Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 февраль , 22:15

Сихерле кое (Башы)

Коедан беркайчан да кайтаваз ишетелми иде. Кинәт ул телгә килде.

Сихерле кое (Башы)
Сихерле кое (Башы)

Кечкенә генә Озын Улак авылында бердәнбер кое иде бу. Элегрәк халык суны авыл читендәге чишмәдән ташып көн итте, ләкин тирә-юньдә нефтьчеләр казына башлагач, чишмәнең суы авызга алмаслык булып тәмсезләнде. Озын Улак кешеләре суны авыл уртасындагы бабайлар заманыннан калган коедан ала башладылар.

Авыл халкы су ала торган коеның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: аннан беркайчан да кайтаваз ишетелми. Моны берәүләр – коеның тирәнлеге белән, икенчеләр исә бурасының искелеге белән аңлата.

Шул арны уйлый-уйлый, Гали кое янына килеп җитте. Ике чиләгенә дә су алгач, ул ашыкмый гына тәмәкесен кабызды да төпсез булып тоелган кое эченә күз салды.

– Әй, – дип кычкырды ул, кое төбенә бераз карап торгач, – эһе-һей...

– Нәрсә акырасың, дивана? – диде кинәт кемдер кое төбеннән гөбедән чыккан кебек тавыш белән.

Кинәт ишетелгән тавыштан Гали дерт итеп китте. Аның кулындагы тәмәке төпчеге, бармак арасыннан ычкынып, кое төбенә очты. Гали, башын күтәреп, як-ягына каранды, әмма кое тирәсендә беркем дә юк иде. «Әллә саташам инде», – дип уйлады, маңгаена кисәк бәреп чыккан тирне сөртеп. Ул тагын кое эченә карады.

– Кем бар анда?

– Кем, кем, имеш. – Коедагы тавыш бу юлы катырак та чыкты. – Кайтаваз мин, кем булыйм. Кое тавышы ягъни мәсәлән. Бер дә ишеткәнең юкмы әллә? Эчеп килүең генә җитмәгән, тәмәке дә ыргытасың монда. Су биргәнгә рәхмәт юк.

Гали тагын маңгаен сөртеп алды. «Саташам, ахры, – дип уйлады ул. – Салуны киметергә кирәк».

– Әй, кем дәшә анда? – дип сорады ул, тагын коега иелеп.

– И–и, аңгыра, әйттем бит инде кайтаваз дип, – коедагы тавыш тагын гөрелдәде. – һаман ышанмыйсыңмы әллә, алкаш?!

Гали тагын, аптырап, як-ягына каранды. Коеда кеше-фәлән була алмавын аңлый иде ул. Нәрсә булыр соң бу? Гали калтыранган куллары белән тәмәкесен кабызып азапланганда, көянтә-чиләген күтәреп, кое янына авылның иң усал хатыннарыннан берсе саналган Хөбби Зөлфиясе килеп басты. Килә-килешкә үк ул үзенең әче тавышы белән:

– Нишләп торасың монда баядан бирле, күрше? – дип, Галигә текәлде.

– Торам әле, – диде тегесе авыз эченнән генә, – менә тәмәке тартып торам.

Зөлфия, ашыкмый гына чиләкләрен тутырып, су алды. Шулчак Галинең башына бер уй килде:

– Зөлфия, бу коедан, чыннан да, кайтаваз ишетелмиме әллә? – диде ул әкрен генә.

– Вәт тиле, – китәргә җыенган Зөлфия чиләкләрен кире куйды. – Бала-чага да белә бит бу коеның саңгырау икәнен. Әнә ышанмасаң кычкырып кара.

– Тавыш юк шул бүген минем, – дип пышылдады Гали, – тамак авыртып тора нигәдер. Син кычкыр әле.

– Салкын аракы чөмергәнсеңдер, – Зөлфия нидер уйлап кое янына килде. – Менә кычкырам, тыңлап кара.

Зөлфия кое авызына иелде дә ачы тавыш белән «әй» дип кычкырып куйды. Тын да алмыйча, ни булыр икән дип тыңлап торган Гали коедан баягы гөрелдәгән тавыш ишетелгәч тынычланып калды. Әле саташмаганмын икән. Аның каравы кычкыруына каршы коедан «Тагын нинди диванасы акыра инде?» дигән тавыш ишетелгәч, Зөлфия баскан урынында сикереп куйды:

– Нәрсә, миннән көләргә уйладыңмы әллә, пеләш тәре?! Кайсы тилесе төште су ала торган коега?

Зөлфиянең чәрелдәвенә карамыйча, Гали аңа хәлне аңлатып бирде. Тегесе, бераз уйланып торгач, тагын коега иелде дә:

– Кайсы мөртәте бар анда? – дип кычкырды.

Зөлфиянең тавышы тынып беткәнче, кое төбе:

– Гайбәтче аламасы, нәрсә чәрелдисең әле син? – дип гөрелдәде. – Әнә иреңә кайтып акыр. Тотып кыйнасаң да, бер сүз дә әйтми торган мүкләк ул синең.

Зөлфия бер агарынды, бер кызарынды. Ул әле аптырап торган Галигә, әле коега карап алды да, башына кинәт кенә ниндидер фикер килгән кешедәй, коедан читкәрәк атлады. Аяк астында аунаган саллы гына кирпеч ватыгын алып коега томыргач, ул, бермәл тын калып, ни буласын тыңлап торды. Астан ул-бу ишетелмәде.

Алар шулай матавыкланган арада, кое янына капыл гына Галинең хатыны Әсма килеп чыкты.

– Нихәл, күрше, – диде ул балдай тавыш белән, Зөлфиягә карап. – Суга килдеңме әллә?

– Соң, кое янына тагын нәрсәгә дип киләләр? – Зөлфия Әсмага усал караш ташлап алды. – Синең мәңге айнымас Галиең янына килмәм бит инде.

Әсма да җавапсыз калмаска җыенган иде, тик аны янәшәдә тәмәке пыскытып торучы Гали туктатты.

– Карчык, – диде ул йомшак кына. – Коега берәр нәрсә дәшеп кара әле.

Әсма, күзләрен акайтып, Галигә текәлде:

– Әллә белая горячка башланамы синдә, алкаш?

– Дәш, дәш, күрше, – дип, ирнең сүзен Зөлфия дә җөпләгәч, Әсма аптырап калды:

– Ни сөйләвегез бу сезнең?

– Курыкма, курыкма. Бер әкәмәт бар әле монда. – Гали көрәктәй кулы белән хатынын коега таба этәрде. «Болар мине коега батырып үтерергә телиләр инде әллә?» дигән уй Әсманың башыннан яшен тизлеге белән үтеп китсә дә, ул чиләкләрен тотып коега якынлашып килүче авыл мулласы Юнир абзыйны күргәч тынычланды.

– Соң, кычкырсам ни була? – диде ул, тегеләргә карап.

– Башта кычкырып кара әле, аннан күрерсең.

Әсма кое янәшәсенә килеп түбән иелде дә әкрен генә «әй» дип дәште. Кое озак көттермәде. Баягы гөрелдәвек тавыш:

– Бу кәнтәйгә ни кирәк инде тагын? – дип, Әсманың котын алды.

Ул, бермәл тын да ала алмыйча тораташтай катып, күзләрен челт-мелт йомып, ире белән Зөлфиягә карап торды. Тегеләр берсенә берсе мәгънәле генә карашып алдылар. Бераздан һушына килгәч, Әсма:

– Нәрсә бу? – дип пышылдады.

Зөлфия дә, Гали дә җилкәләрен генә сикерттеләр. Әсма тагын коега иелде дә бар көченә:

– Күрсәтәм мин хәзер сиңа кәнтәйне, чык әле монда! – дип кычкырды.

Коедан башта көлүгә охшаган быгырдау ишетелде, аннары баягы тавыш:

– Кәнтәй генә түгел син, себерке, – дип гөрелдәде. – Тагын әзрәк акырынсаң, теге елны Багана Җәмиле белән ниләр эшләгәнеңне иреңә сөйлим, җен хатыны.

Шартлар дәрәҗәгә җиткән Әсма Галине коедан читкәрәк сөйрәп маташканда, кое янына, кәҗә сакалын сәлперәйтеп, авыл мәчете имамы вазифаларын башкаручы Чатан Юнир килеп җитте.

– Әссәламегаләйкем! – диде ул, чиләкләрен җиргә куйгач. – Ни хәлләр бар, авылдашлар? Исән-иминме?

Илфак ШИҺАПОВ

(Дәвамы бар)

Фото: Башинформ.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: