Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 февраль , 11:56

Сихерле кое (Ахыры)

Юнир мулла лып итеп артына утырды да авылның иң оятсыз ирләре дә сирәк куллана торган бер сүз әйтте. Аннан, корт чаккан кебек сикереп торып, чиләкләрен дә алмыйча, өенә йөгерде...

Сихерле кое (Ахыры)
Сихерле кое (Ахыры)

Шартлар дәрәҗәгә җиткән Әсма Галине коедан читкәрәк сөйрәп маташканда, кое янына, кәҗә сакалын сәлперәйтеп, авыл мәчете имамы вазифаларын башкаручы Чатан Юнир килеп җитте.

– Әссәламегаләйкем! – диде ул, чиләкләрен җиргә куйгач. – Ни хәлләр бар, авылдашлар? Исән-иминме?

Аңа, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, хәлне аңлаттылар.

– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң! – диде Юнир, сакалын учлап бераз уйланып торгач. Аннан ул, авыз эченнән бисмилласын пышылдап, коега якынрак килде дә азан әйтеп чыныккан тавыш белән аска кычкырды:

– Кем бар анда, кое төбендә?

«Төбендә» сүзе әле әйтелеп беткәнче үк, түбәннән тагын быгырдау ишетелә башлады:

– Карт төлке, нәрсә акырасың шулкадәр? Партбилетыңны базга күмеп мулла булдым дигәч тә, артык азынма. Тагын коега якын килсәң, бөтен авылга синең элек тә, хәзер дә кылган бар гамәлләреңне сөйләп бирәм тәмуг кисәве, чатан!

Юнир лып итеп артына утырды да авылның иң оятсыз ирләре дә сирәк куллана торган бер сүз әйтте. Аннан, корт чаккан кебек сикереп торып, чиләкләрен дә алмыйча, өенә йөгерде...

Кое янына халык берәм-берәм килә торды. Күпләрнең күңел түренә яшереп куйган тирән серләрен кое авылдашларга фаш итә торды. Серләрнең төрлесе бар иде. Укытучы Мәхмүтнең тәнәфес вакытында әз-мәз көмешкә йоткалаганын авыл халкы тыныч кына тыңласа, мәктәп директоры Алмаз Хәмзовичның башлангыч сыйныфларда укытучы яшь кыз белән кети-мети уйнавы авыл халкын бөтенләй аптырашта калдырды. Чөнки директор, карап торырга ни буе, ни чурты дигәндәй, йолкыш кына бер бәндә иде. Каравылчы Әптерәйнең фермадан фураж урлавы да, Бүдәнә Фатыймасының ялган аракы сатуы да авыл өчен артык яңалык булмады, аның каравы силсәвит Рашатның шифоньерга яшерелгән, ике машина алырга җитәрлек акчасы булу халыкны шаккатырды, чөнки Рашат гел акча җитмәүлектән зарлана иде.

Коемы, кайтавазмы, беркемне дә аямады. бу көнне күп гаиләләр таркалу юлына басты. Күрше белән күрше арасында кара мәче йөгерде. Бөтенесе диярлек коедан ишетелгәннәрне ялганга чыгарырга ашыкты, ләкин һәркем эченнән генә кое сөйләгәннәрнең саф дөреслек икәнен аңлый иде. Халык, кара болыт кебек, кое тирәсендә кайнады. Монда сабый балалар һәм урында ятучы карт-карчыклар гына юк иде. Мал-туар, кош-корт онытылды...

Озын Улакта бер урында өчтән артык кеше җыелса, хәерле нәрсә чыкмаячагын белгән участковый Харис белән хуҗалык рәисе Салих Вафич, бу хәлне каяндыр ишетеп, көн төшкә авышкач килеп җиттеләр. Икесенең дә яхшы гына кызмача булуы күренеп тора иде.

Ләкин кое берсенең бил каешындагы пистолеты белән погоннарына да, икенчесенең мичкә хәтле корсагына да карап тормады. Җыелган халык Харисның җинаятьче һәм аңгыра сарык, ә Салих Вафичның бур һәм бирән икәнен белде. Белде дип, боларын Озын Улак халкы үзе дә чамалый иде инде, тик участковыйның авылдагы күп кенә хатын-кыз белән аралары бик якын булуы һәм Салих Вафичның шәһәрдә инде өченче йорт салып ятуы еллар буе хезмәт хакы күрмәгән халыкны чыгырыннан чыгара язды. Рәиснең вәгъдәләре, участковыйның пистолеты һәм алар арасында бөтерелгән мулла Юнирнең вәгазе генә халыкны бераз тынычландырды.

Уйламаганда башланып киткән халык җыены озак дәвам итте. Ахырда Озын Улак халкы «җен ияләшкән» коены күмәргә дигән карар чыгарды. Карар бертавыштан диярлек кабул ителде. Бер гөнаһы да ачылмаган Алты-биш Касыймнан башка, коены күмүгә каршы чыгучы булмады. Шул ук көнне ферма янында силос базын таптап торучы куәтле бульдозер, коены күмеп, урынын җир белән тигезләп куйды.

Иртәгәдән халык суга чишмәгә йөри башлады. Суы тәмсез булса да, чишмә сөйләшә белми иде...

Кое бәласеннән котылган халык тиз генә тынычланмады. Моны сизенгән участковый Харис тиз генә күрше чуваш авылындагы сөяркәсенә ычкынды, ә силсәвит Рашат чираттагы запойга китте. Патша заманасыннан ук баш бирмәс саналган озынулаклыларның ни дә булса майтарып ыргытуыннан шикләнгән район җитәкчеләре Рашатны тиз арада эшеннән алдылар. Авыл бер генә көн, гомумән, җитәкчесез яшәде.

Силсәвит Рашатны ике атна буе айнымыйча эчеп ятканы өчен эшеннән куганның икенче көнендә авыл халкы җыенга җыелды. Беркем дә махсус чакырылмыйча, үзлегеннән җыелган иде халык авыл Советы бинасы каршына. Участковый Харис дөм исерек хәлдә күрше чуваш авылында ятканга, җыелган халыкны куып таратырга да кеше табылмады.

Рашатның «җылы» урыннан очып төшүе авылдашларының авыр замана белән басылган күңелләрен бераз күтәреп җибәрде. Аны авылда беркем дә яратмый иде. Өр-яңа машина алган, малаена өй салып яткан кешене кем яратсын ди инде?!

Халыкның җыенга җыелу сәбәбе дә шул: авылга яңа җитәкче сайлап кую иде. Бу юлы район-фәлән сүзенә карап тормыйча, авыл халкы рәис итеп үз кешесен куярга карар кылды.

Уттай эш өсте булмаганга, җыенга байтак кеше килде. Халык тыныч кына Чатан Юнирне көтте, чөнки җыенны астыртын гына авыл мулласы вазифаларын башкарган шул Юнир оештырды. Менә аскы урамнан җил-җил атлап килүче, башына кәләпүш кигән, кәҗә сакаллы бер бәндә күренде. Бу Юнир үзе иде. Җыелган халык янына килеп җиткәч, ул көр тавыш белән: «Әссәламегаләйкем», – дип, халыкны сәламләде дә кем тарафыннандыр алдан ук әзерләп куелган буш аракы әрҗәсе өстенә менеп басты. Карчыганыкыдай күзләре белән халыкка бер карап алгач, мәчеттә вәгазь сөйләгәндәй, сүз башлады.

– Иптәшләр! – диде Юнир ташларны эретердәй тавыш белән. – Безнең хәзер демократия чорында яшәвебезне барыгыз да беләсез булса кирәк.

– Беләбез, беләбез, – диеште халык.

– Шуңа күрә эшеннән алынган теге алкаш урынына, – Юнир Рашатлар тора торган Югары оч ягына таба кулын селтәп алды, – авыл халкының аһ-зарын, кайгыларын аңлый торган үзебезнең кешене куярга кирәк. Барыбыз да бер сүздә булсак, шәт, район да берни әйтмәс. Мин силсәвит персидәтеле итеп Гыймадиев Дамирны сайларга тәкъдим итәм. Акыллы, инсафлы бала, үзебезнең авылда туып үсте, институт бетергән. Шуңардан да кулайрак кеше таба алмабыз, җәмәгать.

Фермада мал врачы булып эшләүче Дамир Юнирнең кияве иде. Кулыннан юньләп бер эш тә килмәгән бу егетнең каяндыр кергән акчага яңа йорт торгызып ятуы, аның авылда башын бик югары күтәреп йөрүе дә озынулаклыларның күңеленә бер дә хуш килми иде, әлбәттә, шуңа күрә, Дамир исеме ишетелү белән, халык арасында берән-сәрән көлгән тавышлар ишетелде.

– Сыерның бозылган җиренә дару да сөртә белми бит ул, – диде кемдер.

– Мал хәленә керә белмәгән кеше авыл җитәкчесе була алмый инде, – дип өстәде Колга Җәмил.

– Ул аракы да эчми, ә эчмәгән кеше йә кара эчле, йә чирле була, ни чуртыма безгә андый рәис?

– Әнә Күке Раилен куярга кирәк.

Халык дәррәү көлеп җибәрде.

– Юк, җәмәгать, – диде Юнир, сүзнең читкә китәргә чамалаганын сизенеп. – Авыл белән җитәкчелек итү, бушка мотоцикл алам дип, урманда күке куып йөрү түгел.

Халык тагын бер көлешеп алды, ләкин шулай да Раилне авыл Советы рәисе итәргә теләүчеләр дә юк түгел иде.

Авыл Советы рәислегенә Юнир мулланың үзен, тарих укытучысы Исмәгыйльне, тагын әллә кемнәрне тәкъдим итүчеләр булды. Кинәт, бөтенесенең тавышын басып, халык арасыннан тагын Колга Җәмилнең тавышы яңгырады:

– Көтүче Сабирҗан абзыйны сайлыйкмы әллә?

Һәр авылның үзенә бер ата ялкавы, үз алкашы һәм үз диванасы була. Бу – табигать законы, күрәсең, чөнки әле мулласыз, участковыйсыз авыллар очраса да, югарыда аталып киткән кешеләрдән башка, авыл чын авыл була алмый.

Озын Улакта ата ялкау, алкаш һәм авыл дивзнәсы исемнәрен барысын бергә элеккеге сарык көтүчесе Сабирҗан күтәрә иде. Ләкин эчәргә яраткан, тилемсәрәк Сабирҗанның үз гомерендә берәүгә дә зыян китергәне булмады. Кешеләрне, аннан да битәр сарыкларны ярата иде Сабирҗан. Ләкин колхозларда сарыклар бетүгә йөз тоткач, ул эшсез калды. Авызына беләк буе тәмәкесен кабып, капка төбендә утырудан башка эше булмаганга, «Бу халык кая җыела икән?» дип, бүген ул да җыенга килде...

Сабирҗан исеме чыккач, халык тагын бер кат гөрләшеп көлеп алды. Ләкин халык тавышын басып, тагын Җәмилнең көр тавышы яңгырады:

– Нәрсәсе килешми Сабирҗанның? Ялкау дисәгез, Рашат та үз гомерендә сыңар кадак та каккан кеше түгел иде – эшләде бит әле рәис булып; эчә дисәгез, әнә колхоз рәисе Сабирҗаннан да күбрәк эчә бит, әмма барыбер урында утыра. Баш ягына килсәк, – Җәмил як-ягына каранып алды, – безнең авыл белән йөз прансит нормальный кеше идарә итә дә алмый. Гомере буе берүзе сарык көтүен көткән кеше әллә авыл халкын гына тыя алмас дисезме? Аннары тагын бер ягы бар: Сабирҗан бит ул үз гомерендә сорамыйча кешенең энәсенә дә кагыла торган кеше түгел. Иманым камил: рәис булгач та урламаячак...

Халык тынып калды. Бар да Җәмил әйткәннәрне башларыннан үткәрәләр иде Бераздан «Булсын, Сабирҗан булсын», «Тиле улса да, яхшы кеше ул» дигән тавышлар ишетелгәли башлады.

– Җәмәгать, саташмыйк инде. – Юнир мулла тагын аракы әрҗәсе өстенә менеп басты. – Син дә, Җәмил, халык җыенын исерекләр мәҗлесенә әйләндермә. Авылда Дамирдан да яхшырак кандидатура юк. Тиле кешене рәис итеп сайлый алмыйбыз бит инде.

«Ярар, сайлыйк Дамирны», – диде кемдер. «Күке Раиле лутчырак булыр», «Сабирҗанны сайлыйбыз» дигән тавышлар ишетелде. «Кире Рашатны гына сайлыйк» диючеләр дә булды. Халык арасында бәхәс купты. Берәүнең дә үз сүзен бирәсе килмәде.

Көтүче Сабирҗанга рәхәт иде. Ул акырышкан халык янында үзен нәкъ көтүдәге сарыклар арасында кебек хис итте. «Их, урап-урап бер чыбыркы шартлатасы иде монда. Рәис булмыйм, президент булам мин, – дип мыгырданды ул. – Нәрсә, тиле дигәч тә әллә... Авыл хуҗалыгын беләм...» Исеме халык теленә эләккәч, Сабирҗанның борынына власть исе кергән иде.

Моңа кадәр янәшә торган Раил белән Дамир, аны-моны әйтми генә, икесе ике як-карак күченделәр. Халык гөжләде дә гөжләде...

Озак кына тарткалашканнан соң, авыл Советы рәисе сайлауны җиренә җиткереп үткәрергә булдылар. Каяндыр картон тартма табылды, бөтен халыкка кәгазь кисәкләре таратылды. Барлыгы йөз дә утыз кеше сайлаучы итеп теркәлде, һәркем, кешегә күр–сәтмичә генә, үзе рәис итеп күрергә теләгән кешенең исемен кәгазьгә язып, шул тартмага ташларга тиеш булды. Җыелган халык арасында, тызбыз килеп, Юнир мулла йөренде. Халык уйга калды...

Бераздан аракы әрҗәсе өстендә торган тартмага бөгәрләнгән кәгазь кисәкләре төшә башлады. Соңгы кеше булып, Сәхипҗамал карчык та үз бөтиен тартмага салгач, санауга керештеләр.

Йөз егерме җиде тавыш белән, үзенә җитәкче итеп, халык көтүче Сабирҗанны сайлаган иде...

 

Фото: Башинформ.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: