1
Сәмигулланың йөргән кызы юк әле. Яшь бит. Гәрчә инде ике ел солдат боткасы ашап, чыныгып кайткан егет кеше ул үзе.
Шул мәҗбүри хезмәттән соң хөр дөньяга ияләшә алмыймы икән? Дус-ишләре кызлар белән танышу турында сүз чыгарсалар, “өйдә дә аларның чыр-чулары туйдырды”, дип, сер бирмәгәндәй, сабыр гына әйтеп куя Сәмигулла. Иярми аларга. Соң, болай кызлар белән сөйләшә белми торган кыргыйга әйләнәсең ич син, дип үгетләп карады үзен дәү апасы да. Әйе, якыннарын да гаҗәпләндерә башлады ул. Өйләнүне уйларга кирәк бит аңа. Авылларында яшь-җилкенчәк тә ишле югыйсә. Шул ук апасының һәм сеңелләренең иптәш кызлары аларга еш кергәли – нәрсә, армиядән кайткан егетнең йөрәгендә ут кабызырдай чәчбиләр юк идеме араларында? Әлбәттә, бар, бүген димлә, кем әйтмешли. Әмма Сәмигулланың исе китми кызларның ыгы-зыгысына. Дәү ирләр кебек, көлемсерәп кенә карый аларга.
Үзен шулай өлкәннәрчә тотуына аны аналары ирәйтә иде бугай. Сәмигулла – гаиләбезнең таянычы, дип, һаман улын олылап кына тора бит ул. Аталары үлгәч, бөтен эш аңа калды шул. Авылдагы тормыш, нигездә, ирләр кулы сорый торган хезмәт белән бара дисәң дә ярыйдыр. Яшь булуына карамастан, егет эшләрне белеп, җиренә җиткереп эшли иде. Чын хуҗаларча тырышуын әнисе мактап кына торды. Билгеле, кызлар да кушыла иде бу сүзгә.
Мондый яхшы мөгамәлә төпле хезмәт күрсәтеп яулана дип аңлый иде егет.
Аннары вакыты да кысан әле. Күптән түгел генә Уфага барып эшкә урнашты. Кала тормышына күзе ачылып та җитмәде, дәү апасы кичке укуга да яздырды үзен. Эштән соң институтка керергә әзерләнү курсларына йөри башлады. Әлбәттә, җомга кич авылга кайта... Кызлар кайгысымыни әле аңарда! Әмма ни гаҗәп: менә шул һич көтмәгән вакытта, үзенең парын да табып куйды Сәмигулла. Танышуы белемгә әйдәкләүче дәү апасы белән бәйле рәвештә килеп чыкты.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.