– ...Өйдә ашап алдым да клубка чыктым, – Флүн элеккечә дәвам итә иде. – Кино беткәндә, Юныс белән Рәшиткә әйтәм: «Минем тирәдә булыгыз әле!» – дим. Алар шундук аңладылар. Клубка байтак кеше чыккан иде. Күп малайлар Чаллыдагы дусларын да ияртеп кайтканнар. Алар авылда иркенәеп китәләр, бигрәк тә клубта. Өерләре белән килеп керәләр дә масаеп йөриләр, янәсе, шәһәрнекеләр! Кызлар янына барып, аларны кычкырталар, гел үз өендәге хуҗалар кебек!
Аны игътибар биреп тыңлый башлаган Нәсимнең, бу сүзләрне ишеткәч, ничектер, күңеле җылынып китте. Теләгәнен ишетте: яшьләрнең авылга кайткач шулай тәртипсез кылануларына Флүннең эче пошуы ошады аңа. Ул тыңлавын дәвам итте.
– ...Юныс белән Рәшиткә әйттем дә кодагыйны эзләргә керештем, кеше шактый җыелган иде. Кызлар бию оештырыйк диләр. Розалия, кызлар янында баш булып, шул биюгә кеше туплый иде, мине күргәч елмаеп, янындагы кунак кызына таба ымлап куйды... Аңлаштык. Үзем якын килмәдем, егетләр янына киттем. Бию башланды. Кызларны егетләр биергә чакырып бетерделәр, теге кунак кызы гына калды. Барып эндәшеп карыйлар малайлар – башын гына кагып ала. Икенче биюдә дә нәкъ шулай. Егетләр аптырап беттеләр: «Кем ул? Белмисезме, кем озата бара?..» Миннән дә сорыйлар: «Син, Флүн, белмисеңме?» – дип. «Белмим!» – дим мин дә...
Флүн рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Тыңлаучысы аңа, нигә көлә инде бу дигәндәй, сораулы караш ташлап алды да тагын кулларына иелде. Флүннең гадәтенчә «әртистләнүен» ишеткәч, Нәсимнең игътибары тагын томаланды.
– Зәйнине беләсең инде син? – дигән соравына, ул:
– Әһә, әһә... – дип, башын күтәрмичә генә җавап бирде.
– Бигрәк тә шул тырыша. «Кем озата ул кызны?» – ди. «Үзебез дә белмибез, Зәйни!» – диләр егетләр. «Алай булгач, үзем озатам!» – ди бу. «Озаттырса!» – дидем дә мин кызлар янына киттем. Кодагый үзенең кунагы белән таныштырды. «Тәнзилә!» – диде ул... Аны биюгә чакырдым һәм шул чакта әйтәм: «Безнең авыл урамнары караңгы, озатып куйыйм үзегезне?» «Үзегез дә адашмасагыз!» – ди теге, көлеп. Тәнзилә белән килештек тә, бию беткәч, егетләр ягына борылдым. Кем икәнен сораша-сораша теңкәмә тиеп беттеләр малайлар. Бигрәк тә Зәйни тинтерәтә. «Синең кызың бар бит инде, бусын мин озатыйм әле?» – ди. «Юк, мин әйтәм, килешеп куйдым!» Гел ачуны китерә башлады, – диде Флүн һәм, сүзеннән өзелеп, Нәсимгә текәлеп карап алды.
Нәсим исә кулларның бармакларын барлап утырган җиреннән башын да күтәрмәде. Шулай да күршесенең тавышы җитдиләнә башлавын чамалады ул.
– «Ачуны китереп чуалма, Зәйни!» – дим тегеңә. Аның да ачуы чыга башлады. «Ярар, урамда очрашырбыз әле!» – ди бу миңа. Кисәтүе юкка түгел икән. Клубтан чыккач, тәмәке көйрәтмәкче идем – берәү, арттан үтешли орынып, шырпымны төшерде. Тегенең җиңеннән эләктереп өлгердем. Сүз әйтеп тә тормады бу, борылуга кизәнеп тә маташа! Йодрыгын иелеп үткәрдем дә тондырдым моның ияк төбенә, чалкан сузылып ятты бу.
Шундук, очынып, Зәйни килеп җитте. «Минем дуска нигә сугасың?» – дип, анысы да кизәнә...
Флүннең кызып китүе Нәсимгә ошамады, һәм ул аны эчке шөбһәләнү белән тыңлый башлады. Тәртип һәм тынычлык яраткан кеше борчылуы иде бу. Бүтәнчә хәл ителешне көтә иде: шырпыны төшергән өчен шулай эләгешәләрме инде!..
– ...Аның миңа күтәргән кулын артыннан килеп җиткән Юныс белән Рәшит каерып алдылар. Кайсысыдыр клубтан чыгышлый «Сугышалар!..» дип, чырылдап кычкырып җибәрде. Өерелеп кызлар килеп чыкты. Розалия белән Тәнзилә дә. Алар шундук минем янга килеп җиттеләр. «Сугышма, Флүн! Сугышма, Флүн!» – ди Розалия, гел каршыма баса, җибәрми тегенең янына. Зәйнине дә читкә өстериләр, тәпәләшергә бирмәделәр...
Аны игътибар биреп тыңлаган Нәсим, моны ишеткәч, җиңел сулап куйды, һичшиксез, шулай булырга тиеш иде. Ул Ык буеның матур тугаенда урнашкан туган авылында моның ише тәртипсезлекнең булу мөмкинлеген башына да китерергә теләми иде. Күңеле күтәрелеп киткән Нәсим тагын Флүн сүзләренә колак салды.
– ...Алардан аерылгач, дусларга борылган гына идем, шулчак кемдер арттан башыма тондырды...
Әле генә ызгышлары басылып таралдылар дип тынычланган Нәсим, үзенә суккандай, дерт итеп, сискәнеп куйды. Гүя тыныч өендә, гел көтмәгәндә, пыяла әйбер челпәрәмә килеп ватылды... Бергә сыялмас ике хис – күңел тынычлыгын югалтасы килмәү һәм шул ук вакытта кызган Флүнгә теләктәшлек күрсәтергә кирәклеге – аның йөзендә дә чалынды. Ул ниндидер мескенлеккә охшаш кыяфәт белән егеткә карады.
Анысы исә гүя авыл клубы янында: бөтен барлыгы белән бирелеп, шундагы тартышны җанланып сөйли иде.
– Зәйнинең теге озын дусты, торып, арттан килеп җиткән икән. «Әһә, миңа суктың? Ярар!» – дип уйлыйм. Ә үзем тиз генә борылдым да изүеннән эләктереп алып башым белән сөздем тегене! Авызын төйдем генә – берни эшли алмады, каһәр! Егылмады үзе, ныгытып бәрергә кызлар комачаулыйлар. Югыйсә бокс приёмы белән бер генә бирәсе иде. «Сугышма, җитте!» – ди Розалия, гел муеныма асылына. Тегене дә читкә өстериләр, аердылар шулай...
Флүннең ызгыштан яхшылык белән чыкмавын ишеткәч, Нәсимнең күңелендә салкын читләшү хисе туды. Тәртипсез малайны үзенең тавыш-ызгышлары белән гүя читкә этәрәсе килә.
Флүн исә җитдиләнеп дәвам итте.
– ...Ә колак чыңлый, авыртып яна. Их, аз эләкте моңа, дип уйлыйм һәм, минем тирәдәгеләр тынычлана төшкәч, тегене, ике атлап, бер сикерүдә тоттым да тондырдым колак төбенә! Икенчегә кизәнгән кулымны тотып калдылар...
«Чыннан да, шулай мәрхәмәтсез микәнни ул?» – дигән уйдан Нәсимнең күзләре киереп ачылды. Бу хәл аны, күңелендә корып куйган салкын читләтү киртәсен җимереп, ниһаять, аек акыл белән уйланырга мәҗбүр итте. «Инде аергач, китереп сук инде! Каян килгән аңа бу рәхимсезлек ?! Аңлашылмый...»
Үзенә куйган соравы акыл белән эш итәргә өйрәнгән Нәсимне тагын да көчлерәк уйландырды. Флүн сөйләгәннәр бер-бер артлы тәртип белән күз алдына килеп басты: менә клуб алды, аның таныш баскычлары, шунда җыелган халык, яшьләрнең ызгышы... Авылдашының Чаллы малае белән бәргәләшүенә җиткәч, хикәятченең тулаем бер җөмләсе исенә килде: «Югыйсә бокс приёмы белән бер генә...» Шулчак әйтерсең караңгы бүлмәне кинәт кенә кабынган ут яктыртып җибәрде: «Бу малай актыгы гадәтенчә мактанып утыра түгелме соң?.. Бокс приёмы белән генә... – бу бит гап-гади шапырыну! Бүтәннәргә үзен күрсәтү өчен. Ә ул аның сүзләрен чынга алып утыра икән! Бирерсең бер генә... Кинода гына бәрүгә аударалар ул. Билгеле, Флүннең болай «су сатуы»н яшьләр авыз ачып тыңлаячаклар. Аның клуб янында бөтен кеше җыелганда ызгышулары да әлеге дә баягы үзен күрсәтергә тырышуы инде. Булганмы-юкмы, әле анысы билгесез. Бер Флүнне тыя алмаганнар, имеш... Сафсата! Һаман шул шыттыруы!.. Монда да гадәтен куа. Янәсе, югалып калмый: кайда гына булмасын, кызлар белән йөри. Ул – тиңдәшсез егет, күрегез! Әле аның кызлар белән бөтерелүе дә кеше алдында ялтырау өчен бит. Мәгънәсез буталу! Кайчан бозылып өлгергәндер, япь-яшь килеш!..»
Эшкә җигелгән зиһене аспирантка үзе куйган сорауга бик тиз җавап тапты. Шулай итеп, Флүннең кемлеген аңлагач, аңа карата яратмауга охшаш хис уянды Нәсимдә. Ул тормыш вакчыллыгында кайнашудан тәм тапкан егеткә күз ташлап алды.
– Юныс килеп җитте дә: «Флүн, булды, киттек, әйдә!» – ди...
Авылдашы элеккечә үк дәртләнеп сөйли... Юк, туктарга уйламый ул. Нәсим карашын тагын кулларына күчерде. Бармакларын җентекләп карый башлады.
– ...Без Розалияләрне озатып куйдык та Юныслар эскәмиясендә сөйләшеп утырдык. Шулай байтак кына гәпләшкәч таралыштык. Кайтып җиткәндә, бер кызык булды. Үзебезгә якынлашкач, кемнеңдер электр баганасына сыенып торуын абайладым. Зәйни үч алырга сагалый дип уйладым. Ашыгып атладым. Ниһаять, баганадан аерылды теге: Сара икән! Мине көтеп тора бу. Килеп тә җитте – изүдән ике кулы белән эләктереп тә алды. «Син нәрсә мине алдап йөрисең! Анда кунак кызлары белән биеп кинәнәсең. Әллә белмәс дип белдеңме?» – ди. «Үзең кит дидең бит!» – дим. «Китәрмен мин сиңа!» – ди бу!..
Флүн, шуны әйтүгә, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Тыңлаучысының үзенә кушылуын белешмичә, артка каерыла-каерыла иркенләп көлде ул.
Нәсим моңа игътибар итми калмады: бөкрәеп утырган җиреннән турайды. Ул кысып йомарланган сул кулын уңы белән тоткан, ә йөзендә, нигә көләсең соң син, дигәнгә охшаган сорау чамалана иде.
– Әйе, әйе! – диде якташы, аның гаҗәпләнүен үзенчә аңлап. – Ул кызлар белән, малай, баш бетә! Алар белән!..
Егет кулын селтәде һәм торып басты.
– Әле син нәрсә укый идең? – дип сорады ул, ихлас кызыксынгандай өстәлгә карап. – Син гел калын китаплар гына укыйсың инде! Икенче курста керәме ул фән? Керсә өйрәтерсең әле! Аңларга булышырсың.
Флүн, гүя соравына җавап эзләп, карашын кабат Нәсимгә күчерде. Шулчак аның кыяфәте үзгәрә башлады. Әлегә чаклы шатлык белән яктырган йөзе бердән караңгыланып китте, әйтерсең матур балкыган кояшны кинәт кенә кара болыт каплады.
– Ә? Кәҗә тоягы?!
Ышанмый мөмкин түгел, чыны шул: Нәсим бер кулы белән кәҗә тоягы ясаган да, аңа төбәп, сыйпагандай итеп тора иде.
– Ничек инде? – диде Флүн, чиксез гаҗәпләнеп. Кукиш... Ә! Димәк, булышмыйсың?
Үпкәләве ап-ачык яңгырады.
– Ярар булышмасаң. Үзем дә, ничек тә!.. Беләм инде синең андый икәнеңне – авылда сөйлиләр иде. – Ул, урыныннан торып, ишеккә юнәлде. – Кирәкми дә! Кирәгең барые! Белемең, китапларың үзеңә булсын! – дип кызып китте егет. Ишеккә җиткәч кире борылды. – Гомергә шул уку дип үләсең инде! Өйләнә дә алмыйсың син! Шулай утырып. Мин әйтте диярсең менә!
Һәм ишекне бәреп ачты да чыгып китте.
Үпкәләде Флүн.
Бер сүз дә әйтә алмый утырган Нәсим үзе дә аңламады: ничек килеп чыкты соң бу?.. Ничек ясады ул кәҗә тоягын, нигә дип? Шуны чынга алды да куйды малай. Махсус уйламады ич ул...
Шул мизгелдә Нәсимдә авылдашын куып җитеп аңлашып алу теләге дә туып өлгерде. Тик үзен кузгатырга ихтыяр көчен җыя алмый торды. Кинәт кенә күңелен аңлаешсыз хис биләп алды. Бушлык иде булса кирәк. Үзеннән-үзе Мөнҗия исемле дус кызы исенә төште. Хәзер үк аны күрәсе килде Нәсимнең, һәм ул, җитез генә урыныннан торып, киеменә үрелде. Аспирант егет һич көтмәгәндә (мөгаен, беренче тапкыр!), эшен ташлап, бүлмәдән чыгып китте...
Менә шулай аерылдылар Флүн белән Нәсим. Аның сәбәбе, күргәнегезчә, кәҗә тоягы булды. Юк кына нәрсә югыйсә! Флүн үпкәләде инде. Алай зурга алыйм дисә, Нәсимнең дә, укуын бүлдергәне өчен, аңа хәтере китәргә мөмкин иде... Ярый, тыелып, шунда нокта куйыйк, тормышта ниләр булмас.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.