Айгөл чыраен сытты.
– Чыгарып селекмиләр! Тәрәт чүпрәге мәллә ул? Сез, ирләр, үз файдагызга дигәндә мәхәббәт турында сөйли башлыйсыз. Синең белән култыклашып театрга барасым килә… Мин дә бит җан иясе. Хатын-кыз. Мин бит сиңа нәпсе савыты гына…
– Нигә алай дисең? Икәү генә безгә начармыни?
– Син бик яхшы аңладың мине.
Әхсән Ренатович бик озак эндәшми утырды. Айгөл белә иде: ирләр картлык чүленә күчәр алдыннан киртә сикереп ала… Дулап киткән алаша кебек. Тик бераздан алар басыла, тәртәгә керә, язмыш белән килешеп, ашаган җирләренә әйләнеп кайта. Хәләл җефете акыллы булса, аның бу мәхәббәтләнеп йөрүен сизмәмешкә салыша, тавыш чыгармый, көлемсерәп мәхлугенең күндәм генә үз тагарагына борын төртүен көтә. Тик Луиза Бариевна андый түгел иде. Акыллы иде ул, анысына сүз тидереп булмый. Тик артык сабырсыз иде. Үлеп көнләшә иде иреннән. Көнләшү бит ул эгоизмның бер чагылышы гына. Луиза Бариевна иреннән берничә яшькә өлкәнрәк, ә хатын-кызга картлык тоҗымы иртәрәк сарылучан… Заманында Луиза Бариевна Әхсән Ренатовичны бөтереп кенә тота иде. Әтисе Саргылт йортның үзендә эшли, обкомда! Авылдан килеп яңа гына университет тәмамлаган Әхсәнне бер күрүдә ошатты ул. Һәм өйләнде! Өйләнде, чөнки өй, ягъни фатир, аныкы иде, әтисе алып биргән. Чырыш кеше, кушканны тыңлый, өстәвенә күзнең яуын алырлык чибәр, Һолливуд артистларына торырлык. Чыннан да Роберт Де Нирога охшаган иде Әхсән Ренатович. Хәтта уң яңагында шундый ук миң дә бар. Андыйны кем кулдан ычкындыра инде?! Дөрес, ышкыланмаган әле, нәкышлар юк, авыл мокытлыгы үзен сиздерә, аның каруы натуральный!
– Мин сине кеше иттем! – дип кычкыра иде Луиза Бариевна ачуы килгәндә. Олыгайган саен ачуы ешрак килде. Әлбәттә, шәхесенә тукынганны беркем дә яратмый. Хәзер инде Әхсән Ренатович та юк кеше түгел, урыны өстә – түрдәгеләр тирәсенә кысылган, хатынының искене искә төшерүе бер дә рәхәт түгел. Бабасы – Әхсән аңа “әти” дип эндәшә иде, нәселдә булмаганны… – инде картлыкның чигенә чыккан, маразм, кыскасы… Аның арттан төртүе инде күптән онытылган. Булдыксызны төртеп тә ерак җибәрә алмыйсың. Әхсән Ренатович та үз тырышлыгы, үз үҗәтлеге белән ирешмәдемени шундый дәрәҗәле урынга? Хатыны әтисен яклап чәчрәсә дә, аның этәргеч ярдәме бик бәләкәй булып тоела иде Әхсән Ренатовичка хәзер.
Әйе, сабырсызрак иде шул Луиза Бариевна. Иренең уҗымдагы маҗарасын ишетсә, ул бу хәлне… хыянәт буларак кына түгел… үзен мыскыл итү дип кабул итәчәк иде.
Беркөнне Айгөл кабинетына – ул инде шәхси кабинетта утыра, һи-и – тулы гәүдәле, йомры чырайлы хатын килеп керде. Чем кара күзе, тәнеңне тишеп, тамырыңа дегет агыза торган… Бөтен кыяфәтеннән тәкәбберлек аңкый.
– Синме ул сөйрәлчек? – диде тигез тавыш белән һәм кулындагы фотога күз төшереп алды. “Яхшылык теләүче” аңа Айгөлнең сурәтен дә җибәргән, күрәсең.
Мондый сорауга әйе дип тә, юк дип тә җавап биреп булмый. Хәер, Луиза Бариевнага җавап кирәк тә түгел иде. Ул мәче адымнары белән якын килде дә Айгөлнең беләген борып чеметте. Бармаклары келәшчә! Тимер бармак. Айгөл аның күгелҗем тут төшкән симез кул битен генә күреп калды, бәгыренә бәрелгән авыртудан а-аһ дип кычкырып куйды, күзеннән тыелгысыз яшь ага башлады. Инде каршында ап-ак уч төбе уйнап алды – Луиза Бариевна кизәнми генә көндәшенең яңак төбенә кундырды.
Аннары бүтән бер сүз дә әйтмичә ишекне сак кына ябып чыгып китте.
Әхсән Ренатович белән ничек аңлашканнардыр тагын… Шуннан соң атна-ун көн эшкә килмәде Әхсән Ренатович. Суык тиеп больничный алган, диделәр. Шулайдыр… Эшкә чыкканда күз төпләре саргаеп тора иде әле.
Айгөл исә эштән китте. Үзе теләп китте. Яз кайный иде җиһанда. Яшел әләмнәр күктә чайкалып әллә кая, әллә кая чакыра, алгысындыра. Айгөл бөтен күзәнәге белән сизде: яңа тормыш башлана! Искесе белән тыныч кына, гасабиланмыйча гына хушлашырга кирәк. Елмаеп…
Ул җиңелде. Җиңелгәндә дә елмая белергә кирәк. Күз яшьләре аша елмайганда тирә-яктагы һәр нәрсә, кискенлеген җуеп, җәенке күренә.
Яңа эш эзләргә җыенмый иде әле ул. Стресс. Бер кая да чыкмыйча үз бүлмәсендә аңга килергә иде исәбе. Яраларны ямаштырып… Тик алай озак ятарга язмаган икән. Ә бит ахирәте Зуля бик өметләнгән иде! Үзе янына базарда чүпрәк-чапрак сатарга да кыстап карады. Һы-ы… Министрлыкта җылы урында утырган кеше алай тиз генә базар юлына басмый ул! Әнисе бик борчылды борчылуын… Айгөл аңарга да сер капчыгын селкергә ашыкмады. Көтте. Бер көн үтте шулай, икенче көн дә узды. Һәр иртәдә Айгөл, эшкә барырга җыенгандай киенеп-ясанып, тәрәзә янындагы кәнәфиендә китап укып утыра торган булды. Әдәби китаплар укырга кече яшьтән үк өйрәнгән иде ул. Ун көн дигәндә, ниһаять, Әхсән Ренатович сак кына ишек шакыды. Ул! Марат Кәбирнең кеше ашаучылар турындагы романын атып бәрде дә ишеккә йөгерде Айгөл. Ахсанчигын сагынган иде чөнки. Тик ишекне ялкау гына ачканда йөзенә битарафлык пәрдәсен бөркәнеп өлгерде үзе. Гамьсез булырга тырышып, әле кичә генә аерылышкандай, түргә ишарәләгән иде дә… Әхсән Ренатович аны кочаклап алды. Исәнләшеп тә тормастан колагына пышылдадады: “Әйдә, киен тизрәк!” Айгөл кискен генә аның кочагыннан суырылып чыкты. Корсак турысында инде бу арада онытыла башлаган татлы авыртынуны сизеп үз-үзенә ачуы килде. Алма исе борынына килеп бәрелгәндәй булды.
– Юк! Без аңлаштык бит инде.
Әхсән Ренатовичның йөзе кара коелды. Ияге алга чыкты, ирене ефәк җеп кебек нечкәреп калды.
– Киттек! Минем сиңа бер сюрпризым бар.
Айгөл үз Ахсанчигын яхшы белә – иң мөһиме чама белә иде! – плащын элгечтән алды. Каршылык уенын артыграк башкарудан Ходай сакласын. Нечкә җирен кигәвен тешләгән ат кебек чыгымчылап, китеп баруы да бар Әхсән Ренатовичның. Бөтенләйгә… Бер киресе килсә, аны берничек тә үзең теләгән туры юлга чыгара алмыйсың.
Үз ихтыярындагы биләмәдә Әхсән Ренатович хокугы чикләнмәгән диктатор итеп тоя үзен. Дөресрәге, үзенә бәйле яраннарының шулай тоюын тели иде. Биләмә кечкенә, ул аның хәтта үз өенә кадәр дә җәелми, нишлисең, һәркемнең өлешенә тигән көмеше… Шул көмешне кулда тотар өчен өстәгеләрнең күзенә генә карап торырга, кирәксә чәчең белән җир себерергә тиешсең.
Берничә ай элек, күпме колак итен ашаганнан соң, Әхсән Ренатович аны Казан елгасына карап торган бер кафега алып керде. Шоферына ике сәгатьтән соң килергә кушты. Кафе хуҗабикәсе – бер юантык хатын, танышы икән, аларны эчке бүлмәгә әйдәде. Каратут түгәрәк йөзенә елмаю ябыштырып, сыгылып торган табынга ике кулын җәйде:
– Рәхәтләнеп утырыгыз!
– Рәхмәт, Гөлсинә Зинатовна, табын бик мул, – дип, Әхсән Ренатович аның иңенә кагылып алды. Сизелеп тора, алар бик яхшы танышлар, ахрысы. Әле туган-тумача да түгел микән…
– Сезнекеләр Сингапурга баргаллар икән, юллары унганмы, жай гына йөргәлләрме? – дип сорады хуҗабикә Дөбъяз шивәсендә.
– Кайттылар… – дип коры гына җавап бирде Әхсән Ренатович. – Үзенең бу сәфәргә бармый калуына бик кимсенгән иде ул, сорау бөтенләй кәефен кырды. – Чөгендер үстерергә өйрәнеп, бик канәгать булып кайттылар…
Аның боз сөңгеседәй карашыннан аерылырга теләп, хуҗабикә чыгарга ашыкты.
– Кирәк булсам, чакырырсыз, – дип, артын артык уйнатмаска тырышып ишеккә атлады.
– Һе… – дип Әхсән Ренатович бокалына мул гына Һенесси коньягы коеп, тиз генә авызына каплады. Тик кәефе күтәрелмәде. Сүз сүзгә ябышмады. Әллә ят урын булгангамы, белмәссең… Монда алма исе юк иде шул. Табын уртасында вазада кып-кызыл алмалар күз кыздырып утырса да, иссез иделәр. Иренеп кенә сөйләшеп, иренеп кенә ашап бер сәгатьне уздырып җибәрделәр. Берничә тапкыр Гөлсинә Зинатовна кереп чыкты, әмма бүтән сүз катмады. Ул да Әхсән Ренатовичны яхшы белә иде булса кирәк.
– Сиңа ошамады ахрысы бу кафе?
– Әйбәт, – дип йөзенә елмаю тартты Айгөл. – Тыныч, беркем борчымый.
– Канәгать алайса… – Әхсән Ренатович телефонына баскалады. – Айгөл аңлады инде, шоферына чылтырата. Тик телефоннан марҗаның тантаналы тавышы гына җавап бирә: на данный момент… не доступен… Аннары шуны ук инглизчә аңлата башлый.
– Черт-те что…
– Соң син үзең бит ике сәгатьтән килергә куштың.
– Ул һәрвакыт севәздә булырга тиеш!
Айгөл ачуын басарга тырышып минераль су эчеп куйды. Күр инде син бу ирләрне! Бала-чагадан ни аермалары бар? Менә Әхсән Ренатовичка гүя уенчык бирми калдырганнар, бәлки онытканнардыр, бәлки бүтәннәрнең чираты булгандыр, ә ул авыз турсайта, елап җибәрергә әзер… нәни йодрыкларын йомарлап кемгәдер – тик һич тә уенчык өләшүчеләргә түгел! – ташланырга да күп сорамас. Айгөл тынычланды, йөзе кыегайган Әхсән Ренатовичка карап көлемсерәде:
– Борчылма. Нервыңны сакла. Әйдә, чыгабыз. Фукс бакчасында йөреп торырбыз. Шундый матур төн…
(Ахыры бар)
Фото: freepik.com