Аллея буйлап акрын гына Казан елгасына таба киттеләр. Тик Әхсән Ренатович тынычлана алмады. Әледән-әле телефонын алып төймәләренә баскалады. Тик аннан һәмишә марҗа тавышы гына килә иде.
Төп-төгәл ике сәгатьтән соң машина кафе ишек төбенә килеп туктады. Шофер – Талгат Ахметович – алтмышка җитеп килә торган озын буйлы, киң җилкәле олпат ир, һәрвакыт энә-җептән төшкән кәчтүмнән, ак күлмәк, кара галстуктан – вәкарь белән генә машинадан төшеп арткы ишекне ачты. Ул эшенең җаен белә иде. Заманында Табеевның үзен йөрткән, имеш. Булса да булыр. Үзе озын буйлы, киң күкрәкле – шуңа андыйлардан көнләшмичә, тирә-ягына да буйдашларын туплаган диләр бит Табеевны. Шоферлар арасында тере легенда иде Талгат Ахметович. Үзе югында “Татарстанның халык шоферы” дип тә атыйлар иде телгә беткән кайберәүләр.
Менә шул легенданың якасыннан эләктереп алды Әхсән Ренатович.
– Нигә синең телефоның не доступен? – дип акырды ул аның йөзенә селәгәен чәчеп. – Син, мудак, иртәгә үк урыныңнан очасың бит, аңлыйсыңмы шуны?
Мондый көтелмәгән һөҗүмнән Талгат Ахметович каушап калды.
– Зәрәдкәсе беткән микәнни… – дип авыз эчендә ботка пешерде ул. – Кичерегез, Әхсән Ренатович…
Яңа гына кикриген киереп торган әтәчнең суга төшкән тавык хәлендә калуы шулкадәр кызганыч иде, Айгөлнең күзенә яшь килде. Тик ул монда бернишли дә алмый. Батып барган кешегә кул бирсәң, гадәттә ул сине дә үзе белән су төбенә өстери. Дөнья куласа… Менә Талгат Ахметович та ике сәгатькә азат булуына куанып, министрлар кабинетының гаражына киткән иде, анда диванга кырын ятып, затлы каһвә капкалап, эштән соң домино уйнарга, өч борынга бераз төшерергә калган яшь шоферларга киңәшләр биреп кинәнгән иде. Менә бит нинди хәлгә калды! Кем уйлап тапкан бу кесә телефонын, авызын корт чаккыры…
– Кичерегез?! Җиңел генә, ә? – Айгөлнең Әхсән Ренатовичны мондый кабәхәт халәттә күргәне юк иде әле, урыныннан да кузгала алмыйча телсез калды. – Тезлән! Кулымны үп! Шунда карармын – кичерергәме, юкмы?
Айгөл өшегән акылы белән һаман өметләнде: киртә сикергән түрәне бер якка этәрер дә Талгат Ахметович, горур башын югары тотып китеп барыр сыман иде… Юк, ул китмәде.
Китмәде… Олпат гәүдәсен чайкалдырып каралган карга тезләнде, бозлы иренен хуҗасының җылы кул аркасына төртте.
– Киттек! – дип Әхсән Ренатович кулын тартып алды да машинага таба атлады. Кичерелүен аңлаган Талгат Ахметович торып кыйммәтле чалбарының тез урынын какты, аннары, берни булмагандай, һаман аңына килмәгән Айгөлне арткы урындыкка утыртты.
Бу юлы Әхсән Ренатович үз машинасы белән килгән иде.
– Луиза Бариевна белән аерылыштык, – диде ул бераз баргач.
Айгөл эндәшмәде.
– Эштән киттем, – диде ул шәһәрне чыкканда.
Айгөл авызын ачмады.
Тагын шактый сөйләшмичә бардылар. Ниһаять, Айгөл телгә килде:
– Без кая барабыз?
Әхсән Ренатович рәхәтләнеп көлде, уң кулын сузып Айгөлне үзенә тартты.
– Иңемнән тау төшкәндәй булды, – диде ул… тавышы киселде. – Мин бәхетле бүген, аңлыйсыңмы шуны, Айгөлем!
Самара чигенә җитәрәк, ул, олы юлдан борылып, машинасын уйсулыкта яткан бер кечкенә авылга таба юнәлтте. Авыл читендә тау итәгенә җәелгән алма бакчасына килеп керделәр. Өстә сары кирпечтән салынган ике катлы мәһабәт йорт калкып тора иде. Коттеҗ диләр моны хәзер!
– Менә бу йорт безнеке, – диде Әхсән Ренатович. – Алма бакчасы да безнеке. Монда син хуҗабикә!
Айгөл тигез рәтләр булып тезелгән алмагачларга карады. Ак читек кигән яшел яулыклы кызлар гүя түбәндә аккан инеш үзәненә төшәргә җыенып торалар сыман. Чәчәкләре инде бөреләнгән, берничә көннән алар ак күбеккә күмелер, аннары, ике-өч айдан, яңа өйнең тәрәзәләренә кагылып алма исе күңелне кытыклар. Йарабби, бәхетле хәят шулай кул сузымы гына булды микәнни?!
Ишектән ак яулыгын кыеклап бәйләгән өлкән яшьләрдәге бер апа йөгереп чыкты.
– Исән-саумысыз гынамысыз! – дип ике кулын сузып күреште ул. – Күптән көтәбез.
– Бу Марфа түтәй! – Әхсән Ренатович яратып аның иңеннән какты. – Сиңа булышыр. Бик чистоплотный мукшы апабыз. Мондый йортта тавык чүпләп бетермәстәй эш. Аның улы да безгә ярдәмче булыр. Сергей мондамы, Марфа түтәй?
– Монда… – Апа бакчага таба кулын селтәде. – Алмагачлар белән мәш килә. Яңадан тугандай булды, бахыр.
–Телсез ул, – дип Айгөлгә аңлатты Әхсән Ренатович. – Колхоз таралгач, бөтенләй эшсез калып депрессиядә иде. Ә болай бик эшчән егет. Кулыннан килмәгәне юк. Бакчаның теге очында җәйге йорт бар, шундадыр.
– Рәхмәт инде сиңа, Әхсән улым, – диде Марфа түтәй.
– Яшибез әле бергәләп, дөньяның артына тибеп.
– Әйдәгез, чәем әзер, ашым пешкән, – дип Марфа түтәй аларны өйгә әйдәде.
Айгөл ике кулын җәеп, алмагачларны суырып алырдай булып, тирән сулыш алды.
– Син! – диде ул, – син! Астыртын икәнсең бит, әй. Шундый олы эш куптаргансың, сиздермичә дә.
Әхсән Ренатович кинәнеп, горурланып көлеп җибәрде.
– Вакытыннан элек нигә кычкырырга? Былтыр командировкага килгән идем, күрәм – шундый алма бакчасы. Колхоз таралгач, бөтенләй ташландык калган. Урынын кара син аның! Оҗмах җире бит! Мәшәкате күп булды инде. Мондый урынга һәркемнең күзе кыза. Район үзәге ерак түгел. Бизнесны анда күчердем.
…Колясканы ишеккә таба тәгәрәтә башлагач, Әхсән Ренатович, гасабиланып, быт-быт килеп, авызыннан селәгәй чәчеп, кулы белән өстәл астына ымлады. Иелеп караса Айгөл… аның кыз чагындагы фотолар альбомы чәчелеп ята. Ул, тезләнеп, фотоларны җыя башлады. Кулы пешкәндәй, кинәт артка тартылды. Иң өстә – чәчен туздырып, серле елмаеп, ялангач иңбашын алга чыгарып төшкән сурәте икегә ертылган килеш… Бу теге – аны яңаклаган чакта Луиза Бариевна күтәреп килгән фото иде. Йөзе кара-кучкылланып киткән Әхсән Ренатович шуңа бармагын төртеп нидер кычкырырга маташа, тик тавышы чыкмый. Айгөл фото ертыкларын халат кесәсенә тыкты да тураеп басты.
– Нигә шаккаттың? – диде ул салкын гына. – Луиза Бариевнага “яхшылык теләүче”дән килгән фотоның сыңары дипме? Ә мин яхшылык теләүче түгелмени? Үземә, сиңа… Син бит хатыныңа шушы фото белән анонимка килмәгән булса, аерылырга уйламый да идең! Скандал гына сине мәрттән чыгарды. Миңа рәхмәт укырга тиеш син!
Сабый бала төсле йөзен учлап, Әхсән Ренатович елый иде.
– Маңкаңны агызып торма инде. – Айгөл, колясканы кисәк борып, ишеккә тәгәрәтте. Әхсән Ренатович, тигезлеген югалтып, идәнгә егылды.
– И, җәфа булдың бит тәмам! – Айгөл аны күтәреп яңадан утыртты. Җиңеләйгән иде хәзер Әхсән Ренатович.
Алма бакчасына чыктылар. Ишелеп уңган иде быел алма. Һәм алма исе гүя дөньяга сыя алмыйча, куе дулкын булып, офыкка агыла, офыкка бәрелеп кире кайта – үзенә урын таба алмый бәргәләнә иде.
Алмагачлар арасыннан алма тулы әрҗәле арбасын этеп Сергей килеп чыкты, хуҗаларны күргәч, елмаеп башын иде. Җәйге йортка таба киткән егетне күз карашы белән озатып калды Айгөл. Ул биленә кадәр ялангач, атлаганда кояшта янган аркасында мускуллар биегәне ерактан күренә… Былтыр Марфа түтәй гүр иясе булды, ятим калган егет бик бәхетсез сыман тоелды Айгөлгә. Бер ялгызың калу бик авыр бит ул дөнья йөзләрендә! Юатасы килде үзен…
Төштән соң, Әхсән Ренатовичны йокларга салгач, алма исенә исереп, Айгөл алмагачлар арасында озак кына йөрде. Йөзенә көзге салкын сукса да, кояш эссе иде әле. Кыздыра иде. Шуңамы Айгөл дә күңелендә ниндидер аңлатып булмастай күтәренкелек сизеп каядыр алгысына, кемгәдер ниндидер бер яхшылык эшлисе килә иде. Үзе дә сизмәстән җәйге йорт каршына килеп чыкты. Бераз икеләнеп торгач, эчкә үтте. Йортта әрҗә-әрҗә алма, район үзәгенә, Айгөлнең сок ясый торган цехына алып китәргә өлгермәгәннәр, күрәсең. Сергейның җыештырылмаган ятагы әрҗәләр арасында калган. Бичара! Ятактагы япмасы да керләнеп беткән. Үзе кайда йөридер…
Кире чыкканда Айгөл ишек төбендәге әрҗәдән үтәли күренмәле булып өлгергән, тулып пешкән алманы кулына алды. Күзен кысып кояшка карады. Эссе иде кояш, эссе. Кыздыра иде әле. Күңеле ташып, ул алманы кояшка таба сузды. Чү, алманың нәкъ үзәгендә нәни генә корт кыймылдый түгелме соң? Кыймылдый, җаныкаем. Алманың үзәгенә үткән дә һаман үзенә җайлы урын эзли. Кортлы алманы әллә кая ыргытырга дип селтәнгән дә иде Айгөл, туктап калды. Әйе шул… Ние бар аның алма кортының? Чын, натуральный алмада корт булырга тиеш тә әле. Йоп-йомшак, ап-ак, зыянсыз бер җан иясе бит ул…
Айгөл тигез ак тешләрен алмага батырды.
Зөһрә ХӘСӘНӘВА фотосы.