Урал тау итәгендә, бормаланып-бормаланып аккан ямьле Дим буенда урнашкан дүрт авылны берьюлы бәхет басты: авыллары бөтен кырлары, яланнары, урманнары, болыннары белән нефть ятмалары өстендә утыра икән. Кара алтыннан аларга да өлеш чыгачак, димәк! Озак та үтмәс, хәзинәне җир куеныннан суыртып ала да башларлар, авыл кешеләренә керемле эш булыр, кулга ишелеп акча керер дип татлы хыяллар белән яшәде ул көннәрдә акчага тилмергән авыл кешеләре. Шул авылларның берсе булган Суыксу халкын, нефть табылудан бигрәк, авыллары янындагы калкулыкта көне-төне янып торган факел сөендерде. Җилдә дә, яңгырда да, буранда да, карда да сүнми торган бу «учак»та нәрсә янганын белмәсәләр дә, караңгы төннәрдә авыл урамын яп-якты итеп тотучы ул ут беркатлы авыл кешесенә цивилизациянең бер могҗизасы булып тоелды. Әйтерсең лә факел аларга караңгылыктан якты юл ачкан да утыз йорты булган Суыксу халкын матур киләчәккә әйди.
Шушы шатлыклы көннәрнең берсендә факеллы Суыксу авылына килен булып төшкән Мөнирәнең генә нефтьтә бер эше дә юк иде. Авылның иң чибәр егете, иң оста гармунчысына – Минискә кияүгә чыкты бит ул. Ничек шулай өздереп, моңлы итеп көй чыгарырга өйрәнде икән аның Минисе баянда! Бер-ике тапкыр үзе дә уйнарга өйрәнергә талпынып карады. Кая ул! Көй чыгару түгел, гармунны күтәреп тору да аның кулыннан килерлек эш түгел икән. Күптән түгел генә армиядән кайткан Минис исә гармунын бик сагынган иде, үз туенда да кулыннан төшермәде «дустын».
Өйләнешкән парларның туен кунакка алу – алар ягында якын туганнарның изге бурычы. Менә инде дүртенче туйлары гөрли. Башка гармунчылар да бар барын өстәл артында, әмма һаман Минис уйный. Җиренә җиткереп, һәр көйнең борылышларына телен эзләп таба гармунның. Туйга дип атап кайтмаса да, туйчылар арасында хуҗаларның ерак Үзбәкстанда яшәүче кызлары Динә дә бар. Биш ел буе кызу кояш астында мамык җыеп, үзбәк кызлары кыяфәте кергән үзенә.
– Динә апа, сагындырадыр чит җирләрдә, – дип сүз сатты аңа Мөнирә, халык ишегалдына биергә чыгып киткәч.
– Башта авыр булды, хәзер күнегелде кебек. Үзем генә түгел бит, татарлар бик күп анда. Аралашып, кунакларга йөрешеп яшибез. Үзегез нишләргә уйлыйсыз соң уйлардан соң? Авылда каласызмы?
– Белгән дә, сөйләшкән дә юк әле ул турыда. Армиядән кайтып, бер-ике ел эшләсә дә ярый иде Минискә, юк бит, өйләнәсе итте менә.
– Әйдәгез минем белән, монда колхозда хезмәт көненә йөргәнче, акча эшләрсез. «Минискә генә әйтә күрмәсен бу тәкъдимен, бер дә сагышланып, сагынып чит ирләрдә яшисе килми әле», – дип, эчтән генә пошынып куйды Мөнирә.
– Минис өч ел хезмәт итеп кайтты, китү яклы түгелдер у-ул, – дип, сузыбрак уен җөпләп куйды. Китү яклы булып чыкты шул Минисе. Нефть бораулаганны көтеп ятканчы, күп ител акча эшләп кайтып, зур өй салу иде аның хыялы.
Туйлары узып бер атна үтүгә, Үзбәкстанның мамык җыючылар шәһәрчеге Гөлбостанга төянеп чыгып киттеләр. Килеп урнашуларына инде өч ай. Мөнирә, көндә вахта машинасына утырып, Динә апасы белән мамык җыярга китә, Минис, гармунын уйнап, барактагы бүлмәләрендә кала. Электрикларга монда әлегә мохтаҗлык юк икән, башка җирдән эш табалмый, тәки моңаеп гармүн тарта. Әле күптән түгел генә бик матур булып тоелган көйләр авылны сагынып үрсәләнгән Мөнирәнең ачуын чыгара башлады берзаман. И дулады, и дулады ул беркөнне, эштән арып кайткач, иренә:
– Нинди бетмәгән гармун уйнау бу? Җитте, эш эзлә! Мин бәбиләгәч, акча каян алырбыз соң? – Терсәкне тешләп булмаган кебек, Минисне гармуныннан тиз генә аера алмаячагын аңлый иде Мөнирә.
Алай да җае чыкты әле тагын. Беркөнне әлсерәп эштән кайтып керсә, авырып эшкә бармый калган Динә апасы белән сөйгәне терәлешеп үк утырганнар да: берсе уйный, икенчесе «Шахта» көен җырлый. Аны күрүгә, гуктадылар үзләре. Динә үз бүлмәсенә ашыкты, Минисе баянын өстәлгә куйды. Чыгырыннан чыкты Мөнирә. Баянны өстәл өстеннән сөйрәп төшерде дә аяклары белән типкәли-таптый башлады.
– Менә сиңа «Шахта» көе, менә сиңа бию көе, – дип, такмаклый-такмаклый изде ул гармунны.
Әле ярый Динә апасының, гармунчы, чибәр Минисне эләктерергә дип, авылга кайтуын да, инде кырыенда яшәп ятучы яшьләрнең тормышын бозарга дип, ятьмәләр кора башлавын да белми иде Мөнирә. Хатыныннан моны ук көтмәгән иде ире.
– Тинтәклән инде, әйдә, баян беткәнмени дөньяда! – дип, бүлмәдән чыгып китү ягын карады. Баяны да, хатыны да бик жәл жәлен, гаеп – үзендә. Үзбәкләр – аны, ул үзбәкләрне якын итә алмады шул. Кайтып китәргә кирәк. Әнә дусты Илдус та хатында чакырып яза. Нефть бораулаучылар нәкъ алар авылы янында вышкаларын көйләп яталар икән инде. Күп кеше буровойга эшкә дә урнаша башлаган, акча да яхшы төшә ди! Шулай тынычландырды ул үзен, кояштан качып арык буенда күләгәдә утырганда. Поезддан төшкәч тә, тәгәрмәч тавышы текелдәде әле Мөнирәнең колагында. Озын юл талчыктырган иде аны.
Минис кайту турында сүз кузгатуга, ул юлга җыена да башлады. Эшләгән акчасы билетка, әз-мәз күчтәнәчкә генә җитте. Әйе, биргәннәр, ди хәйләкәр үзбәкләр меңәр чакрым юл узып бәхет эзләп йөрүчеләргә өеп акча. Юньле эш булса, үзләреннән артмас иде әле! «Агыйделнең аръягында – бер инәгә бер дөя, барсаң чуртым да юк», – дия иде мәрхүм әтиләре. Дөресе шул булып чыкты. Ярар, бәхетләрен «нефтькә чумып» эзләп карарлар инде болай булгач. Аракыдан айнымаган авылдашлары Газул да шунда эшләп йөри, ди, бит, кәгазь акча гына өләшә, ди, авыл әбиләренә хәер итеп.
Туган якның тансык һавасын сулагач, татлы чишмә суын кайнатып чәй эчкәч, Мөнирә үз хәленә кайткан кебек булды. Тәненең һәр күзәнәге язылып китте, ял итте. Ярый әле, әзгә генә булса да читкә чыгып керделәр, кайчан татыр иде ул әйтеп аңлатып булмый торган рәхәтне – туган як назын!
– Миниснең баяны кайда соң? Сатып кайттыгызмы әллә? – дип, каенанасы сорау оештырмаган булса, бу рәхәт әллә күпмегә сузыласы иде, булмады.
Дөресен ишеткәч, әллә малаен, әллә сарык сатып алынган баянны кызганып, каенана дулап та карады соң! Бергә тора аямаячаклары көн кебек ачык иде: хәзер үк, чемоданнарын бушатканчы ук, каенананың күз алдыннан югалырга – чыгып китәргә кирәк. Шулай эшләделәр дә: ике тәрәзәсе, нефтьчеләрнең вагоннары, эреле-ваклы тракторлары, машиналары урнашкан яланга таба карап торган салам түбәле кечкенә өйгә урнаштылар. Хуҗасы, Галимәттәй, аяклары йөрмәс булгач, малайларына күченгән икән. Ике бала табып, аларны үстергәнче, шушы җирдә яшәрбез, дип уена да китермәде Мөнирә ул вакытта. Минисе нефтяник булып күп акча эшләр дә, өр-яңа рматур өй салып керербез, дип хыялланды. «Өметсез шайтан» ди бит халык. Шундый матур өметләр белән, Минис башта буровойда электрик булып эшләде, аннары авыллары янындагы нефть скважиналары участогына оператор-обходщик булып урнашты. Мөнирә бик каршы булса да, акча бераз җыелгач, яхшы мотоцикл алып җибәрде. Хезмәт хакын алырга район үзәгенә барырга,бер скважинадан икенчесенә йөрергә дә, юллар өзелгәнче, менә дигән транспорт чарасы иде тимер ат. Оператор эше үзе эшләмәгән кешегә генә җайлы тоела иде Берүзең тәүлек буе кизү торып кара син! Скважиналарның йәрберсен сменага ике-өч тапкыр карап-җайлап торырга кирәк, кәгазьгә теркәп барырга. Әле ярый әнисе әтисеннән калган җиз телле кыңгыраулы тальянын китереп тоттырды. Шуны уйнап юанып ала бушаган арада.
(Ахыры бар)
Туймазы районы хакимияте фотосы.