Чәчмә әсәр
25 Февраля 2024, 10:05

Әлиф ГАЛИМОВ. Экстрасенс. (Ахыры)

Алар арасында күзгә күренмәгән киртә бар шул. Бу инде ике карават арасындагы дүрт-биш метр гына ара түгел. Гөлия – кеше бакчасы, ияле хатын.

Әлиф ГАЛИМОВ. Экстрасенс. (Ахыры)Әлиф ГАЛИМОВ. Экстрасенс. (Ахыры)
Әлиф ГАЛИМОВ. Экстрасенс. (Ахыры)

Сайланып торасы юк инде, монда йортлар барысы да бер чама, дип якындагысының ишеген какты. Ишек төбендә озак таптанып торырга яратмаган егет, түфлиен салып өйгә үк килеп керде. Ишек ачарга әзерләнгән хуҗабикә әбигә бәрелә язып туктап калды. Гафу үтенеп, исәнләште дә, турыдан-туры кунарга сорады. Тыштан караганда зур булмаган йорт, эчтән иркен генә күренә. Зур якка чыккач, түр башындагы караватта таныш яшь хатынны күреп, авызын чак ачмый  калды. Өянке яныннан, серен аңа ишеттереп, торып киткән, ак җирлеккә яшел борчак төшкән киң итәкле сылу, яшь хатынны күлмәгеннән танып, йөзен читтән генә күзәткән иде. Нәкъ үзе. Күлмәген алыштырып халат та киеп өлгергән. Аның йомры тубыкларын, төз аякларын каплый алмаган ак чәчкәле кыска халаты изүеннән атылып чыгарга торган калку күкрәкләре егетнең күзләрен иркәләде. Яшь хатын аптырап калган егеткә игътибар итмәгән кебек, бер генә күз сирпеп алды да, озын кара чәчләрен матурлап җыеп каптыргыч белән эләктереп тә куйды. Әбинең ризалыгын ишетмәгән Әүфәт аңа карады.

– “Катын” риза булса, – дигәч, яшь хатын әбине аңлап, кулбашларын гына сикертеп куйды. Арка үзәге чымырдап куйган буйдак егетнең эченә җылы йөгерде. Әүфәт күчтәнәчләрен алып керергә  дип чыгып китте.

Ашыкмыйча гына тәмәке тартып, күчтәнәчләрен алып кергәндә чәй кайнаган иде инде. Әби чынаякларга куе гына чәен агызып торганда, Әүфәт өстәлгә бер тарма кәнфит, бер кап чәй, бер шешә кызыл шәрабын куйды. Әби рюмкалар алып килгәч, шешәне ачып, аларны тутырды.

 – Танышу хөрмәтенә! Мин Әүфәт булам, – дип яшь хатынга карады. Исемен әйтергә теләмәгәнлеге йөзенә чыккан хатын, башын боргалап кына

– Гөлия, – дип куйды. Колакка катырак әби аңламыйча да калды.

– Танышу хөрмәтенә төбенә чаклы, – дип, Әүфәт рюмкаларны алып аларның кулларына тоттырды. Үзе дә күтәреп, хатыннарга да ым биреп, рюмкасын бушатып та куйды. Бер кәнфитне тешнәп, чынаягына үрелде. Ярый әле әбинең рюмкалары элекеге кырлы, йөзәр граммлы булды. Бәләкәйрәк булсалар  егетнең тел очына да барып җитмәс иде. Күңеле күтәрелеп киткән Әүфәт, бер йотым чәй эчкәч, рюмкаларны тагын тутырды.

 – Монысын инде, иртәгә уңышлы гына сеанс үтәргә язсын дип күтәрәбез! Йокларга да яхшы булыр!

Гөлия монысын эчеп куйгач та, рюмкасын читкә алып, каплап та куйды. Эндәшмичә генә чәй уртладылар. Гөлиянең сәер карашын сизгән Әүфәт, тагын шәраб коярга кыймады. Ә анысы әби торып китү белән чынаякларны юып, өстәлне җыеп алырга ашыкты. Шуны сизгән егет тә, өстәл артыннан тиз генә торып, тартырга чыгып китте. Сигаретын ташлап керергә генә уйлаган иде, өйдән әби килеп чыкты. Ул каядыр ашыга иде күрәсең:

  – Кызымның балалары өйдә үзләре генә калган, йокларга куркырлар,  – дип сөйләнә-сөйләнә капкадан чыгып та китте.

Әүфәт шатланып өйгә ашыкты. Хәзер инде аның буш йортта берүзе калган гүзәл зат белән аралашырга мөмкинлеге бар. Җае чыккач кылларын да тарткалар. Күңеленә һуш килгән мондый сылу, гүзәл затлар аңа сирәк очрый шул, калганнарына үзенең дә исе китми. Аның күтәрелгән күңеле өйгә кергәч кенә, түр башындагы караватта йокларга яткан Гөлияне күреп сүрелде. Анысы Әүфәт кергәч тә селкенмәде дә, стенага карап яткан килеш ята бирде, башын күтәреп борылып та карамады. Егет ишек төбендәге караваты янындагы лампочканы сүндереп, үзе дә ятарга әзерләнде. Чишенеп, ак простыня җәелгән йомшак матраска сузылып яткач та уйга калды. Ни өчен бу яшь хатын аңа борылып та карамады, сөйләшергә дә теләге юк. Ул бит төшеп калган егетләрдән түгел. Өченче дистәне тутырырга күп калмаган буйдак егет, үз бәясен яхшы белә. Гәүдә дисәң гәүдәсе, төс дисәң төс. Кызлар игътибарыннан да мәхрүм түгел, киресенчә җиләгән инде. Ә менә бу, күңеленә һуш килгән хатын, ни өчен аңа битарафлык күрсәтә? Аңа бит күп яңа “шәһәрләр” алганда да каршылык күрсәтүчеләр әз булды. Бераздан күршесенең караваты шыгырдап куйгач уйларыннан туктап колакларын торгызды. Йокламый икән. Ул да уйланып ята торгандыр, четерекле мәсьәләсе башыннан чыкмый күрәсең. Шушы мәлдә ул бәхетсез хатынны жәлләп тә куйды. Алар арасында күзгә күренмәгән киртә бар шул. Бу инде ике карават арасындагы дүрт-биш метр гына ара түгел. Гөлия – кеше бакчасы, ияле хатын. Тагын әллә нәрсәләр уйлап, боргаланып озак ятты Әүфәт. Гөлия дә йокламый иде, аның хәбәрчел караватының шыгырдап куюы, аңа да йокларга рөхсәт бирмәгән кебек.

Түзмәде Әүфәт. Әкрен генә торып Гөлия янына килеп утырды. Ул йокламый иде, тик егетне аптыратып кымшанмады да, көтеп яткан диярсең, ничек яткан, шулай ята бирде. Әүфәт аңа азгын егетләр кебек ташланмады, кочакламады, үпмәде, киресенчә үгет бирергә килгән әтисе кебек әкрен генә сүз башлады:

– Өянке артында таныш булмаган хатынга сөйләгән сереңне мин дә ишетеп яттым, кайгыңны аңлыйм. Синең кебек чибәр, сылу хатынның түлсез булуына һич тә ышанмыйм. Без көткән өшкерүче дә шарлатан гына булып чыкты, бер эчкече икән. Мин аны бер хатынны алып килгән таксистан да ишеттем. Ул күптән монда кешеләр ташый икән. Танышлыгы аркасында шәһәрдән алып килгән хатынны да чиратсыз гына кертеп чыгарды. Үзегез дә күргәнсездер, таксистның: “Володенько! Ишегеңне ач инде, тик күрешергә булса да”, – дип басып торганын барысы да күрде кебек. Шунда, ишек ачылганда мин аның "махмыр"дан шешенгән битен, сыер имчәкләре кебек бармакларын күрдем. Ихатасындагы бер өем шешәләр да шул турыда сөйли. Аның элек булган энергиясе дә юкка чыккан булырга тиеш, бер хатын әйтмешли бармакларыннан очкыннар очып тормый. Мин дә әнине аңа ышанып алып килгән идем, хәзер инде аны тынычландырыр өчен генә, иртәгә күренеп  чыгарга туры килер. Сезгә килгәндә, бу “тылсымл” кешенең ярдәме шикле. Барысы да Ходай кулында, мин инде аңа ышана башладым. Менә бүгенге көнне генә алыйк: Аллаһы Тәгалә ризалыгы күренә түгелме соң? Ул гына безне, ике чит-ят кешене очраштырып, кунарга да буш өйдә икебезне генә калдырды. Хәтта серегезне дә алдан ук миңа ишеттерде. Бу очраклы хәлләр булырга тиеш түгел. Мин дә сезнең яныгызга усал ният белән килмәдем.  Аллаһка шөкер, мин әлегә буйдак егет. Һичшиксез үземә иш табачакмын! Һәркем үзенең бәхете өчен көрәшергә тиеш, сез дә берәр чарасын табарсыз, – дип Гөлия яныннан торып китәргә талпынды. Шулчак селкенми дә, Әүфәтне тыңлап яткан яшь хатын, аңа борылып, кулыннан тотып алды. 

– Китмәгез! – Ул одеалын ачып, куллары белән битен каплады... Бу төн бик озакка сузылды.

Әүфәт уянып күзләрен ачканда, Гөлия өйдә юк иде инде. Иртә белән аның күзенә күренергә оялгандыр, бәлки кайтып та киткәндер әле. Ул тиз генә торып урынын җыйды да, урамга чыкты. Өшкерүче йорты алдына халык җыелган иде инде. Гөлия генә анда күренмәде. Үзенең дә аның күзенә күренәсе килмәсә дә, хатын-кызлар арасыннан күзе аны зләде.

– Улым, кемне эзлисең? Без монда, – дигәч кенә һушына килеп әти-әнисенең хәлләрен сорашкан булды. Хәзер инде ул өшкерүчегә ничек чиратсыз гына күренү әмәлен белә иде.  Машинасыннан кирәге чыкса дип алган бер “ярты” аракысын пинжәгенең эчке кесәсенә тыгып, әнисен җитәкләп диярлек, капкадан эчкә үтте. Ачулы иде ул. Хатыннарның чәрелдәвенә карамыйча янкорма ишеген шакылдата башлады. Эчтә аларны каршы алырга теләүче юк кебек. Бераз көтеп торганнан соң, ул ишекне тартып карады. Әллә бикләнмәгән, әллә җепкә генә эләктерелгән булган, ишек җиңел ачылды. Әүфәт әнисен эчкә үткәреп, артыннан үзе кереп, ишекне ябып та куйды. Бәхетенә каршы, тыштагы шау-шуны ишетеп бугай, хуҗа үзе дә килеп чыкты. Нәкъ Гөлиягә сүрәтләгән кеше кебек, шешенгән, куллары калтырап тора. Бу адәмнең үзенә ярдәм кирәклеген аңлаган Әүфәт, кесәсеннән күчтәнәчен чыгарып аңарга тоттырды. Хуҗа күчтәнәчне эләктереп тиз генә чоланына кертеп куйды да,  Әүфәтнең әнисенә карады. Озак булашмады ул, әнисенең кулларын сыйпап, өскә карап нәрсәдер укынды да, уңга, сулга өчәр тапкыр төкеренеп куйды. Сеансны төгәлләп, ике кулының да бармакларын аерып, ике-өч тапкыр селтәп алды. Очкыннар гына күренмәде.

Әүфәт чыгып барганда, ишек төбенә җыелып өлгергән хатыннардан гафу үтенеп, әнисен алга үткәреп капкага таба атлады. Аның артыннан начар сүзләр кычкырып калган хатыннарга борылды:

– Башка чарам калмаган иде, кергәч үзегез аңларсыз, хәзер аңа хәл керергә тиеш, барыгызны да тиз-тиз генә кабул итәчәк!

Кайтыр юлда да тынычланалмады Әүфәт. Чарасызларны алдап яшәгән өшкерүче аның күз алдыннан китмәде. Кайчандыр кайбер кешеләрне терелтеп дан алган бу бәндә хәзер дәвалау сәләтен югалтса да, элекеге гадәте буенча, үзенең гомер азагына чаклы болай да бәхетсез кешеләрне алдап яшәргә мәҗбүр. Җиңел кәсепкә күнегеп, үзе дә, хатыны да эчәргә салышкан бу гаиләнең авылдашлары кебек тормыш көтәргә исәпләре булмаячак. Әти-әнисен туган авылларында калдырып, үзе яшәгән шәһәргә юл алгач та, Әүфәтне шул ук уйлар борчыды. Әнисе янында булмаса, ул бәндәнең  маңгаена тондырса да, гөнаһ алмас иде ул. Гөлияне искә төшергәч кенә бераз тынычлангандай булды.

Шәһәргә чаклы калган юлны аны уйлап кына үткәрде. Киләчәктә ана булу бәхетенә өметләнеп килгән яшь хатынның чарасыздан иренә хыянәт итүенә гаеплеме соң ул? Юк, юк, бу очраклы гына хәлгә охшамады аларның очрашуы. Күпне күргән, күпне ишеткән егет, үзенең билгесез ата булып калу мөмкинлеген дә исеннән чыгармады. Хәерлегә генә булсын, – дип уйлады ул.

Шушы вакыйгадан соң дистәдән артык еллар үтте. Инде Әүфәт оныткан да булыр иде, тик сирәк кенә күрәзәчеләр, имче әбиләр, өшкерүчеләр, халык дәвалаучылары турында сүз чыккан арада гына исенә төшереп ала. Өшкерүчегә барганын беркемгә дә сөйләмәде, кеше сөйләгәннәрне генә тыңлап, елмаеп, башын чайкап кына торды. Искә төшерерлек кешеләре дә калмады. Әти-әнисе күптән инде бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Әүфәт ятим калса да, буйдак түгел иде инде. Яраткан хатыны белән ике малай үстерәләр, анысы тагын өченчегә дә авырлы. Кыз көтәләр. Кыз буласын белгәч, Әүфәтнең дә, хатыны Гайшәнең дә башлары күккә тиде. Тулы бәхет өчен аларга, туачак шушы бер кыз гына җитмәгән кебек. Декрет ялына чыгу белән, Әүфәт хатынын әти-әниләре янына бер-ике атнага авылга озатырга, шәһәрнең көньяк автовокзалына килде. Кирәкле авылга китә торган тукталышка шактый гына кеше җыелган иде инде. Хатынының сумкаларын аның янына китереп куйды да, автобус килгәнче читкәрәк китеп тартып алырга булды. Озак та үтми хатынының исенә нәрсәдер төште бугай,   аңа исеме белән дәшкәч, ун яшьләрдәге малай белән янындагы мөлаем гына хатын да, кинәт кенә тавыш килгән якка борылдылар. Аларны күреп торган Әүфәт аптырап калды. Малайның исеме дә Әүфәт микәнни, – дип уйлап, аның янындагы хатынга карап катып калды.

Бу Гөлия иде. Онытырлыкмы соң! Ул тагын да матурланып киткән кебек. Шулчак хатыны аңа якынырак килеп, колагына пышылтады:

– Күрәсеңме, сиңа карап торган малай, синең шул яшеңдәге фотосүрәтеңнең копиясе. Булса да булыр икән! Гөлиядән күзен алалмаган Әүфәт, шушы сүзләрдән соң гына малайга күз төшерде. Гөлия дә аны таныды, әлбәттә, тиз генә артына борылып басты. Алар гомер азагына чаклы очрашырга, сөйләшергә тиеш түгелләр иде бит. Инде икесе дә гаиләле кешеләр, алар арасында бернинди килешү булмаса да, бер-берсен яхшы аңлыйлар. Бу четерекле хәлдән ничек чыгарга уйлап торган Әүфәтне Гөлия үзе коткарды. Сумкаларын күтәреп, малаен үзе белән ияртеп, кинәт кенә таксилар торган якка омтылды. Каршыларына кулларын җәеп аларны туктатырга  тырышкан мәһабәт гәүдәле ир затын да этеп-төртеп алга атладылар. Әйе, аңлый Әүфәт Гөлияне, ни генә булмасын алар бу автобуска утырмаячаклар. Авызы ачык, төсе үзгәргән иренә аптырап Гайшә дә телгә килде:

 – Нәрсә булды сиңа, бер-берсенә охшаган кешеләр була инде, – дип Әүфәткә карап елмаеп куйды.

 – Юк, эш анда түгел, кинәт кенә косасы килә башлады, андый чакта авызны ачып тирән итеп тын алырга кушалар, – дип хатынын алдады. Читкәрәк китеп басты да, таксига утырып маташкан кешеләрне күзәтте. Бу аның баласы булырга тиешле малай белән беренче һәм соңгы тапкыр очрашуы иде. Гөлиянең ни өчен аңа Әүфәт исеме кушканын аңлап, авызын ачып, тирән генә тын алып, кузгалып киткән такси артыннан карап калды.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас