдаланып, Инсафлар авылына китте...

Кичке ашны ашарга, дип кенә утырган иделәр, ишек кыңгыравы ишетелде. Ишек ачарга киткән әнисе кире агарынып, борчылып керде. Инсаф аңлады. Лилияне күргәч, егетнең кылы да селкенмәде. Ул моңа үзе дә аптырады.

– Исәнме, Лилия, әйдә, кер...

– Юк, рәхмәт, Инсаф...

– Ничек тормышлар?

– Әйбәт, Инсаф...

Лилия кирәкле сүзләр таба алмый тилмерде. Ә Инсаф аннан көлгәндәй, аның тормышын сораштыра.

– Кияүгә чыккансың икән, котлыйм...

– Рәхмәт, Инсаф...

– Бәхетле...

– Гафу ит, мине, Инсаф, зинһар!..

Лилия өстеннән тау төшкәндәй, җиңеләеп куйды.

– Мин сиңа үпкәләмим, Лилия...

– Мин болай булыр, дип, уйламадым...

– Мин дә уйламадым. Лилия, синең гаебең юк монда.

– Дуслар булып калыйк, Инсаф. Мин китим...

– Рәхмәт, хәлне белгән өчен, Лилия. Сау бул... Бәхет телим...

Яшьләр икесе дә җиңел аерылыштылар. Икесенең дә күңелендә авырлык калмады. Инсаф та, икенче тормыш башлау хыялы белән, тыныч күңел белән кызны озатып калды...

Инсаф машинасы белән тагын ерак юлга китте. Башта туры булган юл кисәк чокыр-чакырга әверелде. Инде томан да сарды. Берни күренми. Кисәк, бер тәгәрмәче сазлыкка төшеп китте. Сазлык үзенә тарта да тарта. Инсаф манма су булды. Инде үлдем, дигәндә, томан таралды, кояш чыкты. Сазлык өстендә батмыйча бер кыз басып тора иде. Ул машина ишеген ачты да, кулын сузды. Инсаф, коткаручысының кулына ябышты. Менә алар коры җирдә. Рәхмәт, әйтергә авыз ачкан иде, аптырап китте, кыз юкка чыккан иде. Инсаф үзе генә калудан куркып калды. Машинасы сазлыкта, үзе, бер дә белмәгән җирдә...

Егет тыны кысылып уянып китте. Әле ярый, төш кенә булган. Йөрәген борчу басты, нигәдер. Төшендәге кызны тагын күрәсе килде. Ә кыз аның төшенә керде дә керде...

Яңадан анализлар бирергә, тикшеренергә чакырдылар Инсафны. Егет, ниндидер талпыну белән, тагын яткан хастаханәгә чыгып китте. Ашыкмады, тыныч кына барды, коры көн иде, тиз барып җитте. Каннар биреп, рентгеннар үтеп, инде кайтырга уйлаганда, күзе тәрәзәгә төште. Ә урамда инвалидлар коляскасында яшь кенә кыз утыра иде. Кыз Инсафның караганын сизгәндәй, күтәрелеп карады. Егет, ток суккандай, тәрәзәгә сарылды. Бу кыз – төшләрендәге кыз иде.

Табиб егетнең тәрәзәдән күзен алмавын сизеп, янына килде.

– Син аны танымассың. Синең белән бергә авариягә эләккән кыз ул. Зур клиникада гомерен саклап калдылар. Тик... инвалид булып калды шул. Безгә күренергә, дип килгән иде. Алсу исемле...

– Язмыш...

Инсаф язмышының үз кулында икәнен аңлап, төпле уйлар белән хастаханәдән чыкты.

– Алсу, исәнмесез...

Кыз аптырап китте. Чибәр, ят егетнең үз исеме белән дәшүенә гаҗәпләнде. Әле ул бу егетнең киләчәктә машинасын сатып, акча җыеп, аңа операция ясатачагын, аякка бастырачагын, аңа кияүгә чыгып, бәхетле гомер итәчәкләрен белми иде...
 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас