Бу дөньяда бар нәрсә дә көтелмәгәндә килеп чыгадыр. Шул исәптән үпкәләшү дә.
Гел уйламаганда үпкәләштеләр Флүн белән Нәсим. Аптыратканы да менә шул шул: һич юрамас кешеләр бит! Икесе дә бер авылдан – якташлар, икесе дә бер институтта белем алалар, хәтта бер үк тулай торакта яшиләр әле. Аерма шунда гына: Флүн – беренче курс студенты, өченче катта тора, Нәсим – шул ук институт аспиранты, беренче катта бер бүлмәне үзе генә били...
Төгәлрәге, Флүн үпкәләде инде, юкка гына хәтере калды аның. Нәсим өчен бу гади аңлашылмаучылык иде. Сине җитди эшләр көткәндә, нәрсәгә инде үпкәләшү, ул – бала-чагалык! Гәрчә аның сәбәбе, турысын әйтергә кирәк, үзе ясаган кәҗә тоягы иде. Әйе, әйе! Ышанырсызмы-юкмы, шул каһәр төшкән нәрсә кеше арасын бозды да куйды бит! Сул кулының бармаклары белән оештырылып куелган кәҗә тоягы Флүнгә сүзсез җавап кебек килеп чыккан булса да, ул аны махсус уйлап ясамады да кебек, һәрхәлдә, ниятендә юк иде. Тик менә Флүнебез шуңа күтәрелеп бәрелде. Гел аңлашырга теләмәде. Яшьлек кызулыгы белән микән инде... Хәер, моның ничек килеп чыгуын үзегез тыңлап карагыз. Үз колагың белән ишетүгә ни җитә!
Вакыйга тулай торакта җәй көне булды. Нәсим үзенең фәнни җитәкчесе белән «Икътисад теориясе» фәне буенча сөйләшеп алырга килешкән иде. Үзләренчә әйтсәк, собеседование – әңгәмә генә булса да, «имтихан бирдем дә – котылдым» дигән студент чагындагы җиңеллек һич урынлы түгел иде биредә. Икътисад фәненә нигез салган акыл ияләренең хезмәт мирасын – беренче чыганакларны – турыдан-туры өйрәнү һәм аңа анализ ясау иде бу әзерләнү. Ә алар гаҗәп катлаулы итеп язылган. Әле менә хәзер укып утырганында да җөмләләр күп урында китапның тулы бер битен тәшкил итәләр. Шуңа күрә аны бөтен зиһенеңне җыеп укымасаң, шундук мәгънә җебен югалтасың һәм аны ялгар өчен яңадан җөмлә башына кайтырга туры килә. Китаплар бик калын, ә вакыт аз...
Нәсим шундый бер хезмәтне дикъкать биреп укып утыра иде, кинәт ишек шакыдылар.
– Керегез... – диде Нәсим, китаптан аерылырга теләмичә.
Шулай да ул, ишек ачылуын ишеткәч, кулларын китап өстендә калдырып, артына борылды. Анда, ишекне киереп ачып, Флүн басып тора иде.
Анысы шунда ук авызын ерып җибәрде: бөтен йөзе иртәнге кояш кебек балкып, яктырып китте.
Нәсим егетнең, беренче курсны тәмамлап, инде җәйге каникулда ял итеп килүен дә аңлап алды һәм аның үтә гаҗәп гадәтен, – бернәрсә белән исәпләшмичә, озаклап лыгырдап утырырга яратуын да исенә төшерде. Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, эшлим дисәң, Флүннең теленә салынуына юл куярга ярамый иде.
Хакыйкать ачык та кебек, әмма ки акыл кушканны үтәп бетереп буламы соң ул! Яшь егетнең йөзе авылдашын күреп сөенүдән шулхәтле матур балкый иде, Нәсим үзе дә сизмәстән:
– Авылда ни хәлләр бар? – дип сорап, аның телен чиште...
Шулай да исәнләшү урынына әйтелгән сүзе шактый коры яңгырады, тик тегесе моны игътибарга алмады кебек. Килеп күрешкәч, өстәл янындагы караватка күз салгандай итте дә, уф-ф, дип, үзенә үзе шунда төртеп тә куйды. Яшьләрчә җиңел, шуңа күрә ясалма килеп чыккан авырсынуын аңлатуы булдымы:
– Әле синең янга керим дип төшеп килә идем, бер кыз очрады – чемоданын алып менештем! – дип, җанланып сүзгә дә кереште (соравын ишетмәде инде әллә?), ул кыз безнең курста укый, мин аны хәтерләгән идем инде, тик бүтән патокта гына. Чемоданы зур тегенең, туктый-туктый менеп килә. Мин аның янына җиттем дә: «Ярдәм итәргә мөмкинме?» – дим, теге көлә, «Ярый, әлбәттә!» – ди. Күңелле сөйләшә-сөйләшә күтәрелдек. «Мин сезне беләм!» – мин әйтәм. «Каян?» – ди теге, шаккатып. «Сезгә тарихны Хуҗин укыймы?» – дип сорыйм, «Әйе!» – ди. «Ә физкультураны Сөбхуллин алып барамы?» – дим тагы. «Әйе. Без сезнең белән бер курста укыйбызмы әллә?» – ди теге, хәйран калып. Көлеп үлә яздык шунда, хәтта туктап калдык. Бишенче катка менеп җиткәндә танышып инде беттек. Вәсилә исемле кыз, кунакка чакырды. «Минем чемоданда әни күчтәнәчләре, сыйлармын!» – диде. Ярар кич керергә вәгъдә биреп төшеп киттем. Ул катта кызлар күп йөри, гел кызлар гына тора, ахры, анда. Менгәнем юк иде әле, белмәгән идем.
– Бишенче кат бүлмәләрендә кызлар гына бугай, – диде Нәсим, бер – аңа, бер өстәлдә яткан китабына карап.
Сүзләре кызыксыз әйтелде. Яшь авылдашының шулай тәфсилләп сөйләве Нәсимне гаҗәпләндермәде. Беренче тыңлавы гына түгел бит. Авылда да аның турында «Төбенә тоз сала ул!» диләр иде. Кыскасы, бу Флүн иде.
Анысы исә яшьлеге беләнме үзенең хикәяте Нәсимне «уята» алмавын абайламады, ахры, тукталып тормыйча, нинди самимилек белән башлаган булса сүзен, шундый ук үз итү гадилеге белән аны дәвам итте.
– Авылдамы? – дип сорады ул бу юлы, Нәсимне аптырата төшеп (аның соравын онытмаган булып чыкты егет). – Авылда хәлләр әйбәт. Рәхәт, малай, авылда. Чаллыдан дуслар да кайткан иде. Юныс белән Рәшит. Юнысны беләсең инде, Рәшит – Тугашныкы, бергә укыган егетләр. Көннәр буе Ык буенда яттык: су кереп, балык тотып... Ял көннәрендә Чаллыдан кызлар да кайта иде, минем йөргән кыз да – Сара исемле. Син беләсеңдер аны?
– Сара?.. Теге, Зәки абый кызымы?.. – дип сорады Нәсим сүлпән генә, бер кулын икенчесенә куеп.
– Әйе, әйе! Шул инде! – дип эләктереп алды Флүн, чиксез куанып. – Без аның белән мәктәптә укыганда ук дуслашып киткән идек. Бик тере кыз. Рәшит белән Юнысның да кызлары да кайталар иде. Рәхәтләнеп Ык буенда йөрдек: кызлар, җиләк җыеп, безне сыйладылар, без, балык сөзеп, аларга балык шулпасы әзерләдек... Аннан күмәкләшеп уйный-уйный су кердек! Качышлы уйныйбыз тегеләр белән: куып тотабыз да батырган булабыз үзләрен! Кызлар, су буен яңгыратып, «чыр-р!» итеп кычкыралар.
Флүн көлеп алды. Әмма сузмады: нәрсәдер исенә төшкәндәй, тагын да кызып, хикәятенә кереп китте.
– Шунда бер кызык хәл булды. Сараның кая йөзүен хәтерләп калдым да шунда таба мин дә чумдым! Килеп чыксам, нәкъ каршымда тора бу арты белән. Шунда аны батырырга дип сикердем. Әллә минем сикергәнне ишетте – алга омтылды! Һәм минем кул аның аркасы буйлап төшеп китте дә лифчик тасмасына эләкте. Чишелде дә китте бу, малай! Шул тасма астында бер тиен зурлыгында миңе бар икән – суга чумганда күреп өлгердем. Яңадан калыксам, теге «чыр-р!» кычкыра! Артына борылып та карамыйча бар көченә йөзеп китте!
Флүн сүзеннән тукталып көлеп җибәрде. Ул рәхәтләнеп, артка ава-ава көлде.
Каршында утырган Нәсим аңа кушылмады. Аңарда ике хис тартыша иде. Флүннең шулай «төбенә тоз салуы»н алдан ук белсә дә, авылдашын күргәч, аның барыбер күңеле күтәрелгән иде. Икенче яктан, аңа, яшь иптәшенә ияреп, чын күңелдән куанырга җитди эше киртә куя бит.
Ул, үз сүзенә үзе бирелеп, дөньясын оныткан егеткә җитди-сабыр караш ташлап алды да:
– Әйе... Яшь чагында төрле хәлләр була, – диде. Тәрбияле кеше нечкәлеге белән әйткәндә, сүзне йомгакларга тәкъдим иде бу.
– Кызык ул кызлар белән! – диде Флүн, көлеп туйгач. Куллары белән тезләренә сугып алды да сүзен дәвам итте (тыңлаучысы әйткәнне колагына да алмады, ахры). – Ык буеннан кайтканда үртибез тегене «Миңле Сара!» дип. Ояла теге, кызара, ачуы килә!.. Үрти торгач, бу бездән арткарак калды. «Миңле Сара, бездән калма», – дип кычкырам тегеңә. Бүтәннәр көләләр.
Каршында утырган Нәсим аңа аптырап карап алды.
Тегесе сүзендә булды.
– Көтеп алдым да Сараны, «Миңең бар икән!» дим. «Кит! Җаныма тимә!» – ди теге. Мин тагын үртим: «Миңле – Сара, Сара – миңле!» Тагын ачулана бу: «Кит!» – ди. « Әһә! – мин әйтәм. – Китимме?» – «Кит!» – ди. Һәм мин киттем дә бардым. Бик кире кыз Сара. Бер киреләнгәч, үзенекен итә дә тора, мин аны шулай котырткалыйм.
Нәсим сүзсез генә уфтанып куйды. Аның якташын күргәч, әзме-күпме күтәрелгән күңеле тәмам сүрелде.
Флүн исә бернигә карамыйча сүзендә булды:
– ...Өйгә кайтып җиткәндә, Розалияне очраттым. «Нихәл, кода?» – ди бу. «Әйбәт кенә! – мин әйтәм. – Үзең нихәлләрдә соң, кодагый?» Без бер-беребезне шулай атап йөртәбез: минем Рафис абыйның хатыны ягыннан туганнар алар безгә, кодалар тиеш. «Яхшы! – ди, – менә дус кыз белән ялга кайттык әле!» – ди. «Таныштыр әле! – дим, – кодагый, кунагың белән!» «Ә Сараң кайда?» – ди бу, көлеп. «Әй, ачуланыштык әле!» – дим. «Ярар, алайса! Путёвка язам: озатырсың клубтан!» – ди Розалия. Ул Чаллыда диспетчер булып эшли, шоферларга путёвка язып бирә, шуңа шулай сөйләшә! – дип аңлатып ук бирде Флүн.
Тик аның тырышуы тыңлаучысына бөтенләй тәэсир итми иде, ахры. Күзләре шатланудан ялтырамый, алай гынамы, бөтенләй томанланган кебек иде.
«Нигә сөйли инде ул? – дип уйлый иде Нәсим. – Күрми микәнни минем укып утырганны? Кемгә кирәк аның ыгы-зыгылары? Кем сораган аннан? Их, ялгыштым, башта ук борып чыгарасым калган!»
Нәсим йөзен читкә борды. Үзенә карамагач, бәлки, сүзеннән туктар тел бете... Бүлмәне карый башлады. Менә яшел стена, сулда тәрәзә, өстәл. Өстәл өстендә графин, аннан бу яктарак китап... Китап?! Аны күрүгә, аспирантта бер уй бөреләнде: «Әллә юри сөйлиме бу юньсез малай? Укымасын әле дип?» Ул айнып киткәндәй булды: карашын китаптан алып, Флүнгә шикләнеп карады, кабат аның сүзенә колак салды.
(Ахыры бар)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.