Күрше бүлмәдән кыңгырауның чәң-чәң килгәне ишетелде. Чыраендагы ризасызлык пәрәвезен учы белән себереп төшерде дә, җиңел генә урыныннан торып, шул тавышка таба тартылды Айгөл. Бер елга якын ул ире белән җәфалана иде. Кем уйлаган бит аны! Югыйсә Әхсән Ренатовичка нинди якты өметләр, дөньяны колачлый алмаслык хыяллар белән кияүгә чыккан иде. Артында ысылдаучылар булды, билгеле – аларсыз буламыни?! – янәсе, үзеннән егерме яшькә олы байга яратып чыкмыйлар гадәттә, исәп-хисапсыз гына кем муенына андый камыт кисен? Янәсе, карт кияүнең салкын кочагына караганда яшь ирнең кайнар камчысы татлы. Айгөл эчтән генә гайбәтче ахирәтләре белән гел бәхәсләшә иде Әхсән Ренатович белән йөри башлаганда. Беренчедән, утызга җитеп барганда бер дә исәпсез булсаң, андыйны кем дияргә? Кем дисәң дә акыллы дип булмый тучны! Икенчедән, Әхсән Ренатович – Ахсанчик! – алар өйләнешкәндә кырык тугыз яшьлек шома битле, төз буйлы, кап-кара чәчле егетләр солтаны иде әле. Һи, аңардагы егәр… Аюның үзен, тауга каратып, этеп менәрлеге бар иде. Сыек буынлы бетчәле яшьләргә төс түгел иде ул! Анысын гына Айгөл беренче күрүдә үк әллә кайсы төше белән чамалады.
Әхсән Ренатович авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли иде ул чакта. Анда эшләп кенә әллә кая ерак китеп булмый, әлбәттә; аның үз бизнесы – һәм бик керемле! – бар иде бугай. Дөресен әйткәндә, Айгөл болар белән кызыксынмады да… Сазаган кыз өчен мондый булдыклы, дәрәҗәле кавалер – хахаль дияр иде ахирәте Зуля – табылуы үзе үк мәртәбә. Һәрхәлдә ач-ялангач калдыра торганнардан түгел. Тик хатыны бар, ике баласы үсеп җиткән, кызы инде кияүдә, баласы йөгереп йөри, димәк, Әхсән Ренатович бабай була инде. Самый натуральный бабай! Тик нигә моңа исегез китә? Кырык тугыз яшьлек таза-сау ир-ат кеше буйдак булып йөрсә, исегезне китәрергә тиеш иде югыйсә. Хәзер андыйлар да күп. Айгөлнең аларга дәгъвасы юк-югын, төрле авырулар да күп безнең заманда… кайбер ир-атка гупчем хатын-кыз кирәкми… Кайсыларының гаилә тормышы белән интегәсе килми, үзе генә рәхәт яшәсен! Шулай да күңелне кырып тора: шулар аркасында күпме хатын-кыз интегеп ята, ялгызлык мендәрен яшькә чылатып… Юкса Рәсәйдә хатын-кыз болай да ирләрдән шактый күп, әллә унбер миллионга артык диме соң… Бу шактый гына түгел инде,бу инде би-ик күп. Шуңамы кая карама – уйнаштан бала табучы. Картлык көнемдә таянычым булмасмы дип, таба инде хатын-кыз, кияүгә чыгу өмете киселсә… Шәһәрдә бигрәк тә… Монда кемне кем белә? Белсәләр дә хәзер зина өчен гаепләү юк. Кемдә кемнең эше бар? Уйнаш иткән кызның капкасына дегет буяп йөргәннәр юкса элек. Булган бит кыргый заманалар!
Шулай да бит анысы… Тик аякланган баланың, теле ачылгач, әти диясе килә, Ходаның хикмәте. Инстинкт! Ни дисәң дә ирләр кирәк әлегә. Ата тәрбиясен дә берни алыштыра алмый. Җүнле ата булса инде… Күп хатынлыкны законлаштырганда, бу проблеманың беразын хәл итәргә мөмкиндер дә… Кайсыдыр ир-ат депутат – күрәсең бу мәсьәләдә күп хатын алырга ярый торган закон чыгарырга омтылган иде күптән түгел, бик тиз урынына утырттылар. Бер хатын-кыз депутат – шыксыз! моны кем икенче хатынлыкка алсын? Гомумән ире юктыр әле… – чәчрәп каршы төште: янәсе, мондый безабрази урыс менталитетына туры килми. Ыһы, килмәс… Закон чыгарып кара әле, мач килеп торыр иде ничек кенә! Юк, чыгармадылар.
Әхсән Ренатовичның бөтен бизнесы хатыны исемендә иде. Чөнки аңа, намуслы чиновник буларак, андый бизнеска ия булырга яхшы түгел, ярамый да. Әйе, халыктан ояла иде Әхсән Ренатович. Әйтик, еллык керем декларациясен салым органнарына белдерергә кирәк, аннары аны әле интернетка чыгаралар, янәсе халык белсен үз хадимнәренең хәлен: Әхсән Ренатовичның кереме җиде йөз мең сум булган, ә хатынының егерме миллион! Ничек министрлыкта аның кәнәфиенә булдыклы хатынын утыртмаганнардыр… Кем утыртсын… Аларның барысының да хатыннары үзләренә караганда булдыклырак.
Ә сез илдә гелән кризис дип аптырыйсыз. Ул кризисны юкса бик ансат җиңеп була. Шылдымы? Менә-менә! Чиновникларны күп акча эшли торган булдыклы хатыннарына алыштырырга дигән закон чыкса, безнең ил әллә кайчан алга киткән булыр иде, хәтта без – аның халкы – аны, илне дип әйтүем, беркайчан куып җитә алмас идек. Олы максат кирәк инде анысы. Кайчан да булса куып җитәрсез дип өметләндерәләр хәзергә.
Хәер, без болай да кайда соң? Шунда, әлбәттә… Җил-яңгыр тими торган төшкә тыкты безне түрә-кара. Артка…
Әхсән Ренатович бөтен дөньясын онытып гашыйк булды Айгөлгә. Әйе. Гашыйк булмаслык та түгел иде. Чибәр иде Айгөл. Хәзер дә чибәр. Биш ел эчендә үз-үзен тәрбияли белгән хатын-кыз картаямы, йә? Утыз биш яшендә! Ә биш ел элек шул авыл хуҗалыгы министрлыгына секретарь-референт булып урнашкан иде ул. Әхсән Ренатович җитәкләгән бүлеккә. Бүлек җитәкчесенең аңа игътибар итми калу мөмкинлеге бик аз иде. Дөресрәге, бөтенләй юк иде. Һәм Әхсән Ренатович игътибар итте Беренче көнне үк… Соңрак үзе раслаганча, беренче минутта ук! Мәхәббәт, шайтан алгыры…
Айгөлнең авыл хуҗалыгына бернинди катнашы юк иде, әлбәттә. Аллам сакласын. Ул унбиш яшенә кадәр ипи булкилары агачта үсә дип чын күңелдән ышанып йөрде. Шундый “ипи агачлары” ясалган рәсемнәре әле дә саклана. Балачагында әбиләренә кунакка кайткач, сыерны күреп шаккатып кычкырган иде:
– Әнәй, кара бу сыерны, китаптагы рәсемгә охшаган!
Әнисе күрмәгәндә, чын сыермы икән дип, койрыгыннан да тартып карады. Шуның истәлеге булып бот төбендә әле дә эзе бар. Ышанды… Чын сыер икән!
Әхсән Ренатович сак кеше иде. Айгөл белән гыйшык-мыйшык уенын кешеләргә белдермәскә тырышты. Иң якын дусты бар иде – мәктәптә үк бергә укыганнар, рәссам; инде өлкән яшьтә булса да озын чәчле, чаларган сакал-мыеклы, арык гәүдәле, кыска буйлы… Малай килеш картайган! Ә менә күз карашы… Ул караш белән очрашкан саен Айгөлнең аркасына салкын йөгерә иде. Эчеңне актарып чыгара… Бер генә серне дә аңардан яшереп булмый сыман. Күзе дә кешенекенә охшамаган: карасы сары боҗра белән каймаланган! Күрешә дә карашын җаныңа батырып: “Исәнмессс…” ди һәм шунда ук ишектән чыгып югала. Остаханәдә Айгөл белән Ренат Әхсәнович кына кала.
Остаханә Лядской бакчасына каршы гына бер борынгы йортның иң аскы катына урнашкан. Ул җир астында диярлек – түшәмгә терәлеп торган тәрәзәләрдә тротуардан үткән кешеләрнең тубыктан аяклары гына күренә. Алай да монда коры, һава әйбәт… күнеккәч, ә болай, әлбәттә, буяу исе гел үзен сиздереп тора. Әле дә буяу исе борынына керсә күңеле кузгала Айгөлнең. Йөрәге ешрак тибә башлый. Рәссамның буявы да үзенчә – алма исе килә идеме соң җиңелчә?
Исеме Шәфигулла булса да, дустына Әхсән Ренатович “Нимес” дип эндәшә иде. Ул каядыр Себердә туган, әнисе немец әсирләре яшәгән лагерьда җыештыручы булып эшләгәнме соң… Сталин вакытсыз үлмәгән булса, – аны бит мәңгелек дип инандырдылар! – ул шунда бәлки гомерлек калган да булыр иде. Тик үлемсез Сталин үлә, алманнарны илләренә кайтарып җибәрәләр; сәяси вәгазьләр тыңлый-тыңлый теңкәсе корыгач, итәген җыештырып йөрмәгәнгә мең кат үкенеп, җыештыручы хатын бер яшьлек Шәфигулласын күтәреп туган авылына юнәлә. Анда инде кабул итәрләр. Тавык кетәклеге кадәр генә йортта ялгыз әнисе яшәп ята. Икәүләп ничек тә “дошман калдыгын” аякка бастырырлар… Малайның әтисе, әлбәттә, самалют шартлап юкка чыккан, авылда аны кем тикшереп йөри? Һи, авылда сер сакланамы соң инде. Аяк атлап китүгә үк малайга Нимес дип кушамат тагалар.
Сугыш киноларында күрсәткән немецларга охшамаган иде ул үзе. Монголларгарак тартым идеме соң…
Нигә шул рәссам искә төште соң әле?
Аның картиналарыннан алма исе килә иде.
…Кыңгырау чәң-чәң килеп мигә бәреп тора.
Тәнәфес тәмам.
Айгөл ашыгып Әхсән Ренатовичның кабинетына килеп керде. Тәгәрмәчле креслосы өстәл аягына терәлеп калган, шуннан чыга алмый интегә икән. Каты сукты шул аңа инсульт. Исән калуына да ышаныч юк иде. Тернәкләнде, үрмәләп үлем базыннан өскә менде… Менеп җиткәндә кыяфәте дә, холкы да бик нык үзгәргән иде. Ә-әй, нәрсә сөйләп торырга… Хәзер бик популяр авыру бит ул – инсульт дигән нәстә. Алла сакласын! Дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен, әгәр дә артык явыз булмаса…
Айгөл тастымал белән Әхсән Ренатовичның авызын сөртте, үтә күренмәле озын бармаклары белән чәчен рәтләде. Ефәк күлмәгенең киң җиңе өскә кайтарылды, ап-ак итләч беләге иренең борын төбендә ялтырап алды. Әхсән Ренатович нидер бытылдады… Нидер әйтергә тели иде ул.
Остаханәгә керүгә сул якта диван бар иде. Каршыда озын өстәл, уң якта мольберт. Арттарак кысага тарттырган картиналар. Алар күрше бүлмәдә дә күп. Нимес сюрреалистмы, авангардистмы иде бугай. Безнең сәнгать белгечләре дә, – халыкны инде әйтеп тә тормыйм! – аның картиналарында ни ясалганын аңламый иде әлегә. Моңа Нимеснең исе дә китми, борчылмый иде дияргә дә була. Бөекләрне үз заманында кем аңлаган? Әнә Гоген… Ван Гог… Модильяни… Ләкин берничә кеше аның бөеклегенә чыннан да ышана иде, хәер. Берсе каратут чырайлы карсак кына сәнгать белгече әби – сөйли башласа, дөньясын онытып үзе генә кала; икенчесе, әлбәттә, Әхсән Ренатович; өченчесе үзе – Шәфигулла Кадим… Дүртенчесе – Айгөл, бәлки ул Нимескә бөтен күңеле белән ышанган, аның картиналарына сокланган, аны ниндидер аңлашылмас тойгы белән аңлаган бердәнбер кешедер. Әйе, теге сөйләмчәк әбидә сизелер-сизелмәс фальш бар иде, Әхсән Ренатович дустын бераз кызгана иде ахрысы. Шәфигулла Кадимнең дә үз-үзенә ышанычы бөтен түгел, кайчагында күзендә әллә нинди өметсез тынлык катып кала – малай килеш олыгайган бу аңлаешсыз рәссамның башыннан сыйпыйсы килә…
Нигә тынычсызлана бу Әхсән Ренатович? Бу вакытта ул черем итеп ала иде бит. Итәгенә куеп берәр китап караштыра иде дә… Рәсемле альбомнарны актара иде гадәттә…
Айгөл стенадагы картинага күзен төшереп алды. Ул андагы сәер сызыкларны төрле халәттә төрлечә күрә. Күзен төшерде һәм дертләп китте! Стенада бүген бөтенләй бүтән картина. Сузынкы юл ахырда өзелеп түгәрәкләнгән, сызыклар берсе өстенә берсе менеп, йөнтәс боҗра барлыкка килгән, ә аның аша яп-якты дөнья күренеп тора! Яп-якты! Иге-чиге юк!
Әхсән Ренатович тагын нидер бытылдады.
– Ни дисең?
– Б-б-ы… – Кулын күтәрмәкче була. Айгөл аңлады: ишегалдына чыгасы килә, ахрысы. Аларның ишегалдыннан ук алма бакчасы башлана.
Кеше күзеннән качып, Нимес остаханәсендә очрашып йөрү күңелен кайтарды Айгөлнең. Һәр очрашудан соң кимсенү тойгысы кала иде. Әхсән Ренатович зур урында утыручы олпат кеше, Айгөл дә инде утызга якынлаша, ә һаман качып-посып… Түзмәде, әйтте бер көнне Айгөл:
– Ахсанчик! Я больше не могу так. Син бит минем белән кафеда утырырга да куркасың.
– Икегә ярыла алмыйм бит инде!
– Мин болай яшерен сөяркә булып йөри алмыйм бүтән. Это унизительно.
– Бәгырем! Мәхәббәткә аулак урын кирәк. Аны мир каршына чыгарып селекмиләр.